Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 октябрь 2022, 12:21

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (3)

...Сабир кызны күздән кичерде дә, ничек бу кадәр чибәр булып була икән, дип уйлаган гына кебек иде, Илүзә аның уйларын "ишетте". Бу мизгелдә алар бер-берсенә шулкадәр якын иде. Бик азларга гына язмыш мондый мизгелләрне бүләк итә. Әйтерсең дә икесенә бер йөрәк, бер җан.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (3)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (3)

(Дәвамы.)

Сабир:

– Марат! – диде җитди генә. Башында мең төрле уй йөгерде: "Ничек кенә Илүзә алдында бит белән пычракка егылмаска! Юк, юк, монда түгел, бүген түгел, башка вакытта... Ә хәзер тынычланырга, тынычланырга кирәк!".  Ә үзе:  – Минем турыда әйткән сүзең өчен үпкәләмим, – диде.

– Ник үпкәләргә? Дөресе шул булгач! – Марат үзен оясындагы эт кебек хис итте. Кунак егетнең бернәрсә дә эшли алмавын сизә иде ул. Егетләр Маратны яклаячак бит!

Сабир, үзен кулда тотарга тырышып:

– Марат, минем янымда үзеңне ничек тотасың килә, шулай тот. Миңа барыбер. Тик Илүзә белән дорфа сөйләшәсең түгелме? – дип куйды.

– Ничек сөйләшәсем килә, шулай сөйләшәм! Ә синең безнең арада эшең булмасын!

Бу юлы Сабирга бар ихтыяр көчен җыярга туры килде:

– Бәйрәмнең ямен җибәрмик, – дип, Маратка кул сузды. – Арада мин артык икән, кайтып китәрмен! – диде. – Килештекме?

Шуннан гына Марат кул бирде. Берсе бер сүз дәшмәде. Сабир киемнәрен алып тышка чыкты. Подъезд төбендә бераз таптанып торды. Ни уйларга белмәде. Аяк астында җир убылгандай булды аның. Тамак төбендә ниндидер төер утырды, елыйсы килде. Юк, җебеклек күрсәтергә ярамый иде. Шулвакыт тунының сәдәфләрен дә эләктереп өлгермичә, башлыгын кулына гына тоткан килеш Илүзә тышка атылып чыкты.

– "Сиңа бүләгем бар иде!" – дидең дә качтың, – дип, елмаерга тырышты кыз.

– Өшисең бит! – дип, Сабир кызның башлыгын кидерде, ипләп кенә тунының сәдәфләрен эләктерде. "Ни өчен Илүзә минем артымнан чыкты соң? Маратка үпкәләп кенәме? Әллә..." Күзләренә карарга кыймыйча гына:

– Илүзә, гафу ит мине! – диде.

– Синең монда бер гаебең юк! – дип, Илүзә сүзләрен дәлилләргә теләп елмайды һәм егетне култыклап алды.

Тынлыкны саклап бераз атладылар. Соң иде. Каршыларына сирәк-мирәк парлы яшьләр очрады. Менә алар кебек сөйләшә-көлешә барсаң икән, тик Сабир сүзне ничек башларга белми:

– Илүзә! Ә син куяннар яратасыңмы? – диде.

Кызга егетнең соравы сәер тоелыпмы, шырык-шырык килеп көлә башлады. Сабир да аңа кушылды.

– Яратам, – диде Илүзә, көлә-көлә.

Сабир сумкасына үрелде дә бүләген алып кызга сузды. Илүзә көлүеннән туктап, саклык белән генә йомшак уенчыкны кулына алды:

– Бигрәк матур! – дип, соклануын яшерә алмады.

– Синең кебек...

– Рәхмәт, – диде Илүзә, аяк очларына басып, егетнең битеннән үбеп алды да йөгереп китте. Бу хәл Сабирга кыюлык өстәде, кызны артыннан куып тотып күтәреп алды:

– Чү, Сабир! Нишлисең син?

– Менә шулай, күтәреп кенә йөртәсем килә дигән идем бит! Илүзә! Илүзә!

– Сабир! Син шундый көчле, гадел! Әллә шуңа ошатам үзеңне! – диде Илүзә. Аннан тынып калды. Егет кызны җиргә куйды да пышылдап кына:

– Мин си-не я-ра-там! Ишетәсеңме, бер күрүдән яраттым... Әгәр дә син Маратны сайласаң...

Илүзә: "Дәшмә", – дигәндәй, егетнең иреннәренә бармакларын куйды. Сабир сүзсез калды. Кыяр-кыймас кына кызның һәр бармагын үпте. Илүзә кулын алмады. Егетнең иреннәре янды. Кызның һәр бармак очыннан йөрәгенә кадәр моңа чаклы билгеле булмаган, ниндидер татлы, дулкынландыргыч сихри көч үтте. Илүзәнең башы әйләнде. Егылып китмәс өчен икенче кулы белән егеткә тотынды. Сабир кызны биленнән кочаклады, менә шулай озак кына басып торды алар... Күпме әйтелмәгән сүз йөрәктән-йөрәккә үтте. Хисләр белән тулы күзләр барысын да аңлады...

Бу кичне Сабирның тормышы яңа бер баскычка күтәрелде. Илүзәне өенә озатып кайткач, керфек тә какмый төн үткәрде ул. Гел елмаясы килде аның. Күзләрендә яңа бер чаткы кабынды. Йөзе нур булып балкыды. Энҗе кар бөртекләре буласы, кош булып очасы, болытларны куасы килде аның. Һәркемнең аның кебек бәхетле булуын теләде. Тик Илүзә белән очрашу минутлары якынайган саен Сабирны курку биләде. "Башка аны күрергә теләмәсә, бары Маратны гына куркыткан булса... Юк! Юк! Аның күзләре алдый алмый!"

Дәрес башланырга берничә генә минут калган иде... Илүзә юк та юк. "Бүген контроль эш тә язарга тиешбез! Әллә кичә тышта озак йөреп, салкын тидердеме икән?" Сабир ни уйларга белмәде. Марат та: "Илүзәне кайда куйдың? Әллә ашадыңмы? Аю"... – дип, төрттереп китте. Сабир дәшмәде.

Ниһаять, кызарып, пешеп Илүзә килеп керде. "Исәнмесез!" – дип исәнләште дә туп-туры Сабир янына килеп утырды. Пышылдап кына, егеткә карамый гына:

– Сәлам, чак соңга калмадым! Йомшак куянкаем мине уятмаган бит! Синең хәлләр ничек соң? – дип елмайды, керфекләрен дә күтәрергә кыймыйча.

Сабир парта астыннан гына кызның кулын кысты:

– Син янымда булганда, әйбәт, – дип җавап бирде. – Кулларың суык, әллә өшедеңме?

– Юк, салкын мине куып тота алмый ич! – Кызның күзләре елмая иде, шырык-шырык килеп, көлмәс өчен, иреннәрен тешләде. Сабир да елмайды. Курсташлары аларның һәр хәрәкәтен читтән генә күзәтә иде. Марат яннарына ук килеп басты. Ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, башын югары күтәргән килеш Илүзәгә:

– Сандугачым! Сөйләшәсе сүз бар иде, – диде.

Кыз бер тын күзләрен кысыбрак егеткә карап торды да:

– Марат Касыймович! Ә минем сезгә әйтер сүзем юк!

Аудиториягә укытучылары керде. Марат теләр-теләмәс кенә урынына барып утырды. Дәрес башланды. Контроль эш сорауларын таратып чыктылар. Сабир тиз генә үзенең вариантын эшләде дә Илүзәгә дә ярдәм итте. Егет кызның менә шулай янында гына утыруына ышанып бетә алмады. Күзләре күрде, күңеле һаман да "төш түгелме бу?" дип икеләнде.

Бу көннән курсташлары аларны "гашыйклар" дип йөртә башлады. Ә Марат: "Гашыйклар түгел, лю-бов-никлар" – дип, үзенчә мыскыл итмәкче иде, Илүзәнең иптәш кызлары егеткә каршы чыкты:

– Син, Марат, Яңа ел кичәсеннән аларны куып кайтарып җибәрүең җитмәгән, һаман да бәйләнергә генә сүз эзлисең! Марат, гафу үтен! – диештеләр.

Егет хәлнең кайсы якка борылуын чамалап, теләр-теләмәс кенә:

– Котлыйм сине, Батыр, – диде, ә үзе эченнән генә "аю" дип кабатлады. Сабир гына егетнең иреннәреннән аның күңелендәген аңлады. Йодрыгы төйнәлде. Әмма Илүзәгә бер караш ташлау белән, Сабир бар дөньясын онытты. Аның өчен дөньяда ул һәм Илүзә генә бар иде...

Кулга-кул тотынышкан килеш парк буйлап йөргәндә, егет беренче тапкыр Илүзәне күргән көнне исенә төшерде. Кызның сүзләре имтихан бирергә ярдәм итүе, шушы көннән ул аның күңеленә кереп калуы турында сөйләде. Илүзә дә:

– Мин дә сине имтихан биргәндә үк ошаткан идем. Син миңа карамадың бит!

– Юк, мин синнән күземне ала алмадым!

– Алдашасың бит! Мин көлгәнгә, син ачуланып карадың!

– Юк, сокланып...

Яңа ел бәйрәмнәренә Сабир авылына кайтып килде. Илүзә белән күрешмәгән өч көн аның өчен бик озак тоелды. Әнисе дә улындагы үзгәрешләрне тиз сизде. Җаен туры китереп:

– Ни булды, улым? – дип сораштырды.

Сабир, елмаеп:

– Сөйләрмен әле, әни! – дип җавап бирде. Ана кеше башкача сораштырып тормады. Сабирга сиздермичә генә: "Булачак киленемә бүләк булыр" дип, кабарып торган ап-ак йоннан шәл бәйли башлады.

Сабир авылдан килгәч, әнисе җибәргән тәмле күчтәнәчләр белән Илүзәне дә авыз иттерәсе килде. Кызны тулай торакка кунакка чакырды. Рамил исемле егет белән ике урынлы бүлмәдә яши иде. Бу көнне бүлмәдәше хәлне аңлап, иптәшләренә китте. Ә Сабир Илүзә килгәнче өстәл әзерләде. Кибеткә барып, ак роза чәчәгеннән торган гөлләмә дә сатып алды. Аннан Илүзәне тукталышка чыгып каршы алды. Вахтер Наил бабай белән дә алдан сөйләшеп куйган иде. Алтмыштан узган, бәләкәй генә гәүдәле, чал чәчле, яшьләр белән шаярып аралашкан картны Сабир картәтисенә охшатты. Гел аның белән киңәшләште. Бу юлы да шатлыклы хәбәрен аңа әйтте. Наил бабай да егетне үз итте:

– Син кара аны, эшне бозып куйма. Бүлмәдә икәү генә калдык дигәч тә... – дип, акыллы сүзен әйтте.

– Наил бабай, мин шундый егеткә охшаганмынмы?

– Кайчак хискә бирелеп, уйлап җиткермисең! Аннан авызың пешкәч, соң булуы ихтимал!

Илүзәне күргәч, карт егетне кабат кисәтте, вахта аша үткәргәндә дә:

– Мин әйткәнне онытма! – дип, күз кысып озатып калды.

Бүлмәсенең ишеген ачканда, Сабир кызның да дулкынлануын тойды.

Илүзә Яңа ел кичәсенә кигән күлмәктә иде. Сабир кызны күздән кичерде дә, ничек бу кадәр чибәр булып була икән, дип уйлаган гына кебек иде, Илүзә аның уйларын ишетте. Бу мизгелдә алар бер-берсенә шулкадәр якын иде. Бик азларга гына язмыш мондый мизгелләрне бүләк итә. Әйтерсең дә икесенә бер йөрәк, бер җан. Сабир беренче тапкыр егет кеше белән икәүдән-икәү генә калган кызның куркуларын да күңеле белән сизде.

– Син шулкадәр чибәрсең, Илүзә! Барысы да яхшы булачак! Курыкма! Миңа ышанасыңмы? – Кыз "әйе" дигәндәй башын какты. – Алайса, йом күзеңне!

Шул арада ак чәчәкләр гөлләмәсе пәйда булды:

– Кызыл розалар – мәхәббәт чәчәкләре, ә ак төстәгеләре янып тормасалар да, гадилеге белән үзенә тарта. Алар сиңа охшаганнар...

Егет кагылыр-кагылмас кына кызның иреннәреннән үпте. Илүзә йөзен чәчәкләр артына яшерде.

– Сабир! Син мине оялтасың!

Егет пышылдап кына:

– Ә син беләсеңме? Мин яратам сине! – диде. Аннан кыюрак кабатлады. – Яратам!

Илүзә бу сүзләрне ишетүгә бик шат иде, әмма йөзеннән ниндидер кара шәүлә йөгерде.

– Юләр! – дип, егеткә кулын бирде. – Син бит мине белмисең!.. Минем кем кызы икәнемне дә белми-сең!.. Ә белгәч, яратырсыңмы?

Сөеклесенең күңеле йомшаруын сизеп, Сабир кызны биленнән кочып, үзенә тартты:

– Илүзә, Илүзәм минем, – дип битеннән үпте. Иреннәрендә тозлы яшь тәме иде...

– Мин...

– Илүзә! Зинһар өчен, елмай инде, җаным! – Кызның күзләрендәге яшьләрне күреп, ул тагын да каушап калды. Сүзне икенчегә борырга тырышып, – Әйдә, чәй эчәбез, – диде.

Кыз елмаерга итте, Сабирның өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. Илүзә чәчәкләрен суга утыртты да тирә-ягын күздән кичерде, егетләр бүлмәсе булуына карамастан, барысы да җыйнак һәм пөхтә иде. Кечкенә генә бүлмәгә әллә никадәр әйбер сыйган – барысы да кызның күңеленә якын тоелды, әйтерсең, монда ул күптән булганы бар иде. Ул арада Сабир чәй ясады. Илүзәне өстәл янына чакырды. Икәүләп чәй эчтеләр. Аннан фотосурәтләр карадылар.

Сабир зур горурлык белән әнисе турында сөйләде:

– Ул синең кебек ачык күңелле, мин аның кычкырып сөйләшкәнен дә ишеткәнем юк! Ә әтиемне хәтерләмим мин!

Илүзә Сабирның күзләренә карарга кыймыйча гына:

– Ә син хатынын үлем дәрәҗәсенә җиткәнче кыйнап, төрмәгә утырган кешенең кызын ярата алыр идеңме? – дип сорады.

– Мин дөньядагы иң чибәр, иң акыллы кызны яратам! Исеме дә матур аның – И-лү-зә!

– Ә мин яратмыйм исемемне. Ул миңа әтиемне хәтерләтә. Әмма син "Илүзә" дип, шундый ягымлы итеп дәшәсең, әйтерсең, мин исемемне беренче тапкыр ишетәм... Сабир! Син мине гел шаркылдап, көлеп йөри торган кыз, дип уйлыйсыңдыр. Әйе, мин көләм. Еш көләм...

Сабир сабый баланы юаткандай:

– Чү! Чү! Мин сине нинди бар, шундый итеп яратам! Илүзә! Нәрсә дисәң дә, мин сине барыбер яратам, яратачакмын!.. – дип, кызның чәчләреннән иркәләде. Илүзә башын егетнең күкрәгенә салды һәм әкрен генә сүзен дәвам итте.

(Дәвамы бар.)

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.  Язмышларда ачы балан тәме (3)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (3)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас