

Башына яшел бизәкле ак яулык, өстенә шундый ук ак алъяпкыч япкан апа уятты үземне.
— Улым, тор инде, төшәсеңме? Кайнар коймак белән чәй эчәрсең, — дип дәште ул миңа. Үз әнием тавышы дип торам, ул да шулай яратып, «улым» дип, тәмле ризыклар белән кызыктырып уята бит мине йокыдан. «Тор- тордан хәбәр килгән, торыгыз улларым, торыгыз...» — ди-ди такмаклап уята. Ә кайнар коймак минем иң яраткан ашым, «кайнар коймак» дисәләр, төн уртасында да сикереп торырга әзер мин.
— Рәхмәт, апа,— дидем, тартынып кына — Бераз гына ятыйм да төшәрмен.
— Кәнифә, Кәнифә дим. Бала-чаганың бар рәхәте йокыда бит аның. Ятсын, ник уятасын, йокысы туйгач торыр әле, — диде Заһидулла абый, хатынына эндәшеп.
— Ярар, атасы, ярар Коймакны җылы чакта ашасын, эченә җылы керер, дип кенә әйткән идем. Ятып торсын алай булгач, — диде ак алъяпкычлы апа.
Бу уянмады дип уйладылармы, мине оныттылар.
— Базарга өлгермәдек инде, хәерлегә булсын ,— дип, көрсенеп алды шунда әти.
«Ничек өлгермәдек?! Без бит базарга дип чыккан кеше. Өчиледә түгелмени без?» — шуларны уйлап, мич башыннан аваз салдым:
— Әти, без кайда, Өчиледә түгелмени?
— Улым торган икән бит, — дип, башын күтәрде әти. Сизеп торам, кәефләре үзенең дә бик шәптән түгел.
Аның өчен Заһидулла абый җавап бирде.
— Базар булмагандыр бүген. Мондый буранда җүнле хуҗа этен дә урамга чыгармый бит. Аннан, Мөхәммәтсафа, соңгы араларда базары да бик бәләкәйләнде, ярлыланды аның. Әүвәл заманнарда урамнарга сыймый торган иде Өчиле базары, мал сатучылар әллә кайлардан килә торганнар иде. Хәзер алыйм дисән. малы юк. сатыйм дисән — алучысы. Бетеп бара базар...
— Ә прәннек прәннек бармы соң, абый? — дип аваз салдым мич башыннан.
Әмма җавап бирүче булмады Әллә ишетмәделәр...
— И-и, Заһидулла абый, ул Өчиле базарын әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел иде бит,—дип, офтанып куйды әти.—Мин үзем әле колхохташу башланганчыга кадәрге базарларны хәтерлим. Ни генә булмый торган иде ул чактагы базарларда. Булмаса, шул күгәрчен сөте генә булмагандыр.
— Ул чаклар белән чагыштырып буламыни, һәр кешенең бер һөнәре яисә шөгыле бар иде ул елларда, — дип өстәде Заһидулла абый.
Өйдә бераз тынлык утырып торды. Мич каршында әвәрә килгән ак алъяпкычлы апа бүлде ул тынлыкны. Үзеннән тәмле пар бөркеп торган бер коштабак бәрәңге китереп утыртты ул өстәлгә.
— Менә бәрәңге дә өлгерде, җитешегез, — диде, һәм өстәл янына ничек тыйнак кына килгән булса, шундый ук иплелек белән китеп тә барды. Ир-ат сөхбәт кылып утырган өстәл янында тукталмады.
— Заһидулла абый, — дип, өй хуҗасына мут кына елмаеп күзен кысып алды әти. — Минем чана башында бер чәкүшкә булырга тиеш, тамак чылатып алмыйбызмы?
— Анысы качмас, — диде Заһидулла абый. — Синең бит әле иң элек мал сатасын бар, Мөхәммәтсафа. Шуны хәл итик башта. Кәнифә, әнисе... карале, теге түбән очнын Мөхәммәтҗан Газизҗаны, Кәти Газизҗанын әйтәм, сугымга мал эзли дип ишеткән идем, таптылар микән?
— Белмим шул, Заһидулла, — дигән җавап ишетелде. — Әнә, Мирсәет кайтты бугай, капка шыгырдады. Бәлки ул белә торгандыр. Кайчан карама шуларның Фазылҗаны белән бит ул. Бүген дә бергәләп тауда чаңгы шудылар.
Ялт кына ишегалдына чыгып керде Кәнифә апа.
— Әтисе, — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Мирсәетне төшереп җибәрдем. Хәзер белеп менәр, боерган булса.
— Рәхмәт инде, Заһидулла абый, сезгә мәшәкать тудырдым бит әле, — диде әти, итагатьлек күрсәтеп.
— Безнең Мирсәет үземә охшаган — җиңел аяклы, хәзер менеп җитәр, — диде Заһидулла абый, шаярган атлы итеп.— Синең бәхетең булса, Газизҗан үзе дә менәр әле. Малайларына атап ясаткан гармуны бар иде, аны да аласы бар.
Мирсәет дигән малайлары озак көттермәде, кайтып та керде. «Малай» дигәч тә, мин аны үзем кебек бер юеш борын дип уйлаган идем, ә ул буй җиткергән егет икән. Чандыр гына үзе, озынча. Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык.
— Газизҗан абый хәзер менеп җитәм диде, — дип, хәбәр салды малайлары. Аннан, карга манчылып юешләнеп беткән киез итек һәм йон оекларын мич башына куярга дип килгәч, мине күреп алды.
Иң элек борынын җыерып, сүзсез генә үземне үчекләп алды.
— Мич башында бер бәләкәй малай да утыра икән бит әле, —диде авызын ерып.
«Бәләкәй» дигән була. Нинди бәләкәй булыйм инде мин...
Янган мич каршысына барып кул-аякларын җылытып торды ул бераз. Миңа карап елмайды һәм күзен кысып тагы бер кат мине үчекләп алды.
Бу юлы инде мин дә югалып калмадым, әти янда гына бит, бияләй кадәрле телемне чыгарып күрсәттем үзенә.
Бераздан өйгә, Фазылҗан атлы дәү малаен ияртеп, башын кынгыр салып, әзмәвердәй дәү гәүдәле Газизҗан абый килеп керде. Тыйнак кына авыл өе кеше белән тулды, ул хәтта кысан булып китте.
Безнең әтинең белмәгән кешесе юк. Газизҗан атлы абзый белән дә күптәнге танышлардай күреште алар.
— Син мени әле бу, Мөхәммәтсафа?! — диде ул аңа, ике кулын сузып.
— Исәнме, Газизҗан абый. Саулармы...
Хәл-әхвәл белештеләр беравык. Аннан Газизҗан абый дигәне безнең авыл кешеләрен сораштыра башлады. Дөнья кадәр икән таныш-белешләре. Туган-тумачалары да бар икән, берәвен жизни, икенчеләрен кода-кодагый дип искә алды. Миңа рәхәт, мич башыннан башны сузып тик тыңлап утырам олылар сүзен.
Әтинең ни йомышлар белән килеп чыгуын ачыкладылар. Шундый күзачкысыз буранда юлга чыгып, исән-аман килеп җитүебезгә гаҗәпләнде Газизҗан абзый. Сүз иярә сүз чыгып, сыерга да килеп җиттеләр, һәм шунда капылт кына өстәл артыннан торып, җилкәләренә туннарын салып, бербер артлы өчесе дә ишегалдына чыгып киттеләр.
Ак алъяпкычлы Кәнифә апа табын тирәсендә мәш килде. Ә теге ике малай — Мирсәет белән Фазылҗан — түрдәге шкаф каршына килеп, аның киштәләрендә торган гармуннар белән кайнаша башлады. Мине искә дә алмыйлар, әйтерсең, мин бөтенләй юк.
— Менә бу гармунны әтигә Салих Сәйләшев бүләк иткән, — диде Мирсәет, бер горурлык белән.
Мактанчык, дип уйлап куйдым үзалдыма. Сәйдәшевның кем икәнлеген мин каян белим әле ул вакытта. Ә Фазылҗан белә икән.
— Кит аннан, — дип куйды, соклануын яшермичә. — Кая, тотып кына карыйм әле, малай! Салих Сәйдәш үзе бүләк иткән дисеңме?
— Теләсәң, мә, уйнап кара, — дип, гармунны дустына сузды Мирсәет.
Фазылҗанның бәхете эченә сыешмыйча, эчкерсез елмаю булып авызына, күзләренә бәреп чыкты. Теге, яшел күн белән чигелгән гармунны кулына алды да, елкылдап торган телләренә, бакаларына басып-басып тарткаларга кереште.
Мин аны кычкыртып кына карый торгандыр дип уйлаган идем, ә ул уйный да белә икән. Ничек кенә уйный икән әле. Читтән карап торсан, үзен бер дә гармунчы димәссең...
— Мал хуҗасына охшый диләр. Бу гармун үзе уйный икән, малай, — диде Фазылҗан, бәхетеннән авызын хыеп ала алмыйча.
Ул гармунны Мирсәет ни рәвешле ипле генә кулына алган булса, шундый ук кадер белән кире урынына куйды
— Монысы Вараксин, — диде, янәшәдә торган икенче гармунга күрсәтеп. — Әтигә аны Вараксин үзе бүләк иткән...
Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, тел шартлатып башын чайкап куйды Фазылҗан.
Ә Мирсәет һаман гармуннарын күрсәтә. Каян хәтерләп бетергән ул аларнын исемнәрен. «Бусы баян, монысы ике рәтле хромка. Монысы тальян ..» Кайдан алынган һәм кем бүләге икәнлекләрен бәйнә-бәйнә сөйләп барды.
Иң соңыннан гына шкафларының аскы ишеген ачып хибәрде —анда да гармуннар икән вәйт, малай! Гомеремдә ул кадәр күп гармун күргәнем юк иде, безнең бөтен авылда булмагандыр алай. «Болар, нәрсә, шул тикле черегән байлар микәнни...» — дип уйлап куйдым. Алай дисәң, өйләре гади генә, әллә ни зур да түгел. Бу хәл минем башка сыймады. Мин ул гармуннарны санарга керешеп карадым. Унга тулды тулуын, әмма аннан ары санын бутаганмын.
Минем дә идәнгә төшеп шул шкаф янына барасым, гармуннарны тотып-тотып карыйсым килә иде. Җиз бакаларына, елкылдап торган көмеш телләренә басып карыйсым килде. Мин басканда да чыгар идеме икән алардан шундый ук матур тавыш!? Ләкин кыймадым, мин бит монда кунак кына. Аннары бит әле мине чакыручы да юк.
Мин шул рәвешле теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде. Өс-башларын чишенгән арада миңа дәште әти.
— Төш, улым, күпме йокларга була? — дип, күтәреп идәнгә төшереп бастырды, — Сыерны саттык, буран да басылырга ошаган. Юллар уңды болай булгач, — дип, уч төпләрен бер-беренә сыпырып куйды.
— Мөхәммәтсафа, — дип, әтине өстәл янына дәштеләр шунда — Сыер сату, сыер алу көн дә булмый. Авыл кешесе өчен ул бик зур эш. Бераз гына чеметеп алыйк булмаса...
Бу Заһидулла абый тавышы. Аның ипле, моңлы тавышын мин инде таный башлаган идем.
Газизхан абый дигәннәре дә алыш-бирештән канәгать иде, күрәсең
— Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, — дип әйтеп куйды ул кор тавышы белән. — Киләсе базарга барырга дип тора идем әле. Әйбәт булды бу сыер, әйбәт. Балалар ишле, бәрәңге белән генә торып булмый шул
— Йә, Мөхәммәтсафа, чәкинең хуҗасы син. Үзең үк ачып та җибәрәсеңме әллә, — диде хужа кеше.
Өйгә яңа пешкән итле аш исе таралды. Теге чәкүшкәне өстәл уртасына утыртып, өч ир-ат кич буе шау-гөр килеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар.
Ак алъяпкычлы Кәнифә апа безгә аш-суны мич каршысындагы сәкегә хәзерләде. Мирсәет белән Фазылҗан ике яклап сәкедән аякларын асылындырып утырдылар, ә мин аякларымны матур гына бөкләп, түргә менеп кунакладым. Тамак та ачкан, аш та тәмле иде. Ә иң мөһиме, мин бит, аларга тиң булып, ике олы малай белән бер табында утырам! Алар мине үртәмиләр дә инде хәзер.
— Мирсәет, улым, әллә бер матурның балдагын йә калфагын тартып җибәрәсеңме соң? Күңелле булып китте бит әле. Буран булса да — бәйрәм булсын !— дип, Заһидулла абый улына эндәште шунда.
Минем дә күңелгә шатлык тулды. Баядан бирле шул гармуннар турында хыялланып, сүз катарга кыймый утыра идем.
Мирсәет абый ялындырып тормады, кулына туры килгән беренче гармунны алды да, йоласын килештереп, ин элек бер-ике теленә, бакаларына баскалап алды. Аннан сыздырып уйнап җибәрде. «Шахта» көе булды бугай. Ул уйнап җибәргәч тә җанга шундый рәхәт булып китте. Әтиләр дә онытылып тыңлый иде үзен. Фазылҗан да ачыла төшкән авызын йомарга онытып, бер почмакка текәлгән әнә. Күзләрен челт-мелт йомып ала, аңа да бик моңсу иде ахрысы...
— Инде хәзер, Фазылҗан, син уйна, улым, — диде Газизҗан абый, Мирсәет уйнап туктагач. Аның да үз малаеның гармунчы икәнлеген күрсәтеп, ул уйнаганда бер горурлык кичереп утырасы килгәндер...
Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да, әнә, кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Ишеткәнем бар, кынгыраулы гармунда уйнау бермә- бер катлаулырак, диләр. Безнең авылда бит кынгыраулы гармунда бер шәһәр Рәфәгате генә уйный белә. Ул да шул бию көе — «Чабата»ны гына оста чыгара. Фазылҗан, икеләнеп тә тормады әнә, шул гармунны алып тез өстенә куйды да, башын кыңгыр салып «Баламишкин»ны сайратырга кереште.
«Баламишкин»ны ишеткәч тә йөрәк җилкенеп алды. Безнең авылда да җәйге кичләрдә су буйлары, бакча башлары тарафыннан еш ишетелә иде ул көй. Гармунга кушылып бер-ике егет кычкырып жырлап та җибәрсә, яткан җиреннән ничек сикереп торганыңны да сизми каласын. Фазылҗан да, әнә, шул безнең авыл яшьләре кебек, юри кычкыртып, сузып-сузып уйный ул көйне. Үз улынын уенына сокланып утырган Газизҗан абый да түзмәде, ирексездән, кушылып җырлап җибәрде әнә. Тора-бора, Заһидулла абый белән минем әти дә кушылып киттеләр үзенә.
Сыздырыпмы сыздыра Фазылҗан, гармунының кыңгыравы, тарткан саен аваз биреп, йөрәккә кагыла — йөрәкне җилкендерә. Фазылҗан абый уйный, әтиләр җырлый.
Мирсәет абый да, әнә, авызын бөреп кенә утырса да, җыр белән бергә талпына, онытылып жыр дулкынында тибрәнә. Ә аның әнисе, яулык чите белән авызын каплап чаршау артыннан исе китеп карап тора.
Мин җырга кушылмадым. Хәтта урынымнан кымшанмадым. Берни булмагандай тик тынлап кына утыра идем бит, югыйсә. Ә күзләремә, тамак төбемә кайнар яшь тамчылары килеп буылган. Жырлый да алмыйм, көлә дә алмыйм. Җырлыйм диеп авыз ачсам, хәтта кымшансам да, күзләремә тулган шул кайнар тамчылар мөлдерәп тышка бәреп чыгачак...
— Мөхәммәтсафа, синең малай да уйнамый торгандыр ич? —дип сорап куйды шунда Заһидулла абый.
Миңа читен һәм унайсыз булып китте. Үзем түзәр идем әле, әтием өчен уңайсыз иде. Ул ничек дип җавап бирер?.. Уйнау түгел, минем бит кулыма гармун да тотып караганым юк.
— Минем улым уйный белми әлегә, — диде әти, һич кенә дә уңайсызлану кичермичә. — Менә, Заһидулла абый, әллә үзенә бер-бер гармун алып биримме икән дип, уйлап утыра идем бит әле.
Ай, әти, шул мизгелдә минем ни турында хыялланганлыгымны кайдан белдең син!.. Кеше янында булмасак, үзеңне йөгереп барып кочып алган булыр идем.
Җыйнак гәүдәле, җиңел хәрәкәтле Заһидулла абый, тиз генә өстәл яныннан торды, мине күтәреп алып сәке өстеннән төшерде. Үзенә кайчан тартып, яктылыгы белән күзләремне, күзләремне генә түгел, бар җанымны җәлеп итеп торган шкаф янына җитәкләп алып килде. Аның урта шүрлегенә берсеннән-берсе матуррак булып бизәлгән өр-яна өч гармун тезеп куйды.
— Ал, кайсын ошатасын — шунысы синеке! — диде
Мин бер гармунга карыйм, бер әтигә күз төшереп алам. Сыер саткан акчага ни алырга җыенганнарын белә идем чөнки. Җиде базазы йортта гармун кайгысы түгел иде әле.
— Кыюрак бул, улым, тартынма, ошаганын сайлап аз. Акча бар бит менә, — диде әти, сер бирмәде.
— Акча малы түгеп, үзем ясаган гармуннар, — диде Заһидулла абый
Барысы да матур, кайсын азырга белмәссең. Уртадагысына кулымны сузганмын.
— Ал, — диде Заһидулла абый, шул гармунны минем кулыма тоттырып. — Миннән бүләк булыр үзеңә. Зур булып үсәрсең һәм шул чакны, яхшылык белән мине дә искә алырсың, ал
Әтинен «юк-юк, сатып алабыз...» дигән ай-вайларына колак та салмады Заһидулла абый.
— Үзем ясаган гармун, малаена миннән бүләк булсын! — дип, бәхәсләргә урын калдырмаслык итеп бастырып куйды сүзен.
Шул еллардан соң күпме гомер узып, күпме сулар аккандыр... Үсеп буйга җиткәнче Кече Сонда башкача булырга туры килмәде миңа. Заһидулла абый дигәнебез мәшһүр композитор Заһид Яруллин булганлыгын мин ул чакта белмәгәнмен. Хәзер беләм Әмма Заһидулла абый инде күптәннән башка дөньяда. Газизҗан абыйны да шул көннән соң күрергә язмаган булып чыкты. Әтине югалтканыма да байтак гомер. Заһидулла абый да юк, Газизҗан абый да... Мирсәет абый да вафат... Хәтта гармун да юк...
Ул гармунны тыңлата алмадым мин үземә. Әллә гармун миңа буйсынмады, әллә мин гармунга, әйтә алмыйм. Гармунчы чыкмады үземнән.
Әмма еллар үткән саен, кайтып-кайтып, гомеремнең иң истәлекле бер көне сыман хәтергә уелып калган, юл таба азмый адашып йөргән шул буранлы иртәне әле дә сагынам. Күпме хыялланып, омтылып та барып җитә алмаган, бер күрергә насыйп булмаган Өчиле базарын сагынам һәм, ни өчендер, күпме үҗәтләнеп тә өйрәнә алмаган, үземә буйсынырга теләмәгән, киребеткән шул гармунны сагынам. Кече Сон авылындагы җылы мич башын. Әтине... Заһидулла абыйны... Газизҗан абыйны... Прәннекле төшләремне...
Фото: culture.ru