

13
Шулайрак фикер йөртсә дә, бәхет кояшы Гөлзиләгә быел да елмаймады... Бер ел эчендә илдә дә, Гөлзиләнең тормышында да әллә никадәр үзгәрешләр булды. Әмма кыз студент булу бәхетенә генә ирешә алмады. Шулчак аның күз алдына авыл урамы буйлап җырлап йөри торган көтүче Кыям абзый килде. Колагында аның тавышы яңгырап киткәндәй тоелды:
Алмаларын жәлли тормыш,
Җаннарыма таш ора...
Кыям абзый... Язмыш аның бөтен шатлык-куанычларын тартып алса да, җанындагы җыр-моңнарын, буйсынмас рухын тартып ала алмаган икән бит. Сәхнәләргә менү бәхете тәтемәсә дә, урамнарда җырлаудан аны беркем дә тыя алмаган. Хәтта үзе фани дөньядан китсә дә, кешеләргә җыр калдырып, гомерләрнең авыр чакларына баш идерми торган бер көч калдырып киткән.
Укырга керә алмаса ни, Гөлзиләнең моңы үзе белән ләбаса. Иң мөһиме шушы түгелмени?!
Юк шул... Түгел... Урам җырчысына әйләнү Гөлзилә өчен үз җиңелүен тану ул. Көчсезлек. Кыям абзый урамда җырлаган икән, Гөлзилә сәхнәгә күтәрелергә тиеш. Шунсыз үсеш юк. Алга китеш юк.
Гөлзилә сәхнәгә менәргә тиеш! Нинди юл белән булса да...
Кинәт Әхмәт Сабировның теге вакытта әйткән сүзләре исенә төште: «Бу тәкъдим имтиханнардан соң да үз көчендә кала». Бәлки, быел да шундый ук хәлдер?.. Гомер буе укырга керәм дип йөреп булмый ич. Әнә Нурия яши бит әле. Бер гарьләнер, бер хурланыр да барысы да онытылыр... Тау Мөхәммәткә килми икән, Мөхәммәт тауга бара...
Гөлзилә үзенең иң матур киемнәрен киде, зур бер бәйрәмгә әзерләнгәндәй бизәнде... Көзге алдына басып, бертын үзенә сокланып карап торды...
Тик ул бәйрәмгә бармый иде. Күңеле тулы ачы нәфрәт иде аның. Тормышның гаделсезлегенә дә, үзенең көчсез һәм яклаучысыз булуына да җаны әрнеде. Ул үз- үзенә кул салырга җыенган кеше халәтендә иде, ул бөтен дөньясына үч итеп үз сафлыгын корбан кылырга бара иде.
Атлаган саен нәфрәте артты, адым саен үзенең хаклыгын расларга тырышты. Әйе... Шулай булсын... Тыгылсыннар! Тәненең сафлыгын каерып алсалар да, күңел сафлыгына кул сузарга хәлләреннән килми аларның. Тәнеңне сатарга да мөмкин, тик җаныңны гына сатарга ярамый. Алар барыбер мескен... Хәтта Гөлзиләдән дә мескенрәк. Гүзәлләр күңелен яулый алмагач, аларны һәртөрле җәтмәләргә эләктереп, үзенеке итәргә мәҗбүр булалар. Чын мәхәббәткә үзләренең хакы юк икәнен тоеп, ясалма ярату, ясалма елмаюларга ризалашкан мескен җаннар...
(Дәвамы бар)
Фото: relax-fm.ru