Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 ноябрь 2022, 10:19

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (7)

Биш ел эчендә Илүзә тагын да чибәрләнеп киткән. Чәчен элеккечә өскә күтәреп җыеп куйган иде.  Сабир ипләп кенә Илүзәнең кулыннан тотты да: "Мин сине сагындым, Илүзә!.." – дип пышылдады.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (7)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (7)

(Ахыры.)

Сабир:

– Әйе, Фирүзә, син дөрес әйтәсең! Миңа өйләнергә вакыт. Мин өйләнәм! – диде.

Бу сүзләрне ишетеп, Фирүзә кул чаба башлады:

– Афәрин! Сабир! Мин риза! Бүген үк туйга күлмәк эзли башлыйм!

– Туйда синнән дә матур кыз булмаячак!

Фирүзә шаркылдап көлде:

– Ә йөзекләрне кайчан сайлыйбыз?

– Лилиянең буш вакыты булганда...

– Ничек инде Лилиянең? Ә мин?

– Фирүзә! Мин Лилиягә гомерем буе бурычлы булачакмын!

– Подумаешь, сиңа ярдәм итте. Аның урынында булсам, мин дә ярдәм итми калмас идем инде!

– Лилия бала көтә...

Фирүзә авызын ачкан килеш бер тын басып торды да:

– Вәт, елан! Тәки синең яныңда бөтерелде!

– Фирүзә! Лилиягә сүз әйтәсе булма! Бу минем сиңа үтенечем!

– Сабир! Их, Сабир! Син минем белән дә, Лилия белән дә бәхетле булмыйсың! – Әйтергәме, әйтмәскәме дип, бер тын Сабирга карап торды да: – Илүзәгә кайт! – диде...

...Май аеның соңгы бер иртәсендә Лилия кыз тапты. Сабир исә тормышын шушы нәни кызчыкка багышларга булды. Үзе кебек ятим үсмәвен, әтиле булуын, башкалардан үзен ким-хур күрмәвен теләде. Лилия белән алмаш-тилмәш укыдылар. Бер дәрескә Сабир йөрде, икенчесенә – Лилия. Барысы да яхшы кебек, хатын, бала, матур гаилә...

Тик Фирүзә генә Сабирның йөрәгендә төзәлеп барган яраларны яңартып торды. Оныта алмады ул Сабирны. Үзенә кунакка чакырды. Алдан ук Илүзә белән бергә төшкән фотосурәтне зурайтып, стенага элеп куйды. Сабир белән сөйләшкәндә Илүзә турында бер-ике сүз кыстырды. "Илүзә шулай эшли, Илүзә киңәш итте. Менә бу күлмәкне Илүзә бирде, үзенә озынрак икән" һ. б. Төрлечә Сабирны үзенә каратырга тырышты. "Илүзә" дигән исемне телгә алган саен Сабир Фирүзәгә иярде. "Бәлки, Илүзәне күрермен", – дип алданды. Үз-үзен моның өчен күралмады, әмма аяклары аны тыңламады...

– Фирүзә! Укып беткәч, мин авылга кайтып китәм! Башкача мине эзләмә!

– Тик бер генә очрашу... хушлашу хөрмәтенә... Их, Сабир! Син минем яратуымның никадәр көчле икәнен күз алдыңа да китермисең бит!

...Диплом алган көнне Сабир Фирүзә янына кабат килде. Ишекне Илүзә ачты... Сабир каушап калды. Күзләрен кыяр-кыймас Илүзәгә тутырып карады, әйтерсең: "Нигә болай булды соң?" – дигән соравына җавап эзләде. Ишек артыннан:

– Ә, Сабир! Үт! Сиңа бирәм дигән дәфтәрләрне әзерләп куйдым, – дип Фирүзә дәште. – Әйдә, безнең белән чәй эчәрсең. Илүзә белән күптән күрешкәнегез дә юк ич! – дип, ирне түргә чакырды. Үзе шул арада: – Булгач, булсын, сыйлыйм әле үзегезне! – дип, кибеткә чыгып китте.

Илүзә дә, Сабир да икәүдән-икәү калудан тагын да каушап төштеләр. Сүзгә сүз ялганмады. Илүзә юк эшне бар итеп, аш бүлмәсенә ашыкты. Фирүзә дә юк та юк иде. Сабир бераз тынычлана төшкәч, аш бүлмәсенә үтте:

– Илүзә, кил әле яныма, – диде. Яшь хатынның йөзенә кызыллык йөгерде.

– Эшем бар иде бит...

Биш ел эчендә Илүзә тагын да матураеп киткән. Чәчен элеккечә өскә күтәреп, җыеп куйган иде. Колак яныннан гына төшеп торган бер юл чәч Сабирның игътибарын җәлеп итте. Ипләп кенә Илүзәнең кулыннан тотты да:

– Мин сине сагындым, Илүзә! – дип пышылдады.

– Сабир!..

Их, Илүзәдә Фирүзәдәге кыюлыкның яртысы гына булса икән, бәлки, тормышлары башкача корылыр иде.... Сабирның Илүзә белән каласы килде. Тик бу мөмкин түгел иде. Аның ире, баласы бар. Ул да өйләнгән, хатыны Лилия, нәни кызчык Миләүшә көтә аны...

Сабир яшьлек хыялын тормышка ашырып, авылга кайтты. Урман каравылчысы булып эшкә керде. Лилиясе мәктәптә укытты. Ә беркөнне көтелмәгән кунак яшь гаиләнең ишеген какты. Кич, соң иде. Лилия Миләшне йоклатып, Сабир белән чәй эчеп утыра иделәр. Тәрәзәдән ир-ат шәүләсен күреп, Лилия:

– Сабир! Сиңа килгәннәр шикелле, – диде. Ир кунакны каршы алырга чыкты. Озак кына тышта нидер сөйләштеләр. Хәтта кычкырышып та алдылар. Аннан Сабир кунакны өйгә алып керде. Бу мәсьәләне бары Лилия генә хәл итә ала иде. Сабир:

– Лилия! Кунагыбызны куып чыгар, дисәң...

Көтелмәгән кунак Фәрит иде. Әллә көтелгән кунакмы?.. Лилия сүзсез калды. Бер – Фәриткә, бер Сабирга карады. Фәрит:

– Исәнме, Лилия! Бераз соңлап килдем...

Сүзне икенчегә борырга тырышып, хуҗабикә:

– Әйдә, чәй эчәсезме? – диде.

Сабир кызмача иде, тынычланырга тырышып: "Сөйләшәсе сүзегез бардыр", – дип, икенче бүлмәгә чыкты...

Лилия белән Фәрит озак сөйләшмәделәр. Ир бер чынаяк чәй эчте дә кайтып китте.

Бу төнне Сабир йокламыйча үткәрде. Лилиянең аны ташлап китүеннән курыкты ул. Хатыны аңа чын дус, терәк иде. Әмма Сабир аны ярата алмады. Ә Лилия Сабирны чын күңеленнән яратты. Аның йөрәгендә башкача Фәриткә урын юк иде...

Берничә көннән Сабирга Уфага барырга туры килде. Урман каравылчылары көненә багышланган тантанага чакырдылар аны. Күңеле ашкынса да, акылы туктатты. "Барма! Барма!" – дип кисәтте. Лилия дә: "Әллә бармыйсыңмы?" – дисә дә, Сабир юлга чыкты: "Бүген үк кайтып җитәргә тырышырмын!" – диде ул...

Кичә бик матур башланды. Тик Сабирның уйлары гел бер кеше тирәсендә бөтерелде... "Агыйдел буенда утырткан баланнар үскәндер инде. Әллә безнең мәхәббәт кебек үсә алмый, туктап калдылар микән?" Тәнәфес вакытында бергә йөргән урамнарга ашыкты ул. Әйтерсең, анда парлашып китеп барган чакларын күрергә теләде. Илүзәгә уенчык куян сатып алган кибеткә керде, кызы Миләшкә курчак алды...

Аннан аяклары аны баланнары янына алып килде. Әнә, алар! Сабирны сәламләгәндәй җил белән башларын иеп каршы алдылар. Җиде ел эчендә алар буй җиткереп, җимешләрен дә өлгерткән иделәр. "Сагындыгызмы? Мин дә сагындым!" – диде Сабир. Балан җимешен авызына капты. Ачы... Язмышларында да ачы балан тәме. "Әллә парлап баланнар утыртканга, татлы булмады тормышлар? Бәлки, алма утыртырга кирәк булгандыр", дип уйлады Сабир. Шулвакыт парлы балан арасында үсеп килгән яшь баланнарга да күзе төште...

Урман каравылчыларына багышланган тантана соң гына бетте. Кайтырга чыкканда, фойеда басып торган зифа буйлы, кыска гына итәктә, ак итек, ак сумка тоткан сылу кызга күпләр игътибар итте. Ә ул Сабирны көтә иде. Фи-рү-зә...

– Син?

– Сине күрергә килдем, ярамый идеме?

Сабир ни дип җавап бирергә белми, җилкәсен генә селкетеп куйды.

– Әйдә, чәй эчеп булса да китәрсең...

– Фирүзә, мин ашыгам, кайтырга кирәк, көтәләр.

– Сабир, сиңа әйтер сүзем бар!

– Фирүзә, кирәкми! – дип, Сабир китеп барды.

Фирүзә аның артыннан йөгерде:

– Сабир! Илүзә иреннән аерылды!

Бу хәбәрне ишеткәч, ир туктап калды:

– Берни эшли алмыйм, минем хатыным, кызым бар! – диде. Бу сүзләрне ул Фирүзәгә түгел, ә үзенең шашып типкән йөрәгенә әйтте.

– Сабир, көлдермә! Лилиянең баласы синеке түгел!

Сабир Фирүзәнең кулыннан тотып алды:

– Ә менә монысы синең эшең түгел!

– Үзең кеше баласын карыйсың, ә синең балаң башкага "әти" дип үсә!

– Фирүзә, акылыңа кил! Ни сөйлисең син?

– Ышанмыйсыңмы? Илүзәнең үзеннән сора! Нигә Марат сине төрмәгә утыртырга тырышты соң? Илүзәнең сиңа китүеннән курыкты ул!..

Бу төнне Сабир Фирүзәдә үткәрде. Исерек иде ул. Кабат Фирүзәне Илүзә дип саташты... Ә иртәгәсен Фирүзә:

– Сабир! Син Илүзә белән кавышмыйча, мин сине көтәчәкмен! Ничек кенә тырышсам да, оныта алмыйм! Минем дә бәхетле буласым килә! Башкача болай яши алмыйм. Кайт, Илүзәгә! – диде. – Мин күралмыйм аны! Нәрсәгә тотынсам да, шул әйбер Илүзәнеке булып чыга! Хәтта исемемне дә аныкын охшатып кушканнар. Уенчыкларым да Илүзәнеке булды. Әти дә мине түгел, аны ныграк яратты. Гомерлеккә сөйгән ярым да минеке түгел, аныкы булып чыкты... Илүзә мине бәхетсез итте, әмма ул гына сине бәхетле итә ала! – дип, ирнең кесәсенә ниндидер адрес язылган бер кәгазь кисәге салды да, – Сау бул! Рәнҗемә! Мин бары тик бәхетем өчен көрәштем, булмый... Бәлки, син бәхетле булсаң, мин дә бәхетле булырмын!..

 

ЭПИЛОГ

Башкалага очрашуга киткән Сабир өенә лаякыл исерек кайтты. Әллә хәмер, әллә чынга ашмаган хыяллары, язмыш юлының шундый бормалы-бормалы булуы чыгырыннан-чыгарды аны. Нишләгәнен, нәрсә сөйләгәнен аңламады... Өн белән төш арасында үткән төн икенче көннең төшке аш вакытына кадәр сузылды. Кичәгедән соң хатынының күзләренә карарга кыймыйча гына өйгә керде ул.

– Лилия, гафу ит мине! Артыгын кыланып ташлаганмын! – диде, көзгеләре эленеп торган буш стенага карап.

Каршысына Сабир алып кайткан курчагын тотып Миләүшә йөгереп килде. Ир кызчыкны күтәреп алды. Сабый сөенеченнән: "Әт-ти, кайт-ты!" – дип чәбәкәйләде. Бу минутта ул гына үзенең киләчәге өчен борчылмый иде...

Лилия чәй утыртты:

– Сабир! Мин сине чын күңелемнән яраттым. Әмма безгә бер карарга килергә кирәк, – диде. – Илүзә иреннән аерылгач ук, мин бу сөйләшүне көтеп йөрдем...

– Син белә идеңме? – дип сорап куйды Сабир.

– Әйе... Хәтерлисеңме безнең белән бергә укыган Луизаны? Ул миңа Маратның аерылуын, күп тә үтми аңа тәкъдим ясавын әйтте... Син Уфага китү белән, мин күңелемнән генә синең белән саубуллаштым. Илүзә белән очрашуың миңа көн кебек ачык тоелды...

Элекке көнне Фәрит миңа тәкъдим ясарга килгән иде. Без озак сөйләштек. Кичәгедән соң да мин күп уйландым.

Сабир, мин синең белән калыр идем, әгәр дә син "Илүзәне онытам" дип вәгъдә бирсәң, ләкин мондый сүзләрне әйтергә телең әйләнсә дә, йөрәгең ризалашмаячак. Ә Фәрит үз баласын үзе үстерергә тели. Мин үзем турында түгел, беренче чиратта кызым һәм сине уйларга тиешмен... – бу сөйләшү Лилиягә бик авыр бирелде...

Сабир бер кочак ак розалар тотып, Фирүзә биргән адрес буенча юл тотты. Башында мең төрле уй кайнады. Кечкенә ишек төймәсенә зур куллары белән сабырсызланып басты. Эчке яктан: "Улым, кем килде икән безгә?" – дигән тавыш ишетелде. Сабир дулкынланды... Әнисенең итәк артына качкан малай, әкрен генә башын сузып таныш булмаган кунакны күздән кичерде. Бу мизгелдә Сабир да аның йөзендәге һәр чалымны өйрәнде. Сабирныкы кебек кара бөдрә чәчләр, зәңгәр күзләр... Шулкадәр якын һәм таныш күзләр. Сабирның әнисенекәнә охшаган. Ник беренче очрашуда ук ир үз улын танымады соң?

"Исәнмесез", – дип, Сабир чәчкәләрен Илүзәгә бирде дә куеныннан әнисе бәйләгән ак шәлне алды:

– Әни: "Яраткан кызыңа бүләк итәрсең", – дигән иде. Сиңа тапшыра алмадым.

Сабир улы каршысына тезләнде... Елыйсы килде. Малай: "Кем ул?" – дигәндәй әнисенә карады. Илүзә күз яшьләре аша: "Салават улым, әтиең кайтты", – диде...

2004 ел.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (7)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (7)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас