9
...Гөлзилә бүлмәгә керү белән, кулындагы кечкенә сумкасын җан ачуы белән идәнгә атып бәрде. Күңелен әрнеткән хисләрне ул башкача тыя алмый иде инде. Калтыранган керфекләренә яшь тулды, иреннәре, соңрак бөтен тәне дерелди башлады. Ул караватка капланды да үкси-үкси еларга тотынды.
Бүлмәдә беркем дә юк иде. Аны юатучы да, оялтучы да булмады. Гөлзилә озак елады. Өмет уты сүнде, хыяллары челпәрәмә килде. Сөйгәне еракта, әти-әнисе кабердә. Шушы миллионлы шәһәрдә ул япа-ялгыз иде. Үксез ятим иде ул. Моны тою үзе генә дә әрнү өстенә әрнү өсти иде.
Быел да булмады. Укырга кералмады ул. Җырчы булу хакында уйлыйсы да түгел, димәк. Кешене талантына түгел, ә юан портфель хуҗаларына файдасы тию мөмкинлегенә карап бәяләгән дөньяда изге максатыңа ирешү, ай-һай, авыр икән. Ә бит быел үтә алачагына ышанычы зур иде аның. Ни тавышы, ни ритм хисе, ни артистлыгы булмаганнар укырга керде, ә Гөлзилә калды.
Былтыргы кебек үк үз белеме, үз сәләте белән җиңә алачагына ышанып калды. Ә бит узган елдан бирле бер кеше гомеренә җитәрлек үзгәрешләр булды. Хәтта Уфа урамнарында һәртөрле митинглар, демонстрацияләр, пикетлар ешайды. Дөньяда иң бөек державаларның берсе булган СССР да тарала башлады. Кешеләр, тоташ республикалар үз хокукларын яклап, көрәшкә чыктылар. Һәртөрле гаделсезлекләрдә гаепләнгән зур-зур түрәләр урыннарыннан очтылар. Ләкин Гөлзиләнең генә халәте үзгәрмәде, тормышы яхшырмады. Нинди яхшыру ди инде. Киресенчә, быел ул былтыргыдан да хәтәррәк хәлдә. Күңелендә өмет юк. Киләсе елга студент булачагына инде ышанмый ул. Кызлык һәм кешелек горурлыгыңны гына таптамасаң... Нинди тормыш бу?! Коточкыч салкын, караңгы, рәхимсез...
Хәер, бөтен кешегә дә алай түгел бугай. Әнә бит Нурия ничек яши. Гөлзилә әти-әнисен җирләгәннән соң, Уфага килгән мәлләрен хәтерләде. Шәһәр колач җәеп каршыламады аны. Барып сыеныр кешесе юк иде шул. Башта кунакханәгә урнашырга иткән иде дә, мал-туар акчасының әле кирәк булачагын уйлап, Нурия янына юнәлде. Ни генә әйтсәң дә, бөтенләй ят кеше түгел, бер-ике кич кенә кундырыр әле. Күчтәнәч алырга иде дә бит, кибет шүрлекләре монда да буш икән, булган нәрсәне дә талонга гына саталар.
Нуриянең бүлмәсен табу кыен булмады. Тулай торакта аны яхшы беләләр икән. Ишеге үк башкалардан аерылып тора: матур итеп тышланган, кем килгәнне карый торган күзчеге бар. Ишек яңагында – кыңгырау төймәсе. Кыңгырауның да тавышы сандугач сайравын хәтерләтә. Гөлзилә дулкынлана башлады. Нурия хәзер үзе дә үзгәргәндер инде, элекке беркатлы кыз түгелдер... Ишек ачылуга, алсу төстәге ялтырап торган бәрхет халат кигән Нурия күренде. Ул бертын карап торды да шатланып кычкырып җибәрде:
– Ё мое! Кемне күрәм мин! Нинди җилләр белән? – Ни әйтергә, ни кылырга белми торган Гөлзиләне кочаклап, салкыннан алсуланган битләреннән үбеп алды. – Әйдә, үт, чишен... – дип, бүлмәгә алып керде дә ахирәтенең пәлтәсен салдыра башлады.
Бүлмәгә күз йөгертеп чыгу белән, Гөлзилә ничектер кечерәеп калгандай булды. Бер якта китаплар, кыйммәтле савыт-сабалар белән тулы стенка. Икенче як стенада затлы келәм. Аның астында ялтыравыклы япма белән капланган диван, ике кәнәфи. Түрдәге почмакта төсле телевизор. Тәрәзә янында зурайтыла торган өстәл. Идәндә аякны иркәләп торырдай йомшак палас. Суыткычы да матурлык өчен генә ясалган сыман, һәрхәлдә, Гөлзиләнең мондыйны беркемдә дә күргәне юк иде әле. Менә сиңа Нурия. Менә сиңа студент тормышы.
– Берүзең генә яшисеңме?
– Әйе. Фатир алганчы, шушында торырга туры килә инде, – диде Нурия, өстәлгә тәмле-татлы ризыклар тезә-тезә. – Әйдә, Гөлзилә, утыр. Нинди җилләр белән соң? Озаккамы?
Үзе ахирәтенең җавабын да көтмичә, хәл-әхвәлләрен сөйләде. Күптән түгел генә әнисе килгән икән. Кызының шундый тормышта яшәгәнен күреп, башта сөенгән. Аннан соң елый-елый әрләп, рәнҗеп киткән. «Шайкага-фәлән эләккәнсеңдер. Адәм талап байыйсыңдыр. Юкса җырлаган өчен генә ничек шулай түләсеннәр инде», – дип әйтә ди. Ә Нуриянең моңа әлләни исе китмәгән. Яши белергә кирәк. Ну, әйе, кем беләндер йоклый инде. Шуңа күрә дәрәҗәсе бар, элемтәләре күп. Ләкин бу гөнаһмыни? Алайга китсә, студенткаларның барысы да диярлек гыйшык-мыйшыкка баткан. Кем икмәклек акча өчен, кем бер зачет куйдырыр өчен бирелә! Ә кемнәрдер ләззәт өчен... Шулар ише вак фахишә булганчы, юньле генә бер кешенең сөяркәсе булу артыграк. Җитмәсә Нурия аны бераз ярата да әле.
– Менә шулай инде, – диде, моңсу гына итеп. – Һәркем юрганына карап аяк суза, һәркемнең үз язмышы. – Бераз тынып торгач, өстәп куйды: – Ә мин сине бик еш искә алам...
Ни өчен? Нурия анысын әйтмәде. Ахирәтенең күрешү белән җанын ачып салуы Гөлзиләгә кыюлык өстәде, шик-шөбһәләрен, кыенсынуларын юкка чыгарды. Нурия аңа ышана, элеккедәй якын дусты итеп күрә, димәк. Шуңа үзе дә Нуриягә барысын да кыскача гына итеп сөйләп бирде.
Ахирәте аны берчә моңаеп, берчә сокланып тыңлады. Бүлдермәде. Гөлзилә сөйләүдән туктап бераз вакыт үткәч кенә:
– Син Сабировка рәнҗисеңдер инде? – дип куйды.
– Ни өчен?
– Ул сине үз төркеменә алыр иде.
– Юк, Нурия...
– Теләсәң, монда яшәрсең. Бүлмә иркен, сыярбыз. Озакламый, мин күченгәч, үзеңә калыр. Берәр юньле генә эш тә табарбыз. Җыр белән бергә шөгыльләнә алабыз. Ничек уйлыйсың?
Ахирәтенең кайгыртучанлыгына сөенде Гөлзилә. Күңелен рәхәт бер җылылык биләп алды. Димәк, ул япа-ялгыз түгел әле. Шулай да Нурия белән ризалашу авыр иде аңа. Ни өчен? Монда ул ачык кына җавап бирә алмады.
– Ярый, – дип елмайды Гөлзилә, ахирәтенең күңелен кырмас өчен. – Война план покажет, диләрме әле...
– Уфа белән ныклап танышып кайтыйм әле, – дигән булып, икенче көнне иртә белән шәһәргә чыгып китте.
Кибетләргә керде. Киштәләрен сыер ялаган кебек иде. Андагы белдерүләргә күз салды. Кайберләренә сатучылар, идән юучылар, йөкчеләр кирәк икән. Идән юарга да риза иде кыз, әмма аларның хезмәт хакы түбән, җитмәсә торыр урын да бирмиләр. Ашханәләргә дә кагылды. Эшче куллар монда да кирәк икән. Тик монда да шул ук торак мәсьәләсе хәл ителми. Аннан соң базарга юнәлде. Кибетләр ялангач булса да, базар бай иде. Юк нәрсә юк монда. Көньяк халыклары, чегәннәр, җаның ни теләсә, шуны сатарга әзер. Әлбәттә, бәяләре югары. Гөлзиләгә бернәрсә дә кирәкми иде әле, шуңа да ул белдерүләргә күз салып, эш, торыр урын эзләде.
Көнозыны шулай йөрсә дә, ярардай нәрсә тапмады. Кайсының хезмәт хакы түбән, кайсына прописка кирәк. Фатир хуҗаларына да барып карады. Берсенең яшәү шартлары ошамаса, икенчесенең сораган бәясе артык зурдан иде. Шулай итеп, тегендә-монда сугылып, караңгыга кадәр йөрсә дә, арып-талып кына кайтты. Әмма өмете өзелмәде, Уфа зур, эшкә керердәй урыннар күп иде әле.
Икенче көн дә эш эзләп үтте. Өченчесе дә... Оешмадан оешмага атлый-атлый хәле бетте, өмет ялкыны да сүрәнләнә төште. Авылдагылар шәһәр тормышын мактап сөйләргә ярата да ул, тик монда да өеп куймаганнар икән шул. Әнә бит юньлерәк эш табу да җиңелдән түгел. Шулай атнадан артык чабулаганнан соң, бер балалар бакчасындагы шартлар аңа кулай булып күренде. Идән юучы булып урнашса, акчасы да әлегә ярап торырлык, тулай торактан бүлмә дә бирмәкчеләр икән. Әлбәттә, бүлмәсен бераз гына көтәргә туры килер, тик аңынчы берәр әбигә фатир керергә мөмкин. Бер хезмәткәрнең фатирга ала торган таныш корткасы да бар икән хәтта. Бу Гөлзилә өчен менә дигән урын иде.
Гөлзиләнең китәргә җыенуын белгәч, Нурия бермәл өнсез торды.
– Ярый, – диде аннан соң. – Үзеңә ничек җайлы инде.
Ахирәтенең тавышында моңсулык сизеп, Гөлзилә аны кочаклап алды:
– Рәхмәт сиңа, Нурия...
– Тик үтенәм, Гөлзилә... Килеп йөре...
– Килгәндә курыккан идем... Хәзер мин ялгыз түгелмен инде. – Кыз моңсу елмайды.
– Мин дә...
Аерылгач, Гөлзиләнең тамагына төер утырды...
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Гөлчирә исемле хатынның таныш карчыгы фатирга кертә икән. Минһаҗев урамындагы бу агач йорт тыштан караганда бик мәһабәт иде. «Әби берүзе генә торгач, миңа бер бүлмәсен бирер инде» дип уйлады кыз һәм үзе яшәячәк бүлмәне күз алдына китерергә тырышты. Карават, өстәл, шифоньер... Телевизоры залда гынадыр инде... Әби әйбәт булса, тулай торак дип чәпченүнең кирәге дә тимәс, бәлки.
Биек коймалы ишегалдына кергәч кенә, йортның ике катлы икәнен аңлады. Беренче катның тәрәзәләре җирдән тез тиңентен генә икән. Ике якта урнашкан ике ишек тә яртылаш җиргә сеңгән, анда дүрт рәтле тар баскыч буйлап төшмәле. Алар йортны урап чыктылар. Карале, икенче ягында тагы ике ишек бар икән бит. Димәк, аскы катта – дүрт бүлмә. Шуларның берсе Гөлзиләгә булачак инде. Тышкы яктагы ишекне ачкач, тагы ярты метр чамасы төшәргә кирәк икән. Тар гына өйалды һәртөрле каплар, капчыклар, төенчекләр белән тулган.
– Менә шушында яшәп торасың инде әлегә, – диде Гөлчирә, кызга карамый гына. – Саимә әбидә. Бик әшәке карчык түгел. Үз урының булганчы түзәрсең.
Ул арада ишек ачылды.
– Ә-ә, сезмени әле, – дип кеткелдәде Саимә карчык, ике исән тешен күрсәтеп. Чөеп бәйләгән яулыгын төзәткәләп алды да ишекне киеребрәк ачты. – Әйдә, үтегез.
Өй эченә үтү белән, Гөлзилә үзенең алдануын сизде. Тулай торак бүлмәсе хәтлерәк нәрсә иде бу. Ике тимер карават, өч яклы шифоньер, фанердан ясалган шкаф, ике өстәл (аның берсе чүпрәк-чапрак белән күмелгән, икенчесендә савыт-саба тулы), тупас тумба өстендә телевизор – өйдәге бөтен җиһаз шуннан гыйбарәт. Алар ничек кирәк алай урнашканлыктан, өй эче бөтенләй кысанланып калган. Стенадагы төсе уңып беткән келәм дә, идәндәге соры җәймә дә котсызлык өреп тора. Бердәнбер кечкенә тәрәзә төбенә ике рәт итеп өелгән чирекле банкалар өй эчен көн яктысыннан әйбәт саклый. Тәбәнәк буйлы, симез гәүдәле Саимә әби үзе дә бу өйнең аерылгысыз бер бизәге сыманрак – уңып беткән чәчкәле күлмәк өстеннән тузан төсендәге иске камзул эләктергән, кәкре шешенке чәкәненә сарык йоныннан бәйләнгән озын оек кигән, аягында кунычы кисеп ташланган киез ката. Әбинең берничә дистә ел элек алсуланып балкыган йөзе саргылт-кара төскә кергән, яңаклары сәлперәеп төшкән, иреннәре бушап калган, йөзен җыерчыклар баскан. Ихлас яктылык белән балкыган күзләре генә аның сыгып ташланган помидордай йөзенә ягымлылык, сабыйларча назлылык өсти, хәтта җыерчыклары да сабырлык һәм акыллылык нуры сипкән сыман тоела.
– Менә мин әйткән кыз шушы була инде, – дип таныштырды Гөлчирә. – Гөлзилә исемле.
– Аллага шөкер, үзебезнең татар икән әле, – дип, кызның буй-сынына сокланулы караш йөгертте карчык. – Әйдә, балам, түрдән уз.
Гөлзилә, теләр-теләмәс кенә, бер-ике адым атлады. Хәзер икеләнеп, үкенеп торудан файда юк инде. Эшкә керергә гариза язды, Нуриядән китте... Ярый, хәерлегә булсын.
(Дәвамы бар)
Фото: ru.kinorium.com