

Ипле генә барам югыйсә, ә җил аркадан этеп үзе йөгертә. Җилнең көченә түзәрлек түгел. Ярый әле аяклар бил тиңентен карга чума, юкса гел очыртып алып китәр иде. Бераз баргач, артыма борылып караган идем, ат та юк, сыер да, берни күренми. Кая ул, күзне ачарлык түгел. Әти дә мине күздән югалткандыр инде. Әмма тизрәк барып җитәсе, баунын тартылганын анарга да хәбәр итәсе иде бит. Туктап хәл алу кая инде ул. Егылып йөзтүбән карга чумдым, әмма туктап калмадым, үрмәләсәм-үрмәләдем, барыбер кире тордым һәм алга ыргылдым. Кар көрте итегемне йолкып алды. Ә мин югалып калмадым, кулларым белән казып чыгарып итегемне алып кидем дә, янадан алга омтылдым. Бау тартылды, ниһаять. Шунда гына карга арка белән сузылып ятып бераз хәл алдым, аякларымны югары күтәреп итек кунычларыма шыплап тулган карны төшердем.
Ниһаять, эшнен иң җаваплы өлеше башланды. Бауны җиңелчә генә тарттыра төшеп зур әйләнә ясарга керештем. Җил аркадан искәндәге бару түгел инде бу, һәр адым, һәр сулыш өчен көрәшергә туры килә. Барам да барам, кар һаман да йомшак, атлаган саен бот тиңентен көрткә чумам. Көрткә чумган аякны тартып алу бер авыр булса, шул аякка торып басарга тырышу тагы да авыррак. Гәүдәне турайтырга өлгермисең, тагы бил тиңентен карга төшеп чумасын.
Туктап ял итәсе, хәл аласы килә һаман. Әмма анда әти бар. Ул миннән хәбәр көтә. Юлны таптым, дигән хәбәр... Юлны табу гына түгел, базарга да кичекмичә барып җитәргә кирәк бит әле. Юкса, якын-тирәдәге авыллардан килгән малайлар прәннекне алып бетерүе бар. Болар нинди ерак юл узып, буранлы юллар аша күпме газаплар чигеп килгәннәр, аларга да калсын инде бераз прәннек, дип тормаслар. Аякларыма әллә каян көч һәм гайрәт килеп тулды шунда. Мин тагы да ашкыныбрак алга ыргылдым. Атлап түгел, йөгереп китәсем килә. Йөгереп кенә булмый, бата-чума булса да кар көртләре өстеннән йөзеп бара башлыйм. Ә юл һаман юк та юк. Әти дә көтә-көтә көтек булып беткәндер инде. Бер-ике мәртәбә бауны тартып, бу исәнме-юкмы дигәндәй, тикшереп тә карады бугай. Ә мин һаман барам да барам. Бу адымда булмаса, чираттагы адымым каты карга китереп чыгарыр кебек тоела иде.
Чү, рәттән ике-өч адым җиңел генә атлап үттем түгелме соң?! Кире борылдым. Яңадан арлы-бирле үтеп карадым — юл ич, юл иде бу. Ат юлы! Әнә, ике-өч адым ераклыкта гына карга кадап куйган озын куак таягы да җилдә бер ялгызы атынып тора.
Шунда ничек шатланганымны, күңелгә нинди кайнар дулкын бәреп кергәнлеген белсәгез икән! Үзегез дә утырган җирегездән сикереп куяр идегез.
—Таптым... Ур-ра, таптым... Юлны таптым, әти! — дип, җан-фәрман кычкырып, башымдагы колакчынлы бүрегемне салып югары чөеп җибәргәнмен.
Әти дә тоемлады ахрысы минем тавышны. Ерактан ук бауга тотынып аның миңа таба дәү-дәү адымнар белән якынлашып килүен абайладым.
— Нигә кычкырасың, улым? — диде ул, килә-килешкә.
— Юлны таптым, әти. Әнә, маягы да бар. Бу инде чын юл, туп-туры базарга, прәннекле Өчилегә илтә торганы...
Үзе дә каты карга чыгып баскач, биегән сыман итеп, куанычыннан олтанлы зур итекләре белән шап-шоп тыпырданып алды.
— Маладис, улым, булдырдың, — дип мактады үземне. —Тапсаң, син генә табарсың дип уйлаган идем аны...
— Бар, әти, атны алып кил. Мин монда көтеп торам, — дигәнмен шунда, эреләнә төшеп. Миңа ни, юл табылгач, юыртып китеп барасы гына калгандыр төсле тоелган инде.
— Эшнен иң зурысы алда әле, улым. Атны тугарырга туры килер, шунсыз юлга алып чыгып булмас үзен, — диде ул, мине хафага салып. Күңелем белән юлда, юлда гынамы соң, базарга ук җитеп килә идем бит инде мин.
Әти килгән юлдан без икәүләп ат янына әйләнеп кайттык. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Аның яллары ап-ак төскә кереп бәскә уралган иде инде. Аркасыннан сизелер-сизелмәс кенә җылы пар бөркелеп тора.
Аркалыкны күтәрә төште әти. Аннан дилбегә очларын эләктереп куйды.
— Син, улым, йөгән очыннан тартып атны юлга таба әйдәрсең, ә мин тәртәләреннән күтәреп ярдәм итәргә тырышырмын, — диде ул. Әмма ат ике-өч мәртәбә кузгалырга теләп талпынып караса да, кузгала алмады, гөрселдәп кире карга чумды.
Әти, дәшми генә атны туарырга кереште. Хәер, туару дип, бөтенләй үк туармады инде. Камыт һәм ыңгырчаклары атның үзендә калды, түбән тартып торган чана тәртәләреннән аерды ул аны.
— Әйдә, малкай, тагы бер көчәнеп карыйк, — диде, ниһаять, йөгән очын үз кулына алып. Ат, әле очарга гына өйрәнеп килгән кош баласыдай, җан-фәрман алга тартылды. Әмма аяклары кар көртеннән ничек килеп чыккан булса, шундый ук тизлектә кире кар астына кереп югалалар
— Әйдә, бахбай, әйдә, — ди-ди тартты аны әти. Ул тагы ыргылды һәм тагы көрткә чумды. Тагы ыргылды...
Атнын ялларын җилгә таратып болын сукмагыннан чабып барганың кем генә сокланып, хәйран калып күзәтмәгән икән бу дөньяда. Камиллек, җитезлек һәм сылулыкнын үрнәге бит ул башын бераз артка ташлап, койрыкларын дуга сыман күтәрә төшеп чабып барган аргамак! Ат чабар өчен, җилдәй җилдерер өчен яратылган. Кар көрте өстеннән тырмаша-тырмаша үрмәләү өчен түгел. Әмма бу очракта башка чарасы юк иде бахбайның. Көрт өстеннән үрмәләү дип әйтү дөрес булгандырмы ул очрак өчен, йөзеп бару дип әйтүме. Ни итсә итте, өч-дүрт мәртәбә туктап хәл ала-ала тояклары белән йомшак кар кортләрен ишеп юлга чыгып җитте ул, ниһаять, һәм аяк астындагы юлны тоюдан, бар тәне белән калтыранып, өстенә ябышкан карны кагып алды. Шатлыгыннанмы, пошкырып кешнәп үк җибәрде. Буран артыннан чана янәшәсендә бер ялгызы калган сыер мөгрәп җавап кайтарды үзенә. Хайван диген инде син аларны, әнә ич, нинди акыллылар.
Атны миңа калдырып, чана белән сыер янына китеп барды әти. Ул кушканча йөгән очын кулыма урап тоттым да, аның кире кайтуын көтә башладым. Башыма һич сыймый, күз алдыма китерә алмый азапландым — атсыз калган чана белән сыерны ни эшләтә, ничек алып килә инде ул хәзер?
Бахбай да моңсу гына миңа карап тора. Буранда юл югалтуда, һәм безнең шул тикле тоткарланып изалануыбызда ул иң элек үзен гаепле саный иде булса кирәк.
«Син гаепле түгел, малкай, бу буранда юлны табу түгел, мангаен белән килеп төртелми торып маякны да күрерлек түгел бит, әнә»,—дип әйтәсем килде аңа.
Әти юк та юк, һаман күренми. Пошаманга төштем, нигә шулай озак тора икән ул, тавыш-хәбәр бирсә икән. Каршысына да барып булмый, чөнки атны кулдан ычкындырырга ярамый. Бер урында селкенмичә торгангадыр, аяк-кулларга да суык үтә башлады.
— Әти, син кайда?—дип кычкырдым. Җавап ишетелмәде.
Атның яңакларын, танавын сыйпап тордым. Ул түзә, көтә бит әнә, мин дә сабыр итәргә тиеш дип, үз-үземне тынычландырдым.
—Улым,—дигән тавыш ишетелде, ниһаять. Тавыш килгән яктан тонык кына булып әтинең шәүләсе шәйләнде бераздан. Ике тәртә арасына кереп бата-чума ат чанасын өстерәп килүе икән анын. Үз аякларың белән атлау мөмкин түгел, ә ул анда ат чанасын өстерәп килә, әнә. Тавыш биреп аны ашыктырганым өчен кыен булып китте, уңайсызландым. Әтинең колакчынлы күн бүреге астыннан пар бөркелә иде.
Чананы юлга тартып чыгаргач та, тәртә арасыннан атлап чыгып, үзе урынына җәт кенә атны җигеп куйды ул. Шундук буран эченнән озын-озын итеп сузып ике мәртәбә сыер мөгрәгәне ишетелде. Ә мин сыер хакында бөтенләй оныткан да идем инде.
— Сыер үзе генә калдымы, әти? Ул анда ничек торыр? — дидем, борчылып.
— Кая китсен, улым? Көрткә баткан сыер — суга чумган балта кебек ул...
Чана өстендә яткан кожан тобыршаны алып, ул кире борылды.
— Ә монысы нигә? — дип кызыксындым, иске соры тобыршага күрсәтеп.
— Сыер ат түгел, улым, аны тобырша өстенә менгезеп булса, шунын белән өстерәп килми чара юк.
Аңлагандай баш кактым. Әти китеп барды. Ә вакыт үтә, буран да басылмый. Көннең кай вакыты икән инде хәзер? Өчиледә базар башланды микән?.. Тарала гына күрмәсен инде. Без килеп җиткәнче көтсәләр ярый ла... Ат та тынгысызлана башлады, басып торган җирендә аякларын тупырдатып өстенә сарылган карны кагып алды. Ә минем күз әти киткән якта, ак буран эченнән чираттагы мәртәбә аның шәүләсе күренгәнне көтәм.
Шәүләдән элек, аның авыр сулап уфылдаганы ишетелде бу юлы. Аннары кар көрте өстеннән өстерәлгән кожан тобырша шыгырдавы. Унга кадәр саныйм да көтәм, унга кадәр саныйм да көтәм... Шулай санагачтын алар якыная төсле иде. Һәм, ниһаять, су өстендәге көймәдә йөзеп килгән кебек, тобырша өстенә яткан сыер да шуып килеп җитте.
Янадан җылы толып эченә төреп чана түрендәге ышык урынга утыртты мине әти. Аякларым чыланган, авыз-борыннарым күшеккәнлеген шунда гына аңладым. Юлыбызны дәвам иттек. Үзебез юлда булсак та, күңелем белән инде Өчиле базарында идем мин. Прәннек сатучы апалар янында…
Әтинен «трр» дип, ат туктаткан тавышына уянып киттем бу юлы. Ул кем беләндер сөйләшергә кереште. Мин толып эчендә изрәп оеган көе, күзләремне ачарга иренеп, ятуымны дәвам итәм.
— Заһидулла абый, исәннәрме? — дип күптәнге танышын очраткандай җылы итеп күреште әти.
— Мөхәммәтсафа, син түгелме? Бу кара буранда нинди җилләр ташлады үзегезне? Ничек җөрьәт итеп юлга чыктыгыз?—дип, җавап кайтардылар аңа. Бераз карлыга төшсә дә, гаҗәеп тыныч, җанга үтеп керә торган ипле тавыш иде ул кешедә.
— Авылдан кузгалганда буранның заты да юк иде. Сезнең урманны чыккач кына башланды ул. Иң элек кар ява башлады, аннан җил кузгалды. Күзачкысыз буранга эләгербез дип, кем уйлаган бит аны.
— Сыер да таккансыз икән. Җитмәсә, бер ялгызың. Син дөнья күргән кеше бит инде, Мөхәммәтсафа, кышкы көнгә ышанып буламыни.
— Мин үзем генә түгел, әнә, үсеп җиткән улым бар. Ул булмаса эшләр харап иде әле...— дип, мине мактап алды әти.
Рәхәт булып китте. Кемнән-кемнән, әтидән мактау сүзләре ишетү еш тәтеми бит ул. Заһидулла абзый дигән кеше белән сөйләшә-сөйләшә, алар алгарак үттеләр. Тавышлары тоныклана төшеп, ишетелер-ишетелмәс булды.
Бераздан әтинең үземне күтәреп алганын хәтерлим. Әмма күзләремне ачарга ирендем, җылы һәм рәхәт иде. Толыбым-нием белән мич башына кертеп салганнар үземне. Күземне ачканда өйдә ут алганнар иде инде. Өлкәннәр җиделе лампа яктысында чәй эчеп утыра.
Фото: kgo66.ru
(Дәвамы бар).