

...Чынлап та, шәл сатып җыйган акчаларыңа бозау алдылар алар. Резин итекләре дә булды аның. Әнисе шәлне “койды” гына, Наил мамыкны тетеп, катып чак өлгертә. Стәрлетамак базарына алып барып саталар.
Шулай, 12 яшьлек Наил йортка баш, хуҗа булып дөнья көтә башлады. Ә дусларына үпкәсе тиз үтте аның, тегеләре аны гарьләндергәннәрен белмиләр дә. Үз башыңа төшмәсә...
Наилләрнең 26 баладан торган классын Мәрьям апа Шәрәфетдинова җитәкли. Акыллы, сабыр, 40 яшьләр чамасындагы укытучы балалар исемлеген тикшереп утыра. Наилнең генә әтисе исеме урынында сызык.
– Наил! Синең әтиеңнең исеме ничек соң? – дип сораганын сизми дә калды укытучы. Класста тынлык урнашты. Тик күпкә түгел.
– Нигә, апа, белмисезмени? Минем әтием бит – Кәбир! – дип яңгыратып җавап бирде Наил.
Янына чакырып, бер кайчан да чәченнән сыйпап, аркасыннан сөймәсә дә, кырыс холыклы әтисенең авыр карашын тойгалаштырды Наил. Сүзсез-өнсез генә булса да баланың үзенеке икәнен таныды Кәбир, ләкин бу хакта бер кем белән дә ләм-мим сүз катып сөйләшмәде. Тормыш үз җае белән дәвам итте. Кәбир белән Сара гаиләсендә барлыгы 10 бала туды, унберенчесе – Наил көн дә шунда иде. Гомүмән, бу йортка үз балалары гына түгел, күрше-күлән, урам балалары да сыйды. Сара апалары бала җанлы шул. “Җылыга елан да ияләшә”, ди. һәрберсенә ямьле сүз таба белә ул. Зур табак тутырып пешергән тәмле җиләк бөкәннәре табак белән тамак арасында биегәнен елмаеп күзәтә Сара. Ырымбурда “Галия” мәдрәсәсе шәкерте булып гыйлем алып кайткан әтисе Минегали, бәлки, кызына бүтән язмыш теләгән булгандыр. Авылда лавка тотып яшәрлек булгач, мөмкинчелекләре дә икенче, ләкин Сара язмышыннан канәгать. Ире сугыштан исән-сау кайтты, тырыш... Төн йокысы күрмәсәң – тамак тук. Кәбире иртән эшкә китүенә хатынның өстәлендә күпереп пешкән икмәк, ашы әзер. Аш-суга оста Сара, кулыннан килмәгәне юк. Сабын да кайната әле ул. Иртәнге дүрттән чыгып, җәяү Тәтер базарына барып, сабынын сатып, сәгать уннарга кире кайтып та өлгерә. Умарта тоталар, ел саен ат, башмак суялар. Колхоз эшләреннән дә калмый уңган хатын.
Кыз чагыннан ук авыл советында налог җыйнаучы булып эшләде ул. Урманчылыкта күп көчен салды. Чөгендер үстерде. Төпчеге Рәфис тугач Сарага беренче дәрәҗә Ана Даны ордены бирде хөкүмәт. Шуңа да Рәфисен ул “алтын йолдызым” дип сөя торган иде. Тормыштан тәм, бала багудан ямь табып яшәде герой-Ана.
Кәбире 57 яшендә вафат булды. Үзенә Ходай 91 ел гомер бүләк иткән иде. Соңгы көненә, соңгы сулышына кадәр балаларына “Наилне ташламагыз, аны кимсетмәгез, олыларыгыз кече итсен, кечеләрегез абый итеп, түренә утыртып хөрмәт итсен, миннән васыять шул! – дип тәкрарлады. Сәбиләгә бер кайчан караңгы чырай күрсәтмәде. Киресенчә, гомер буе хәл белешеп, ашка чакырышып, гөрләшеп яшәделәр алар.
Жәй. Бакыян асты аланында урнашкан терлекчелек лагеры. Ялан иркен. Үлән сусыл. Кыш буе фермаларда ябып тотылган малның хөррият кичергән чагы. Кичке савым тәмамланган гына. Сыер савучы кызлар “молоковоз” бочкасына бушаткан сөт флягаларын юа. Араларыннан берәү аерылып карда киртәсенә менеп “кунаклады” һәм урманга моңлы көй таралды:
Бакчадагы алмагачның
Тамырын корытмагыз,
Их, туганнар, әгәр китсәм,
Сез мине онытмагыз,
Сез мине онытмагыз...
Җырлаучы – Наил. Менә инде өченче җәй егетебез фермада сыер сава. “Дояр” исемен горур йөретә ул, бер савучыдан да ким эшләми. 20шәр сыерны өчәр мәртәбә кул белән савып кара әле?! Җитмәсә, авыр капчыклар, флягалар, чиләкләр күтәрү. Бу бит нәкъ ирләр эше. И-и-и, апакайлар, сезгә бит алтыннан һәйкәл куярлык. Әз генә хезмәт хакына, таң сарысы белән эшкә йөгерү, айлар буе гаиләңне күрмәү, авыр эштән сызлаган аяк-куллар, болар бит кешенең хезмәтенә фидакарьлек билгеләре. Юк, кимсенми Наил һөнәреннән, бәгъзеләр аңардан көлгәлиләр көлүен, имеш, хатын-кыз эше... Син, энем, фермага килеп берәр сыер савып кара әле, феләк күтәреп сөт бушат, капчык бушатып корма сал, шуннан күрерсең, кем эше икән ул – савымчылык. Шулай уйлый Наил. Хыялы, балачак хыялы тормышка ашты аның. Үзләренең дә бер сыеры булды, рәхәтләнеп күп сыерлар да савып карады ул. Тик, һаман да, Наил артыннан “уйнаштан туган” дип карап калганны сизә иде әле. Әнисе белән бик тырышып яшәделәр алар. Ләкин тормыш тагы бер каты сынады аларны. 1961 елның май ае иде. Наилләр классын география укытучысы Әскәров Хәммәт экскурсиягә алып китте. Абыйларының модный мопедын, палаткаларны, казанны, барлык кирәк-яракны ат арбасына төяделәр. Урманда куначаклар, учак ягачаклар. Тәмле урман ашы пешереп ашаячаклар. 8 класс – чыгарылыш классы. Истә калырлык матур төн көтә аларны. Тик, юлга кузгалу белән укучылар авыл ягыннан ямьсез төтен чыгуын абайлады. Укытучы түзми, йөктән мопедын алды да кабызып кире авылга юлланды. Борылып килгәч, авылда янгын чыгып 6 өй янганын әйтте. ”Наил, берсе – сезнеке”,– диде. Наилнең өстендә җиңел күлмәк, шаровары, башында чүпрәк кепка, аягында кедалар. Шуның белән торып калды Наил. Бәхетләреннән сыер көтүдә. Сыер исән! Наилләрне дә ташламады халык, 6 ай дигәндә, көзге суыкка кадәр, Ибрай кешеләре дә, колхоз да зур ярдәм күрсәтеп кабат өйле булдылар. Ул җәйдә 17 чиләк он җыеп китерде халык Наилләргә. Шушы бәладән соң Наилнең кешеләргә ышанычы артты, авылдашларына карата җылы, рәхмәтле хисләре туды. Менә бит, тормыш дигәнең ничек тә була икән...
Ә карда киртәсеннән, дөресрәге, киртәгә менеп кунаклаган Наилдән туктаусыз моң ага. Матур җырлый ул. Ялындырып та тормый. Әле дә савучы апалары:
“Наил, феләкләреңне үзебез юарбыз, син безгә концерт куй!”
– дигәч, аптырап тормады, репертуарында булган бөтен җырларны да җырлап чыкты:
...Якын дусларыңнан аерылганда
Нигә моңсу була таң ату,
Әйтегезче, дуслар, әйтегезче,
Нигә көчле икән ярату...
Флягалар да күптән юылып капланган, эш беткән, савымчылар, бер тирәгә җыелып, яшел чирәмдә урнашканнар. Мәхәббәт, турындагы җырлар сагышлы шул, әллә ниләр искә төшә, күзләрне әче яшь пешерә. Наил җырлап бетүгә Бәгъбостан түти телгә килде:
– Наил, син, туганым, укырга бар. Җырчыга укы, я булмаса сатучылыкка... Хөрмәтле эш, – диде.
Җырчы белән сатучы эшендә нинди уртаклык бардыр, әмма, Наил, өлкән апаларының киңәшен тотып, берничә көннән юлга чыкты... Һәм җырлый-җырлый 35 ел гомерен сәүдә өлкәсенә багышлады. Район үзәгендә өй бетереп керде. Сөекле тормыш иптәше Вәсимә белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Сәбилә апа 94 яшенә кадәр улы белән килене тәрбиясендә яшәде. Үзенә бүләк итеп улын, Наилен насыйп иткән Ходаена мең шөкер итеп гомер кичте ул. Яшьлеге гарьле үтсә дә картлыгы хөрмәттә булды. Улы-килене, оныклары өрмәгән җиргә дә утыртмадылар аны.
...2010 ел. Март ае. Тоташ илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Телевидение, радио, гәзит-журналларның көнүзәк темасы да шул. Район Мәдәният сараенда Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концерт-кичәләр оештырыла. Халык күңелендә, халык уенда, халык телендә – Бөек Ватан сугышы хатирәләре актарыла. Бөек сугыш җиле кагылмаган берәү дә юк илдә. Наилгә дә кагылды ул дәһшәтле җил. Әгәр сугыш булмаса... Наил дә әтиле булып туар иде. Яның язмышы да бәлки бөтенләй икенче булыр иде. “Уйнаштан туган” дигән исемне күтәреп яшәү әрнечен ул әле дә тыныч кына искә ала алмый. Күп еллар кимсенеп яшәгән гомере жәл. Олыгая төшкәч кенә, кимсенеп түгел, сөенеп яшәргә тиеш булганын аңлый Наил. Ир белән хатын мөнәсәбәте уен булгач, нигә сезне уйнамый гына тудырдылар мени?! – дип кычкырасы калган аңа үзен кимсетүчеләргә.
Гомерләрне кискән, язмышлар белән “кара уен” уйнаган каһәрле сугыш бүтән кабатланмасын иде. Җан булып яралган барлык туасы сабыйлар да әти-әниле булып үссеннәр иде. Кеше – горур исем. Кешелекле булып яшәү – горурлык. Наил бүген үзен бик бәхетле саный. Кешечә матур итеп яши белде ул.
Ә алда әле – яз. Тамчылар тама. Кояш көлә. Оныклары Рәнис белән Данис кайткан. Армиядә хезмәт иткән улы – Айнуры шалтырата: ”Әти! Дембельгә 100 генә көн калды, тиздән кайтам. Көтегез!”
Наилнең өч баласы булды. Әтиле балалар алар. Хак никахтан туган бәхетле балалар.
Фото: music-facts.ru