Чәчмә әсәр
1 Ноября 2022, 08:20

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)

...Өе аны бик күңелсез каршы алды. Балалары елашып беткән. Халитнең өйдә юклыгын күргәч, тиз-тиз шкафларны актара башлады. Халитнең чөйдә онытылып калган бер күлмәген табып алып, урындыкка килеп утырды. Күлмәкне йөзенә каплап катып калды...

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)

Әминә әтисен искә төшерә-төшерә уйланып утырырга бик ярата. “Әти, әтием, кайт инде безнең янга тизрәк. Көн дә көтәбез сине Азамат белән. Әни дә көтә”, – дип, уеннан гына кабатлап калмый, кайвакыт, ялгышып китеп, “әти, әти” дип кычкырып җибәргән чаклары да була. Тик әнисе Әминәнең шулай әтисен сагынып утыруларын бер дә яратмый. ”Син сагыну беләнмени, әтиең бер дә сагынмагач, сагынса, бер кайтып күрер иде үзегезне”, – ди.

Әтисенең нигә аларны ташлап киткәнен бер дә аңламый Әминә. Иптәш кызларының, әтиләре белән җитәкләшеп, елга буена каз кууларын туктап-туктап бик озак карап тора ул. Әминә генә көн дә берүзе, чыбыгын тоткан була да, әй йөгерә-йөгерә куган була казларын, тегеләре аны тыңламый. “Без сине, бәләкәй генә бер кызны, ник дип тыңлап торыйк соң, яныңда сине якларга, башка кызларныкы кебек, әтиең дә юк бит”, – дигәндәй, муеннарын сузып, үзен куып алып китәләр.

...Соңгы араларда әтисе белән әнисенә әллә нәрсә булды. Әнисе өч яшьлек Азаматын кочаклый да, икенче караватта йоклый. Элек гел әтисе белән бергә йоклый торган иделәр. Иң күбе берәр көн эндәшешми тора алдылар микән? Ә хәзер, ниндидер хат, ниндидер бала турында сөйләшкәннәре ишетелеп кала. Беркөнне дә әнисе: “Кит өйдән, Халит, бер генә көнгә дә калма янымда! Ничә еллар яратышып йөреп өйләнештек, салып таптадың син мәхәббәтебезне, мәңге кичерә алмыйм сине!” – дип, бик ачынып, елый-елый әйткәннән соң, өйне бөтенләй караңгылык каплап алды.

Бер өйдә яшәсәләр дә, Әминәгә алар хәтта бер-берсен күрмиләр дә, белмиләр дә кебек тоелды. Әнисе эшкә киткәч, әтисенең иртә таңнан сумкасын алып, киемнәрен тутырып утырганын ул бик ачык хәтерли. Бәләкәй Азамат белән икесен итәгенә утыртып, кочаклап-кочаклап сөйгәне дә истә. Аннары, шул сумкасын күтәреп, чыгып китте өйдән. Аның артыннан: “Әти, син кая китәсең, кайчан кайтасың?” – дип сораулар бирә-бирә, Әминә иярде. Азамат: “Әттә, мәмәй, миңа мәмәй алып кайт”, – дип бытылдый-бытылдый әтисе артыннан йөгерергә тырышкан була. Өлгерә алмый, әле егыла, әле мүкәйли, әле апасына күтәрергә куша. Артына карый-карый, шәп-шәп атларга тырышкан әтисе, бу күренешне күреп, балалары янына кире йөгереп килде. Азаматның күз яшьләре агып, туфраклы куллары белән пычратып бетергән битен кулъяулыгы белән сөртеп чистартты, икесен җитәкләштереп: “Хәзер кайтам, балалар, кайта торыгыз!” – дип, бер кочаклап үпте дә үтеп баручы йөк машинасына утырып та китте.

Калдылар ике бала урамда. Әтиләре утырган машина борылышта югалганчы аңа кул болгап тордылар әле. Аны соңгы тапкыр күрүләре менә шул булды. Ул алар тормышыннан югалды, бөтенләй югалды...

Җәй булса да, мәктәп эшләре буенча йөргән әниләре, арып-талып өйгә кайтып керде. Өе аны бик күңелсез каршы алды. Балалары елашып беткән. Халитнең өйдә юклыгын күргәч, тиз-тиз шкафларны актара башлады. Халитнең чөйдә онытылып калган бер күлмәген табып алып, урындыкка килеп утырды. Күлмәкне йөзенә каплап катып калды. Еларга күз яше дә чыкмый бит, ичмасам! “Юк, юк, Халит, безнең гаилә болай таркалырга тиеш түгел иде, нишләдек без?! Әй Сания, нигә шул тиклем каты бәгырьле булдың соң син?! – дип үз-үзен тиргәде. – Дүрт аяклы ат та абына, иреңнең бер хатасын гафу итеп буладыр иде бит. Шул үзсүзлегең аркасында ике балаңны ятим калдырдың. Исән әтиләренә “әти” дип бер әйтергә тилмереп үскән балаларың үскәч тә рәхмәт әйтмәсләр. Эх, терсәк якын да, тешләп булмый шул”...

Сания, бүген килеп, балалары алдында хатасының зур икәнлеген аңлады. Хәзер инде, Халитсез тормышында, үзенең балалары өчен әти дә, әни дә булырга тиешлеген төшенде кебек. Әйе, Сания Халитнең болай ук кыланырын көтмәгән иде.

Ирләрне ихтыярсызлыкта, тотанаксызлыкта гаепләп, төнлә мендәрләрен аз юешләтмәде. Болай да кырыс хатын бөтенләй кырысланды, кулыннан килсә дә килмәсә дә, һәр эшкә үзе барып тотынды. Тик әтиләре китүгә ничә еллар үтсә дә, балаларының өйгә йөгереп кайтып, тиз-тиз генә бар бүлмәләрне дә күзләре белән айкап чыгуларын күтәрә алмый сыгылыплар төште, эчтән генә күпме янды, көйде...

Быел инде Әминәсе, уку йортын тәмамлап, кулына диплом тотып кайтты. Инде аның кызы – дипломлы белгеч, дипломлы укытучы. Халитнең дә кызын Сания кебек үк укытучы итеп күрәсе килгән иде. Кызының укып чыгып диплом алганын беләме икән соң, ичмасам? Ай саен балаларга акча җибәреп торса да, башкача аның авылга әйләнеп кайтканы булмады шикелле.

Тик Әминәсе генә, бөтенләй күрмәгән-белмәгән якка эшкә китәм, дип язылып кайткан. Бөтенләй читтә үзаллы яши, эшли башлыйм ди бугай. Бала күңеле далада, дип бер дә юкка әйтмиләрдер инде. Саниянең үзенә охшаган шул, үзсүзле. “Балам, мин дә үзем генә калам, Азамат укырга китә, кал үзебезнең авылда эшкә, мин укыткан фәннәрне укытырсың”, – дип, бик ялыныплар әйтеп караса да, яшьләр тыңлыймы соң.

Шулай да Әминә әнисе өчен бик борчыла. Нишләр берүзе? Азамат быел укырга керде, әнисе янына атна саен кайтып йөри алмас. Әллә китмәскәме, әнисе кырында авылда калыргамы икән? Әнисе дә гомер буе таш кыя кебек булмас, бер килеп йомшарыр, бирешер. Кем карар аны шундый вакытларында?

Авылда алай озатып йөргән егете дә бар кебек Әминәнең. Кебек кенә шул... Фәнис бик акыллы күренә, тик ничек кенә акыллы булмасын, яратмый аны Әминә. Яратуны, мәхәббәтне бөтенләй икенче төрле итеп күз алдына китерә ул. Яраткан кешең кочагыңда эреп югалулар, мәхәббәт диңгезенә чумып, төннәр буе урамнарда кочаклашып йөрүләр, күктән йолдыз алып бирешүләр.

(Дәвамы бар.)

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Насыйп ярлар. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас