

(Дәвамы.)
Ә Лилия белән Сабир арасында дуслык көннән-көн ныгыды. Бергә авылга кайтып йөрделәр. Сабир бары тик аңа гына Илүзә турында сөйли алды. Кемгәдер күңелен бушата алгач, җиңелрәк булды аңа. Лилия яхшы тыңлаучы иде...
Үз-үзен яраткан, башкалардан үзен өстен куйган Фирүзә, Сабирны үзенеке итәр өчен, Лилияне дә, хәтта Илүзәне дә юлыннан алып куярга әзер иде. Башкаларның фикере, теләге аны бервакытта да кызыксындырмады. Ул үзе өчен яши белде. Бәләкәйдән ни тели, шуны эшләде. Әти-әнисенең сүзе дә аның өчен мөһим түгел иде. Ул үзенең миненә генә буйсынды...
Кыска итәк киеп, аякларын-аякка куйган килеш, йөзенә ясалма сөйкемлелек нурларын чыгарып:
– Сабирчик! Мин сиңа Яңа ел төненә бүләк әзерләдем! Мондый бүләкне сиңа беркем дә бирә алмый!
Сабир:
– Рәхим ит, тик кыюлыгың җитәрме?
– Мин шаярмыйм, сәгать кичке унда киләм. Бүлмәңдә берсе дә булмасын!
Фирүзәнең ачыктан-ачык егеткә кармак салуы, хисләреннән оялмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, җаны теләгәне өчен барысына да әзер булуы Сабирда кызга карата кызыксыну уятты. Аның хәтта дорфа итеп сөйләшүенә, чамадан тыш кыланчыклык булуына да күңеле белән каршы килмәде. Бу юлы да Фирүзәнең шаяртмавын Сабир яхшы белә иде. Әмма кыз белән очрашуга бернинди чәчкә, бернинди Яңа ел бүләге алмады. Бары тик өстәлгә шампан шәрабы гына утыртты. Фирүзә егет яшәгән бүлмәгә килеп керү белән, туп-туры аның караватына барып утырды. Озын аякларын сузып:
– Минеке буласың, дип әйттем бит! Йә, ач, сал шәраб, югыйсә, куркак куян шикелле калтырап төшкәнсең, – диде...
Бернинди куркусыз, икеләнүсез үзен егетнең кулларына тапшырды. Ә иртәгәсен Сабир күзләрен дә ачарга кыймый ятты. Кыенсынды ул, үз-үзеннән оялды. Бу төнне Фирүзәнең беренче егете булырмын дип уйламаган иде. Үзен җилбәзәк хатын-кызлар кебек тоткан кыз белән бер генә төн үткәрергә иде исәбе...
Күз алдына Илүзәне китереп саташты. Хәтта "Яратам сине", – дип пышылдаганда, ялгыш "Илүзәм", – дип ычкындырды. Фирүзә моны әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты. Их, бу мизгелдә янында Илүзәсе булса икән! Юк шул!.. Сабир күзен ачканда башка хатын-кыз аның бүлмәсендә үз эченнән генә нидер көйләп, чәй әзерләп йөри иде. Сабир Фирүзәдән:
– Нигә син минем тормышыма килеп кердең? Яраларны яңартыр өченме? – дип сорыйсы килде.
Фирүзә иркәләнеп кенә егетнең юрганын тартып алды да:
– Тор инде, Камыр батырым! – диде.
Бу сүзләрне ишетү белән, Сабир дертләп китте, урыныннан сикереп торды да:
– Кем? – дип, кычкырыбрак сорап куйды.
– Камыр батыр!
– Кайдан ишеттең? Кем әйтте?
Фирүзә берни булмагандай:
– Кем булсын? Илүзәң инде!
– Башка миңа алай дип әйтмә!
– Харап булгансың икән! Алайса, «Аждаһам», дип әйтермен.
Фирүзә белән сүз көрәштерүдән файда юклыгын аңлап, Сабир үзен кулга алырга тырышты. Кызга карамый гына киенде дә юынырга китте. Чәй эчкәндә, Фирүзә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырды. Сабир, уңайсызланып:
– Фирүзә! Гафу ит мине, итә алсаң!
– Ни өчен?
– Мөнәсәбәтләрне бу кадәр тирәнгә җибәрергә кирәкми иде. Мин синең уенны дәвам итеп ялгыштым.
– Нинди ялгышу? Мәхәббәт булгач, монысы да булырга тиеш иде!
– Мәхәббәт дисеңме?
– Әйе.
– Юк, мәхәббәтнең монда бер кысылышы юк!
– Син бары тик мине яратканыңны бүгенге көнгә кадәр үзең дә белми идең! – Кызның үзсүзлеге бу юлы егетнең теңкәсенә тия башлады. Сабир кызды.
– Фирүзә! Мин барыбер дә сине ярата алмыйм, – дип кырт кисте.
Илүзәдән аермалырак, сеңелкәше егетнең кызулыгыннан курыкмады. Үзе дә усаллашты.
– Бүген бит яраттың!
– Сүз йөрәк турында бара.
– Ха-ха-ха! Лилияне яратам дия күрмә тагын!
– Юк, Лилияне түгел.
– Ә бит Илүзә миңа киртә түгел! Аның ире бар, баласы бар. Ә сиңа өйләнергә кирәк! Миннән дә яхшы хатынны кайдан табасың?..
Фирүзә хаклы. Әйе, Илүзәсе еракта калды. Сабир аңа кул сузса да, буе җитмәячәк, ә Фирүзә янында гына. Тик барыбер күңеле Илүзәсен сагына, юксына...
Кем белән булса да сөйләшәсе килде Сабирның. Күрше бүлмәдә генә яшәгән Лилия янына омтылды. Кыз күзен тәрәзәдән дә алмыйча уйланып утыра иде ул. Сабир, аны куркытмаска тырышып:
– Лилия! – дип эндәште. Кыз дәшмәде. Сабир аның янына ук килеп баскач кына, моңсу карашын егеткә төбәде.
– Якташ, сиңа ни булды?
Лилия бер елмаерга итте, бер еларга, тик күзләреннән атылып чыккан яшьләр җитезрәк булды:
– Сабир, сәлам. Сагындырды гына... – дип, "мышык-мышык" килде.
– Кемне? Әллә минеме? – дип, шаяртмакчы булды.
– Фә-рит-не...
– Әйдә, авылга кайтабыз, күрешеп килерсең!
– Ул авылда түгел... – Аннан сөйләргәме, юкмы дигәндәй дәшми торды да дәвам итте. – Без Фәрит белән сүзгә килгән идек. Ул Себердә эшләгәндә бер хатын белән яшәгән. Шунда китте. Мин аның эшенә шылтыратып та карадым... өенә дә, теге хатын: "Аны эзләмә, ул – минем ирем", – диде.
– Лилия! Оныт син аны!
– Сабир! Мин йөкле, егерме атна инде... Башта Фәритне кире кайтыр, дип уйладым. Җәй көне барысы да яхшы иде. Өйләнешергә дип сүз дә куештык. Теге хатын миңа хат язып, аралар бозылды. Фәрит эшкә дип китте дә башка хәбәр бирмәде. Нишлим икән? Әти-әнидән куркам. Үз-үземә кул саласым килә!
– Лилия! Тыңла мине! Син үзеңә генә түгел, туачак балаңа да кул саласың! Кайгырма, берәр җае чыгар. Фәрит кайтмаса, үзем өйләнәм сиңа!
– Сабир! Шаяртма инде, Фирүзә минем күземне чокып чыгарачак бит! Үзе шулай дип әйтте. Синең яныңа якын килсәм...
Икенче көнне төштән соң Марат Касыймовичка имтихан бирделәр. Укытучылары сул аяктан торганмыни, барысын да сагызак шикелле тешләргә генә торды. Бигрәк тә Сабирга булыр-булмас сораулар биреп, үзенчә сынады:
– Бер егет дустының кызын тартып ала, аннан ташлый. Чарасызлыктан кыз авырлы булып, беренче егетенә кияүгә чыга. Бу кайсы әсәрдән?
Сабир ни дип җавап бирергә белми:
– Мондый сюжет сызыгы тормышта никадәр еш очраса, әдәби әсәрләрдә дә сирәк күренеш түгел. Ахыры ничек тәмамлана соң?
– Ә син ничек тәмамлар идең?
– Чынбарлыктан аермалырак, әдәби әсәрләрдә бер-берсен яраткан йөрәкләр кайчан да кавыша.
– Бу ике егетнең кайсысы соң кызның мәхәббәтенә лаеклы? Аны авырлы килеш ташлап киткәнеме? Әллә аңа өйләнгәнеме?
Сабир теш арасыннан гына:
– Җавабын үзегез беләсездер, – диде.
Марат Касыйм улы Сабирның зачеткасына билге куймыйча кире кайтарды:
– Син минем соравыма җавап бирә алмадың! "Пересдача"га килерсең!
Болай да Маратның каршысында утыру Сабир өчен зур сынау иде. Эче кайнады. Кызды. Тышка чыккач та тынычлана алмады. "Бу әсәр геройлары алар булса.... Илүзә, Сабир, Марат... Бала... Юк, мөмкин түгел!"
Сабир нишләргә дә белми, Маратның эштән чыгуын көтте. Институт бусагасыннан төшеп килгәндә:
– Марат Касыймович! Мөмкинме бер сорау? – дип туктатты.
– Сабир, вакытыңны урамда бушка үткәреп йөрмә. Кайтып укы, имтиханыңа әзерлән! Мин ашыгам.
– Ә мин ашыкмыйм, мине көткән кеше юк!
– Сабир! Син аю булганга мин гаеплеме?
Сабир Маратның якасыннан тотып алды:
– Син аю! Аю булдың, аю булып калдың! Миңа сугарга куркасыңмы? Сук, әйдә! Аю булуың җитмәгән, куян кебек куркаксың да икән! Ничек кенә Илүзә сине ярата алды икән?
Сабир түзмәде, Маратны этеп җибәрде дә йодрыгын төйнәп, берне кундырып та өлгерде. Шунда ук җиргә тәгәрәгән ир әкрен генә торды да:
– Аю! Илүзә барыбер синеке булмаячак! – диде. – Ул – минем хатын! Илүзә ми-не-ке!
Сабир чыгырыннан чыкты. Үзен кулда тотарлык хәлдә түгел иде ул. Кызганнан-кызды, ә Маратка шул гына кирәк иде, авызы тулы кан булуына карамастан:
– А-ю-ю! – дип көлде. – Укытучыга кул күтәргәнең өчен сине нәрсә көткәнен беләсеңме?..
Сабир акылына килгәндә, милиция машинасында иде инде...
Егетне төрмәдән чыгарырга Лилия ярдәм итте. Әтисенең бертуган апасы адвокат иде. Тиешле кешеләр аша Сабирны укуыннан да кудыртмады ул. Маратка да шелтә эләкте... Болар барысы да өн белән төш арасында булды.
Сабир янында Лилиядән дә якын кеше юк иде. Фирүзә дә егеткә үз мәхәббәтен тәкъдим итте:
– Сабирчик! Мин сине яратам! Син беләсең! Әйдә, өйләнешик! Буйдак булып картаясыңмыни?
(Дәвамы бар.)