

12
Комендант бүлмәсендә берничә кеше белән сөйләшеп утыра иде.
– Бераз көтеп торыгыз! – диде ул Гөлзиләгә, коры гына итеп.
Кызның күңелендәге өмет чаткысы бөтенләй сүнеп калды. Әзерләп куйганнар, ди сиңа. Борылып китәсе иде дә бит, барып бәрелер урыны юк. Көтәргә кирәк инде, ичмасам, вакыт үтә торыр.
Бүлмәдәгеләр озак кына торды. Алар чыгып киткәч тә, Гөлзилә керергә кыймады. Тиздән комендант үзе чыкты.
– Килдеңме? – дип ягымлы елмайды ул. – Ә мин кичә үк көткән идем.
Әмма ул ни өчендер бүлмәсенең ишеген бикләп куйды да баскычка юнәлде.
– Әйдә!
Кыз аңа иярде. Дүртенче катка кадәр дәшмичә генә күтәрелделәр. Гөлзиләнең җанын сәер бер рәхәтлек биләп алды, әмма ул сиземләвенең дөреслегенә ышанмаска тырышты. Ышанса, якынлашып килүче бәхет кошын өркетер сыман тоелды.
Комендант бүлмә ишеген ачып җибәрде:
– Монда бер кыз киләчәк. Әлегә үзең генә буласың инде. Курыкма. Әлбәттә, төрле кеше бар. Әмма син курыкма, беркем дә зыян салмаячак.
Гөлзиләдә бөтенләй дә курку кайгысы юк иде әле. Комендантның сүзләре аңа берчә якыннан, берчә ерактан ишетелде, ул үзенең чынлап та бәхетле икәненә әле булса ышанырга курка иде.
– Ярый, син урнаша тор. Иртәгә очрашырбыз әле, бер сүзем бар. Менә ачкыч, менә...
Гөлзилә бу сүзләрнең чынлап та өнендә икәненә, чынлап та үз бүлмәсе барлыгына ышана башлаганда, комендант чыгып киткән иде инде. Кыз тирә-ягына күз йөгертте. Ике урынлык бүлмә: ике якта ике карават, алар янында ике тумбочка, ишек төбендә зур шкаф. Уртада – зур гына өстәл, дүрт урындык. Өстәл өстендә бүлмә ачкычы һәм паспорт. Гөлзилә паспортка үрелде. Аның эченнән ике кәгазь кисәге килеп төште, ордер белән пропуск иде бу. Гөлзилә аларны кабат-кабат, зур ләззәт белән укыды. Укып туйгач, паспортын актарды. Акча юк иде. Күңеленә аз гына шом шәүләсе йөгерде һәм шундук юкка чыкты. Прописка дигән битендә шушы тулай торакның адресы язылган мөһер тора иде. Бу кадәр шатлык янында акча югалу чүп кенә булып тоелды. Бәлки, югалмагандыр да әле, комендант алып кына куйгандыр. Ярар, иртәгә үзеннән сорап белер әле. Кыз үзенең караваты янына килеп басты. Утырды. Йомшак. Ятты. Назлы, рәхәт... Кабат бүлмәгә күз йөгертте. Бу аның үз бүлмәсе!..
Үзенеке! Җанын чиксез ләззәт ялмады. Керфекләренә яшь эркелде... Беренче генә кунса да, ул шултиклем тыныч йоклады. Иртән үзендә чиксез җиңеллек тойды. Эшкә барганда да, бакчага кергәндә дә авызын җыялмады. Ул шулкадәр бәхетле иде.
Әмма эшенә тотынып ярты сәгать тә узмады, күңелен шом басты. Саимә карчыкның акчасы югалу хәбәре бакчаны урап чыккан икән инде. Әле анысы, әле монысы килеп Гөлзиләдән шул хакта сорашты, кайберләре астыртын чеметеп алырга да онытмады. Тик ни гаҗәп, кыз башта бик гарьләнсә дә, тиз тынычланды һәм хезмәттәшләренең сүзенә салкын битарафлык белән җаваплады, әйтерсең бу хәлнең Гөлзиләгә бер катнашы да юк иде.
Төш алдыннан мөдир бүлмәсенә атлады, һәм керә-керешкә үк ярып салды:
– Мин китәргә булдым. Яңа эш таптым, бүлмә дә бирәләр.
Мөдир риядан гына карашып маташты да:
– Ярый, – диде. – Мин сине мәҗбүри тота алмыйм. Китүең кызганыч, әлбәттә, синдәй кызны табу җиңел булмас. Шулай да син хаклы... Яшьсең әле, ә бакчада эшләргә беркайчан да соң түгел.
Гөлзилә чыгарга борылгач, аның янына ук килеп аркасыннан сөйде:
– Ярый, бәхет телим сиңа...
Саимә карчык табын янында булаша иде. Гөлзилә ишектән керүгә үк, елмаеп сәламләде. Ул рәнҗеми дә, ачуланмый да иде карчыкка, ул аңа битараф иде. Хәер, алай ук та түгел. Саимә әби кызга бераз кызганыч та иде хәтта. Ялгыз картлык кичерүче кеше ни кылмас та, ни әйтмәс, һушы да бетеп бара торгандыр инде.
– Саимә әби, мин китәм инде!
Карчык аңа сәерсенеп карады:
– Шулайдыр инде, балам, шулайдыр. Рәнҗегәнсеңдер инде миңа. Рәнҗеми ни... – Аның тавышы калтыранды. – Гафу ит инде, кызым. Хәтерем дә бетә башлады бугай. Әби кеше – сабый кеше, диләр... Гафу ит инде, балам, гөнаһлы булдым бит...
...Мөлкәтен ташып, тәртип белән урнаштырып бетергәч, бүлмә тагын да нурланып киткәндәй тоелды, Саимә карчыкның ярым караңгы өе белән чагыштырганда, бу оҗмах иде. Бүлмәне җыештырып эшләрен бетергәч Гөлзилә чәй куеп җибәрде дә үз оясына озак кына сокланып карап торды. «Менә шундый иркен бүлмәдә Таһир белән бергә яшәсәң иде» дип уйлады ул, ирексездән. Таһир хакында уйлаудан күңелен әрнү дулкыны телеп үтте. «Ни хаты, ни хәбәре юк. Исән генә була күрсен инде...»
Озак моңаеп утырырга туры килмәде, ишек тукылдаттылар. Комендант кергән икән.
– Ничек, урнашып беттеңме? – диде ул, елмаеп, һәм Гөлзиләнең рәхмәтләр яудыруын бертын тыңлап торды да, җитдиләнеп, урындыкка ымлады. – Утыр әле, Гөлзилә. Сүзем бар.
Гөлзилә күрсәткән урынга утырды да дикъкать белән комендантка төбәлде. Үзенә шундый изгелек күрсәткән кешегә ни кушса, шуны эшләргә әзер иде кыз.
– Бакчада эшләгәч, синең буш вакытың кала бит инде, – дип башлады комендант һәм кызның җавабын ишеткәч, дәвам итте: – Алайса бигрәк әйбәт. Вакытлыча гына бер эш бар. Күңелеңә авыр алмасаң инде... Кара эш... Җыештыручыбыз декретка китте. Бераз акчасы да булыр... Аннан соң бүлмә өчен түләү дә күпкә кимиячәк...
Гөлзиләгә кара эш яңалыкмы соң инде?! Барыбер кайда да булса урнашырга кирәк бит.
– Кайчаннан тотынырга?
Комендант аңа ягымлы караш ташлады да:
– Мөмкинлегең булса, бүгеннән, – диде, гаепле елмаеп. – Риза булсаң, бераздан минем янга төш. Эш тәртибе белән танышырсың, документ тутырырбыз.
Шулай итеп, идән юучы булып эшли башлады Гөлзилә. Тугыз катлы тулай торак идәне, ни генә әйтсәң дә, колхоз идарәсенеке түгел, монда күбрәк тир түгәргә кирәк. Аннан соң әле анысы, әле монысы үтеп-сүтеп кенә тора, япь-яшь башың белән, кулыңнан бүтән эш килмәгәндәй, җыештыручы булып йөрү бераз гарьләндерә дә. Тик нишләмәк кирәк... Аның каравы акчасы балалар бакчасындагыга караганда икеләтә диярлек артык, яшәр урыны бар. Буш вакыты да күп кала.
Вакытын бушка үткәрмәскә тырышты кыз. Имтиханнарга әзерләнде, яңа җырлар өйрәнде. Концертларга, һәртөрле кичәләргә йөрде. Мондый урыннарда еш булу, бердән, рухын баетса, икенчедән, үз-үзеңнән канәгатьсезлек тойгысы да уятты. Гөлзиләдән дә хөртирәк җырчылар сәхнәдә йөри, ә ул тулай торак идәнен юа. Ләкин кыз төшенкелеккә бирелмәде, тагын да чәмленебрәк эшләргә тырышты. Күренекле артистларның җырлау үзенчәлекләрен, сәхнәдәге хәрәкәтләрен өйрәнде.
Мондый киеренке тормыш шул ягы белән рәхәт иде: ул авыр уйларга бирелеп моңаеп утырырга вакыт калдырмый. Әмма кыз, үз дөньясы белән генә яшәгәнлектән, башка кешеләр белән юньләп аралаша алмый иде. Тулай торактагы күршеләре белән мөнәсәбәтләр дә «исәнме-саумы» дәрәҗәсеннән узмады. Нурия янына да барганы булмады хәтта Гөлзиләнең. Аның турында уйламаганнан түгел, болай гына... күңеле тартмады, ишеген барып шакыса, көньяк кешесе килеп чыгардай тоелды.
Шуңа күрә кайчагында кыз үзен тормыштан читтә яшәгән кебек хис итте. Таһирыннан һаман хат-хәбәр юк иде. Моңа Гөлзилә берчә ачуланды, берчә кайгырды. Исән генә йөрсен инде берүк. Исән булса, сөйгәнен онытмас. Кайтыр. Шулай юанды кыз, бергә үткәргән татлы мизгелләрен хәтерләп ләззәтләнде. Ләкин бу гына аз иде... Тормышның ничектер читтән узып баруын тоюдан туган әрнүләрне истәлекләр генә баса алмый иде.
Гөлзиләдәй гүзәл белән танышырга теләүчеләр күп иде, әлбәттә. Бер кичәдән соң ыспай гына киенгән итагатьле генә егет озатып та куйган иде хәтта. Таһирның хаты килмәгәнгә үпкәләп йөргән чагы иде кызның. «Мин гомер буе сине генә көтеп саргаерга тиешме әллә? Егетләр беткәнме әллә? Әнә башкалар ничек типтерә...» дип уйлаган иде Гөлзилә. Әмма бу эше өчен бүлмәсенә кергәч үкенеп беталмады: «Иртәгә килсен генә әле, кире борып җибәрәм. Бер яратмаган кеше белән ничек озатышып йөрмәк кирәк». Гөлзиләнең кире боруы кирәкмәде. Кызның тулай торак идәнен юып йөргәнен күргәч, егет үзе танымаганга салышып үтеп китте дә башкача эзе-юлы булмады. Шул хәлдән соң Гөлзилә дә егет-җиләнне үзенә якын җибәрмәде.
Беркөнне, сөйләшеп-серләшеп утырырбыз дип, Нурияләргә барган иде дә, аның бүлмәсеннән яңгыраган музыка, ир-ат тавышын ишетеп, ишек төбеннән борылып китте. Анысы да яхшы булды әле аның, Нуриягә ул нәрсә дияр иде, тулай торак идәнен юам, дияр идемени?
Авылга кайтып киләсе иде дә бит. Бергә укыган дусларын күрәсе, Таһирның тәтелдек сеңлесе Әлфия белән серләшеп аласы иде. Авылга да хат язмый микән Таһир, әллә Гөлзиләне генә читләтәме. Кайтып килгәндә, күңел тынычлыгы табылыр төсле дә, тик эштән китеп булмый шул...
Менә шундый төрле борчылулардан, икеле-микеле уйлардан котылу юлын кыз бары тик эштә генә күрде. Яшәр урыным бар, акчам җитеп тора, тагын нәрсә кирәк инде, дип юатты ул үзен. Имтиханнарга әзерләнергә дә, җырда үзеңне камилләштерергә кирәк. Кайчан да булса барыбер сәхнәгә менәчәк ул. Ходай биргән моңын кешеләргә бүләк итәчәк. Аны да яратачак халык, алкышларга күмәчәк, ихтирамга төрәчәк. Бары тик армый-талмый эшләргә генә кирәк... Быел укырга керәчәк ул. Быел ул былтыргыдан бер башка югарырак күтәрелде...
(Дәвамы бар)
Фото: антиплагиат-вуз.рф