Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 ноябрь 2022, 16:21

Дилә БУЛГАКОВА. “КУСОК”. Хикәя (Башы)

Бер-берсенә карап сүзсез калган бәхетлеләрне аңлаган сыман, хайванкай, колакларын торгызып, күз карасындагы ике мәхәббәтле җанның шәүләсен өркетмәс өченме, озын керфекләрен кагарга да базнат итмичә, бер ноктага текәлеп тик басып торды...

Дилә БУЛГАКОВА. “КУСОК”. Хикәя (Башы)
Дилә БУЛГАКОВА. “КУСОК”. Хикәя (Башы)

Азат, тәрәзәгә үрелгән яңа таңның яктылыгын тоеп, йокысыннан елмаеп уянды. Егет йөрәгеннән ниндидер әйтеп бетергесез бәйрәм хисләре ташып чыгарга җыенган төсле. Тик менә шул минутларны ничек тизрәк якынайтырга соң? Күңелендә инде бөреләнеп бетеп килгән изге уй-тойгыларын сөйләп түгелергә дәү әнисе булсын иде... Урыныннан кузгалырга теләмичә Азат шактый вакыт уйланып ятты. Башыннан кичергәннәре исенә төшеп, егетнең бәгыре тел¬гәләнде. Берчә кызарып китте, берчә сискәнде, әллә ничә тапкыр мендәр тышын тешләп-тешләп алды. Уф, бу хәсрәтле дә, ямьсез дә үткәннәр шулай аны гомер буе эзәрлекләрләр микәнни? Туып килгән яңа таң аңа тагы ниләр китерер? Хыял-өметләре җимерелеп, челпәрәмә килмәсме, куанычлар аңардан өрекмәсме? Җиһан тудырган яңа таң, бу адашкан егетенә мәрхәмәтеңне, иманыңны, көчеңне кызганма... Бүген бит ул аңа — Гөлсемгә биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш...

...Авыр уйларына бирелеп, белмим, Азат күпме яткан булыр иде, тик абзардагы аты кешнәп җибәргәч — әйтерсең аның җилкәсенә салкын су койдылар — егет сикереп торып, ялана-як килеш болдырга чыгып басмасынмы. И бу таңнарның матурлыгы, сафлыгы! Ул кошларның түгелеп-түгелеп сайраулары! Язмышымда, бәлки тәүге бәхетемне алып килерсең, тик якты бәхет кенә китер инде, кояшлы таңым... Ул коедан чыккан салкын су белән юынды да, чәй куеп, тизрәк аты янына чыкты, улакка печән салды. Егет кабаттан өйгә кергәндә дә әле һаман күңелен борчыган уйлардан арынып бетә алмаган иде. Кабалана-кабалана чәй эчте. Бераздан ул атын җигеп туп-туры Гөлсемнәргә юнәлде.

Түбән очка төшкәндә Азат эчке бер ярсу белән калтыранырга тотынды. Тукта әле, мин бит үз-үземне кулга ала беләм, сабыр бул, Азат, дип тынычланырга тырышты. «Иртәгә бәрәңге утыртырга киләм сабан белән, орлыгыңны әзерләп куй», — дип кырт кына әйткән булса да, Гөлсемнең яшен яктысыдай чатнап киткән күз карашында егет җылы назны тоеп калырга өлгерде шул, өлгерде. Үзенең, чукынчыкның бит очлары пешкән алма диярсең, янып тора. «Андый сүзең булсын гына инде ул, орлыкны «ә» дигәнче әзерлибез, көтәрмен алайса», — дип карашы белән иркәләнеп, рәхәтлеккә коендырып алуларын сизде шул, сизде Азат.

Таныш өйгә якынлаша барган саен егетне ниндидер эчке курку биләп алды. Менә хәзер барып кереп, ничегрәк сүз башламак кирәк, дип баш ватты ул... Акмаңгае белән Гөлсемнәр капкасы төбенә килеп туктагач: «Малкаем, ярты авылның бакчасын сөреп арысаң да, бу сөйкемле хатын алдында син мине кызарта гына күрмә инде, акыллыкаем», — дип кесәсеннән бер кисәк икмәк алып атына каптырды, ялларыннан тарап, муеныннан сөеп куйды. Үзе кыяр-кыймас кына капканы ачып, атның йөгәненнән тотып, ихатага керде. Акыллы хайван, «тыр-р-р» дигәнне дә көтмичә, күтәрмә алдында шып туктап калды.

Сап-сары итеп юылган күтәрмәдә бәрәңге ярып утырган Гөлсемне күргәч, Азат бөтенләй коелып төште, әйтер сүзен тапмыйча озак кына карап тик торды.

— Күрше хакы — тәңре хакы, дигән борынгылар. Менә Акмаңгаем белән сиңа ярдәмгә килдек әле, Гөлсем. Кичә сөйләшкәнне онытмадыңмы? — Үзе уңайсызланып, тагын атының ялын сыйпарга кереште. Гөлсем үзен егетнең бу кадәр дә уңайсызлануына игътибар итмәгән кебек тотты.

— Әйдәгез әле, башта чәй эчеп алыйк, әле генә бәрәңге пәрәмәче пешереп алдым, суынырга да өлгермәгәндер. Әйдә, әйдә, җылы аш аша¬мыйча эш башлыйлармы? Сез өйгә керә торыгыз, мин хәзер кулымны гына чайкатам да, — дип сөйләнә-сөйләнә ул бәрәңге орлыгын капчыкка салырга гына омтылган иде, Азат кабалана-кабалана:

— Берүк борчыла күрмә, мин әле генә чәй эчеп чыктым. Таң салкынында утыртып калырга кирәк, әйеме, Акмаңгай, — диде дә атының ялыннан яратып куйды. Ә үзе Гөлсемне сокланып күзәтте.

— Чәчәргә орлык җитәрлекме соң? Әгәр җитмәсә, миңа күрше әби кызыл бәрәңге бирәм диде, минем ялгызыма күп тә кирәкми инде. — Ул Гөлсемгә мөлдерәп карады. — Сез бит икәүсез.

Бераз сүзсез торгач, яшь хатын тирән итеп тын алды.

— И Азат, миңа да бик күп кирәкми инде, мөгаен, быел улымны интернатка бирермен, бер дә тыңламый башлады. — Гөлсем тагын кабаланыбрак бәрәңге ярырга тотынды.

Шулчак Азатның өстенә кайнар су сиптеләрмени! Ул сискәнеп китте:

— Ничек инде Илнурны интернатка бирәсең, бердәнбер балаңны? Кырык ата баласы арасында ниндиләре булмас, бөтенләй юлдан язып китүе бар бит, Гөлсем!

Гөлсем авыр итеп көрсенде:

— Хәзер аны матчага кыстырган тал чыбыгы белән генә куркытып булмый шул...

— Әгәр дә син... син... юк, азак! —  диде дә Азат, уңайсызланып читкә борылды.

Гөлсем тулы чиләген бушатырга дип капчыкка үрелгән иде, Азат тиз генә көчле куллары белән чиләкне алып, бәрәңгеләрен капчыкка бушатты. Тула язган капчыкны борып бәйләде дә, чөеп кенә иңбашына салды һәм ашыга-ашыга бакчага таба атлады.

Шул минутта кыюсыз бу егет аның тормышында булган бөтен авырлыкларны, газапларны үз иңбашына салып алып киткәндәй булды яшь хатынга. Ул Азатның буй-сынына сокланып карап калды, һәм, җиңел сулыш алып, гәүдәсен турайтты, аннары Акмаңгай янына килде. Ул маңгаен ат маңгаена терәде.

— Акмаңгай, мин синең хуҗаңны яратам, ахры. Бәлки, сине яратканга яратамдыр? Хайваннарны, җәнлекләрне яраткан кеше әйбәт күңелле, зур йөрәкле була, диләр. Шулайдыр, күрәсең. Тик ул мине аңлармы соң, Акмаңгай? Кара әле, синең ялларың нинди матур, телисеңме, матур итеп тасма тагам? — Гөлсем ишек тоткасына эленгән ал тасманы алды да, Акмаң-гайның ялын үреп тә куйды. — Кара әле, бигрәк килешә бит үзеңә, ал тасмалы кызыкай кебек булдың, — дип аны кабат иркәли башлады.

Бакчадан урап килгән Азат Акмаңгайның ак ялына үрелгән ал тасманы шунда ук күреп калды. Бакча баганасына барып сөялде дә:

— Син аның күзләренә игътибар иттеңме, Гөлсем? — дип сорап куйды. — Акмаңгайның күзләре синең күзләргә охшаган...

Бер-берсенә карап сүзсез калган бәхетлеләрне аңлаган сыман, хайванкай, колакларын торгызып, күз карасындагы ике мәхәббәтле җанның шәүләсен өркетмәс өченме, озын керфекләрен кагарга да базнат итмичә, бер ноктага текәлеп тик басып торды... Бераздан икесе дә бакчага юл тоттылар. Азат Акмаңгайның йөгәненнән тоткан, ә хуҗа хатын атның ал тасмалы ак ялына кулын куйган иде.

Кояш төшкелеккә җиткәндә Азат белән Акмаңгай тагын берничә ятим карчыкка бәрәңге утыртырга ярдәмләшеп өлгерделәр. И кәефе шәп тә булды ул көнне Азатның. Канатланып йөрде, хәтта аяклары җиргә тимәде. «Минем бит хәзер Гөлсемем белән Илнурым бар. Тик ул гына мине кире какмасын, тик ул гына тиң күрсен мине, ә яшь арасы — чүп кенә ул. Ә Илнурны кая инде интернатка бирүләр, баланы күрә торып ят кул-ларга тапшырырга ни. Тик син генә, сөеклем, каршы килмә. Үткәннәрем белән битәрләмәсәң, тиң күреп яшәсәң икән, — дип уйлады ул, хыялга бирелеп. — Тормыш, иректә син шулкадәр матурсың, ләззәтлесең, тик кадерләреңне генә белеп бетермибез шул...»

 

Фото: keywordbaskets.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас