Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 октябрь 2022, 20:17

Зөлфия ГЫЙЗЗЕТДИНОВА. Уйнаштан туган. Хикәя (2)

Ах! Ана йөрәген тотып, әле ире ягына, әле сабыйлары ягына ташланды.

Зөлфия ГЫЙЗЗЕТДИНОВА. Уйнаштан туган. Хикәя (2)
Зөлфия ГЫЙЗЗЕТДИНОВА. Уйнаштан туган. Хикәя (2)

Иртәгәсен яу кырына озатты ул Имаен. Елый-елый күзләре шешенеп бетте. Күз алдыннан теге кара елан китмәде. Сизгер йөрәк хак булып чыкты. Дүрт ел эчендә газиз сабыйлары бер-бер артлы үлеп бетте, я кызамык, я чәчәк, я тамак чире диделәр. Бишесенең берсе генә дә исән калмады, ичмасам. Имаеның төсе итеп иркәләп-назлап кына үстерер иде дә соң...

Яратып кавышкан сөйгәнен дә кабат күрергә насыйп булмады аңа. Смоленск өчен барган сугышларда батырларча һәлак булды яугир.

Сәбилә гомере буе эченнән генә Имае белән сөйләшергә өйрәнде. Бүген дә ул:

“Аһ, Имай, Имай!.. Аяксыз, кулсыз кайтсаң да мин ирле булыр идем, нигә үзеңне сакламадың? Бер эштән, бер авырлыктан да курыкмый идең, дошманнан да өркеп тормагансың инде...” – дип пышылдады. Ачы күз яшьләре ике яңагы буйлап акты, күкрәк читлекләрен авырттырып әрнүле йөрәге сулкылдады...

Тышта буран көчәйгәннән көчәя. Сукыр лампа уты да сүрелеп-сүрелеп китә, керосин өстәргә кирәк. Куркыныч итеп буран ыжгыра. Юк, курыкмый Сәбилә: ул ялгыз түгел бит бүген, аның улы – Наиле бар!

Әле дә мыш-мыш килеп йоклап ята, бәләкәч кенә, матур гына... Ләкин үсәчәк ул. Әнисенә терәк булып үсәчәк... Сәбилә утын сүндереп йокларга ятты. Тик, кайда ул, уйлары караван-караван булып агыла да агыла.

Әйе, бу кадәр көчле кайгыга ни хәл генә түзде икән аның йөрәге? Түзде. Тормыш дәвам итә бит. Яшәргә кирәк иде. Яшәргә генә түгел, эшләргә дә кирәк иде. Фронтта киеренке алышлар бара. Кан коела. Әледән әле авылга өчпочмаклы кара хатлар килә. Хәлем мөшкел дип өйдә ята алмыйсың. Ачмы, ялангачмы, барыбер, ”Барысы да фронт өчен!”, “Барысы да Җиңү өчен!” – дигән бөек максатка хезмәт итәргә тиешсең. Юк икән, бетте! Илең, җирең мәңге фашистның канлы итеге астында тапалачак. Яхшы аңлый аны авыл халкы, шуңа да көчен биреп, тешен кысып тир түгә ул. Сәбилә дә үгез җигеп җир сөрде, иген ташыды, печән чапты, кыш буе кул белән “вилка” дип аталган механизм әйләндереп иген тазартты, төннәр буе фронт өчен оекбаш-пирчәтәткә бәйләде... Санап бетерерлекме? Шул арада сабыйларын-йөрәккәйлерен дә берәм-берәм җир куенына сала барды.

Ләкин Сәбиләнең кара кайгысына төренеп утырырга вакыты да, хакы да юк, чөнки, илгә афәт янаганда ул – Сәбилә генә түгел, иле өчен соңгы сулышына тиклем көрәшергә әзер халык иде. Ә халык арыды, ябыкты, хәлсезләнде. Тик бирешмәде халык. 1945 елның 9 маен күп югалтулар белән, канлы күз яшьләре коеп каршы алды халык. Җиңү! Бөек җиңү! Сибәләп кенә яңгыр яуды ул көнне. Яз яңгыры. Шатлык яңгыры. Халык тантана итте. Сәбилә кебек кара кәгазь алганнар да, кабат кавышу бәхетенә ирешкәннәр дә бердәй якты өмет белән карашларын “тыныч иртәгәгә” төбәгән иде.

Кайгысында Сәбилә ялгыз түгел. Илгә килгән ут ил итәгенә саба. Ә Советлар илендә бердәм, түзем, сабыр халык яшәде. Сугыштан соңгы җимереклекне төзәтү, илне күтәрү )ашланды. Авыр булды, чөнки ир-атлар аз, күбесе гарип, сатын-кыз күп. Типсә тимер өзәрдәй ирләр яу кырларында ятып калдылар шул. Хрущев заманындагы исәпләүләр буенча “20 миллионнан артык корбан” саны бүгенге кайбер икшеренүләр нәтиҗәсе буенча 26-27 миллион санын күрсәтә. Дөрес яисә дөрес түгел дип инандырырлык дәлилләр әлегә яктыртылмый, ләкин дәһшәтле һәм каһерле угышның бәхәссез нәтиҗәсе – сулган яшьлек, сынган змышлар, ятимнәр әрнеше, каерылган канатлар, өзелгән әмерләр...

Һәм бу “нәтиҗә” сугыштан соң, моңача бик сирәк күренеш булган, әле инде тоташ бер буын балалары тудырды. “Уйнаштан туганнар” дип мөһер суктылар аларга. Зыялылар бу хәлгә күз йомарга тырышты, гади халык андыйларның “сөяген юды”.Ләкин, фашистның канлы итеге таптап киткән кыр чәчәге сынмый калган икән, тәүге кояш чыгу белән, тәүге ләйсән яңгыр үтү белән аның күккә, кояшка омтылу сәләте яңара. Чөнки бәхет өчен туган, сөю өчен яралган җанның табигате шулай.

Көнгә төн, кояшка ай, җиргә күк кирәк, ә яшьлек дәрте белән ярсып типкән йөрәк наз, мәхәббәт таләп итә.

1945 елның сентябрь ае. Арып-талып кырдан кайтып килгән Сәбиләгә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, инде колхоз рәисе булып эшләп йөрегән Кәбир очрады. Ул чит кеше түгел, Сәбиләләрдән ерак түгел генә яшәгән Баллыкай бабайның улы.

Кәбирнең әтисе Сафа картны күп итеп умарта корты тоткан өчен шулай дип йөртәләр иде. Баллыкай бабайның кәрәзле балларын аз тәмләмәделәр авыл балалары. Кәбир күп сөйләп бара торган кеше түгел, аның үз гаиләсе бар. Бик акыллы, уңган Сара белән Сәбилә ахирәт кебек үстеләр. Тик болар барысы да “теге тормышта” – сугышка кадәрлесендә калды. Әле Сәбилә – кара шәлле кайгысын ябынган яшь хатын. Кәбир – сугыш юлларын үтеп, тормышка икенче төрле караш ташларга мәҗбүр яшь ир. Ялан юлын сөйләшә-сөйләшә үттеләр алар. Сабыйларын ничек югалтканы, Имаеның хәрби антына тугры калып, батырларча һәлак булганы хакында хәбәр алганын бәйнә-бәйнә сөйләде Сәбилә.

Йөрәген кысып торган хисләр ташкыны бушады, күзләреннән елгалап яшь акты. Кызганды Кәбир яшь хатынны. Ирексездән куллары Сәбиләнең иңнәрен кочты, күзләр күзләргә төбәлде. Дарсылдап типкән ике йөрәк тавышы, юл буендагы куакларга кунган кошчыкларны өркетеп, иңри-иңри сөю авазларына әйләнеп күккә очты...

9 айдан Сәбилә күкрәгенә газиз сабыен – бөдрә чәчле Наилен кысып, кабат аналык бәхетендә йөзә иде.

Яз. Эңгер-меңгер. Тау битләреннән тасма-тасма гөрләвекләр ага. Тәтер елгасы буйлап, ярларына сыймый ургылып аккан ташкын өстендә эреле-ваклы боз кисәкләре йөзә. Авыл ягыннан йөгереп чыгып, бер төркем малай-шалай күпер ягына якынлашты. Барысының да аягында кара төстәге резин итекләр, арада берсенең генә аягында чабата. Анысы вакыт-вакыт артта кала, ләкин бирешми, бөдрә чәчләрен язгы җилдә җилфердәтеп тегеләрне тагын куып җитә. Менә төркем Айтуган күперенә килеп туктады. Малайлар, серле тылсымчылар кебек, куеннарыннан алдан бәйләп әзерләнгән салам “күбәләр” китереп чыгардылар да ут төртеп күпердән аска – агып барган боз кисәкләренә ыргыттылар, һәм менә елга буйлап искиткеч матур, гаҗәп сихри тамаша йөзә. Боз өстендә янган учаклар малайларны шулкадәрле сөендерә, аларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкырышкан тавышлары язгы кич пәрдәсен ярып еракларга тарала:

– Минеке, минеке яктырак яна! Синеке сүнде, шалкан! (Мөдәрис дигәненең кушаматы шул).

– Кит әле, Ябалак, ана бит минеке! (бусы – Нәҗип).

– Минеке икәү! Икесе дә яна!

– Чикләвекнеке кайсы? (бусы – Нургали).

Ә шулай да чабаталы Наилнең учаклары озагырак янды бугай, Наил:

– Минекеләр, минекеләр матурырак! – дип кычкырды, – минекеләр Димгә хатле янып барачаклар!

– Янды дй, сиңа ишшү!

– Чабатаң төшеп калган!

– Уйнаштан туган!

Кем, кем әйтте моны? Кайсы дусы, кайсы иптәше?

Наилнең башына йөзләрчә чүкеч белән китереп суктылар мени, йөрәге туктый язды. Кинәт күз аллары караңгыланып китте малайның. Әле генә боз өстендә дөрләп янган салам учаклары сүнде. Наил туктап калды. Ә малайлар берни булмагандай яр буйлап йөгерә. Ә бер ни дә булмады. Алар бу сүзгә үз мәгънәсен салып әйтмәделәр дә, болай, олылардан ишеткән “кушамат” кына яңгырады. Икенче ачуны китермәсен...

Ә Наил өчен үзеннән ерагая барган яшүсмерләр бары тик кара шәүләләр генә булып калды. Ул юеш чабаталарын авыр шапылдатып авылга таба йөгерде. Еламаска! Түзәргә! Тизрәк! Тизрәк! Менә авыл. Менә аның өе. Менә буш абзарлары. И-и-х!..

Наил абзар эченә кереп үксеп-үксеп елады. Малайны бик кимсендерә, гарьләндерә иде бу агулы “кушамат”.

Шулчак шыгырдап буш абзар капкасы ачылды. Әнисе кереп килә:

– Улым, Наил! Синме ул анда?

Наил күз яшьләрен җиң очына сөртеп әнисенә каршы атлады:

– Әү, әни!

– Әйдә, улым, кер. Шәмшиян әбекәйләреңнәң җылы сөт алып чыктым, бәрәңге издем. Ашап ал да, йокларга вакыт, балам!

Наил елаганын белдермәскә тырышып әнисе артыннан иярде.

Төнлә күзенә озак йокы кермәде Наилнең. Уйнаштан туган... Бу төшенчәнең ни аңлатканын бала башы белән бераз чамаласа да, уйнаштан туганнарның әтиләре юк, димәк, сыерлары да юк, шуңа да аларны кимсетәләр, дигән нәтиҗәгә килде Наил. Юк! Уйнаштан туса да, барыбер кеше ул! Бүтәннәрдән берние дә ким түгел. Ничек тә сыерлы булырга кирәк! Иртәгә үк әни белән сөйләшеп, җыелган акчага бозау алырга кирәк. 12 яше тула, печән генә чабарлык көче бар аның. Уйнаштан туса да кешечә яшәячәк ул, кешечә, кешечә...

Наил йокыга талды. Ә төшендә малай әнисенең өйгә яңа сауган сөт тулы чиләк белән килеп кергәнен күрде.

 

Фото: fb.ru

 

(Дәвамы бар).

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас