15
Студент булу инде Гөлзиләгә әлләни зур бәхет булып тоелмады. Әнә Нурия... Икенче ел укый, әлләни алга киткән җире юк. Уку кешегә талант өстәми шул. Югыйсә юк нәрсәсе юк үзенең, шөгыльләнер мөмкинлеге зур, сәхнәләргә чыгып тора. Шулай да тамашачының Нуриягә бик исе китми. Гөлзилә дә ахирәтенең талантын уртакулдан артык бәяләми. Укырга керү хыялы сүрелде хәзер. Ләкин сәхнәгә чыгу теләге икеләтә көчәйде генә. Сәхнәгә менәчәк әле ул. Яулаячак әле ул тамашачыны.
Теләк бер нәрсә, терәк икенче... Гөлзилә сәхнәгә чыгу, сәнгать әһелләре белән танышу уе белән күпме генә йөрсә дә, уңышка ирешә алмады. Милли үзәкләр һәртөрле кичәләр оештыра, концертлар бирә. Җырчылары да бик һуш китмәле түгел. Гөлзилә шундый концертларда үзен дә катнаштыруларын сорап бик күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, сүзенә колак салучы булмады. Хәтта ничек җырлавы белән дә кызыксынып тормадылар.
– Безнең үз талантларыбыз да күп, читләр кирәкми, – дип кенә кырт кистеләр.
Тыңлап караучы табылса да, йә өнсез генә башын чайкады, йә өметләндереп йөртте-йөртте дә, Гөлзилә үзе кул селтәп китәргә мәҗбүр булды. Ә бер апа турыдан ярып салды:
– Талантың бар, сеңлем. Үсәчәксең. Тик, гафу ит, үз төркемемә алалмыйм. Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Гөлзиләнең гаҗәпләнү катыш елмаюын күреп өстәп куйды:
– Үз төркемеңне оештыр. Хәзер азрак ирек ачылды бит. Китәчәксең син, сеңлем, чынлап әйтәм.
Үз төркемеңне оештыр диюе генә җиңел шул. Моңа кадәр гастроль-фәләннең нәрсә икәнен дә белмәгән кыз ничек тотынсын аңа. Аппаратура кирәк... Акча каян табасың?..
Шулай да күңеленнән генә бу җырчы апага рәхмәт укыды кыз. Кирәкле киңәш һәрвакыт кыйммәт. Гөлзиләнең хыялы да хәзер студент булуга да, кичәләрдә катнашуга да түгел, ә үз төркемен оештыруга юнәлде, һәрхәлдә, иң төп максаты шул булырга тиеш аның.
Баштарак үзенең берәүгә дә кирәкмәвен Сабировның этлеге микән әллә дип борчылса да, соңрак моңа битараф карый башлады. Үз төркемен оештырып җибәрсә, аңа Сабиров та, беркем дә комачауламаячак. Тамашачы ахмак түгел, ул кемнең кем икәнен белә... Шундый якты хыяллар белән яшәсә дә, Гөлзилә тулай торак идәнен юучы гади бер кыз гына иде әле. Алган акчасы да аппаратура хакында уйларлык түгел, ашаудан артканы концертларга йөрү, аз-маз киенүгә бетеп тора. Идән юу әллә ни күп вакыт таләп итми, тагын берәр эш карарга кирәк булыр. Шулай җиңел генә уйласа да, эш табуы бик җайлы нәрсә түгел икән шул. Ярты шәһәрне кыдырып йөреп тә юньле урын таба алмады, йә вакыты уңайсыз була, йә акчасы юк чут. Бер атналап шулай этләнгәннән соң, көтмәгәндә-уйламаганда иңенә тагын бер вазифа йөкләде кыз.
Монысына да комендант сәбәпче булды. Беркөнне идән юганда очратып, Гөлзиләне үз бүлмәсенә чакырды.
– Сине алып ялгышмаганмын икән, – дип елмайды ул. – Беренче көнеңнән үк күзәтеп киләм, син эшли башлагач, торагыбыз ялт итеп тора.
– Ул тиклем үк түгел дә инде...
– Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, дигәнне ишеткәнең бардыр? – Комендант хәйләкәр елмайды. – Тагын бер эш тәкъдим итмәкчемен сиңа, Гөлзилә. Үзең ризалашсаң инде...
– Кулдан килердәй булса...
– Син хәзер үзебезнең кешеләрне таныйсың бит инде. Вахтада да торсаң, ничек булыр икән?
– Көндезгесе бер хәл дә...
– Төнлә дә кыенлыгы юк. Вахтер бүлмәсендә махсус кнопка бар. Куркыныч хәл булса, шуңа гына бас – опергруппа шунда ук җыелачак.
– Шулайдыр да...
– Мин сине мәҗбүриләмим. Теләгең булса гына.
– Кайчан тотынырга?
Шулай итеп, Гөлзилә ике эштә эшли башлады. Баштарак ялкыткыч булып тоелса да, күнегелде. Гөлзилә китаплар укырга гадәтләнеп китте. Тәүдә әдәби әсәрләр булса, соңрак хокук гыйлемен өйрәнде. Төннәрен тәртип бозып җанга тиеп йөрүчеләр бик булмады. Дөрес, тулай торакта яшәүчеләр аракы сорап төшкәләде, тора-бара алар да сирәгәйде, төшүчеләр дә, Гөлзиләне күрүгә: «Әй, бүген син бит әле», – дип, кире борылып киттеләр.
Институтка имтиханнар тапшыргач, авылга кайтып киләм дип уйлый иде ул. Әмма уңышсызлыкка очрагач, бу уеннан да сүрелде. Анда кайтып нәрсә дисең инде, тулай торак идәнен юып яшим. Хәзер, ике эштә эшләгәч, вакыты тыгызланды, ныклап урнашып китмичә, авылга кайту турында уйлыйсы да түгел. Ә кайтып киләсе иде. Менә елга якын инде Таһирдан хат алганы юк. Ул ни хәлдә икән? Авылга яза микән? Билгесезлек Гөлзиләнең үзәген өзде. Сөйгәне хезмәт иткән якта, Таҗикстан – Әфганстан чигендә, һәртөрле канкоешлар башланган икән. Таҗиклар үзара сугыша, Әфганстан ягында таҗик оппозиционерларының кораллы көчләре туплана. Радио-телевидениедән мондый хәбәрләрне ишеткән саен, йөрәге чемердәп куйды. Таһир Гөлзиләгә хат язмаса да, өенә язсын иде. Аның исән-сау икәнен белү дә кыз өчен зур шатлык булыр иде. Сөйгәне хакында борчылулардан арына алмагач, Гөлзилә авылга хат язып салды. Таһирның сеңлесе Әлфия исеменә язылса да, ул күбрәк сөйгәне хакында сорашудан, аның хаты килмәвенә борчылудан тора иде. Авылга хат, күп дигәндә дә, өч көннән барып җитә. Ә тәтелдек Әлфия, бөтен хәбәрләрне дә бәйнә-бәйнә тезеп, дилбегә буе җавап язар сыман иде. Ике атна үтте, әмма җавап килмәде. Кызның күңелендәге шом артканнан-арта барды.
Авылга кайту теләге тынгы бирмәде. Таһирдан башка да сәбәбе бар иде моның. Әти-әнисенең үлеменә дә елга якын вакыт үтеп бара, Гөлзилә аларның каберенә, җирләп кайтканнан соң, бер генә тапкыр да аяк басмады әле. Ә бит кадерләп-тәрбияләп тотасы иде алар зиярәт булган җирне. Шәһәргә чыгып китеп, туган ягын, әти-әнисе каберен оныткан өчен, Гөлзилә үзен гаепле итеп тойды. Туган җиреңә хыянәт менә шушы була торгандыр инде ул.
Шундый авыр тойгылар эчендә яшәгәнгәме, көндезләрен бик арыса да, төннәрен юньләп йоклый алмады. Берчә Таһир, берчә әти-әнисе белән саташып чыкты. Берчә бала чагының иң гүзәл мизгелләрен күреп шатланды, берчә сабый чактагы авыр газаплары кире кайтып җанын телгәләде. Өн белән төшләр буталды. Төшләр шаукымы Гөлзиләнең өнендәге кичерешләренә тәэсир итте, өндә кичергәннәре төшенә дә кереп җәфалады. Мондый мәлләрдә ул үзенең ничек итеп җырлап җибәргәнен дә сизми кала иде. Үз бүлмәсендә булса, күңелен бушатыр өчен кычкырып җырлый-җырлый да азак мендәренә капланып елый иде Гөлзилә. Кайчагында шул килеш йоклап та китә.
Шулай моңаеп утырган кичләрнең берсендә, ишек шакыдылар. Яңарак кына бу тулай торакка күчеп килгән күрше хатыны икән.
– Гөлзилә, шул кассетаңны биреп тор әле, – диде ул, ишектән керүгә үк. – Бигрәк җанга үтеп җырлый. Нинди артист ул.
Гөлзилә башта аптырап калды, аңлап алгач, рәхәтләнеп көләргә тотынды.
– Магнитофон түгел ул... – диде аннан соң һәм күрше хатынының гаҗәпләнүле карашын тоеп дәвам итте: – Үзем шулай улыйм мин...
Күршесе чыгып киткәч, Гөлзиләнең моң-зарлары таралгандай булды, күңеле күтәрелде. Менә бит, җырны ярата бит кешеләр. Ходай насыйп итеп, Гөлзиләнең дә кассетасы чыкса, шулай бер-берсеннән сорап йөрерләр әле... Үзе дә сизмәстән, үзалдына моңланып йөрү гадәте тулай торакта Гөлзиләгә «әйбәт җырлый» дигән танылу китерде. Көннәрнең берендә комендант та, аның җырын ишетеп:
– Син, Гөлзилә, артист буласы кеше икән бит, – дип елмайды. – Талантың бар синең.
– Шулайдыр да... Менә ике ел инде укырга да керә алмадым. Сәхнәгә дә якын җибәрмиләр, – дип, күңелендәген ярып салды кыз.
Бу вакытта инде алар Нәфисә (комендантның исеме шундый иде) белән шактый якынаеп алганнар иде. Бушрак вакыты булганда, Нәфисә дә вахтага төшеп утыра. Юк-бар гына сөйләшсәләр дә, бер-берсен якын күрүләрен икесе дә тоеп тора иде.
– Беләсеңме нәрсә... – Комендант бераз тын торды. – Сәхнә безнең үзебездә дә бар бит...
– Үзебездә?
– «Кызыл почмак»ны әйтәм. Утыргычларын тәртип белән куйсаң, йөзләп кеше сыя әле анда.
Гөлзилә нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Бары тик сабыйларча елмайды гына.
– Нәрсә авыз ерасың?.. – дип шаян шелтәләде Нәфисә. – Әйдә, тәвәккәллибез. Бер баянчы егет бар... Тагын нәрсә кирәк?
– Аппаратура...
– Анысын баегач алырсың... Ә микрофонсыз җырлап та залны яуласаң, син чынлап та күтәреләчәксең.
– Уйлап карарга кирәк, – диде Гөлзилә, икеләнеп.
– Уйлап түгел, эшләп карарга кирәк. Әзерлән, – дип кырт кисте Нәфисә.
(Дәвамы бар)
Фото: stihi.ru