Көне буе кояш нурлары астында җир сөреп хәлдән тайган егет соң гына урынына кереп ятты. Тик хыяллары аны читкә җибәрмәде. Ул йомшак мендәрен күкрәгенә кысты. «Борчылма, Гөлсемем, Илнурыңа ата кирәк, ул безне аңлар. Мин аңа дус та, әти дә, ә үзеңә тугры ир булырмын. Ир балага ата кирәк шул. Атыма атландырырмын. Яратыр ул аны. Мине дә үз итәр. Хайваннарның телләрен генә белергә кирәк. Сөйлә-шәсең килсә, күзләренә багарга. Кайбер бәгырьсезләргә караганда алар күпкә акыллырак. Бәндәләрнең телләре белән тәтелдәп, күзләре белән алдаган чаклары күбрәк шул. Мин күп алдандым андыйлардан», — дип уйларга бирелеп тынып калуы булды Азатның, тышта ниндидер шомлы җил исеп киткәндәй итте. Төн караңгылыгы кунган тәрәзә пыяласы аша кара шәүлә күренде. Берчә янаулы, берчә боеручан тавыш чыгарып ишек кактылар. «Бу хыялый төшемнең матурлыгын өркетеп кем йөри икән бу вакытта?» — дип Азат караватыннан башын күтәреп карады һәм, куенына сеңеп бетә язган мендәрен кочаклап, тәрәзә янына килде. Пыялага сырышкан зур авыр гәүдә өстенә ташланырга җыенган бер коточкыч җанвар кебек күренде Азатка.
— Нәрсә тәрәзәгә сөялеп каттың, ач ишекне, — дип боерды ят усал тавыш.
— Әйбәт ният белән килгән кешегә йорт ишеге генә түгел, авыл да биксез безнең, — дип җаваплады Азат. — Рәхим ит, кунак кешегә безнең йөрәкләр дә ачык.
Ишек ачуга үзен читкә этәреп түргә үткән таныш йөзне күргәч, Азат ни әйтергә дә белмәде. Аннары ике кулын сузып кунак белән күрешергә үрблде. Төнге юлаучы ялт-йолт тирә-ягына каранып алды да, башка кеше юклыгына ышангач, тынычлана төшеп һәм киерелә биребрәк, өстәл артына кереп утырды. Азат чәй куйды, табын әзерли башлады. Күпереп пешкән икмәк, җир җиләге вареньесы һәм сап-сары авыл каймагы табынга менеп кунаклагач, әрсез кунак төкрекләрен йотып куйды. Азат каерып ипи кискәндә үк ул, түзмичә, бер телем икмәкне, кулына алып, ләззәтләнеп иснәде. Аннары калын итеп каймак якты да, кыстаганны да көтмичә, сыпырта башлады. Азат чоланнан карлыган кагы алып керде, кайнаган чәйнеген өстәлгә куеп, сөтләп чәй ясады. Тик шуннан соң гына кунак каршысына килеп утырды һәм сүз башлады:
— Ничек таптың?
Каушаганын сиздермәскә тырышап, Азат тыныч, йомшак тавыш белән бер-бер артлы сорау яудырды. Тегесе астыртын гына карап:
— Да, брат, читлектән чыкканга бер атна вакыт үтте, тик ирекле тормышка никак күнегеп булмый, бар да ят, күңелгә ятышсыз. Саламга тотынып ничек суга батмый калырга, тормыш баскычларыннан өскә, югарыга күтәрелергә? Хәер, монысы — вак мәсьәлә. Егет сүзе аткан ук икәнен беләсең. Төрмә кануннарын бозарга һичкемнең хакы юклыгын. Кыскасы, мин «кусок» артыннан килдем. Бүгенге очрашуыбызның төп максаты шул — «кусок». Кәрттә отылганың исеңдәдер, шәт. Этап алдыннан, камерада, — дип көтмәгәндә йодрыгы белән өстәлгә сугып алды да, күзләрен шардай ачып, Азатның ничегрәк җавап бирүен көтте.
— Ул йөрәкне уеп, шешек кебек гел күңелне сулкылдатып тора, каһәрең, — диде Азат күңелсез генә. — Сиңа хат тапшырганнардыр, мине больницадан соң иреккә чыгардылар бит, срогым аз калган иде. Таләбең хак, тик бераз гына булса да сабыр итә алмыйсыңмы?
Әмма бу сүзләрне ишеткәч, кунакның төсе бозылды, борын читләре калтырый башлады.
— Нет, брат, сиңа ярты сәгать срок бирәм. Ишетәсеңме, ярты сәгать. Мине ындыр артында көтәләр.
Өстәл артында басып торган Азат тораташтай катып калды. «Нишләргә соң, ни хәл итәргә? Сукыр тиенем дә юк бит бүген. Ярты сәгать язмышымны хәл итә, гомерем хәзер шул ярты сәгатькә бәйле», — дип ачынып куйды Азат. Ә усал ир җавап көтте. Азатның буыннары дерелди башлады. Чакырылмаган кунакка сиздермәскә тырышып, ул калтырана-калтырана: «Мин хәзер киләм, син сабыр итә генә күр инде, сыйлана тор, мин хәзер, — дип сөйләнде дә җәһәт кенә ихатага чыгып басты. Тик кая барырга, кемнәргә ярдәм сорап барып егылырга соң? Егет уйларына уелып, тукталып калды. Шулчак уның күз алдына авылда «Әүлия бабай» исемен алган ялгыз картның сыны чагылып үткәндәй булды. «Ул мине аңлар, ул мине коткарыр, янә караңгылыкка этәрмәс әле», — дип атлый-йөгерә Хәйдәр бабасы яшәгән йортка китте Азат. Калтыранган куллары белән көчкә-көчкә җил капканы ачты, сак кына тәрәзә төбенә якын килеп пыялага чиртте. Вакыт бик соң булса да бабай уяу яткан, күрәсең, шунда ук ишеген ачып, күтәрмәгә чыкты.
Акыллы карт бөтен гәүдәсе калтыранган егетне, иңбашына какча кулын салып, тынычландырды: «Син үз-үзеңне кулга ал, улым. Борчылма, кайта тор! — Ул аркасына япкан бишмәтен салып Азатка кидерде. — Бар, өеңә кайт, чәеңне яңарт, мин «ә» дигәнче барып җитәрмен». Егетне күтәрмәдән төшеп, күз карашы белән капкага кадәр озатты бабай. Фәкать шуннан соң гына ян капкадан күршеләренә кереп китте....
Озак көтәргә туры килмәде Азатка. Ул яшәгән йортның ишеген таң кызарганчы ук таләпчән итеп янә шакыдылар. Хәйдәр бабасын, чолан янына чыгып, Азат үзе каршы алды. Карт керү белән өстәл артындагы кунак белән кычкырып исәнләште, хәл-әхвәл сорашты. Түрдәге урындыкка барып утыргач, башындагы түбәтәен төзәтә биребрәк киеп куйды.
«Балакайлар, — диде ил агасы, — изгелек җирдә ятып калмый ул. Менә бөтен авыл халкына күрсәткән игелеге, бакчаларыбызны сөреп, бер тиен сорамый бәрәңге утыртып биргәне өчен Азатка бераз өлеш чыгардык. Хәтта ятим Хәтимә әбиең дә ике айлык пенсиясен кызганмады. Зерә дә игелекле олан, ярдәмнән калдырмыйк, диде».
Карт төргәкне Азатка сузган иде, чит кешенең аянычлы язмышлы авыл егетеннән алдарак акчаны эләктерергә үрелгән йонлач кулларындагы шөкәтсез сурәтләргә күзе төште. Карашында чиркану катыш ниндидер кызгану тойгысы чагылып китте. «Улыкаем, — диде бабай калтыранган тавыш белән, — синең әти-әниең бармы? Башка оланнары аларга синдәй ярдәм итәрлекме? Азатка акча биреп торгансың икән. Менә ал, бурычын капларлык җыйдык, исән-имин алып кайтарып җиткерә күр ата-анаңа...»
Кунакның төргәкне ничек күтәреп чыгып китүен дә сизмәде Азат. Аның бугазына төер килеп тыгылды, күзләреннән яшьләр эркелеп, яңаклары буйлап тәгәрәде, учларына тамып пешерде. Дулкынлануыннан Хәйдәр бабасының: «Менә ике көннән сабан туе, атларыма көмеш дагалар ясыйсым бар. Эш бик күп, син дә Азат улым, Акмаңгаеңны алып кил, аңа да көмеш башмак кидерербез», — дип сөйләнә-сөйләнә хушлашып кайтып китүе дә төштә генә булган кебек тоелды аңа. Бәбәкләнеп кенә килгән бәбкә үләннәрендәге чык тамчылары аякларын чылаткач һәм тәненә салкын йөгерә башлагач кына үзенең яланаяк өй алдында басып торуын аңлады ул...
Фото: syktyvkar.1istochnik.ru