Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
31 октябрь 2022, 09:34

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (4)

"Илүзәм, балакаем! Мин сине бу егеткә кияүгә бирергә теләмим. Тормышка чыгарга ашыкма. Ир белән яшәргә өлгерерсең әле. Бүген аны яратасың, ә иртәгә икенче берәүне яратсаң?.."

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (4)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (4)

(Дәвамы.)

Әйтерсең, үз-үзе белән сөйләшә иде ул:

– Илүс әтием үз исеменә якын итеп миңа Илүзә дип кушкан. Дүрт яшьлек чагымнан әтиемне күргәнем юк минем, үги әти белән үстем. Әнием – Уфа кызы. Институтта укыганда әтине очрата ул. Укып беткәч, аның авылына кайталар. Шәһәр кызына авыл тормышына күнегү җиңел булмый. Яратышып өйләнешсәләр дә, тора-бара әти әнигә кул да күтәрә башлый. Бик кызу холыклы һәм көнчел була. Берсендә исерек килеш әнине нык кыйный. Үлемнән чак кала ул. Картәни белән картәти безне килеп алалар. Әнигә бик озак дәваланырга туры килә. Ул вакыт эчендә әти төрмәдә утырып чыга, әмма безне эзләми.

Миңа җиде яшь булганда, әни икенчегә тормышка чыкты. Үги әтинең беренче никахтан Фәридә исемле кызы бар. Аның белән без бик дус. Бездән кече энекәшебез бар. Читтән караганда, матур үрнәкле гаилә без. Барысы да яхшы кебек, әмма үги әтиемнән куркып үстем. Ачулана күрмәсен дип, тырышып укыдым. Ул эштән кайткач, күзенә артык чалынмас өчен, бүлмәмнән дә чыкмадым. "Үз әтием мине барыбер ныграк яратыр иде... Нигә мине килеп алмый икән?" дип уйлый идем. Әмма үз әтиемнең дә икенче гаиләсе һәм Фирүзә исемле кызы бар икән. Мин аңа кирәкмим...

– Илүзәм! Мин сине яхшы аңлыйм. Әмма әтиләргә үпкәләргә кирәкми...

Тагын әллә күпме серләр, балачак, үсмер чак хатирәләре белән бүлештеләр. Вакытның ничек узганын да сизми калдылар. Соң иде. Илүзә Сабирда кунарга калды. Егет урын җәйде. Әнисе җибәргән мендәрне кабартып салды. Юрганы да яңа, йомшак иде. Авылдан китерделәр. Бик дулкынланды.

– Син ята тор, ә мин хәзер керәм. Матур күлмәгең бөгәрләнмәсен өчен минем футболкамны кия аласың, – дип, бүлмәдән чыкты.

Егет кергәнче кыз ятып өлгергән иде. Сабир караватның читенә генә килеп утырды да кызның чәчләреннән, битеннән иркәләде. Илүзә юрганын өскәрәк тартып куйды, үзе елмая иде. Тик күзләрендәге курку очкыннарын егеттән яшерә алмады.

Сабир хәерле төн теләп, Илүзәнең битеннән генә үпмәкче иде, елмаеп, үзенә тартып торган иреннәрен урап үтә алмады. Бар күңеле, җан-тәне белән кызга тартылды. Иреннәр очрашкан мизгелдә кыздагы һәр үзгәрешне тойды ул. Илүзә башта куркып кына, аннан егетнең иреннәренә кыюрак җавап бирде. Егет кызның күзләреннән, керфекләреннән үпте, колагына: “Мин сине яратам, синсез яши алмыйм”, – дип пышылдады. Илүзә дәшмәде.

– Кадерлем, мин сине шулкадәр яратам! Тик миннән курыкма, яме!

– Ярар, – диде Илүзә. Аннан, елмайды:– Син дә минем өчен бик кадерле, Батырым минем.

– Йом күзеңне, җаным минем! – дип, Сабир Рамилнең караватына барып ятты.

– Хәерле төн! – диде Илүзә.

Кыз да, егет тә бер тын йоклый алмый яттылар. Әмма икесенең берсе дә тынлыкны бозарга кыймады. Беренче булып Илүзә йоклап китте. Ә Сабир күзен йомса, сөеклесе юкка чыгар, дип курыкты. Болар барысы да төштә булган кебек иде. Кызның әкрен генә мыш-мыш килеп тын алуы егетнең йокысын алды. Йомшак юрган белән ябынган Илүзәсен чәчкә таҗлары арасында йоклаган нәни кызчыкка охшатты ул...

Бу сихри төн Илүзә белән Сабирны тагын да якынайтты. Алар аерылмас җан дусларга әйләнделәр. Укуда бер парта артында утырдылар. Дәрестән соң парк, кино, театрларга йөрделәр. Илүзә еш кына егеттә кунакта булды. Сабирның бүлмәдәше Рамил дә Илүзәнең килүен көтеп алды. Кыз аш-суга бик оста иде. Тәмле ашлар пешереп, егетләрне сыйлап китте. Сабир күңеленнән ургылып чыккан шигырьләрен Илүзәгә укыды. Җыр итеп, гитарасында чиртте.

Ә берсендә Сабир авылдан ике балан куагы алып килде.

– Илүзә, әйдә, Агыйдел буена парлы балан утыртыйк. Ул безнең мәхәббәтебезнең билгесе булыр. Юкка гына сүзгә килсәк, баланнар янында дуслашырбыз, – диде, барысын да алдан сизенгәндәй. Сабир белән Илүзәнең беренче тапкыр сүзгә килүләре дә нәкъ шушы баланнар янында булды...

Каникулга туктар алдыннан Сабир Илүзәне үзләренә авылга кунакка чакырды. Ләкин кыз ризалашмады.

– Ашыкмыйк әле! Син мине әниеңә, туганнарыңа ничек таныштырасың?

– Минем сөеклем, яратканым, кояшым, аем, ярты җаным, булачак кәләшем! Ничек телисең, шулай дип әйтермен! Без ел ярым очрашып йөрибез. Ике ел инде син генә йөрәгемдә яшисең!

– Ә мин әниләремә нәрсә дип әйтим? "Егетемә кунакка барам", – дипме? Алар бит мине бикләп куячаклар!

– Нишләп бикләсеннәр? Син бит – минем кәләшем, булачак хәләл җефетем! Әле әти-әниләр белән танышыйк та кышка өйләнешербез.

– Син аларны белмисең бит! Соңгарак калып кайтсам да, кайда булуымны төпченеп сорыйлар. Алдашуымны сизеп калсалар...

– Алайса, башта синең әниләрең белән танышыйк!

– Юк, Сабир! Мин болай да синең белән очрашып йөрүемне яшереп килдем бит! Бүген тотып: "Өйгә соңлап кайтуым, имеш, ахирәтемдә куна калып йөрүләремнең сәбәбе – шушы егет", – дип әйтә алмыйм. "Шушы яшьтән нинди өйләнешү?" – дип әйтәчәкләр. Сабир, җаным, тагын бер ел көтик инде!

– Безгә, Илүзә, 19 яшь! Өйләнешә алабыз! Бер минутка да аерылышасым килми! Син, бәлки, миңа ышанмыйсыңдыр?

– Ышанам...

– Мин сине аңламыйм! Төрлечә уйлап карыйм. Син ачуланма. Әмма кайчак, син миннән ерагаясың, яхшырак егет юлыңда очрар дип көтәсеңдер, шуңа минем белән булырга теләмисеңдер төсле тоела!

– Юк, Сабир! Алай уйларга синең хакың юк. Әмма мин куркам. Әниләр синең белән бергә булуыма каршы чыгачаклар!

– Илүзә! Без бәхетле, бик бәхетле булачакбыз! Укып беткәч, минем авылга кайтып, зур йорт бетерербез. Син мәктәптә эшләрсең, ә мин урман каравылчысы булам! Безнең яклар бик матур, авылымның табигатен мин яраткан кебек яратачаксың!

– Сабир! Ә минем шәһәрдә каласым килсә, нишләрбез?

– Сылуым! Мин шәһәрдә яши алмыйм. Монда мине бары син тотасың! Әйдә, безнең авылга! Ошамаса, башкача авыл турында сүз әйтмим!

– Юк, мин сезгә бара алмыйм!

Егет кызды:

– Кайчан барасың соң? Бер елдан? Ике? Дүрт?.. – Аннан тынычланыбрак дәвам итте. – Ярар, Илүзә, сиңа уйларга ике ай вакыт булачак. Иртәгә мин кайтып китәм. Әйбәт итеп ял ит!..

Икенче көнне Илүзә Сабирны озатырга дип вокзалга төште. Егет коры гына саубуллашты. Ичмасам, бер җылы сүз әйтсә икән! Бары озак итеп кызның йөзенә текәлеп карап торды. Илүзәнең йөрәге икегә бүленердәй булып типте. Берсенә дә әйтмичә генә Сабир белән китәсе килде. Тик кыюлыгы җитмәде. Яшь тулы күзләре белән, соңгы вагонның еракка китеп, бер ноктага әйләнгәнче карап торды. Ә иреннәре: "Сабир! Мин сине яратам бит!" – дип кабатлады. Башын түбән иеп, әкрен генә кайтыр якка кузгалды. Сабир белән менә шулай аралары өзелсә, нишләр?..

Эче пошкан саен Илүзә баланнар янына килде. Нишләсә дә, күңелендәге сагышны тарата алмады.

Беркөнне Фәридә апасы белән Агыйдел буена су керергә төшкән иде. Кайтып барганда Маратны очраттылар. Илүзә Сабир белән йөри башлагач, исәнләшкәннәре дә булмады. Ә бу юлы Марат берни булмагандай:

– Исәнмесез! Хәлләрең ничек, Илүзә? – диде. Элеккечә үзен өстен, кәттә тотмады.

– Әйбәт кенә. Ә үзең?

– Бер иптәшемне көтәм, кинога барырга идек. Әйдәгез безнең белән, вакытыгыз булса әгәр...

– Рәхмәт... башка вакытта...

Фәридә, Илүзәне туктатып:

– Син нигә безне таныштырмыйсың? – диде, егеткә елмаеп.

– Марат белән без бергә укыйбыз. Минем апам – Фәридә...

Фәридәнең кинога барасы килсә дә, Илүзә ризалашмады. Маратның дусты килгәч, егетләр кызларны озатып куйды. Саубуллашыр алдыннан Марат кызның кулыннан тотып:

– Илүзә, тукта әле. Күптән синең белән сөйләшәсем килгән иде, – диде.

Ипләп кенә кулын алып:

– Тыңлыйм сине, – диде, тик Илүзәнең күңеле урынында түгел иде. Нигәдер үзен бу минутта Сабирга хыянәт иткәндәй тойды ул. Марат кызга дус булып калырга тәкъдим итте. Илүзә егетне үпкәләтмәс өчен генә:

– Мин каршы түгел, – дип җавап бирде.

Кич буена Маратның исеме Фәридәнең теленнән дә төшмәде:

– Шундый шәп егет. Уфаныкы... Өстәвенә, сиңа күз салган. Нигә авызыңны ачып йөрисең!

Илүзә:

– Ошый икән, үзеңә ал! Миңа кирәкми. Яраткан кешем бар минем, – диде. Тик әйткән сүзләре өчен бик үкенде. Фәридә Сабир турында сораштырып, аны юкка чыгарып ук ташлады:

– Авылдан?! Нигә кирәк ул сиңа? Ташла, әнә, нинди егет артыңнан йөри! Күзеңне ачыбрак кара!..

Өстәвенә, көн саен диярлек Марат Илүзәләргә килеп йөри башлады. Фәридә аларны кавыштыруны максат итеп куйды. Марат та җилнең кайсы якка исүен сизде. Шуңа күрә беренче чиратта Илүзәнең әти-әнисенә ошарга тырышты. Фәридәгә Сабирны тискәре яктан гына күрсәтте. "Староста буларак миңа Сабирның тәртибе бер дә ошамый. Эчке белән дә артык шаяра, ә исерек килеш шайтан алыштыра үзен! Сеңелкәшеңне харап итә күрмәсен! Әйе, матур сүзләр сөйләргә оста ул, шуңа да Илүзәне үзенә каратты да инде. Укуда да яхшы билгеләргә өлгәшә, бары тик шул теле аркасында гына", – дип сөйләде.

Укулар башланыр алдыннан гына Илүзәгә Сабирдан хәбәр килде. "Гафу ит мине, Сабир!". Открытка башта Илүзәнең үги әтисенең кулларына эләкте. Фәридә дә "Сабир" дигән исемне ишеткәч, әти-әнисенә Марат әйткән сүзләрне җиткерде. Аннан гына открытканы уку бәхете Илүзәгә дә җитте. Әти-әнисе карашы астында укыды ул аны.

– Кем ул? – диде әнисе, соравын җавапсыз калдырмаслык итеп.

Илүзә кыяр-кыймас кына:

– Бергә укыйбыз...

Үги әтисе дә сүзгә кушылды:

– Ни өчен ул гафу үтенә?

Илүзә дәшмәде. Ана кеше еларга җитешеп:

– Сезнең арада берәр нәрсә булдымы? Әйт дөресен, югыйсә...

Илүзә "юк" дип, башын гына чайкады да бүлмәсенә кереп бикләнде. Артыннан үги әтисенең:

– Сания! Мин сине кисәткән идем! Синең кебек авызы пешмәсен! Минем ише ахмакны кызыңа да кайдан табарсың? – дигән сүзләрне ишетеп, үкседе Илүзә...

Сания ханым, кызына катырак бәрелүен аңлап:

– Илүзә балам, ач ишекне, сөйләшик әле! – дип бүлмәсенә үтте. – Кызым! Син әле бигрәк яшьсең! Башыңны югалта күрмә! Булыр әле егетләрең. Очрашып йөрүеңә мин каршы түгел, балам. Сына, тикшер. Ялгыша гына күрмә. Тормышта хаталарны төзәтеп була, ләкин югалткан әйберләрне кире кайтарып булмый. Сине кыз бала итеп тәрбияләдем, кыз бала итеп булачак тормыш иптәшеңнең кулларына тапшырасым килә! Аңладыңмы мине?!

Илүзә, елап шешенгән күзләрен яшерергә тырышып:

– Мин бит аны яратам! – дип җавап бирде.

– Яратам, имеш. Нигә сүзгә килдегез соң?

– Ул өйләнешергә, гел бергә булырга тели.

– Илүзәм, балакаем! Мин сине бу егеткә кияүгә бирергә теләмим. Тормышка чыгарга ашыкма. Ир белән яшәргә өлгерерсең әле. Бүген аны яратасың, ә иртәгә икенче берәүне яратсаң... Тормыш хәлен белеп булмый бит! Син яшьсең, ак белән караны аера белмисең!

Авылга кайтып, дөнья көтәсең киләме? Җитмәсә, шулкадәр төпкел, бернинди дә шартлары булмаган җирдә тиз арада мәхәббәтегездән җилләр исәр. Кыен чакта, яныңда мин дә булмам. Сине бәхетле итмәячәк ул, балакаем! Сүземә колак сал! Мин әниемне тыңламаганга гомер буе үкендем, син дә минем хатамны кабатлыйсы булма!

Ана белән кыз арасында булган бу сөйләшү Илүзә белән Сабирның мөнәсәбәтләренә йогынты ясамый калмады...

(Дәвамы бар.)

 

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (4)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (4)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас