

Рахман, борылып, арткы кабинада утырган делегат кыз Газизәгә кычкырды:
— Мөс-ли-им!
Бер мизгелгә аэроплан чайкалып куйды. Күн башлыгын күтәреп кыз:
— Нәр-сә? — дип сорады.
Егет кулы белән елга буендагы авылга күрсәтте.
Моңарчы кабина култыксасына чытырдап ябышкан Газизәгә Җан керде. Ул әкрен генә артка шуышкан басу-кырларны күзәтеп бара башлады.
Менә аэроплан түбәнәя башлады. «Бу якта урман да урман икән, дип уйлады Рахман. Берсен узып өлгермисең, зәңгәрләнеп каршына икенчесе йөгерә. Алар төшеп утырасы «Дусай» колхозы кайдадыр шушы урманнар артында булырга тиеш».
Ул тагын планшетына карап алды. Әһә, кызыл карандаш белән билгеләп куйган бәләкәй генә төртке ике урман кушылган җирдә икән. Шул якка таба ымлап, Газизәгә сораулы караш ташлады. Кыз; «әйе» дигән сыман елмаеп баш какты. Рахман да башын чайкап куйды. Урман уртасындагы яланга төшеп утырулары, ай-һай, бик авыр булыр.
Кыйгачлап .авыл өстеннән очып уздылар. Яланда халык җыелган, сабан туе уздыралармыни, кайсы кулын болгый, кайсы йөгерә.
Бу яланга төшү турында уйларга да ярамый. Авылның икенче ягындагы дүртпочмаклы яланга төшсәләр генә инде... Ике мәртәбә әйләнгәч, Рахман очкычын шул якка юнәлтте. Ара-тирә каршыдагы көзгегә күз. төшерде: анда Газизәнең куркынган йөзе күренә иде.
Кинәт тәгәрмәчләр дык итеп җиргә бәрелеп алды. Бу хәл тагын кабатланды, һәрвакыт шулай була: аэропланның һәр хәрәкәтен төгәл исәпләп төшәсең, тәгәрмәчләрнең җиргә тияр минутын да алдан ук белеп торасың. Ләкин барыбер сискәнеп куясың.
Газизә күзләрен ачканда, тирә-якта киң ябалдашлы карамалар биешә иде инде. Очкыч сикергәли-сикергәли барды да кинәт бер якка янтайды һәм җиргә барып төртелде. Кинәт пропеллерның шартлап сынган тавышы ишетелде. Штурвалның тоткасы, күкрәк читлеген ватып керердәй булып, кабыргага төртелде.
— Булды, килеп җиттек, иптәш,— диде Рахман.
Берәү, арбасына аягүрә баскан килеш баш очында дилбегәсен болгый-болгый, ат чаптырып менеп килә иде. Арба артыннан күтәрелгән тузан эчендә ыштаннарын күтәрә-күтәрә йөгерешкән малайлар күренә. Берничә минуттан, кояшта уңган эшләпәсен кигән агай атын очкыч янына китереп туктатты һәм Газизәгә табан атлады:
— Исән-сау гына кайттыңмы, иптәш прсидәтел? Сиезд яхшы уздымы? — Аннары ике кулын Рахманга сузды: — Исән-саумы, агай- эне?!
Авыл ягыннан кызыл флаг җилфердәтеп халык йөгерә иде. Газизә җиргә төшкәч ирексездән аэропланга ябышты. Күрәсең аның башы әйләнә иде.
Рахман, сикереп төшү белән, очкычның алдына чыгып, сынган пропеллерны карарга кереште. Хәл мөшкел иде. Ә Газизәнең уенда да юк. Аны халык уратып алган. Әллә китәргә дә җыеналар инде?
— Иптәш. Мөхтәрова!
— Нәрсә, иптәш лүтчик?
— Иптәш Мөхтәрова, машинаны сакларга берәр кеше куярга кирәк иде. Винтны алыштырганчы, балачага ботарлап китмәсен дим.
— Каравылмы? Куябыз аны. Җамали!
— Нәрсә, иптәш прсидәтел?
— Харис абый нинди эштә?
— Елгада кабык карый.
— Елгадагы кабыкны чыгарырга вакыт җиткәндер инде. Хәзер үк кереп әйт, төнгелеккә мылтыгын алып, каравылга чыксын.
— Ярар, иптәш прсидәтел.
— Иптәшләр!.. — Газизә Мөхтәрова көчле тавыш белән бөтен кешене үзенә каратты. — Татарыстан калхузчылар сиезды дилигаты буларак мин сезгә...
Рахманның үз кайгысы кайгы иде, кызның нәрсә сөйләгәнен тыңламады. Хәзер Казанга кайтып яңа пропеллер алып килергә кирәк инде. Бу сыныкны да алып китми булмас, мөгаен. Мондый инглиз аэропланының валына ярашлы пропеллеры табылмас әле. Яңаны ясатасы булыр...
Митинг тәмамланды. Рахман башын күтәрде. Газизә елмаеп аңа карап тора иде.
— Я, иптәш лүтчик, башта халыкка бер-ике сүз әйтәсезме, әллә сыразы очырта башлыйсызмы?
Сүз ударникларны очырту турында бара иде булса кирәк. Рахман кулларын җәеп:
— Ударникларыгызны очыртып булмый, иптәш Мөхтәрова, бигайбә,— диде.
— Нишләп?
Аэропланның винты сынды бит.
— Нәрсәсе сынды дисез?
Винты дим, винты. Пропеллеры.
— Ә-ә, теге, әйләнә торган нәмәстәсеме?
— Әйе, әйе!
— Соң, алайса, кая Авзал абзый? Җамали!
— Нәрсә, иптәш прсидәтел?
— Авзал абзыйга әйт, кичкә чаклы җарапланның сынган нәмәстәсен ясап куйсын.
— Ярар, иптәш прсидәтел.
Рахман көлеп җибәрде:
— Сез нәрсә, иптәш Мөхтарова! Аэроплан винты — ул бит арба үрәчәсе түгел. Аны ясау непросто...
— Нипрусты булганга да Авзалга куштым бит инде. Прусты булса, аны сиңа любың мужик эшлән бирә.
Рахман дәшмәде, җилкәсен генә сикертеп куйды. Күп тә үтмәде, өстенә кояшта уңа башлаган кара сатин күлмәк кигән, утыз-утызбиш яшьләр чамасындагы бер ир кешене табып китерделәр. Бу — Авзал иде.
— Кая, нәмәсе сынды?— диде Авзал аэроплан янына килеп һәм юан бармаклары белән пропеллерның чәрдәкләнеп беткән чыраларын, исән калагын капшады. Бармак бите белән калакның кабыргаларыннан йөртеп чыкты, калынлыгын чамалады. Аннары читкәрәк китте дә, түбәтәен борынына ук төшереп, башын кашып куйды.
— Әйдә, сүтеп ал, туганкай.
Рахман, күңеле белән бу эшнең барып чыгарына бик үк ышанмаса да, Авзалга буйсынды, коралларын алып эшкә кереште.
...Ишегалдына кайтып кергәч, Авзал пропеллер сыныгын читәнгә сөяде. Читән дигәннән, Рахман бу авылда зур осталык белән үрелгән читәннәргә гаҗәпләнә иде. Шәһәрдә туып-үссә дә, оча башлаганнан бирле, авылларны күп күрде ул. Кайбер якларда җимерелеп төшкән ике-өч рәт киртәдән гайре нәрсә күргәне юк иде. Ә монда, кая гына карасаң да, арасына чебеш тә сыймаслык чыбык читән.
Текә баскычны авыр шыгырдатып, Авзал лапас сәндерәсенә менеп китте. Анда печән чүбе коя-коя шактый маташкач, Рахманга эндәште:
— Тот әле, туганкай, менә бу имәнне!
Оста кыска бүрәнәне бастырган килеш бик озак әйләндерде. Аннары ипләп кенә җиргә салды. Өстенә теге пропеллер сыныгын куеп, бүрәнәнең уртасын билгеләде. Бүрәнә, үлчәп кискәндәй тап-таман иде. Пропеллер сыныгын кулына тоткан килеш, уйланып читән буендагы бүкәнгә барып утырды. Аннан пропеллерны куеп, кулына балта алды.
— Тумм! — Балта имәннең тыгыз гәүдәсенә батып керде. Авзал учы белән сабына суккалап селкегә-селкетә, балтасын кире тартып алды. Тагын чапты:
— Тумм! — Бүрәнәнең бирешәсе килми иде.
Өченче мәртәбә чапкач кына, тирә-якка йомычка чәчрәде. Бүрәнәнең чабылган җире балавыз төсендә булып, аңардан кипкән имәнгә генә хас тәмле ис килә иде...
Авзалның кысылып калган күзләре аэропланнан сүтеп алынган пропеллерга төбәлгән. Ул бер пропеллерга, бер үзе чапкалый башлаган имәнгә карый да кинәт сикереп торып җиңел хәрәкәт белән тагын балтасына ябыша.
Рахман гаҗәпләнеп туймады: оста агачны әкренләп кенә кирәкле формасына китерә башлаган иде. Пропеллер калаклары әйтерсең кмән эчендә күмелеп яткан! Хәзер исә Авзал аны балтасы белән каезлап кына алачак.
Берзаманны балтага эш тә бетте. Оста кулына ышкы алып, тигезле-тигезсез урыннарны ышкыларга тотынды...
Икенче көнне, урынына беркетеп куелган пропеллер протез кебек ят тоелган иде Рахманга. Әйләндереп җибәргәч мотор тавышыннан куркып йөгерешкән малайларны күрде, елмаеп куйды. Әһә, барып чыккан бит бу! Молодец, Авзал! Аэропланны туйганчы үкерткәч, Газизәгә эндәште:
— Давайте, иптәш Мөхтәрова, ударникларыгызны!
— Авзал абзый! Кая Авзал? Җамали!
Өч-дүрт кеше, эткәли-төрткәли, Авзалны очкыч янына китерделәр:
— Әйдә, әйдә, Авзалетдин, бүген сиңа пачут.
— Синең ише алтын куллы осталар да очмаса, безгә ни чут!..
(Ахыры бар).
Фото: w-dog.ru