Бүген көн шундый матур башланган иде. Тышта эссе күктә кояш көлә, хәтта ки, җил әсәре дә юк. Бәләкәй Наил көзге ватыгына карап әнисенең сөяк тарагы белән куе кара чәч бөдрәләрен и тарады, и тарады, тик, барыбер тураймады ул бөдрәләр. Ярар инде, дип, кул селтәде дә өйдән чыгып сызды малай. Әнисе күрми дә калды. Наил танавын тарта-тарта күрше Сара апасының кулыннан төче күмәч эләктерде дә үзе белән бер тирәрәк яшьтәге түгәрәк йөзле ике матур кызчык янына сәкегә менеп утырды. Тегеләре чүпрәк курчакны бер төреп, бер сүтеп “бәбиле” уйныйлар иде. Күрше малае Наил белән гел генә бергә уйнап өйрәнгән кызлар бүген дә малайга ягымлы карап елмайдылар да уеннарын дәвам иттеләр. Наил аякларын сәкедән салындырды дә аш-су почмагында “зур корсаклы” чуенга бәрәңге салып торган Сара апасын күзәтә башлады. Әнисе кебек бәләкәй генә гәүдәле, мөлаем йөзле Сара апасы бүген, нишләптер, җитди кыяфәт алган да, өстәл артында кәпәеп утырган кылыч борынлы, ямьсез кара тут йөзле чит апа белән сөйләшә иде. Малай, «Абау ямьсез апа да инде», – дип уйлап та өлгермәде, чит хатын Сара апасына эндәште:
– Сара, нишләп бу уйнаштан туганны өеңә ияләштердең? Үзеңнекеләр Кырым чирүе кебек...
– Нишләп алай дисең, Маһруй түти? Баланың ни гаебе бар? Уйнасын әйдә... туганнары белән...
Бәләкәй Наил нәни йөрәге белән сүзнең үзе турында барганын, әлбәттә аңлады, тик мәгънәсен төшенергә зиһене җитәрлек түгел әле. Зәһәр карашлы ямьсез түтинең сүзләреннән бөрешеп калды малай, арты белән шуышып сәкедән төште дә өйдән чыгып йөгерде. Ашалып бетмәгән тәмле төче күмәчен каршысына сикергәләп килгән Акбайга каптырды һәм үзләренең читән кырына барып чүгәләде. Уйнаштан туган!.. Уйнаштан туган!.. Наил ике кулын баш астына куеп, кояш нурлары җылыткан йомшак, яшел чирәм өстенә ятты да күзләрен йомды: Сара апасы чуен тутырып хуш исле аш әзерли, Галия белән Фәния “бәбиле” уйныйлар... һәм теге ямьсез апаның үзенә кырын караган зәһәр карашы бер-бер артлы хәтерендә яңарды аның.
Уйнаштан туган!..
Нишләп әле аның колагы бу сүзләрне эләктереп алды соң? Их, Сара апасы куып кына чыгарса ярар иде теге усал түтине...
Наил күзләрен ачты. Бәй, кай арада пәйда булган әле бу соры болытлар? Кояшны каплап куерганнан куера бара болар. Әнә инде Наилләрнең өй түбәсе өстенә җыелдылар да әллә нинди сүрәтләргә кереп куыша башладылар. Әллә шүрәле, әллә дию пәрие, әллә... теге зәһәр түти инде?.. Шулчак, ялт итеп яшен яшьнәде, күк күкрәде һәм эре-эре яңгыр тамчылары малайның ачык корсагына, бөдрә чәчләренә, битенә тамды. “Чебиле” куллары белән Наил йөзен каплады...
Кыш. Тышта күз ачкысыз буран. Морҗа төтенлегенә эләккән җил и сызгыра, и ыжгыра. Тәбәнәк тәрәзәләрне кар күмеп киткән. Сукыр лампа яктысында улының тишек йон оекбашларына баш сабып утырган Сәбилә очсыз-кырыйсыз уйларына бирелгән.
Яшь хатынның уйларын юрганын өстеннән алып ташларга чәбәләнгән улы гына беразга бүлдерә бүлдерүен. Җәен, бер дә юкка гына, чирләп алды аның улы. Яңгыр астында озагырак уйнаган шул, балакаем... Өч көн янып ятты, әлдә генә Ходай ярдәм бирде, юкса әллә ниләр уйлап беткән иде ул чакта Сәбилә... И, раббым, бу сабыйны миңа бүләк итеп җибәрдең, исәнлеген, гомеркәен дә бир инде, Аллам, ташлама безне...
Күзләренә яшь килеп тыгылды яшь хатынның. Ул бәхетле булырмын дип өмет иткән иде бит...
Алма кебек пешеп җитүенә, үзләренә яп-якын гына йортта үскән Имаметдин исемле егет сабыр, тыйнак, эшчән Сәбиләгә сөю билгеләрен күрсәтә башлады. Ошады егет кызга. Ике арада гыйшык уты кабынды һәм, күп тә үтми, урта хәлле гаиләдә бер кайгысыз үскән кыз бала ярлы гаиләгә килен булып төште.
Бер өйдә ике килен. Эреле-ваклы бала-чага чыр-чу килә. Биатай булган кеше фин сугышында һәлак булган. Бием-әни изге күңелле. Киленнәрен эшкә өйрәтеп, ялгышларын төзәтеп, ярдәмләшеп тора. Өлкән килендәш тә ярыйсы, тик бераз кырысырак. Нишлисең, түзәсең. Ашау ягын бүген ирекле тотсаң, иртәгә “суган суы” суырып утыруың ихтимал. Шуңа да, “старший” килен табагы белән бөтен килеш
бәрәңге пешереп утыртса, манып ашарга мае гына накысырак була. Бәләкәй савыттагы май “һә” дигәнче бетә дә, дистәләгән күз Шәмшиянга төбәлә. Икенчегә май эретеп салырга мәҗбүр ул, тик анысы да җитми шул, өченчегә дә кузгала “старшой”. Шулай итеп күп санлы гаиләнең тамагы туя. Ризыкка караганда кашык күберәк шул монда. Сәбилә, еш кына, кеше-кара абайламаганда, ата йортына йөгереп кенә кереп тамак ялгап чыгарга да өйрәнеп бетте... Ярлы булсалар да, бер-берсен аңлап яшәделәр алар. Ир туганнары да, Шәмшиян килендәше тә әйбәт мөгәлләмәдә булды Сәбиләгә. Үкенерлек түгел. Үзләре башка чыккач та аралашты гаиләләр. Бер-бер артлы 5 бала тапты Сәбилә. Араларында игезәкләре дә булды, һа-а-ай бу язмыш дигәнең...
1941 елның 22 июнь таңы. Биш баласына гомер биргән чибәр Сәбиләсенең озын чәчләрен тарап, көмеш тәңкәләр кушып икедән үргәнен карап ятырга ярата Имай. Ә бүген, нишләптер, алай иркенләп ятмады, хәләленең ак йөзендәге алсу бит алмаларын үбеп тиз генә киенде дә, тышка чыгып китте. Иртәнге чәй өстәле әзерләп, Сәбилә озак көтте аны. Кайтып кергәндә Имайның йөзен куе болыт каплаган иде. “Сугыш” дигән дәһшәтле сүз иренең агарып калган иреннәреннән кара елан кебек шуышып чыкты да өй буйлап үрмәли башлады. Менә, кара елан сабыйлары өстенә ябылган юрган өстеннән шуышты...
(Дәвамы бар).
Фото: mirtesen.ru