

11
Комендант бүлмәсендә кеше бар иде. Гөлзилә аның чыгуын озак кына көтеп утырды. Комендант үзе генә калгач, эчкә үтте. Кыюсыз гына йомышын сөйләп бирде. Озын буйлы, таза гәүдәле чибәр хатын аның сүзләрен тыңлаган уңайга өс-башына күз йөгертте, кызның кулындагы пакет та игътибарсыз калмады.
– Бүлмәләр белән зур кытлык инде хәзер, – дип сүз башлады ул аннан соң. – Оешмадан да килеп тикшереп кенә торалар. Бернәрсә дә вәгъдә италмыйм шул.
Гөлзилә монда эш уңмасын аңлады аңлавын да, тик борылып чыгып китәргә генә ашыкмады. Хатынның ягымлы тавышымы, кайгыртучан карашымы – менә нәрсәседер – ярдәм вәгъдә иткән төсле тоелды аңа.
Комендант кызның ялварулы кыяфәтенә ягымлы елмаю белән җавап бирде:
– Бигрәк үземнең яшь чагыма охшагансың, – диде аннан соң. – Ярдәм итәргә тырышырмын. Иртәгәдән соңга кил әле. Паспортыңны калдырып тор.
Соңгы сүзен комендант кызның кулындагы пакетка карап әйтте. Әмма Гөлзилә моны сизмәде, ул үзенең күчтәнәч белән керүе турында бөтенләй оныткан иде. Паспортын комендантның кулына тоттыруга, ишек ачылды.
– Мөмкинме? – дип сорады утыз биш яшьләр тирәсендәге бер ир.
– Әйдә, әйдә, үтегез.
Гөлзилә бары тик шунда гына пакетны калдырырга кирәген хәтерләде дә, кыяр-кыймас кына, берчә кулындагысына, берчә комендантка карап-карап алды.
– Ярый, хушыгыз! – Комендантның тавышы ишекне тыштан ябудан башка чара калдырмады.
«Ярый, кәнфитен үзем ашармын, ә шәрабны башка вакытта!..» – дип уйлады кыз тулай торак ишеген япканда.
Дөньяның бөтен изге көчләрен чакырып, бүлмә мәсьәләсенең уңай хәл ителүен теләп ялварды ул кайтканда. Бары тик трамвайдан төшеп фатирына атлаганда гына, йөрәген утлы әрнү телеп үтте: бөтен хезмәт хакы паспорт эчендә иде бит...
Комендант аларны кире кайтарса ярый да. Югалсалар, акча алганчы ач йөрергә туры килә инде. Гөлзилә кинәт туктап калды. Чынлап та, хәзер үк кире китәргә кирәк. Комендантка хәлне аңлатырга, бәлки, күчтәнәчләрне дә биреп булыр. Ул шулай итте дә. Ләкин комендантның бүлмәсе бикле иде. «Яңарак кына урамга чыгып китте», – дип аңлатты вахтер карчык. Шулай итеп, хезмәт хакының исәнлеген Ходай карамагына тапшырырга туры килде.
Иртәгесен бакчада күңелсез хәл килеп чыкты. Балаларның берсе егылып борынын канатты. Моның өчен тәрбиячегә дә, Гөлзиләгә дә ару гына өлеш чыгардылар, акчаларын кисү, тәртипләрен коллектив алдында тикшерү белән янадылар. Монысы бер хәл иде, кичен теге баланың әнисе җәнҗал куптарды. Дөньядагы бер яман сүзне дә калдырмый сүкте, судка бирү белән куркытты, Гөлзиләнең болай да яралы йөрәге бу кадәр рәнҗетүләргә түзмәде, ул елады да елады. Күз карасы кебек тәрбияләвеңне күрүче дә, исәпкә-санга алучы да юк, ә кечкенә ялгышың өчен әнә ничек этлиләр. Яклаучың булса иде яныңда. Һичьюгы, юатучың булса иде. Юк шул... Япа-ялгызы шул Гөлзилә. Әти-әнисе дә, туганнары да, торыр урыны да, яраткан эше дә юк аның. Сөйгән яры да еракта. Аның да хәбәре юк. Мәхәббәт дигәне дә газап, сагыштан гына тора...
Бакчадан чыккач, кая барырга белми озак басып торды Гөлзилә. Фатирга кайтасы килми. Барырга башка урын да юк инде. Нурия янына... Юк, анда бару да килешмәс. «Кайда урнаштың?» – дип сораса... Әй, сораса ни соң, бер дә әллә кем түгел әле... Ахирәте, дусты... Очрашмаганга да хәтсез вакыт үтте, сөйләшеп, серләшеп утырырлар, күңеле бушап калыр.
Әмма серләшергә насыйп булмады. Нуриянең бүлмәсенә җитәр-җитмәстән, ишегеннән майка, трикодан гына бер көньяк кешесе килеп чыкты да, карашлары белән Гөлзиләне өйрәнеп, туалет ягына китте. Кыз ни өчендер керергә базнат итмәде, менә шулай кисәк кенә кайтып китәргә дә теләге юк иде. Теге йөнтәс күкрәкле, уртача буйлы, тыгыз-таза гәүдәле ир кабат килеп, Нуриянең бүлмәсенә кергәч тә, коридор башында бераз көтеп торды. Шуннан соң гына кайтып китте. Баштарак бераз кәефе кырылса да, соңрак Нурия белән очрашмавына шатланып та куйды. Гөлзилә сәгатенә карап алды. Кашпировский сеанслары беткәндер инде, хәзер фатирга кайтырга да мөмкин.
Саимә карчык табак-савыт җыештыра иде. Гөлзиләнең сәламләвенә дә игътибар бирмичә, ул үз эшен дәвам итте. Мондый битарафлык соңгы вакытларда еш кабатлана иде. Мондый битарафлык Гөлзилә өчен бөтен усаллыктан да авыррак иде...
Эшләрен бетергәч, Саимә карчык Гөлзиләнең каршына ук килеп басты. Аның зәһәрлек белән янган күзләре юньлелек вәгъдә итми иде.
– Акчамны тапмыйм! – диде ул, тәннәрне чемердәтерлек бер астыртын гаепләү белән. – Кергән-чыккан кеше дә булмады...
Гөлзилә катып калды. Аны угрылыкта гаепли түгелме соң?!
Гөлзилә карчыкка яңадан бер караш ташлады, ул шаярмый иде.
– Кайда куйган идегез соң? – диде кыз, җавапсыз калмас өчен.
Саимә карчыкка бу да ошамады:
– Кайда куйганымны бик яхшы беләм мин. Бик яхшы беләм. Урынында түгеллеген дә беләм... – Аның күзләре: «Син генә! Бары тик син генә!» – дип, Гөлзиләне гаепләп карый иде. Кыз дәшмәде. Эндәшә дә алмас иде, тамагына утырган ачы төер сулыш алырга да ирек бирмәде хәтта...
Гөлзиләнең төне йокысыз үтте. Аның Саимә карчык өеннән тизрәк котыласы килде. Ләкин бакчага барырга бер генә теләге дә юк иде. Ул үзенә урын тапмады. Бу дөньяда бер кирәге дә булмаган артык җан итеп тойды үзен. Эх, асылын да үл идең, ичмасам. Шулчак ул үзен табутта итеп күрде. Әллә күпме халык җыелган. Барысының да күзләрендә яшь. Хәтта Саимә карчык та елый. «Нахак бәла якканым өчен кичер, балакаем», – дип яшь түгә. Ә Таһир... Таһирның чәчләре агарган, күп елаудан күзләре шешенгән, үзе ябыгып, саргаеп калган. Ул менә-менә акылыннан шашар төсле тоела. Бик әйбәт! Шул кирәк сезгә! Шул кирәк сезгә! Тере чагымда аз гына игътибарлырак булсагыз, бәлки, бүген дә сөенешеп-көлешеп яшәр идек әле. Ә хәзер... Елагыз... Елагыз да сабак алыгыз...
Бакчага җиткәнче шулай уйланып барды кыз. Эшкә тотынгач, бераз онытылып торды. Әмма бүген балалар белән җандашланып китә алмады. Үзен кеше итеп түгел, явыз хатыннарның балалары уйный торган уенчык итеп тойды. Хезмәте шул тиклем дә түбән, чиркангыч булып күренде...
Бүген комендантка керергә кирәк иде. Бүлмә булырына әлләни ышаныч юк. Хет акчасын сорап алыр да Саимә карчыкның йөзенә бәрер: «Мә, – дияр, – күргәнең-күрмәгәнең шушы булсын?!» Һәм әйберләрен җыяр да чыгып китәр. Кая? Хәер, кая булса да барыбер түгелмени?.. Ялгызлык һәм өметсезлек сазлыгыннан да авыррак тагы нәрсәсе бар дисең бу дөньяның?..
(Дәвамы бар)
Фото: migrantinform.ru