

1956 ел, март. Карлы кыш үтеп китте. Яз башланган, тик урамда 20-25 градус салкыннар тора. Көннәр матур, аяз, самолетлар көн-төн оча. Ленинград хәрби округында, Свирь елгасында утырган саф урыс каласы Лодейное Поледа, реактив бомбардир полкында ике реактив двигательле ИЛ-28 бомбардировщигында самолет технигы булып хезмәт итәбез. Мин – УТИ (учебно-тренировочное изделие) ИЛ-28дә самолет технигы. Ике полкка бер хәрби ашханә. Безнең полк 243 санлы авиация бомбардировочный полк. Полк командиры подполковник Кучеров Игорь Васильевич – 34 яшь.
Бер көнне, бер авиозвенода (өч самолет) бер авиоэскадрильяда хезмәт иткән, Иркутск авиация училищесындә бергә укыган техник-лейтенант башкорт Минебаев Гали белән очкан самолетларга «техник обслуживание» ясап, өйләне ашарга соңга калдык. Эскадрилья инженеры өлкән лейтенант Мирошник безне самолет двигателен кыздырып җибәрә торган автомашина белән хәрби ашханәгә ашарга җибәрде. Күрше полкның ашау вакыты иде. Дүртк ешелек буш өстәл артына утырдык. Берничә минут узгач, күрше пол¬та хезмәт иткән ике техник без утырган өстәл янына килделәр. Икәүнең берсе:
– Сезнең янга утырырга рөхсәт итегез.
– Рәхим итегез! Утырыгыз!
Утырдылар. Официант дүрт борщ, дүрт котлет китереп өстәлгә куеп китте. Ашыйбыз дүртәүләшеп. Безнең янга утырган техникларның берсе кабаланып котлетын ашап бетерде. Котлетын ашап бетерде дә дүрт компотның берсен алып иптәше алдына куйды. Икенчесен үзе эчә башлады. Эчеп бетерде дә, стакан төбендәге өрекне, берничә йөземне калак белән эләктереп капты. Буш стаканны өстәлгә куйды. Иптәше «второйны» ашап бетерде дә, компотын эчә башлады.
Мин «второйны» ашап бетереп, алырга дип өстәл уртасында стакан белән торган компотка үрелдем. Минем каршыда утырган, иң беренче булып ашап бетергән техник уң кулының имән бармагын өстәл уртасында утырган компот белән тулы ике стаканга бер-бер артлы тыкты. Үзе ирония белән елмая: «Менә сезгә бармак тыккан компот! Эчегез, җирәнмәсәгез!»
Мин мондый вәхшилекне күргән егет түгел – чисталык яраткан чын татар мин! Галидә дә, миндә дә шок. Ул бармагын компоттан алуга, минем башта бик шәп «боевой» уй туды. «Бармаклы» техникның уяулыгын бетерер өчен чыгу ягына карап алдым. Компот эчмичә чыгып китәм янәсе! Мәсхәрәле итеп, миңа карап елмая: «Ишәкнең» күзләренә карап, акрын гына тавыш белән әйтәм:
– Бас аякларыңа!
– Нигә басарга тиеш, ди мин?
– Мин әйткәнне басып тыңла. Мин шулай телим.
– Бассам, басмасам да, компотларыгызны мин эчәм инде.
– Эчәрсең, син торып бас!
– Баам! Әйт әйтәсеңне тизрәк!
Торып баса башлый. Гәүдәсе тураеп бетми, мин уң кулымның уч тебе белән кизәнеп, ике күзе уртасына бик каты итеп сугам. Чалкан төшеп, 3-4 адым аркасына шуа. Идәннән, тартып торгызам да, өстәл янына алып килеп, бер стакан компотны мундиры эченә коям, икенче стакан компотны битенә сибәм...
Галигә әйтәм:
– Әйдә, буфетта компот эчик тә, киттек аэродромга!
– Киттек, иптәш Зәйнуллин. Илләмә шәп бирдең, әй!
Икенче көнне көндезге өч тирәсендә мине полк командиры машинасы белән алырга килгәннәр. Куйган яңа двигательне көйләп булаша идем. Шофер керде:
– Кем монда техник-лейтенант Зәйнуллин?
– Мин, техник-лейтенант Зәйнуллин.
– Подполковник Кучеров Сезне үзенең кабинетына алып килергә боерды. Әйдәгез, урамда машина көтә.
Бик тиз штабка барып җиттек. Полк командиры кабинетына керәм. Өстәл артында минем полк командиры подполковник Кучеров һәм күрше полк командиры подполковник, Советлар Союзы Герое Грузеевич. Урам якка караган ике тәрәзә уртасында, кичә мин компот өчен биргәләгән техник утыра. Ике күз төбе дә ярыйсы гына күгәргән. Кырында буш урындык – минем өчен куелган. Барып буш урындыкны алам да, 2-3 метр сулга күчереп утырам.
Подполковник Грузеевич миңа:
– Зәйнуллин, без ике полк командиры кичә Сез кыйнаган техник- лейтенант белән сөйләштек. Аны гаебе белән күндердек. Ул, аны «шутка иде» дип аңлата, һәм техник-лейтенант Зәйнуллин иртән тезелгәч безнең полк алдында мине суккалаган өчен гафу үтенсен ди. Мин аны гафу итәрмен ди. Язган рапортны кире алырмын ди. Әгәр гафу үтенмәсә, мин рапортымны хәрби трибуналга тапшырам, армиядән кудырам, берничә елга төрмәгә утыртам мин аны, ди. Мине физически мәсхәрәләгән өчен, ди.
Подполковник Кучеров миңа:
– Ну, Зәйнуллин?! Гафу үтенәсеңме?
Мин җавап бирмичә Кучеровның күзләренә карыйм. Ул минем карашны күтәрә алмый, читкә карый. Мин аякларыма басам да, Грузеевичның яшел күзләренә карап корыч чыңлаган тавыш белән җавап бирәм:
– Мин Сезнең буктан, Гавриловтан беркайчан да гафу үтенмәячәкмен. Туры китереп, мине гафу үтендерергә булашканы өчен тагын кыйныйм мин аны. Бәлки имгәтеп тә ташлармын әле. Мин бу ситуациядә татар егете Зәки Зәйнуллин Лотфулла улы булып калам. Ә Гаврилов чит кеше компотына бармак тыгып, кыйналган говно булып калачак.
Гарнизон начальнигы подполковник Кучеровка хәрби честь биреп рөхсәт сорыйм:
– Товарищ начальник гарнизона, подполковник Кучеров, прошу Вашего разрешения выйти из Вашего кабинета.
Кучеров өстәл артыннан торып чыга да, миңа хушлашырга кулын бирә.
– Бик молодец татар егете син, Зәйнуллин. Подполковник Грузеевич «На трибунал!» дип Гаврилов рапортына карарын язса, мин гарнизон начальнигы аны поддерживать итмәячәкмен. Молодец, Гавриловны кыйнап дөрес эшләгәнсең. Бар «спарканда» моңарчы эшләгән кебек шулай тырышып эшлә. Молодец! Бар, кит!
Аркамнан ике мәртәбә яратып шапылдатып сукты...
Күтәренке күңел белән чыгып киттем.
Фото: veralline.com