

(Ахыры.)
Кая ул Фәнис белән кочаклашу, капка төбенә килеп туктау белән, Әминә ялт итеп кереп китү ягын карый. Аның урынына, әнисе Фәниснең кызын озатып йөрүенә бик риза. “Укытучы, бердән, акыллы, тәртипле, теләсә нинди сүзгә кергән егет түгел имеш, тормыш көтәргә менә дигән ир булачак. Кызым, әгәр өйләнешик дип әйтсә, риза бул, балакаем, араларыбыз да ерак түгел, килеп-китеп йөрерсең, бергә-бергә мәктәптә эшләрсез”, – ди.
Шулай көне-төне тукый торгач, ризалаштырдылар Әминәне. Күңеле тартмаса да, әнисенең сүзен егасы килмәде кызның. Тора-бара ярату килә, дип әйтә әнисе, бәлки, чыннан шулай булыр. Туйны август аена билгеләделәр. Яхшы үтте ул. Тик көн буе ак күлмәген киеп, Фәнис белән җитәкләшеп йөргәндә дә, кич туй табыны артында утырганда да, Әминәнең башыннан бер уй чыкмады: “Нишләдем мин? Яратмаган кеше белән ничек күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәргә мөмкин? Әнием дә ялгыз, мин дә аның юлын кабатлармынмы? Юк, юк, Әминә бәхетле булырга тиеш, ишетәсезме кешеләр, ул сөеп-сөелеп яшәргә тиеш, ишетәсеңме, Фәнис, кит, кит син минем янымнан, сиңа тиеш аккошың мин түгел, кайдадыр адашып йөриләрдер әле безгә дигән насыйп ярлар...” Хәзер, хәзер менә ныклы бер карарга килергә кирәк Әминәгә, югыйсә, соң булы бар.
Фәнис Әминәнең туй күлмәкләрен салуын карап торасы килмәде, йөреп керергә булды. Әминәгә нәкъ шул гына кирәк иде дә. Туй күлмәген төреп алып куйды, кул сумкасын өй алдына чыгард, җиңелчә генә киенеп алды. Тирә-ягына күз төшерде. Димәк, аңа бу өйнең хуҗабикәсе булып яшәргә язмаган икән... Дөрес эшлим, дип уйлады ул, тик мондый кискен карар нишләп бүген генә башына килде соң аның? Әнисе кебек тиз өзәргә ярата шул. Фәниснең рәнҗешләре генә төшмәсен инде. Ярый, ни язган, шул булыр.
Егет тыштан керүгә, Әминә дә тышка чыгып керәсен әйтте. Фәнис бу юләр адымы өчен ачуланмасын дигәндәй, кулларынннан тотып, бик озак аңа текәлеп карап торды. Сумкасын эләктереп, таба төнге урам буйлап үз өйләренә йөгерде. Өйләрендә ут сүнгән, әнисен уятасы килмәде. “Нишлисең, балам, кеше көлдермик, мин ничек түзәрмен соң бу хәлгә?” – дип әйтәсен уйлап, тагын торып калуыннан курыкты. Кадакта эленеп торган җиңел курткасын эләктерде, әнисенә ишек астыннан бер язу кертеп җибәрде. “Әни, минем бар да яхшы, урнашу белән хәбәр итәрмен”. Тәгәрәп төшкән күз яшьләрен тыя алмыйча, тәрәзәләргә бик озак карап торды: “Эх, әтием, кайда икән син, кызыңа ярдәм кирәк вакытта, кайларда тыныч кына яшәп ятасың икән син?” – дип үкседе, капка баганасына сөялеп.
Юлдан шәп-шәп атлап килгән Фәнисне күреп, чак агачлар артына яшеренеп өлгерде. Фәнис бер ишеккә барырга, бер бармаска уйлады. Караңгы тәрәзәләргә карап-карап торды да, әбисенең: “Әй кияү, кияү, ни эшләп пешмәгән булып чыктың соң әле син? Беренче көнне үк хатыныңа хуҗа була алмаган кеше буламы соң?” – дип әйтүеннән куркыпмы, кире өенә таба атлады.
Фәнис киткәч, Әминә озак кына торды әле. Азак, капканы сак кына ябып, олы юлга атлады. Әтисе дә авылдан шушы юлдан чыгып киткән иде, бүген килеп – Әминә... Бу вакытта офыкта кызгылт кояш нурлары чагыла башлаган иде инде.
Озак та көтмәгәндер, ерактан машина уты күренде. Төн уртасында бөтенләй таныш түгел машинага ничек утырып китә алды – үзе дә аптырый. Рульдә яшь кенә егет. Башта кызга, нишләп төн заманында ялгыз йөри бу, дип бик сәерсенеп караса да, аның ерак районнарның берсенә укытучы булып эшкә баруын ишеткәч, юк-бар сораулар биреп җәфаламады. Тик берничә тапкыр, дөрес ишеттем микән дигәндәй, барасы районның, авылның исемен кабат-кабат сорады. Егет үзе авылда яшәвен, бу якларга колхоз эше белән килүен телгә алды.
Көн буе туй мәшәкате белән чапкан, арыган-алҗыган Әминә, машина җылысында оеп китте. Черем итеп алырга да өлгермәгән кебек иде, кинәт кенә үзенә кемнеңдер сак кына кагылуыннан уянып китте. Егетнең машинаны туктатып, кулы белән аны кочакламакчы булганын күреп, кычкырып җибәрде:
– Кагылма, сикерәм!
Егет кызның чыннан да ишек тоткасына ябышканын күргәч, куркып калды.
– Тимә ишеккә, бик кирәгең бар иде, өшедең, еладың, саташтың, шуңа гына, азрак җылынсын дип, пинҗәгемне кигезмәкче булган идем.
Әминә егеткә усал гына караш ташлады да, пинжәгенә төренеп, уйларына чумып, тынып калды. Өч-дүрт сәгатьтән машина бер авылга кереп, зур гына бер өй янында туктап калды.
– Төш әйдә, усал кыз, менә шушы була инде синең укытучы булып эшләячәк авылың. Уң аягың белән атлап төш, беренче хезмәт юлын башлаган авылыңа.
Исләре китте Әминәнең: Илшат ул эшкә билгеләнгән авыл егете булып чыксын әле!
– Әйдә бүген бездә ял итеп ал, иртәгә үзеңә фатир эзләрбез, алай мин өйләнмәгән, бәлки, киленле дә булып куярбыз.
– Сөйлән, әйдә, сөйлән, – дип, Әминә егеткә кырын гына караш ташлады да, капкага атлады. Шулай да егетнең озын буйлы һәм дә бик чибәр икәнен күреп алырга өлгерде.
Илшатны әтисе капка ачып каршылады.
Әминә Илшатның әтисенә бер күз төшерде, тагын бер ныклап карады. Таныш кешегә охшаган. Кем соң бу? Кем? Шундый да таныш, шундый да якын!
Хуҗа да, кызның аны танырга тырышып караганын сизеп, аңа күз салды. Күзләр очрашты. Әминәнең шул минутта кулыннан сумкасы төшеп китте...
– Әти! Син бит әтием минем!
– Кызым, Әминәм! Нинди җилләр ташлады бу якларга сине, кызым? Таныдым бит, балам, сине!
– Әтием, көттем, ничә еллар көттем кайтырыңны! Бөтенләй ташмы әллә синең йөрәгең, әти, уйла әле. Ничә еллар әти дип бер әйтергә тилмертеп яшәттең бит син безне!
Шунда гына Илшат үз өйләренә кемне утыртып алып кайтканлыгын аңлады. Әтисенең кызын алып кайткан бит өйләренә. Әминә әтисенә карап туя алмый. Менә бит кайда әтисе аны көтеп торган, төшләренә кереп йөдәткән әтисе!
– Сезнең тормыш турында авылдагы туганнарым аша гел хәбәрдар булып тордым, кызым. Ял йортында булган бер хатамы, язмыш сынавымы, мине Гөлфирә артыннан менә бу якларга китерде. Гөлфирәнең миннән баласы булуын ишеткәч, әниең бер генә минутка да өйдә калмаска кушты. Төрлечә үтенеп карадым. “Гомер буе гафу итмәячәкмен, менә шундый талашлы тормыш көтә безне”, – дигәч, сезне ташлап чыгып киттем дә инде. Сезнең Азамат белән капка төбендә җитәкләшеп елап калганыгыз бүгенгедәй исемдә. Әнә теге, йоклап яткан ике егет – синең энекәшләрең, кызым.
Әминәнең, хуҗабикә нигә һаман күренми, дигән сораулы карашын аңлап, сүзен дәвам итте:
– Ике ел юк инде Гөлфирә. Менә дүртәүләп яшәп ятабыз шулай. Илшат –Гөлфирәнең иярә килгән улы. Гөлфирә вафат булгач, әллә сезнең янга кайтыйм микән, дигән уй кергән иде башка. Тик болар да бит минекеләр, аларны ташлап, кая барыйм. Шулдыр миңа язганы. Сезнең генә күз яшьләрегез төшкәндер инде миңа, балалар.
Үз тормышында бу кадәр дә кискен үзгәрешләр булуын көтмәгән иде Әминә. Сентябрьнең берендә, башын горур күтәреп, авыл мәктәбенә укучылары янына китте, тәүге укучылары белән танышты. Аңа бар да якын иде бу авылда. Авыл халкының аны зурлап “мөгәллимә” дип эндәшүе дә күңелле иде. Ә иң мөһиме – мәхәббәте көтеп торган аны бу авылда.
“Кояшым, таң кояшым!” дигән сүздән башканы ишетмәде ул Илшат авызыннан. Үзенең исә кадерлесенә яратып әйткән сүзләре – “Сулар һавам, эчәр суым, син бит минем!”.
Язмышлары кешеләрнең туганда ук языла икән. Үзенә насыйп ярны Әминә менә каян килеп тапты бит! Юл буенда өшеп-туңып машина көткәндә, язмышы шундый борылыш алыр дип, кем уйлаган! Бер-берсенең күзләренә карап, мәңге бергә, дип, йөзекләр алыштылар алар.
Ә аннан соң – авылга... Әнисе белән Азамат әллә кайчан көтә аларны. Күпмедер вакытлар шулай кайтып йөргәч, күршеләре капка төбендәге машинага Илшат белән Әминәнең икесенең генә чыгып утырганын күреп калды. Капка төбендә аларны, әнисенең иңнәренә кулын салган әтисе, өч энекәше кул болгап озатып калдылар.
Бер кайтканында Әминә урамда Фәнисне күреп калды. Үзен генә түгел. Ике чиләк су күтәргән Фәнис янында бәхет кошы тоткандай бөтерелүче сөйгәне дә бар иде!
Син бит бәхеткә лаек, кешем! Бәхетле кешеләр күбрәк булган саен, бу дөньяда, бәхесезлек артка чигенә диләр! Дөрестер, димен мин моны!