

Безнең өчен рәсемнәребез иртәгә үк Япониянең үзәк гәзитләрендә чыгуга караганда качу мөһимрәк иде һәм без бу форсаттан белеп файдаландык, старшина тегеләргә нәрсәдер аңлатырга азапланган вакытта машинага утырдык та сыздык.
Котылдык дип сөенүебез юкка гына булган. Бераздан теге әрсез милиционер яңадан куып җитте. Күрәсең, бик шикле күренгәнбез. (Әллә инде шәрә кешеләрне беренче тапкыр күрүе моның).
— Төрмәдән рецидивистлар качкан. Гражданка, чыгыгыз әле, отпечаткагызны тикшерәм, — ди бу. (Әйтерсең, гади күз белән кеше бармагындагы эзләрне карап аның җинаятьчеме-түгелме икәнен әйтеп биреп була).
Серегин жетонын старшина күрерлек итеп болгап алды да: “Нечего тикшерергә, без монда барыбыз да свои”, — диде, милиция пароле булган соңгы сүзгә басым ясап.
Миңа шул гына кирәк, кузгалып киттем дә, газга бастым.
Мескен старшина! “Машиналары ФИАТ булдымы, үзләре СПЕЦНАЗ яки ОМОНмы?” — дип авызын ачып юл читендә торып калды.
Бахырың безне берәр операция башкарырга китеп баралар, шуңа конспирация өчен болай киенгәннәр (дөресрәге, чишенгәннәр) дип уйлап калды бугай.
Бу юлы арттан куа килүче күренмәде.
Бераздан бензоколонкага да килеп җиттек. Миндә бер бак бензинлык акча барлыкка бар да, тик аны түләргә төшүче юк.
Сержант Серегин:
— Мин хокук сакчысы. Русия Федерациясе милиционерына җәмәгать урынында болай йөрү неприлично.
Надя:
— Ә мин дама.
Минем дә бирешәсем килми:
— Ә машина бит минеке. Ничә сәгать утырып йөрдегез, бер тиен дә бирмәдегез. Я түләгез, я бензинга барыгыз.
Әмма тегеләр гестапога эләккән партизан малайлары кебек тавыш-тыннары да чыкмый. (Беләм бит йомшак якларын, акчалары булмагач, нишләсеннәр инде).
Шулчак күзем ярты чакрым ераклыкта өеп куелган кызыл балчыкка төште. Янына барып туктадым да, ишарәләп: “Әйдәгез, берәрегезне киендерик”, — дидем. Серегин:
— Милиция формасы кызыл булмый. Аңа мин дә кушылдым:
— Моның белән сылансам — фигурам беленеп торачак һәм гомик дип уйлаячаклар. Җитмәсә, балчык белән буянып кына бар җирем дә капланмаячак, ә кайбер әгъзам серәеп күренеп торачак һәм киемсез икәнемне сизеп алачаклар.
Шундук икәүләп Надяга ябырылдык:
— Әйдә, буян, хатын-кыз ябышып торган кием кияме? Кия.
— Җитмәсә, сезнең барча җирегез чишенгәч кенә түгел, ә киемле килеш тә беленеп тора, буянсаң — шәрәлегеңне сизмәсләр.
Мескенгә бүтән чара калмады, машинадан чыгып, үзен юеш кызыл балчык белән сыларга кереште. Сержант: “Сезне киендерешергә мөмкинме?” — дип сүз каткан иде дә, теге шундый зәһәр итеп карап куйды, монысы шундук бу теләгеннән кире кайтты. Бераздан кызыбыз танымаслык булып үзгәрде, өстендә кызыл лосина белән кызыл кофта, аягында шул ук төстәге туфли барлыкка килде. Кулын җыелып торган яңгыр суы белән юып та җибәргән иде, бүтән кешегә әйләнде дә куйды. Безгә шәрә килеш аның янәшәсендә утыру оят булып китте. Хәзер Надя безнең ялангачлар “фиркасенең” тулы хокуклы әгъзасы түгел иде инде.
Машина көзгесеннән үзен караштыргалады да (хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала ул), ягулык өчен акча түләргә китте. Без дә тиз генә бензоколонка янына барып туктадык та, бакка бензин тутырып, бу тирәдән сызуны кирәк таптык.
Бермәл юл читендәге төрле рекламалар арасыннан күзебезгә “Нудистлар пляжына кадәр 10 километр” дигән игълан чалынды. “Әйдәгез, шунда барып ятыйк, ичмасам, башка берәр юньле фикер килер”, — дидем мин. “Бәлки кием-салым да чәлдереп булыр”, — дип сүземне җөпләде сержант Серегин.
Ниндидер исемсез елгачык яныннан үткәндә Надябыз да:
— Миңа бу кыяфәттә нудистлар янына бару килешмәс, — дип, “киенгән”нән соң тәү тапкыр сүз катты. Ул юынып чыккач, юлыбызны өчебез дә шәп-шәрә килеш дәвам иттек.
Бераздан нудистларның су керү урынына барып җиттек һәм чак-чак кына һушыбызны югалтып егылмадык. Кая карама — монда да, тегендә дә безнең кебек шәп-шәрә кешеләр. Боларны күргәч кием югалту хәсрәтен дә оныттык. Серегин белән үземне иң “текә” порнофильмда катнашучы артистларбыздыр дип уйлый башладым хәтта. Үземне Брюс Уиллис итеп хис иткән мәлне сержант Серегин башына әллә нинди азгын уй килгән. Әмма шуның белән генә чикләнсә икән... Кызганычка каршы, Серегинның уйларын телепатия ярдәмендә түгел, ә гәүдәсенә күз төшерү белән үк сизгәннәр. Моның финалы бик кыска булды — янына ике амбал килде дә:
— Башта үз-үзеңне тотарга өйрән, ишәк! — дип пляждан чыгарып очырдылар. Мин дә үземне уңайсыз хис итә башладым. Кулларым белән оят җиремне капладым, ә ул тәрбиясез нәрсә, алар артына гына сыймый башлады һәм үрелеп хатын-кызларны күзләргә кереште. Шулчак үз гомеремдә беренче тапкыр кулларымның кайберәүләрнеке кебек көрәктәй зур булмавына үкенеп куйдым. Әмма үкенү генә коткармады. Сәп-сәламәт ир-атмын бит, шунлыктан мин дә Серегин язмышына дучар булдым, баягы ике амбал эләктереп алды да: “Нудистлар пляжына рәхим итегез” дигән язуның теге ягына чыгарып аттылар. Шул гына җитмәгән, йонлы йодрыкларын да күрсәтеп алдылар. Анысы нигәдер инде, болай да аңлашыла ич.
Нишләргә дип икәү тау-таш арасында утырабыз шулай. Бу кыяфәт белән киемлеләр арасында йөреп булмый, җитмәсә, киемсезләре дә куа.
Яныбызга: “Егетләр, мин сезнең белән”, — дип кабаланып Надябыз килеп җитте. “Сез шәрәлеккә шәрә, әмма, начар егетләр түгелсез. Әйдәгез, кичергәнне бергә кичерик, җитмәсә, минем башта бер шәп идея дә туды: сорашып белештем, моннан ерак түгел тагын бер “кыргый” су керү урыны бар. Бәхетебезне шунда сынап карыйк”.
Бер авыз пешкәч, салкынын да өреп кабасың, диләр безнең халыкта. Бу юлы пляжга килеп җитәргә өч километр кала ук машинаны сүндердем.
— Нигә тукталдың, иртә бит әле, — диде Надя аптырап.
— Иртәлеккә иртә, әмма безгә дә бу килеш пляжга керергә иртә. Серегинга: “Әйдә”, — дидем дә, тау кәҗәләре сукмак салып бетергән
янәшәдәге биек тауга алып менеп киттем. Аның урта бер җиренә җитәрәк, хокук сакчысы: “Бүтән булмый, хәлем бетте, пляжга барам да ятам”, — диде. “Ә миннән әллә ниләр көтәргә була әле”, — дип, актык көчемне бетерергә теләп, ялгызым гына тауның очына менеп киттем.
Әмма урап төшү белән үк: “Юк, бу гына ярдәм итә алмаячак”, — дип иптәшләремә шөбһә белдердем.
Серегин да мине җөпләде:
— Әйе, синең белән килешәм. Хатын-кыз колак белән ярата, ә без — күз белән. Бер көтү шәрә бичәләрне күрсәм, бу юлы да сынатуым ихтимал.
Надя:
— Шулай булгач, карамагыз!
— Ничек инде, — дидек бертавыштан, — ә күз ни өчен? Аннан сүзне үзем генә дәвам иттем.
— Надя, син дә бик матур кыз. Әмма язмышташ булганга күрә, хатын-кыз итеп түгел, ә кеше буларак карыйбыз. Шуңа күрә үзебезне синең алда айгырларча тотмыйбыз.
—Уйлап таптым, — диде ул. — Син, Серегин, күзеңне йомып йөре. Сорасалар, ябык күз белән күрергә өйрәнәм диген. Ә син, Ирек, аяк астына гына карап йөр. “Ник?” дисәләр, “Ул көнчыгыш кешесе, ояла торгандыр”, — дип әйтермен.
Монда да “өлкән туганның” читләтүенә — көнчыгыш дип атавына бераз хәтерем калды.
— Ни өчен көнчыгыш? Мин бит татар.
— Иптәш Ирек, безгә, урысларга, үзебездән һәм хохоллардан тыш Русиянең барча халкы да азиат. Шулай булгач, сүз көрәштермә.
Надя моңа өстәп инструктаж да үткәрде: “Кабатлап әйтәм, хатын-кызга күз салмагыз. Башыгызга яман уй килмәсен өчен күңелегездән бертуктаусыз санагыз. Комга йөзтүбән ятып кына торыгыз. Шулай да түзәр әмәлегез калмаса, тиз генә суга керегез һәм “суынганчы” чыкмагыз.
Машина ком бураны туздырып пляж янына килеп туктады, кабинадан төшеп җиргә аяк бастык. Безне читтән күзәтеп торганнар ахры, өч шәрә зат килеп тә җитте. (Йөзләренә карамыйм, инструктаж буенча, аякларыма гына). “О, болар нинди батыр икән”, — дигән сүзләр колакка чалынды.
Күрәсең, шушындый очрак моңа кадәр бер дә булмаган.
— Сез шәһәрдән үк ялангач килдегезме?
— Кайсы шәһәрне күз уңаенда тотасыз? — дидем, дилбегәне үз кулыма алып.
— Сочины әйтүебез.
— Юк, Сочидан түгел. Мин Казаннан, иптәш милиционер Магаданнан, бу туташ Пензадан ук.
— Поездда да шулай килдегезме?
— Әйе.
— Ә шәһәрегездә?
— Шәһәребездә дә шулай йөрибез. — Без нудист җәмгыятьләренең урындагы җитәкчеләре.
Нечкә аяк Серегинга мөрәҗәгать итте:
— Кем, иптәш, гафу итегез, сезне Магаданнан диделәр. Гәзитләрдән һәм “Время” тапшыруыннан белүебезчә, анда суык, бик суык, шәрә өшемисезме?
— Юк, — дидем мин сержант өчен. — Ул Ивановның чыныгу системасы белән шөгыльләнә. Бер дә өшеми, хәтта көн аралаш бәкедә коена.
— Әйе, — дип сүзгә кушылды акыл ягыннан бераз аксаучы Серегин. Бозлы бәкегез бармы, хәзер үк коенам.
Тегеләр моны юмор дип уйладылар һәм өчесе өч төрле тавыш белән көлешеп алдылар.
Мин Серегин берәр тозсыз сүз ычкындырмасын өчен янә әңгәмәләренә кушылдым:
— Ул анда нудист милиционерларының отделение командиры да.
— Нудист милиционерларының?! Өч пар аяк та тыпырдап алды.
— Әйе, әйе.
— Урам буйлап шулай йөрисезме, иптәш милиционер?
— Юк, машинада. Аннан бары кирәк чакта гына төшәбез.
— Ә шәрә милиционерларга хулиганнар каршылык күрсәтмиме?
— Юк, киресенчә — көчле психик эффект ясый, Иң явыз хулиган да буар еланны күргәч катып калган болан баласыдай тынып кала,
Шулчак йонлач аяклар каядыр торып чапты, ябыклары алар артыннан иярде, юаннары да тегеләрдән калышмаска тырышып теркелдәде. Надя җиңелчә генә минем кулга кагылып алды:
— Ирек иптәш, курыкмыйча йөзләренә карый аласыз, болар хатын-кызлар түгел, ә ирләр.
Аннан соң өстәп үк куйды:
— Миңа гына аларга әллә ни сиздермичә сезнең артка качарга туры килде.
Бераздан теге өчәү дүртенче берәүне ияртеп килеп тә җитте. Күренеп тора — начальник. Чөнки шәп-шәрә булса да, култык астына калын књн папка кыстырган, бер кулында ноутбугы да бар. — Сергей Тимофеевич, — диде, өчебезгә дә тирләгән кулын биреп, ләкин нигәдер күз карашын Надябызда озаграк тоткарлады. — Пляж директорымын. Иптәшләр сезнең турыда сөйләделәр инде. Бик шатмын. Сез озаккамы?
— Берәр айга, — дип ялганладым, иптәшләрем авызларын ачканчы.
— Менә шә-әп! Мин иртәгә Гагада башланачак нудистларның халыкара форумында чыгыш ясарга тиешмен, аннан берәр атнага Кипрга слетка. Варнада тәҗрибә дә уртаклашасым бар. Әле дә бик ашыгам, өч сәгатьтән самолетым. Бу вакытка сезне үз урыныма калдырып торсам, каршы булмассызмы? Чөнки, эшемне теләсә кемгә түгел, ә сезнең кебек тәҗрибәле кулларга тапшырып китәсе килә.
“Риза, бик риза”, — дип уйладым күңелләнеп кенә. “Берәр ай яшәр урын була. Иптәшләремне дә сыендырырмын, кием дә юнәтербез”. Әмма шатлыгымны тышка чыгармыйча, ризалык белдереп салкын гына баш кактым.
Сөенеченнән авызы ерылган директор сүзен дәвам итте:
— Үзем белән өч урынбасарым гына түгел, ә тән сакчым да оча, —диде, бер читтә безне күзәтеп торган шәрә тәненә каеш белән кобура аскан сәер затка ишарәләп. — Иптәш милиционер аның хезмәт хакын алып торыр. Сәркәтибем дә минем белән китә. Үзегез беләсез, анда конспект язып барырга кирәк, чөнки, — диде дә, нигәдер кызарып куйды. — Бу чибәр туташ әгәр каршы булмаса, аның урынында эшләп торыр. Ә хезмәт хакы заманына күрә ярыйсы. Җитмәсә, вакытында түлибез.
Шулвакыт Серегин телгә килде:
— Ә аванс?
— Аванс та була, расчет белән премия дә. Тик алары соңрак. Әлегә аванс кына биреп торам, — диде дә, папкасыннан безгә зур гына күләмдә акча чыгарып бирде џђм, — ярый, берәр айдан очрашканга тиклем, — дип, иярченнәре белән кабаланып китеп барды.
Болары күздән югалып та өлгермәде, яныбызга шәп-шәрә берәү килеп тә җитте. “Барлык илләрнең нудистлары, берләшегез” исемле девиз астында чыгучы “Папуас таймс” гәзите хәбәрчесе Джон Мак-,Махон, — дип таныштырды ул үзе белән. Аннан: “Сезгә соравым бар”, — дип миңа мөрәҗәгать итте.
— Тыңлыйм, — дидем үземнең пляж директоры икәнлегемне исемә төшереп. (Мондый дәрәҗәдә бер баш үсеп киткәндәй булдым хәтта).
Әмма Мак-Махонның соравы бүтән нәрсә хакында иде:
— Сез мөселманмы?
— Каян белдегез? — дип соравына сорау белән җавап кайтардым.
— Паспортыгыз үзегез белән бит, — дип билдән түбән өлешемә ишарәләде.
Шулчак “паспортыма” кадәр кызарып куйды.
— Нәрсә, ислам дине болай ялангач йөрергә рөхсәт итәмени? — дип һөҗүм итте ул, журналист халкына хас әрсезлек белән.
— Итә, — дидем. Ә күңелемнән генә: “Әгәр дә чит-ят шәһәрдә барча киемнәреңне урласалар”, — дип өстәп куйдым.
— Ә хатын-кызлар?
— Нәрсә хатын-кызлар, — дидем, аңламыйча.
— Мөселман хатын-кызлары нудист була аламы?
— Була ала, әмма пәрәнҗә әбизәтелни.
Джон Мак-Махон пәрәнҗә бөркәнгән шәп-шәрә хатынны күз алдына китерде булса кирәк, шаркылдап көлеп җибәрде.
Ә без, салырга кесәләребез булмау сәбәпле, кулыбызга йодрыклап акча тоткан килеш минем машинага кереп утырдык.
— Ура, акча юлга да кала, — диде Серегин.
— Сезгә җитә, ә мин мода буенча киенсәм — юк, — диде Надя иреннәрен турсайтып.
— Кайгырма, ярдәм итәрмен, мин бит всю тәки и.о. гына булсам да пляж директоры, — дидем үземнең шәрә икәнлегемне дә онытып.
Җавап итеп Надя, беренче тапкыр очрашуга килгән гыйффәтле кыз кебек, бик ягымлы елмаеп куйды.
Машинабыз Сочи универмагына табан юл алды. Тик әле беребез дә шәрә килеш кибеткә кереп кием алуны башына да китерә алмый иде.
Фото: yugtimes.com