

Ул чакта мин үземне инде үсеп җиткән малай итеп хис итә идем. Алтыдамы, әллә җиде яшьтә булдыммы икән, тәгаен хәтерләмим. Әмма әтиемнең ике сүзнең берендә: «Әнә, нинди зур үскән минем улым», яисә: «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны әйбәт тарта. Кар көрәсә — буран уйната»,— дип, җай чыккан саен үземне мактап, туганнарым алдында салпы якка салам кыстырып, очындырып торганнарын һич онытасым юк
Табигый инде, мактагач бермә-бер тырышыбрак эшлисең. Тырышкач — мактау эләгә. Шулай очынып йөргән көннәрнең берендә, ишле гаилә кичке чәй табыны әйләнәсенә җыелгачтын, әти җитди сүз башлап җибәрде.
— Сыерны сатарга туры килер инде, әнисе,— диде, тирән көрсенеп.
Әти ни дисә, шулай була иде безнең өйдә. Аның белән бәхәскә керүче булмады. Хәер, бәхәскә керердәй сүз сөйләми торган иде ул.
— Берни эшләр хәл юк, тагы кысыр калган шул, балаларга сөт кирәк. Гомер иткән сыердан аерылу авыр булса да, нишлисең, әтисе,—дип килешүен белдерде әни.
— Бүген төнлә Өчиле базарына юлга чыгам. Малайларның кайсын алырга икән, әнисе, син ничек уйлыйсың? — дип, тагын әнигә сүз катты ул.
Йөрәк җилкенеп куйды, «мине ал, әти, мине»,— дип кычкырудан чак тыеп калдым үземне. Абыйлар бар, энеләрем... Алар да, әнә. әтинең күзенә текәлгәннәр. Өчиле базарына кемнен барасы килми инде!? Анда ак икмәк саталар ди, келиндер, прәннек... Базарның бай чагына туры килсәң, хәтта шакмаклы шикәр дә китерәләр икән. Шикәрен дә ашамый түзәр идең әле, шул базар дигәннәрен бер барып күрәсе килә иде бит. Сыер саткан чакта да эләкмәсә, тагы кайчан тәтер соң ул!?
— Олыларын алырсың инде, йә Рәшитне, йә Рифатны,— дип, әйтеп куймасынмы шунда әни. Һәм өстәп тә җибәрде әле. — Шул тикле ерак юлга бала-чага ияртеп йөрмәссең лә...
«Ах, әни! Ни әйтеп ташладың син, әни... Нигә инде миңа җиткәч, туктап калдың!» Башкаларның хәлен белмим, минем күзләрем камашып куйды, бугазыма каты төер килеп тыгылды. Борынны еш-еш тартып кына күз яшьләремне тыеп кала алдым.
Соңгы сүзне әти әйтә иде бит әле.
— Рәшит белән Рифатның өйгә бирелгән эшләре бардыр, дәресләрен хәзерләсеннәр. Юл да озын, себереп тә тора, әнә, буран чыгуы ихтимал. Көнен барып кайта алмасак, дәрестән калырлар. Яхшы булмас...— дип фикер йөртте ул. Гел шулай алдын-артын уйлап, үлчәп сөйләшә торган иде шул безнең әти.
Сүзләрен сүз генә түгел, алтын бәясенә тиң бит, әти. Әйткән һәр сүзен йөрәгемә сары май булып ягыла бара. Дөрес хәл итәсең, дөрес, карарыңны гына чыгар, сузма зинһар, дип, зарыгып көттем аның соңгы сүзләрен.
— Ринатны гына алырмын,— диде, ниһаять, шактый көттерә төшеп. — Мәктәпкә дә барасы юк. Үзе үсеп тә житкән, ни йомыш кушсаң — шуңа ярый инде ул хәзер.
Абыйларның, энекәшләрнең кәефе кырылгандыр инде, ансыз гына булмас. Әмма әти үзе хәл итте бит, минем гаебем юк, мин катышмадым. Барыбер әти әйткәнчә, шуңа күрә дә елашучы, каршы килүче булмады.
— Бар, улым, итекләреңне мич башына җылыга куй да, йокларга ят,— дип, башымнан сыйпап куйды әни.— Юлга бик иртә чыгачаксыз.
Мин нәкъ әни кушканча эшләдем. Ишегалдына җәт кенә чыгып кердем дә, итекләремне мич башына куеп, түр яктагы идәнгә җәелгән зур түшәкнең бер почмагына кереп чумдым. Алты малай, алты туганга җитәрлек түшәк иде ул. Юрганны башыма ук тартып куйдым. Тавыш-фәлән ишетелмәсен, янәсе, йокларга кирәк. Ә үзем алгы якта пышылдап әйтелгән һәр сүзне эләктереп кенә алам. Кызык ич... Аннан, мин юлга чыгасы кеше — белеп тә торырга тиеш.
— Иртәнге өчтән дә калу ярамас, әнисе...
— Юл ерак, иртәрәк чыгу хәерле булыр, дөрес әйтәсең, әтисе. Кызык, әйтерсең исемнәре юк, безнен әти белән әни гел шулай эндәшә торганнар иде бер-берсенә.
— Улым, Рифат, атка солы салырга онытма, йәме. Сыерга да печәннең яхшырагын өстә.
— Ярый, әти, син кушканча булыр.
— Чанага да бер-ике кочак салам салырга онытма.
— Салырмын, әти...
Ул арада Рифат абый ишегалдына, мал-туар янына чыгып китте. Каралты-кура тирәсендәге эшкә аңа җиткән кеше юк инде ул.
— Рәшит улым, безнең теге бастырык тарттыра торган әйбәт бау кайда икән? Хәстәрләп куй әле шуны, сыерны бәйләргә кирәк булыр дим.
— Ярый, әти, бауны чана түренә чыгарып куярмын. Бераздан тагы шапылдап ишек ябылды. Димәк, дәү абый да чыгып китте.
— Малайлар — Роберт, Рафаил, Рамил, барыгыз, бар, аяк астында чуалып йөрмәгез. Тышка чыгып карны чылатып керегез дә —түшәккә... Иртәгә иртән торып кар көрисегез булыр.
Ятып йоклагыз, дигән сүзне кем ярата инде!? Әмма дә, әти кушкач буйсынмыйча булмый, энекәшләр дә уйный-көлешә аякларына ни эләксә, шуны киеп, шәрә көе генә ишегалдын урап керделәр.
— Ашарыгызга ни тыгыйм икән,—дип, пышылдап кына сорады әни.— Пешкән ит белән ипекәй булыр инде?
— Ит белән ипи булгач, тагы ни кирәк, бик житкән,— дип куйды әти.
Тагы ниләр киңәшкәннәрдер, хәтерләмим. Бер ягыма Рамил, икенче ягыма Рафаил кереп ятты. Борыннары туңган, куллары суык иде аларнын. Мине йоклый дип уйладылар бугай, дәшмәделәр, һәм мин чынлап та изрәп йокыга талганмын.
Йокыдан ни рәвешле торып, ничек киенгәнлегемне хәтерләмим. Мин ишегалдына чыкканда ат җигелгән, сыернын мөгезеннән эләктерелгән бауны чана артына бәйләп куйганнар, олы капка киереп ачылган иде. Чана башындагы йомшак печән өстенә толыпка төреп утырттылар үземне. Күзләрем генә ачык калды. Әни аркамнан сөеп куйды шунда.
— Кара аны, әтиеңне тыңла, улым, бик ерак юлга чыгасын,—диде.
— Әйдә,— дип, дилбегәне тартты әти.
Без кузгалдык. Авылны чыкканчы толып тишегеннән ике як урамны күзәтеп бардым. Төн карангы булса да кар көртләренә чумып утырган өйләр аермачык күренеп тора. Авыл йоклый иде әле. Ник бер өйдә ут чаткысы булсын, тәрәзәләр дөм карангы. Минем белән уйный торган малайларның капка төбенә чыгып кул болгап озатып калуларын күрү кызык булыр иде дә бит. Юк шул, тәмле төшләр күреп йоклый әле алар.
Авыл капкасын чыккач та. сыер тагылган булгангадыр инде, атны атлатып кына барды әти. Сыер ат түгел, ул юырта белми шул. Юырту кая, атлар-атламас кына бара иде ул. Әллә авылдан бөтенләйгә китеп баруын анлый иде, теләр-теләмәс кенә өстерәлеп бара шунда. Әледән-әле башын болгап ала, ераклаша барган авылга таба борылып бер мөгрәп тә алды әле хәтта. Хушлашуы булдымы икән. Мин үзем, сыерны бер дә сатмас идем Әтигә дә сыерны сатарга ярамаганлыкны аңлатып караган булыр идем. Кыймадым, базарга барасы килүем бик көчле иде шул. Сыер сатасы булмаса, базарга да барып булмый. Дәшмәдем, түздем. Шундый уйлар белән толып эчендә май кебек эреп йокыга киткәнмен.
Өчиле базарында йөрибез, имеш. Монда бөтен кеше прәннек сата икән. Әти белән прәннек сайлыйбыз. Кайсы баллырак, кайсы нечкәрәк билле һәм кайсы алсурак — шундыен алдырасым килә әтигә. Прәннек сатучы апалар: «Монысын ал»,— да,«Монысын ал»,—дип, кулларын сузып торалар икән без килүгә. Әти көлә, мина ишарәли: «Әнә, улым сайласын, ул бик ярата прәннекне»,— ди. Прәннек сатучы апалар мине кыстый ук башладылар, ниһаять: «Менә монысын авыз итеп кара әле, кара малай. Менә монысын»,— ди-ди кыстыйлар. Кыстагач каршы килә алмыйм, үземә сузылган прәннекләрен бер генә кабып карыйм да, ары китәм. Янәшәдә кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит. әнә. ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач кызарырга туры килмәслек булсын. Кара инде, безнен абый прәннек тә сайлый белми икән..., дип әйтерлек булмасын»,— дип, акыл биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күнеле көр
Һәр сатучыдан берәр прәннек авыз итеп йөри-иөри инде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән һаман. Прәннек сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле тезелгәннәр. Барысы да минем исемне белә, барысы да прәннек яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал...» — дип, һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы прәннек сатучы янында тукталдык. Прәннекләре чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис анкып тора үзләреннән. Авызга капкан идем — эреде-китте, телемне йотканмын дип торам
— Әти, дим, әти, алыйк шунысын.
— Күпме атыйк икән соң? — ди әти.
— Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп... Бөтен туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти
Әти елмая, аның кәеф яхшы. Минем сүхтәремне хуплап, «ярар да ярар», — гына дип тора
Ах ул прәннек! Мин андыйны күпме дөнья гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба алганым юк андый прәннекне.
— Улым, тор әле, тор,— дигән тавыш ишетелде шунда.
Аягүрә базар буйлап йөри идек бит, югыйсә. Ә монда «тор» дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә, кайсы түгел, озак кына аныша алмый тордым.
— Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.
Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып жибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый... Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине...» — дип әйтүе идеме икән...
— Әти... Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? — дип тавыш бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым.
Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты.
—Тордыңмы, улым, — диде ул, күз керфекләре һәм битләренә сыланган ак карны күшеккән куллары белән сыпырып төшереп —Күзачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты.
«Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем.
— Нәрсә, без әллә адаштыкмы? — дип сорадым хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына да Яңа елга каршы кичне Урта Кирмән белән Норма авыллары арасында ике кыз адашып, суыктан катып үлгәннәр иде. Бөтен тирә-як кызганып сөйләде үзләрен.
Хәер, безнең әти алай җиңел генә бирешә торган кеше түгел. Борын салындырган чагын хәтерләмим дә мин аның.
— Адашуын адашмадык, улым. Әмма юлны табарга кирәк,— диде ул.— Юкса, ат бара алмый. Кар тирән. Күрәсеңме, әнә, билдән көрткә чумган.
Шунда гына абайладым, атнын чынлап та ботлары күренми иде диярлек, ул минем биеклектә генә калган, бил тиңентен карга чумган. Сыер да шундый ук хәлдә.
— Өчиле базарына еракмы икән сон әле, без кай тирәдәрәк икән, әти?
— Яке урманын чыгып, бер чакрымнар киткәнбездер. Өчилегә ерак әле, улым. Иң элек Кече Соңга барып җитәргә кирәк. Аннан тагы бер урман кичеп барасыбыз бар.
— Базарга соңга калмабызмы соң, әти?
— Белеп булмый, улым. Мондый буран чыгар диеп кем уйлаган бит аны.
— Буран узар әле, кичкә калсак та барыйк инде, ярыймы, әти. Прәннек сатучы апалар кичкә тикле эшлиләрме икән, белмисеңме, әти?
— Улым, әйдә, иң элек юлны табыйк әле...
Килешми хәл юк, килештем. Юлны тапмый торып, Өчиле дә юк, базар да юк — аны гына аңлыйм.
— Ә ничек табарга соң ул юлны?—дип, әти ни кушса, шуңа әзер булуымны белгертеп чанадан ук сикереп төштем, һәм тез тиңентен көрткә кереп чумдым.
— Юлның маяклары да булырга тиеш иде, улым. Ат юлының ун ягына һәр кырык-илле метр саен, кышкы бураннарда юлчы адашмасын өчен, маяк итеп куак таяклары кадап чыгалар. Тик без ул юлдан тайпылдык. Бураны да басылырга уйламый, котырганнан котыра бит, әнә. Маяк түгел, каршында үсеп утырган агачны күрерлек түгел.
Чанадан төшкәч кенә хәлебезнен шактый ук мөшкел икәнлеген аңладым мин. Аяк карга чуммаган булса, билләһи дим, җил, кар өермәсе белән бергә, мине дә очыртып китәсе икән. Йолкып ыргытырдай булып исә. башны күтәрерлек түгел. Ат һәм сыер, бичаралар, кар өстендә басып түгел, түшләрендә ятып торалар икән ләбаса. Икесе дә, хәвеф сизепме, еш-еш сулыш ала, авыз-борын тишекләре ап-ак бәскә баткан.
— Йә, әти, куш бер йомыш, ни эшлим? Ничек ярдәм итим? —дидем шунда, төшенкелеккә бирелергә теләмичә.
— Син, улым, колагына киртләп куй, чанадан бер адым да читкә китәсе булма, яме,— диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. — Синең өчен иң олы эш шул әлегә. Ә мин тагы бер кат унга-сулга йөреп юлны эзләп килим. Ул еракта түгел, монда, якында гына булырга тиеш.
Ике-өч адым ара китәргә өлгердеме-юкмы, анын шәүләсе күздән үк югалды. Шул тарафка карап унга тикле санадым башта. Аннан туктап тордым бераз һәм тагы унга кадәр санадым. Биш мәртәбә кабатладым шулай. Әти юк та юк... Читен булып китте... Елар иден, еларга да оят. Әнә ич, ат белән сыернын хәлләре минекеннән дә авыррак, алар түзә.
Бераздан гел мин көтмәгән тарафтан килеп чыкты әти. Еш-еш сулыш алганын ишеттем ин элек, олтанлы дәү итекләрен кар көртеннән авырлык белән генә йолкып ала иде. Кайры тун өстеннән кигән кожаны ап-ак кар төсенә кергән.
— Тапмадыңмы, әти? — дидем, аны күрү шатлыгын яшерә алмыйча.
— Юк, улым, тапмадым әлегә. Ат түгел, кеше дә уза алмый бу кар өстеннән, тирән салган.
— Әти дим, әллә үзем эзләп карыйммы соң юлны?
— Белмим шул,—диде әти. Бу аның ризалашуы, рөхсәт бирүе иде инде.
Мин шундук икенче тарафка ыргылдым. Кар көрте нәрсә ул минем өчен, авылда чакта да юлдан түгел, көрт ерып кына йөрергә күнеккән ич без.
— Тукта, — дигән тавыш кына тыеп калды үземне. — Тукта, кая ашыгасың. Кереп киткән жиреңнән бар дип көтәргәме сине, юк дипме. Ашыкма, сабыр ит бераз.
Әти кырыслана төшкән иде. Мин карышмадым. Ул ипле генә ат янына барып дилбегәнең бер ягын ычкындырып килде. Дилбегәнең бушаган очына тагы икенче бер озын бау өстәде. Төенен кат-кат тартып тикшереп карагачтын, бауны минем билгә кысып бәйләп куйды.
— Мине тынла, улым, — диде, ниһаять.— Мин кушканча гына эшлисең, ярыймы. Бауның буе җиткән кадәрле, иң элек, туп-туры менә бу тарафка — җилгә аркан белән барырсың. Бау тартылгач, көчәнмә. Бауга да кулың белән кагыласың булма. Шул тартылган бау ераклыгында чана тирәли бер әйләнеп чыгарсын. Катырак юлга килеп чыксаң, шундук тукта һәм мине чакырырсың. Җилгә каршы барып, кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны бушата төшәрсең бераз. Мин үзем аңлап, бау буйлап янына килермен. Инде аңладыкмы?
— Аңладым,— дидем —Тартылган бау белән, циркуль кебек, чана тирәли бер түгәрәк ясап чыгам. Каты җиргә килеп юлыксам, сине чакырам
— Бар, улым, — диде әти, аркамнан кагып. —Тапсаң син генә табасын инде ул юлны.
Эчкә жылы кереп китте. Мактау — кайда да рәхәт икән ул. Борынны бер-ике тартып алдым да, бүрек колакчыннарымны башыма тагы да тарта төшеп, туп-туры әти күрсәткән якка кереп ыргылдым.
— Ашыкма, кая ашыгасың алай, ипләбрәк йөр, — дип, артымнан кычкырып калды әти.
(Дәвамы бар).
Фот о6 vsegda-pomnim.com