Еллар узды. Сугыш башланды. Рахман һавада нәкъ шул трофей инглиз аэропланы белән сугышты. Пропеллеры да шул — Авзалныкы иде.
Беркөнне җитмеш бишәр килограммлы ике бомба белән җир ягалый гына очып, үзенә билгеләнгән объектны юк иткәч, эскадрильяның бүтән самолетлары белән бергә кайтыр юлга борылган иде ул. Әллә каян гына килеп чыкты дошманның өч истребителе. Нишләптер, алар башта ук атакага ташланмады, кыйгачлап боларның юлын кисеп узды. Үзләре һөҗүм итмәгәч, безнекеләр дә тыныч кына очуларын дәвам иттеләр. Ләкин дошман шулай гына китеп барамы соң! Текә вираж ясап, өскә күтәрелделәр дә, эскадрилья өстенә томырылдылар. Шлемофонда командирның тавышы яңгырады:
— Бөркетләр, таралышабыз! Таралышабыз! Мин уңдагысына һөҗүм итәм. Соколов сулдагысына. Абдуллов уртадагысына. Калганнар страховкага!
— Син, Ромка, унгарак каерырга тырыш! — Укчы-радист Федя Петров Рахманның колагына кычкырды. — Сулга атарга кул уңае миңа.
Суга төшкән таш кисәгеннән куркып төрле якка сибелгән маймычлар шикелле, эскадрилья таралып китте. Рахман һөҗүмгә әзерләнде.
Ләкин дошман үзе пике ясап туп-туры болайга таба килә иде.
— Рома, давай, үлем элмәге яса! — дип кычкырды Федя. — Җитешәбез әле. Пикедан чыкканда бәрәм мин аны.
Үзәктән куу көче. аларны утыргычка кысты. Артык зур тизлек белән килгән истребительнең прицелыннан алар күпмедер вакытка ычкындылар. Ә кабат прицелга эләккәч, кабинага тиясе пулялар койрыкка тиде, Федя атарга өлгерә алмыйча калды.
— Шайтан алгыры! —дип сүгенде ул. — Икенчесендә иртәрәк башла виражны.
Самолетлар кабат бер-берсенә ташланганда, Рахман үлем элмәгеннән теге истребительнең каршына килеп чыкты. Федя бар булган боезапасын тын да алмый атып бетерде. Ләкин моторга ут капкан иде. Рахман штурвалны капыл гына алга этте. Аксыл-зәңгәр офык белән бергә бәс сарган урман кинәт өскә атылгандай булды. Салкын һаваның көчле агымыннан ышыкланып, егетләр утыргычка елыштылар. Өскә күтәрелгән саен мотор, сулуы капкан йөгерешче кебек, әллә ничек гыжлап эшли башлады. Тора-бара ул бөтенләй тынып калды. Пропеллер әйләнүдән туктамаган иде әле. Ниндидер бер мәлдә моторга тагын җан керде. Шул ук мизгелдә моторның уң ягында тагын ялкын күренде. Күренде дә, шешәдән чыккан жеп кебек, күзгә күренеп үсә башлады.
Биеклек запасы аз калган иде. Мең метр чамасы. .
— Нишлибез, Федор?
— Давай, тагын бер кат.
Ялкын сүнде. Пикедан да чыгып өлгерделәр. Ләкин кабат күтәрелә алмадылар. Тыелгысыз ашкыну белән каршыга килүче җир берзаманны артка шуып китте. Чаңгылар түмгәккә бәрелеп узды. Рахман аз гына кабинадан очып чыкмады. Кулы штурвалны, күзе ориентирны югалтты. Тизрәк штурвалны үзенә табан тартты, ләкин соң иде инде. Икенче мәртәбә бәрелүгә, дулкын аны кабинадан суырып алды.
Ул күзең ачканда кар өстендә ята иде. Авызына тулган канны төкереп ташлады. Битен сыпырмакчы иде, кулын кыймылдата алмады.
Федор кая? Аэроплан кая?.. Чү! Еракта немецлар күренә түгелме соң? Әйе, әйе, немецлар!
Әнә алар Рахман мәтәлеп төшкән урынга табан йөгерәләр.
Егет көч-хәл белән перчаткасын салып янтыгына үрелде, пистолетын алды.
Дошман һаман якыная иде. Иң алдан килүче немец белән Рахман арасы кыекарганнан-кыскара бара. Килсен әйдә, килсен... Ул пистолетын күтәрде, шул чакта мушкага урнашып бетә язган кара шәүлә читкә сикерде.
— Үзебезнекеләр! Ат-ма-а!
Бу тавышны ишеткәч, Рахман торып басмакчы булган иде, авыртудан ыңгырашып аңын җуйды... Аңына килеп күзен ачканда, кемдер аның өстенә иелгән, томырылып карап тора иде. Кем бу? Үзе таныш та кебек. Кайда күргәне бар аны Рахманның?
Кара сакаллы сугышчы елмайды да:
— Рахман! Нихәл, туганкай?! Әллә танымыйсыңмы? Бу бит мин — Авзал. Хәзер санчастька озатабыз үзеңне, — диде һәм ипләп кенә егетне кулына күтәрде.
Фото: rbc.ru