Чәчмә әсәр
1 Ноября 2022, 03:58

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (5)

Әллә әнисенең сүзләре, әллә Сабирның менә шулай хәрби хезмәткә китүе этәргеч булды, анысын Илүзә үзе дә аңлап җитмәде... Аның өстендә матур ак туй күлмәге иде. Ә янында Сабир түгел, Марат. Илүзәнең бу хәлдән күңеле болганды, туй мәҗлесен ташлап чыгып та китте...

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (5)Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (5)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (5)

(Дәвамы.)

Уфага килү белән, Сабир ахирәте аша Илүзәгә хәбәр итте. Каршысына йөгереп барасы, кочаклыйсы, үбәсе килде. Сагынды ул сөйгәнен. Һәр автобустан төшкән кешеләр арасында таныш йөз чалымнарын эзләде. "Килми инде", – дип куркып бетте. Ниһаять, төшләренә кереп уяткан, көн озын бер мизгелгә дә күңеленнән чыкмаган сөеклесе аның каршында пәйда булды. Кызның чәчләреннән иркәләп җил уйнатты. Балык сыман йөзеп кенә атлап килде ул. Сабир кызның һәр хәрәкәтен күзәтте. Бу мизгелдә ул һөҗүмгә ташланырга әзерләнгән аучы кебек иде. Тыны кысылды, йөрәге дулкынланып типте. Үзенең "алтын балыгын" кулдан ычкындырамы соң?

– Исәнме, Илүзәм!

– Син кояшта кызынып, караеп киткәнсең! Танып та булмый үзеңне! – дип, Илүзә шаркылдап көлде.

Әйтерсең, алар кичә генә саубуллашканнар, бер-берсе белән сүзгә дә килешмәгәннәр иде... Тик никадәр генә җаннар бер-берсенә тартылса да, башлары әйләнеп, акылдан язарлык хәлдә дә, Сабир:

– Кадерлем, мин сине яратам! Бергә булыйк, әти-әниләр белән танышыйк! – дип үтенсә дә, кыз ризалашмады:

– Ашыкмыйк, кадерлем!

Сабир кызның сүзләрен үзенчә аңлады:

– Син башка кешене яратасың! Шулаймы? Кем ул?!

– Сабир! Мин сине генә яратам!

– Юк, Илүзә! Юк! Мин синең өчен үләргә әзермен! Ә син... "Яратам" дисең, тик кияүгә чыгарга теләмисең!

– Сабир! Син дөрес әйтәсең, мин әле кияүгә чыгарга теләмим!

– Илүзә! Миннән дә ныграк сине беркем дә яратмаячак! Бергә булыйк, безнең тормыш матур булачак!

– Авылдамы?

– Ник яратмыйсың син авылны? – Егет кызды.

– Сабир! Син үзгәрдең!

– Юк, Илүзә! Мин элеккечә сине яратам! Сине югалтудан куркам! Шуңа тыныч түгелмен. Башка берәү сине миннән тартып алыр дип куркам.

Кыз үзе дә сизмәстән:

– Шуңа мине тизрәк үзеңнеке итәргә телисеңме? – дип сорады.

– Илүзә! Ни сөйлисең син?

Сабир йодрыгын төйнәде. “Их”, – дип, эчендәге давылны ничек басарга белми, әле бер якка, әле икенче якка сугылды. Бу мизгелдә ул ярсыган арысланны хәтерләтте. Куян баласыдай куркудан күшегеп, бәләкәйләнеп калган Илүзә нишләргә дә белмәде. Әнисенең язмышы аңарда кабатланыр төсле тоелды. Сабир да әтисе кебек кызу холыклы. Илүзә алдында үзен кулда тотарга тырышса да, тулай торакта яшәгән кызлардан аның ничек сугышканын ишеткәне булды...

Сабир өчен Илүзә тормыш мәгънәсе иде. Илүзә дә Сабирны яратты. Аны югалтасы килмәде, тик әнисенең Сабирга кияүгә бирергә теләмәве дә аны туктатты. Шул ук вакытта Илүзәнең үзенә дә тормышын Сабир белән бәйләсә, нәкъ әнисенең язмышы аңарда кабатланыр төсле тоелды. Бигрәк тә сүзгә килсәләр, егетнең тиз кызып китүе, бүгенге кебек чыгырыннан чыгуы куркытты аны. Аралар ничектер ерагаеп калды. Һәр икесенең йөрәгендә мәхәббәт уты янса да, кабат бер-берсенә ачылырга кыймадылар. Дәрестә бер парта артында утырсалар да, "исәнме, сау бул"дан башка бер авыз сүз әйтмәделәр. Илүзә егетнең беренче адым ясавын көтте. "Минем сүзләрем аны шулкадәр рәнҗетте микән? Әллә аның белән якын мөнәсәбәтләргә әзер кыз белән йөрисе киләме икән? Егет бит..." – дип, төрлечә фикер йөртте. Әмма сорауларына җавап эзләп, сагышлы күзләрен егеткә төбәсә дә, ул карашын яшерде.

Сабир Илүзәгә уйларга вакыт бирергә булды. Үзе дә күп уйланды. "Илүзәне бәхетле итә алырмынмы соң? Миңа кияүгә чыгарга теләмәвенең сәбәбе бар... Кем яки нәрсә?"...

"Гашыйклар" арасында мөнәсәбәтләр суынуын курсташлары гына түгел, укытучылары да сизде. Илүзә белән Сабир янындагы һава да авыраеп киткәндәй булды. Шундый матур башланган мәхәббәт шулай кинәт кенә өзелеп калыр микән?...

Беркөнне Сабир дәресләргә килмәде. Илүзә күзен дә ишектән алмый, аны көтте. Бер көн, ике, өч... Кыз түзмәде, Сабир яшәгән тулай торакка барып килде. "Авылга кайтып киткән", дигәннән башка берни белмәде. Атна, ун көн, ай... Сабир юк та юк иде. Шул арада Марат кабат Илүзә янында бөтерелә башлады. Кыз аның белән аралашса да, күзләре бары Сабирны гына эзләде, күңеле Сабирны гына көтте...

Тәнәфес вакытында Илүзәне Сабирның бүлмәдәше Рамил чакыртып алды. Ул җитди иде.

– Илүзә! Мин сезне аңламыйм, мәхәббәтегезне җиргә салып таптыйсыз түгелме?

– Рамил! Сабир үзе минем белән аерылышырга теләде.

– Ни сөйлисең син? Ул синсез яши алмый. Син аңа бик кирәк! Бигрәк тә әле. Илүзә, син аны яратмасаң да, ярдәм ит инде. Бүген авылдан килде, әйберләрен җыеп кире кайтырга тели. Туктат!

– Ничек туктатыйм?

– Илүзә! Башта ул сине югалттым, дип бик кайгырды, ә хәзер әнисен җирләп килде.

Бу хәбәрне ишеткәч, Илүзәнең күз алды караңгыланды:

– Әнисе...

– Әйе, аңа бик авыр...

Бүлмәгә килеп кергәндә, Сабир йоклый иде. Өстәлдә буш шешә... һәм әнисе белән бергә төшкән фотосурәт янында Илүзәнең дә фотосурәте бар иде. Рамил:

– Илүзә! Ничек тә бүген юлга чыгарма инде! Мин күрше бүлмәдә булам, ярдәм кирәк икән, эндәшерсең.

Илүзә Сабирның тузган чәчләреннән иркәләде:

– Гафу ит мине, шундый чакта синең яныңда булмавым өчен... Мин килдем. Сабир, мин синең белән! – Битеннән эре-эре яшь тамчылары егетнең кулына тәгәрәп төште. Башын күкрәгенә салып, йөрәк тибешен тыңлады. Сабир ыңгырашып куйды:

– С-с-су-ык ми-ңа-а-а...

– Хәзер җылытам, җаным! Хәзер, – дип, Илүзә ишекне бикләп, аның янына сыенды. Егет калтыранган куллары белән кызны кочаклады, тын алышы ешайды.

– Чү, чү! Хәзер җылынасың!

Сабир сабый бала шикелле тынычланып, йоклап китте. Бу минутта Илүзә берни турында да уйламады.

Төн уртасында Сабир:

– Су... – дип дәште.

Илүзә торып, чәйнектән генә су агызды. Бүлмәсендә су анасыдай чәчләрен туздырып, эчке киемдә генә йөргән сылуны күреп, егет:

– Бу төшме? – дип сорады.

Тәрәзәдән төшкән ут Илүзәнең зифа буй-сыннарын яшерми иде.

– Белмим, төш шикелле, – дип, Илүзә егетнең битеннән үбеп алды. – Мин сине бик сагындым!

– Мин дә... тик син... – дип, Сабир нидер әйтмәкче иде, Илүзә аны туктатты, егетнең иреннәреннән суырып үбә-үбә:

– Мин яратам сине! – диде.

…Тик киләсе көнне кич Сабир Илүзәне башка егет белән күрде. Алар җитәкләшеп китеп бара иделәр. Сабир юлларына очрамас өчен якындагы тыкрыкка кереп качты да чүгәләп утырды. Илүзәнең шаркылдап көлгән тавышына кушылып елады ул: "Димәк, Илүзә Сабирны түгел, ә аны сайлаган"... Йөрәккә якын тавыш ерагайганнан-ерагайды да тынып калды. Илүзә белән Марат янында Фәридә дә бар иде... Шушы көнне Сабир күңеленә тимер йозак элеп куйды. Авылга, авылга...

Сабир Илүзәгә берни әйтми шул ук кичне авылга кайтып китте. Тик Илүзә күпме генә көтсә дә, башка хәбәр бирмәде. Бары: "Илүзә! Мин хәрби хезмәткә китәргә гариза яздым. Сиңа уйларга ике ай түгел, ике ел булачак", – дип хаты килде. Барысы да Илүзә белән Сабирның мөнәсәбәтләренә каршы килеп чыкты. Хәтта егет үзе дә ...

Илүзәнең Сабир белән төн үткәрүен сизенгән ана йокыдан язды:

– Нигә сине ташлап армиягә киткән соң? Син аңа кирәкмисең! Оныт аны! Маратның дуслыгын кире какма! Үтенәм!

Фәридә апасы да үгетләде.

Әллә әнисенең сүзләре, әллә Сабирның менә шулай хәрби хезмәткә китүе этәргеч булды, анысын Илүзә үзе дә аңлап җитмәде...

Аның өстендә матур ак туй күлмәге иде. Ә янында Сабир түгел, Марат. Илүзәнең бу хәлдән күңеле болганды, туй мәҗлесен ташлап чыгып та китте. Әмма паспорттагы мөһерне бетергеч белән генә җуеп булмый иде...

Марат Илүзәне бервакытта да Сабир белән йөргәне өчен битәрләмәде. Хәтта егетнең исемен дә телгә алганы булмады...

Дүртенче курста Илүзә малай тапты. Салават дип исем куштылар. Марат: "Салават – минем исемгә якын", – дисә дә, Илүзә аны "Сабир" исеменә якын итеп сайлады. Илүзә укуын ташламады. Бала белән бергә-бергә укыдылар. Марат белән Илүзә бишенче курсны тәмамлаганда, Сабир армиядән кайтты.

Укуын өченче курстан дәвам итәр өчен, Сабирның документлар җыеп йөргән чагы иде. Һәрнәрсә аңа Илүзәне хәтерләтте. Йөрәгендә хисләрен җиргә салып таптаган газиз кешесенә ачу, үпкә, нәфрәт сакласа да, мәхәббәтен оныта алмады шул. Әле дә Илүзәне сагыну хисе шулкадәр көчле иде, ул хәтта очрашу өмет итте. Һәм алар очраштылар... Сабир тулай торак бусагасында басып тора иде. Аңа табан якынлашкан яшь парны әллә кайдан таныды ул. Бала күтәргән ир алданрак, ә хатыны арттарак калып атлый иде. Сабирны күрү белән, Марат берни булмагандай:

– Сәлам, курсташ! Хәлләр ничек? – дип күреште.

Сабир да сер бирмәде:

– Әйбәт кенә. Өйләнгәнсең, малай үстерәсең, – дип ишеттем. Афәрин! – Илүзәгә карамады да ул. Ә менә нәни Салаватка кул биреп исәнләште дә китеп барды. Бу мизгелдә яшь хатынның тамагына төер утыргандай булды, суларга һава җитмәде. Күзләрендәге яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. "Нишләдең син, Сабир? Нишләдем мин?" – дип кычкырасы килде...

Марат кабат Марат Касыймовичка әйләнде. Аспирантурага калдырдылар үзен, кафедрада эшли башлады. Сабирларның курсын да укытты. Авыр иде Сабирга. Аның Илүзәсе пешергән ашларны ашап, аның Илүзәсе юган күлмәкләрне киеп, аның Илүзәсенең ире булган кешене көн дә күрүе меңләтә авыр иде.

Ә иң авыры: Илүзәгә охшаган, Илүзә кебек шаркылдап көлгән, шаян, шук, бары тик Илүзә белән чагыштырганда кыюрак, үз максатына ирешүчән кыз белән бергә укуы – ФИ-РҮ-ЗӘ... Язмыш шаяруымы, Илүзәнең сеңелкәше Фирүзә дә өченче курста укый иде. Беренче тапкыр Фирүзәне күргәч, Сабир каушап калды. Егеттәге үзгәрешне кыз да сизде:

– Әллә гашыйк булдың инде? Мин Фирүзә булам! – диде.

– Илүзә!

– Илүзә түгел, Фи-рү-зә! Әйе, минем Илүзә исемле апам да бар.

– Ә әтиеңнең исеме Илүсме?

– Әйе! Син әллә күрәзәчеме?

– Юк, күрәзәче түгел. Илүзә белән бергә укыган идем мин. Аннан хәрби хезмәткә киттем. Ә-ә-ә, син апаң белән танышмы соң?

– Укырга килгән елны әти таныштырды.

– Син аңа бик охшагансың.

Шулай итеп, Сабир белән Фирүзә танышып киттеләр. Фирүзә үзе егеткә очрашулар тәкъдим итте. Бер минутка да үзеннән читкә җибәрмәс иде:

– Сабир, син миңа ошыйсың. Ә мин үземә ошаган әйберне тотып ашыйм.

– Син мине куркытасыңмы?

– Юк! Кисәтәм!

– Карама миңа шундый итеп!

– Илүзәгә охшаганмынмы?

Сабир дәшмәде. Карашын читкә борды. Шулвакыт читтән генә егеткә елмаеп күз кыскан кызны Фирүзә дә күрми калмады. Лилия Сабирларның күрше авылыннан иде. Егетнең аның белән аралашуын Фирүзә өнәмәде. Бу юлы да галстугыннан җиңелчә тартып:

– Кара аны, ул кызга күз саласы булма! Аның егете бар! – диде. Фирүзә көлгәндә дә Илүзәне хәтерләтте, тик елмаюында хәйләкәрлелек, эчкерлелек сизелә иде. Шулай да Сабир аңа тартылды.

(Дәвамы бар.)

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (5)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас