10
Бик тиз ияләшеп киттеләр. Монда яши башлавына бер атна дигәндә, Гөлзилә өй эчен танымаслык итеп үзгәртте. Стенадагы келәмнең дә, идән җәймәсенең дә, карават япмаларының да үз төсе, үз матурлыгы бар – аларны бары тик чистартып торырга гына кирәк икән. Җилләтәсен җилләтеп, юасын юып чыкты кыз. Җиһазларны да зәвык белән күчереп урнаштырды. Тегендә-монда уралып йөргән чүпрәк-чапракларга да урын табылды. Өй эче иркенәеп, ямьләнеп калды.
Саимә карчык үзе дә ничектер яшәребрәк киткәндәй тоелды, ни генә эшләсә дә, кәефе күтәренке, күңеле көр булды. Хәер, Гөлзилә фатирга кергәннән бирле кулына бик эш тә тимәде аның. Кыз карын да көрәде, суын да ташыды, идәнен-керен дә юып торды. Җитмәсә эштән кайтканда Гөлзилә, сумкасын тутырып, ризык-нигъмәтен дә төяп кайтты. Бөтен нәрсә талонга калган кытлык дәвердә монысы да зур хәзинә иде. Шундый баланы ничек яратмыйсың да, аңа ничек караңгы чырай күрсәтәсең инде.
Кибетләрдән азык-төлек алу өчен талон кирәк, ә талонны прописка буенча гына бирәләр. Гөлзиләгә мондый бәхет тәтемәде әле. Ләкин менә шундый заманда әбинекен ашап кына ятып булмый бит инде. Гөлзилә базардан алды ризыкны. Әлегә акчасы бар, эшкә урнашты...
Акрынлап кыз үзенең өс-башын да хәстәрләде. Кышкылыкка да, җәй кияргә дә затлы-затлы киемнәр алды. Модалар йортына барып, үзенә сәхнә киеме дә тектерде. Кирәкнең кыйммәте юк. Кайчан да булса Гөлзилә барыбер сәхнәгә чыгачак, акрынлап әзерләнә торырга кирәк.
Балалар бакчасында эш әлләни авыр түгел иде. Идән юасың, балаларга ашарга китерәсең, киенергә-чишенергә булышасың, тәрбиячегә ярдәмләшәсең. Хезмәткәрләр белән тиз уртак тел тапты Гөлзилә. Хәтта бөтен тәрбиячеләрне дер селкетеп торган шәфкать туташы да, бер җирдән бер тузан бөртеге дә тапмагач, кызны мактап телгә ала башлады. Ләкин балалар белән эшләү аңа ифрат кыен иде. Бакчага урнашканда болай булырын белсә, якын да килмәс иде дә бит. Ул чакта башына да китермәде шул.
Сабыйларның ихлас күңелдән шатланып уйнавын күрсә дә, өс-башларын алыштырса да, күз яшьләрен сөртсә дә, ни генә эшләсә дә, әти-әнисен исенә төшерде. Татлы хыяллар корырга мәҗбүр итеп тә дөньяга туа алмыйча калган сабыйны сагынды, һәрбер бала аңа үзенең сеңлесе, үзенең энесе сыман тоелды. Көндезләрен шулай алдашып, хыялый дөньяда яшәсә дә, кич җитүгә, япа-ялгызы торып калды. Матур хыяллар, ләззәтле тойгылар юкка чыгып, ялгызлык ачысы гына җанын әрнетте. Ул үзен бөтен дөньяда берьялгызы калган бәхетсез бәндә итеп сизде.
Баштарак эш табу дәрте, кием-салым алу куанычы һәм башка вак-төяк шатлыклар белән юанса да, тора-бара ялгызлык хисе бөтен булмышын биләп алды, рухын сүлпәнәйтте. Җитмәсә, Таһирның да хәбәр-хәтере юк иде. Һич югында, берәр сүз генә язып салса ни була соң инде. Юк, язмый. Бәлки, ул Гөлзиләне элекке шикелле яратмыйдыр да инде. Озакка аерылышу хисләрне сүрелдерә, диләр бит. Мондый уйлар кызның яралы йөрәгенә тоз булып ятты да әрнү-сыкрануларын арттыра гына барды. Хәзер ул бакчада да артык дәртләнеп эшләмәде, фатирына кайткач та җиңен сызганырга ашыкмады. Элекке шикелле азык-төлек төяп кайтуын да онытты. Хәер, балалар бакчасының хезмәт хакы моңа мөмкинлек тә бирми иде, авылдан килгән акчалар күптән таралып бетте, ә прописка һаман юк, димәк, талон да юк иде.
Тәүге мәлләрдә үз кызы кебек күргән Саимә карчык та суына төште. Ул элеккедәй ашарга пешереп көтмәде инде, киресенчә, кыз кайтканчы туенып, чәй-шикәрләрен ераккарак алып куя башлады. Гөлзилә исә эзләнә белми иде; кичен кайткач та, иртән дә бер тәгам дә капмый киткән чаклары ешайды. Хезмәт хакы алгач, ул, әлбәттә, тегесен-монысын төяп кайтты, әмма Саимә карчык аларга кагылмады. Шулай итеп, һәр икесе үзенә бикләнеп, бер түбә астында ике дәүләт булып яши башладылар. Моның саен Гөлзилә үзен үксез итеп сизде. Ярым җир астындагы фатирын да, анда симез суалчандай гомер иткән Саимә карчыкны да күралмас хәлгә килде. Кайчагында эштән кайтуына, телевизор алдындагы караватта ярым шәрә килеш ботын-чатын аерып утырган бу карчыкны күрүгә (Саимә әби Кашпировский сеансларын карый иде), күңелен чиркангыч бер тойгы биләп алды. Шушы комагай һәм ахмак нәрсә белән бер кыекта яшәвенә җаны рәнҗеде. Сәламәтлек кирәк аңа, имеш, гомер кирәк. Чәчәк кебек көйләренә кабергә кергән кешеләр, кояш нуры да күралмыйча үлгән сабыйлар булган дөньяда саулыгын ныгытырга, гомерен озайтырга тырышып утырган шушы мәлҗерәп беткән карчык аңа дошман кебек күренде. Озакламый, шушы йортка кайтып керү үз кулларың белән тәмуг ишеген ачып керү сыман тоела башлады.
Шулай да Гөлзилә Нурия белән бер бүлмәдә калмаганына үкенмәде. Килеп йөрергә, очрашып торырга вәгъдә бирсә дә, бер генә тапкыр да бармады. Әлбәттә, бергәләшеп җырлар өйрәнү яхшы булыр иде. Тик ни өчендер күңеле тартмады. Әллә нинди сәер халәт иде: ахирәтенә рәхмәте дә зур, аннан ераграк тору теләге дә көчле иде.
Ә вәгъдә ителгән тулай торак һаман булмады. Бакча җитәкчесенә күпме генә керсә дә, бер үк җавап ишетте:
– Аз гына сабыр ит инде. Озакламый булыр.
Мондый юатулардан тәмам туйгач, үзе эзләргә кереште. Ләкин күпме генә йөрмәсен, файдасы тимәде. Берәүләре, ихлас күңелдән әйткәндәй: «Урыннар юк шул, булса, ярдәм итәр идек», – дисә, икенчеләре, йомышын белдерүгә үк, әллә күктән төштеңме, дигән караш белән озатты. Өченчеләре, майлы күзләрен кыса биребрәк:
– Берәр атнадан килеп кара әле, – диделәр.
Атна арты атна үтте, ә бүлмә табылмады.
– Күчтәнәч белән барып кара син, – диде бермәл тәрбияче, Гөлзиләнең моң-зарын тыңлагач, – майлы кашык авыз ертмый ул.
Азык-төлекне кыйммәт хакка гына алгач, Гөлзиләнең барлы-юклы акчасы тиз бетә иде. Күчтәнәч тотып бару өчен зарплата көнен көтәргә туры килде.
Ахирәтләре белән киңәшләшкәч, Гөлзилә затлы гына шоколад һәм шампан шәрабы алырга кирәклеген белде.
Әмма бу бик җиңел эш түгел иде. Әлбәттә, берәр кап шоколадны базардан да табып булыр, ә шәрабын каян аласың? Тәрбияче хатын монда да ярдәм итте: «Бер таныш бар минем. Кыйммәт булыр инде дә...»
(Дәвамы бар)
Фото: ru-tournament.livejournal.com