14
Гөлзилә килеп кергәндә, Сабиров телефоннан сөйләшеп утыра иде. Кызның исәнлек бирүенә битараф кына баш какты да, кулы белән ишарәләп, урын күрсәтте. Гөлзилә йомшак урындыкларның берсенә барып утырды. Сабиров, күрәсең, үзеннән дәрәҗәлерәк кеше белән сөйләшә иде, моңлы тавышында ялагайлык чалымнары сизелеп китә, вакыты-вакыты белән ясалма кеткелдәп тә ала. Кайчандыр Гөлзиләгә үзен дөньяның кендеге итебрәк күрсәтергә теләгән кешенең шулай куштанлануы кызның ачуын чыгарды. «Мескен! – дип уйлады ул. – Трубканың теге очындагы адәм дә сизәдер инде ялагайлануыңны. Көләдер инде син бичарадан... Хәер, бәлки, сизмидер дә. Үзен бик важный кош дип хис итәдер...»
– Хәлләрең ничек, Гөлзилә? – Сабировның ирененә астыртын елмаю кунды. – Быел да калдың инде, ә...
– Беләсезме, мин ни өчен килдем?
– Чамалап торам... – Сабиров, ни хәл итим соң дигәндәй, иңен җыерып, кулларын җәйде. – Былтыргы сөйләшүне хәтерлисеңдер бит?..
– Әйе... Ул сөйләшү имтиханнар нәтиҗәсе билгеле булганнан соң да көчендә кала торган бит.
Сабиров, гаҗәпләнеп, Гөлзиләгә текәлде:
– Син?..
– Әйе!.. – Кыз аңа көлемсерәп карады. – Мин озак уйладым... Һәм...
Сабиров ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Озак кына Гөлзиләне өйрәнгәннән соң, тәмәке алып кабызды. Артист, бәлки, теләсә нинди сөйләшүгә әзер булгандыр. Әмма мондыен ук көтмәгән иде. Шуңа да ул ничектер каушап, югалып калды, кызның сүзләрен ничек кабул итәргә дә белмәде. Гөлзилә исә әлеге мизгелдә үзенең өстенлеген тоеп, күңеленнән генә тантана итте... «Авызыңа кергән калҗаны да шиксез йота алмыйсың бит син, – дип уйлады ул. – Мескен!..» Ә үзе һөҗүмен дәвам итте:
– Ул сөйләшү быел да үз көчендәдер бит инде? Теге адәмгә быел да саф кыз кирәктер бит?..
Сабиров берни дә дәшмәде, күзләрен кыздан алмыйча, бер хәрәкәтсез оеп утыра бирде.
– Бәлки, әле генә телефоннан койрык болгаган кешегезгә кирәктер. Бәлки, үзегезгә...
Ниһаять, Сабиров аңына килде. Аның ирен читләре калтыранып куйды, күзләрендә бер генә мәлгә әрнүле нәфрәт кабынды да, ниндидер томанга уралып, юкка чыкты. Ул тәмәкесен исенә төшереп, аны тирән итеп бер суырды да кызга карады. Бу юлы карашы ягымлы иде, шулай да анда баягы шикнең шәүләсе бетеп өлгермәгән иде әле.
– Гөлзилә... Син мине кимсетер өчен килдеңме?
– Юк!.. Мин чынлап әйтәм. – Гөлзилә кофтасының өске сәдәфен ычкындырды. – Телисең икән – хәзер үк...
– Сабыр ит, Гөлзилә... Тынычлан... – Сабиров суыткычтан коньяк алып ике бокалга бүлде дә берсен кызга сузды.– Мә, эчеп җибәр, Гөлзилә!..
Кыз аны мизгел эчендә корытты да бокалын идәнгә атып бәрде, аннан соң барып ишекне келәләде.
– Чынлап әйтәм, Сабиров... – Ул икенче төймәсен дә ычкындырды. – Укырга керәсем килә минем, җырчы буласым килә!
Артист Гөлзиләнең тыгыз, калку күкрәкләрен каплап торган бюстгалтерның ачык изүдән күренгән өлешеннән карашын аера алмый интекте. Күзләрендә сәер очкын кабынды. Гөлзилә чибәр иде шул. Менә шушындый усал, ярсу чагында ул бигрәк тә ымсындыргыч иде, дәртле, ялкынлы икәне әллә кайдан күренеп тора. Мондый гүзәлне бер кабызып җибәрсәң, тотып тыярмын димә, әллә нинди оҗмах ләззәтләре бүләк итәчәк. Сабиров бокалын киптереп куйды да, аны үзе дә идәнгә ыргытты һәм, елмая биребрәк, Гөлзиләнең кулыннан алды:
– Студент булачаксың син, Гөлзилә! – дип пышылдады ул, аның күзләренә текәлеп. – Син инде студент!
Коньяк шаукымы булдымы, Гөлзиләнең буыннары йомшарып китте, күзәнәкләре ниндидер сихри ләззәт эчендә йөзде.
– Талант бит син! Талант! Самородок!
Сабировның мондый сүзләре җанына май булып ятты. Ул, ләззәткә бирелеп, күзләрен йомды. Артист аны куенына алган иде инде. Гөлзилә дә аның муеныннан кочаклады. Рәхәт иде! Мондый рәхәтлекне ул бары тик Таһир белән кочаклашканда гына тоя иде. Хәер, башка кеше белән иркәләшкәне дә булмады инде. Таһир...
– Таһир... Таһирым минем!.. – дип шыбырдады кыз.
Менә-менә сөйгәненең дә иркә сүзләре ишетелер төсле иде. Гөлзилә ул сүзләрне шундый өметләнеп көтте. Әмма аның урынына муенына салкын иреннәр генә кагылды, һәм Сабировның ярсулы пышылдавы ишетелде:
– Гөлзилә, кадерлем... Талант бит син...
Артистның соңгы сүзләре Гөлзиләнең сөйгән яр назы көткән йөрәгенә боз булып сибелде, кинәт ул үзенең нинди хәлдә икәнен аңлап алды. Күңелен үкенү, үз теләгенә рәнҗү ачысы көйдерде һәм кыз, бар көченә тыпырчынып, Сабировның куеныннан ычкынырга тырышты. Әмма атказанган артист ярсулы дәрт белән аны иркәләвен дәвам итте. Гөлзилә карышкан саен, ул ныкышмалырак була барды, кызны биленнән сыгып, үзенә кысты, муеннарыннан, колак яфракларыннан үпте, туктаусыз иркә сүзләр пышылдады. Гөлзилә, ничек кенә чәбәләнсә дә, ычкына алмады. Сабировның куены да, назлы сүзләре дә аңа торган саен җирәнгечрәк була барды.
– Студент булачаксың син, җаным! Талант бит син, самородок бит син! – дип, һаман бер үк сүзне тукыды артист.
Гөлзиләдә инде студентлык кайгысы түгел иде. Сөйгәнеңә хыянәт итеп, үзең теләмәгән җирәнгеч кешегә бирелү ачысы янында студент булу шатлыгы тычкан уты кебек кенә иде. Тәнеңне һәм җаныңны сатып кына бәхетле булып булмый икән шул. Ялгышты Гөлзилә, ялгышты... Тәнеңне сатарга да мөмкин, имеш... Ә җанның шул тәндә икәнен уйламады... Хуш, Таһир... Хушыгыз, изге хыяллар... Әгәр Сабировка бирелә икән, яхшылап юынасы да үз-үзеңә кул саласы гына кала...
Гөлзилә инде җиңелүгә дә әзер иде. Касыгына килеп бәрелгән катылык аның аңында чиксез курку һәм котылуга өмет чаткысы уятты, Сабировның куллары инде кофта эчендә йөри иде. Гөлзилә чәбәләнүеннән туктады, котылу турында уйлаудан ул бераз тынычланган иде, һәрхәлдә, бер мизгелгә нәфрәт тә, чиркану да онытылып торды. Таһир нәрсә ди иде әле... Иң мөһиме, тынычлык, ди идеме... Гөлзилә учлары белән Сабировның яңакларыннан сыйпады, муеныннан кочып алды. Моңа кадәр чәбәләнгән кызның наз белән җавап бирүе артистның зиһенен таркатты, ахры, ул корыч боҗрадай куенын йомшарта төште. Гөлзиләгә шул гына кирәк иде, ул җан ачуы белән уң тезен өскә күтәрде. Колак төбендә генә Сабировның газаплы ыңгырашуы ишетелде һәм артист хәлсезләнеп чүгәләде. Гөлзилә ишекне ачты да Сабировка тантаналы караш ташлап, өс-башын төзәтте. Хәзер ул курыкмый иде инде.
– Ничек, Сабиров?! – дип үчекләде ул аны. – Укытучы эше кыенмы?
– Сука! – дип гырылдады артист. – Шлюха!.. Син беркайчан да сәхнәгә менмәячәксең!..
Атказанган артистның сүгенүен тыңлау Гөлзиләгә кызык түгел иде. Ул үз хатасыннан фаҗигасез-нисез генә котылуына сөенеп, кайтыр юлга атлады. Шулай да Сабировның соңгы сүзләре күңеленә шом өстәде. Ни генә әйтсәң дә, малай-шалай түгел иде ул, ә дәрәҗәле бәйләнешләре булган, кешеләр язмышын хәл итәргә сәләтле кеше иде.
(Дәвамы бар)
Фото: www.cool18.com