Чәчмә әсәр
26 Октября 2022, 06:00

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)

Ак яулыкларын бөркәнгән әнисенең йөзе бик борчулы иде, башын кагып кына: "Улым, нишләвең бу?" – диде. Сабир ни дип җавап бирергә дә белмәде. Кабат караңгылык чорнап алды аны. Кайда ялгышты соң ул? Бәхетле, бик бәхетле буласы килә иде бит аның...

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)

...Сабир хәмер белән артык дус түгел иде, тик бүген ул лаякыл исерек кайтты. Өйдәгеләр ишекне эчтән бикләмәгән. Аяк киемен дә салмыйча аш бүлмәсенә үтте. Ашыга-ашыга сумкасыннан бер "акбаш", вак-төяк күчтәнәчләр чыгарды, капчык эченнән кызлары Миләүшәгә дип алган уенчык курчак та пәйда булды. Әйберләрен өстәлгә генә бушатты да шкафтан рюмка алмакчы иде, читтәрәк торган бәллүр бокал идәнгә төшеп ватылды. Иренең кайтуын көтеп-көтеп, оеп киткән хатыны тавышка уянып китте. Тиз-тиз өстенә халатын гына ташлады да аш бүлмәсенә ашыкты. Төн уртасында кайтып кергән иренә үпкәсен белдерергә тырышып:

– Әбәү, ник болай соң? Баланы уятасың бит! – дип, пышылдап кына сүз башлаган иде. Өсте-башы тузган ирен күргәч, үз тавышыннан үзе куркып китте. – Сабир! Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип кычкырып җибәрде. Ир дәшмәде, баскан урынында чайкалып, урындыкка лып утырды. Эшнең асылын аңлаган хатынның күңелендә җил-давыл купты. – Туйганчы эчеп кайтканың җитмәгән, нигә инде өйгә дә кыстырып кайттың? – дип, сөйләнә-сөйләнә, пыяла кисәкләрен җыеп алды да чәй утыртты. Тагын әллә нәрсәләр әйтмәкче иде, дәшми калуны хуп күрепме, тавышын йомшартыбрак дәвам итте. – Ерак юлдан кайтуыңа тәмле бәлеш тә өлгерттем, суынды инде. Сине кичә дә көткән идем, ник иртәрәк кайтмадың? – дигән булды.

Ир эчеп тонган күзләрен хатынына төбәп карады да кара тавыш белән:

– Көттем дисеңме? Ялган! Син... – дип, туктап калды.

Шулвакыт хатынның куллары калтыранды, тыны кысылгандай булды, йөзе үзгәреп китте:

– Син бе-лә-сең-ме?..

Ир башын аска иде. Хатын моны "әйе" дигәндәй аңлады. Авыр сулап тын алды да тотлыга-тотлыга:

– Фәрит Миләшне генә күрергә килде... Сине көтте... бик соң иде... Сабир, безнең арада берни дә булмады! – дип, үзен акларга тырышты.

Ир, теш арасыннан гына:

– Илү-зә! Илүзәм! Ник көтмәдең? – дип пышылдады.

Бер мизгелдә хатынны алыштырып куйдылармыни, кашлары маңгай янында тоташа язып:

– Кем? – дип сорады.

Сабир кычкырыбрак:

– Илүзә! Минем Илүзәкәем! – дип кабатлады.

Баягы йомшак, гаепле тавыш юкка чыкты:

– Са-би-и-ир! Мин бит Илүзә түгел! Илүзә түгел! Фирүзә дә түгел! Ишетәсеңме?! Мин – ЛИ-ЛИЯ!

Ир тешен кысты, үзен кая куярга белми сикереп торды:

– Мин Илүзә дигәнгә "әйе" дияргә тиешсең!

– Илүзә дигән исемне ишетмәс өчен, нишлим соң? Оныта алмагач, бар янына, бар! Син бит әлеге мизгелдә элекке Сабир түгел! Танырмы соң ул сине? – дип, хатын түзмәде, үкси башлады.

Ир аның саен ярсыды. Бар ачуы белән йодрыкларын төйнәп, стенада эленеп торган көзгегә китереп сукты. Яшьләрнең туйдан соң алган көзгеләре, рәнҗеп, берничә кисәккә ярылды, аннан шуып кына идәнгә төште дә һәм тагын әллә ничә кисәккә бүленде. Әллә тормышлары да туй көненнән башлап ватык булды инде?! Ә бүген тәмам челпәрәмә килде... Нишли ул? Сабир тиз генә кулларын артка яшерде.

Лилия агарынып китте, куркыштан ире алдына тезләнде. Ике кулы белән аякларыннан кочаклап, калтырана-калтырана:

– Мин – Илүзә! Мин – Илүзә! Сабир! Тик тынычлан! – дип үтенде. Шуннан гына ир айныгандай булды. Хатынны торгызып урындыкка утыртты да, өстәлдән шешәсен алып, тышка чыкты. Нишләде ул? Ник котыра? Лилиянең монда ни гаебе?

Бу минутта үз-үзен күралмады Сабир. Алкы-салкы килеп мунчага таба атлады. Куенына кыстырган шешәсен тартып чыгарды да шашкандай көлеп җибәрде. "Бүген син генә мине аңлыйсың! Син генә мине юатасың!" – дип, пыяла савытны суырып-суырып үпте. Аннан кинәнеп, "акбаш"ын ташка бәреп ватты да мунча алдындагы караватка кереп ятты. Башын мендәргә салу белән, үксеп-үксеп еларга тотынды. Дерелдәп калтыранды. Әллә нинди хайвани авазлар чыгарып елады ул. Шул килеш йоклап киткәнен сизми калды...

Таң беленеп килә иде. Сабир иңнәрендә әнисенең кулларын тойгандай булды. Кыюсыз гына күзен ачты. Үтереп башы авырта иде. Әллә өн, әллә төш? Мәрхүм әнисе янында басып тора түгелме? Сабирның теле әйләнмәде, кипкән иреннәре көч-хәл белән:

– Ә-ә-ән-ни! Әни! – дип кыймалдады.

Ак яулыкларын бөркәнгән әнисенең йөзе бик борчулы иде, башын кагып кына:

– Улым, нишләвең бу? – диде.

Сабир ни дип җавап бирергә дә белмәде. Кабат караңгылык чорнап алды аны. Кайда ялгышты соң ул? Бәхетле, бик бәхетле буласы килә иде бит аның...

Мәктәптә тырышып укыды, буш вакытларында шигырьләр язды. Әнисе еш кына: "Бигрәк хыялый күңеллесең, әтиең дә шундый булды. Бар яклап та аңа охшагансың шул, хәтта артык кызулыгың белән дә әтиең нәселенә тарткансың!" – дип, улының аркасыннан сөеп ярата иде. Аннан читкәрәк китеп: "Бигрәк иртә безне ташлап китте шул, мәрхүмкәем", – дип, үксеп елап та алды...

Әтисен Сабир хәтерләми иде. Улы дөньяга килгәч: "Өйне зурайтырга, почмак төртергә кирәк", – дип, зур планнар корып йөргәндә, гаиләгә зур кайгы килә. Урман кискәндә, өстенә агач авып һәлак була ул. Ана кеше улына әти-әни назын бирергә тырыша. Шулай да Сабирның бәләкәйдән күңеленең бер кырые китек иде. Классташ малайлары белән: "Менә минем әтием", – дип сүз көрәштерәсе, газиз кешесе белән бер утырып күңеле булганчы сөйләшәсе килде. Кайчак әтиле үскән малайларга ачуы килде Сабирның, еш кына йодрык төйнәп, аларны кыйнап кайтарды. Кызу иде. Сабир дигән исеме җисеменә туры килмәде, малай сабыр булырга теләмәде дә, әтәч кебек кабарыныр өчен бер кыек сүз җитте. Урам малайлары хәтта Сабирдан курка торган иде. Күрше хатыннары ялгызы гына улын тәрбияләгән Гөлйөземне: “Әле урамда малайларны кыйный. Ә аннан ни булыр дисең? Хатынына, хәтта сиңа да кул күтәрәчәк ул!” – дип кисәттеләр. Бу сүзләрне ишетеп торган малай актыгы: “Әни, мин бервакытта да сиңа сукмам, начар сүз дә әйтмәм”, – дип сүз бирде.

Шук, сугыш чукмары булуына карамастан, укытучылар Сабирны үз итте. Тырышлыгы, үҗәтлеге, иншаларында бар нәрсәне күңеленнән үткәреп язуы укытучыларга ошый иде.

Урман каравылчысы булырга хыялланды Сабир. Укып беткәч, әтисенең теләген тормышка ашырып, зур йорт төзеп, авылда яшисе килде. Әнисе генә:

– Әтиеңне урман алды, сине дә урманга бирергә теләмим, – дип, улының теләгенә каршы чыкты. – Сабир, мин синең укытучы яисә табиб булуыңны телим! Әтиең өйләнешкәч: "Бер балабыз – укытучы, икенчесе табиб булыр", дигән иде...

Әтисенең теләге Сабир өчен язмышын хәлиткеч булды, мәктәпне тәмамлап, пединститутка аяк басты. Имтиханнарны җиңел бирде. Ләкин беренче көннән үк шәһәрне яратмады, күңеле авылга тартты. Күптән Уфаны ташлап, авылга кайтып киткән иде инде, тик бернәрсә, дөресрәге бер кеше һәм аңа карата хис егетне монда тотты. И-ЛҮ-ЗӘ...

Укырга керер өчен имтиханнар биреп йөргән чагы. Соңгы сынау. Чират Сабирга җитеп килә иде. Шулвакыт чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән кыз тавышына сискәнеп китте ул. "Нигә көлә ул? Имтиханын яхшы биргәнме?" – дип, артына борылып карады. Иптәш кызлары белән читтәрәк басып торган зифа буйлы, ап-ак тезелеп торган тешләрен күрсәтеп елмайган кыз Сабирга бер күрүдән ошады. Ирексездән аның ни сөйләгәнен тыңлый, буй-сыннарын күзәтә башлады.

– Илүзә, син һәрвакыт имтихан алдыннан туктаусыз көләсең, хәерлегә булсын! – дип, шелтәләде янында торган ахирәте.

Сабир: "Исеме Илүзә икән бу кызның", дип уйлап куйды.

Ә кыз көлүеннән туктамыйча:

– Елыйммыни? Күзлекле профессорлар алдында куркып басып торсаң, белгәнеңне дә әйтә алмыйсың! Син елмайсаң, алар да елмаячак. Шуннан зур күзлекләре астыннан карап торган усал күзләре дә ягымлырак булып күренәчәк! – диде. Аннан тагын-тагын шаркылдап көлде.

Илүзәнең сүзләре Сабирга да көч өстәде. Нигәдер бу кыз аңа күптән таныш төсле тоелды. Әйтерсең, ул институт коридорында имтихан бирер алдыннан түгел, ә Сабирларның авыллары янындагы болында чәчәкләр җыеп йөри һәм аңа карап елмая, күз кыса. Җәйге матур көнгә сөенә, хуш исле чәчәкләрнең исеннән исереп, шаркылдап көлә. Сабир да аңа карап елмайды. Ләкин Илүзә аңа карамады...

(Дәвамы бар.)

Автор турында

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова әдәбиятка журналистика аша килде. Матбугатта хезмәт стажы – 22 ел. Башкорт дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә өченче курста укыганда ук “Атна” гәзитендә хезмәт юлын башлады, 8 ел “Атна” гәзитенең баш мөхәррире йөген тартты. 2010-2020 елларда “Диләфрүз” гәзитенең баш мөхәррире булды.

Башкортстан матбугатында дистәләгән хикәяләре, кеше язмышларына багышланган бихисап әдәби язмалары дөнья күрде. “Гүзәлия Убыр илендә” исемле балалар өчен маҗаралы басма әзерләде. 

Драматургия өлкәсендә актив эшли. “Яңа татар пьесасы” конкурсы,  “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе игълан иткән киносценарийлар бәйгесе лауреаты.  Пьесалары Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә “Без үскәндә биш кыз идек…” (2018) җыентыгында басылып чыкты. Хикәяләре Татар әдипләре берләшмәсендә тикшерелеп, уңай бәя алды.

Бүгенге көндә “Туган Тел” телеканалында чыгарылыш мөхәррире вазыйфасын башкара, берничә иҗади проект, концертларның сценарий авторы.

Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА. Язмышларда ачы балан тәме (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас