Чәчмә әсәр
23 Октября 2022, 18:31

Габдулла ВАФИН. Ирексездән шәрәләр. Мәзәк хикәя (1)

Пар бирү бүлмәсендә утырып, үзем белән алган сыраны чөмерергә дип коридорга чыксам — аннан да, киемнәремнән дә җилләр искән.

Габдулла ВАФИН. Ирексездән  шәрәләр. Мәзәк хикәя (1)Габдулла ВАФИН. Ирексездән  шәрәләр. Мәзәк хикәя (1)
Габдулла ВАФИН. Ирексездән шәрәләр. Мәзәк хикәя (1)

Узган җәйләрнең берсендә нәкъ челлә урталарында мине Кара диңгез буендагы Сочи шәһәренә командировкага җибәргәннәр иде. Бу безнең кебек адәм балаларына бик сирәк очрый торган бәхет, моны чагыштырсаң да бары тик вампирны кан алучы табиб, некрофилны морг каравылчысы итеп кую белән генә чагыштырып буладыр. Командировка дигәнең дә исем өчен генә — бар вакыт бер метрдан ике метрга тиклем озынлыктагы, 40 килодан 140ка кадәрле авырлыктагы, бакча карачкысыннан Мадонна чибәрлегендәге, очсызлыдан бик кыйммәт торган, төрле бюстлы һәм әллә нинди чуар су керү костюмнары кигән хатын-кызлар белән тулы пляжда. (Нәрсә, әллә анда ир-ат, карт-коры һәм бала-чага юкмы диярсең син, аптырап. Бәхәсләшмим, алары да бардыр. Әллә чыннан да лесбиянмын инде, чөнки хатын-кыздан башка кешене күрмим). Иртән торам да диңгез буена, кич арып кайтабыз да караватка.
Әмма берчакны йотарга ажгырып торган мөлдерәмә тулы диңгезе дә, баш очындагы Сахара чүлендәгедәй аяусыз кояшы да, хәтта төрле “калибрдагы” хатын-кызы да тәмам туйдырды, үзебезчә әйбәтләп мунча керәсе килеп китте. Булгач булсын инде дип, роза чәчәкләре букетыннан да кыйммәтрәк хакка каен миннеге сатып алдым. Мин ишеген барып тарткан мунча, ни сәбәптәндер, “Геракл” дип атала иде.

Сөякләр җылынып пластилин хәленә җитә башлаганчы пар бирү бүлмәсендә утырып, үзем белән алган сыраны чөмерергә дип коридорга чыксам — аннан да, киемнәремнән дә җилләр искән. Бары тик идәндә машина ачкычым гына аунап ята.

“Геракл” мунчасында “шәрәкл” кыяфәттә   торып    калдым. Нишләргә?

Мескен вә бөрешкән халәттә “Мунча директоры И. Потапов” дигән ишекне эзләп таптым да тагын да бөрешкәнрәк кыяфәт белән, аны шакыдым. Әмма бикле булып чыкты. И.Потапов БДБның мунча хезмәткәрләре конференциясенә киткән икән, янәшәдә эшләп йөргән сантехник ир директор урынбасары тетя Фросяны эзләп карарга киңәш итте. Анысы ирләр бүлегендә мунчала сатып утыра иде.

Ир-ат йөзле һәм мыеклы бу ханымга шәрә гәүдәмне кул-аякларым белән мөмкин кадәр уратырга вә яшерергә тырышып якынлаштым да, моң-зарымны ачып салдым. Ул гайре табигый тавыш белән: “Смирно!” дип кычкырып җибәрде һәм баштан аяккача карап чыкты. Аннан пулемет кебек тезеп китте: “Сез алкашларга кием җиткермәссең, то берсенең кошелегы, то чалбары, ... то туфлие югала”. Моның тиз генә тукталмаячагына һәм бернинди дә изгелек көтеп булмаячагына төшендем. Әллә мунча бераз исле булып исереп ташлаганмын, тетя Фросяга үрә катып хәрбиләрчә сәлам бирдем дә, кырт борылып торып чаптым. Директор урынбасары мине атып егарга теләгәндәй сүзләре белән артымнан такылдап калды.

Анадан туган кыяфәт белән мунчаның хатын-кызлар бүлеге белән уртак коридоры аша йөгереп тышка чыктым, юл читендә торган машинама таба җан ачысы белән торып чаптым.

Урамдагы халык шәрә кыяфәтемне күреп, минем кеше икәнлегемне аңлаганы аңлап, аңламаганы — бу нинди галәмәт икән дип авызларын ачып калды.

Каушаудан ишекне ачалмый байтак җәфаландым. Ярый әле ышыкланырга машинам бар. Ял көннәрендә барча Кырым ярымутравын йөреп чыгармын дип поезд белән килмәгән идем. Ә әле машинам да булмаса — моны күз алдына китерүе дә кыен. Кузгалып китим дигән идем, ишек ачылып китте дә янәшәмә бер сәер зат кереп утырды. Карасам — кеше икән. Шәп-шәрә кеше. Җитмәсә, хатын-кыз. Урамда шәрә кеше күреп гадәтләнмәгәнгә генә танымый торганмын икән.

Ул да руль артында ялангач ир-ат утыруын көтмәгән ахры, аптыраудан авызын ачып катып калды.

 Машинаның тирә-ягын кешеләр уратып алып, тәрәзәдән порнофильм карарга өметләнгән кыяфәт белән безне күзли башлагач кына муфтаны җибәреп газга бастым.

Әмма ун метр үтәргә дә өлгермәдем — каршыма бер нәрсә йөгереп чыкты. Көчкә тормозга басып өлгердем. Тәгәрмәчләр асфальт буйлап чыелдап барды да, машинам тегеңә бәрелдем дигәндә генә, шып туктап калды.

Бу зат, моннан файдаланып, арткы ишектән кереп тә утырды. Әмма машинада үзе кебек үк яп-ялангач кешеләр утыруына ул да бик нык аптырап калды. Әйбәтләп карасам, шәрә кеше дигәнем шәрә милиционер икән. Күкрәгендәге “үсентеләргә” “ГАИ” дип язылган жетонын элеп куйган, кулында машина туктата торган таягы да бар.

Бераз исенә килә башлады, ахры, шәрә булса да, милиционерлыгын итә башлады бу:

— Гражданин, машина документларыгызны күрсәтегез!

Ялангач милиционер каршында калтырап торырга мин дә исәр түгел:

— Башта үзегезнең милиционер таныклыгын күрсәтегез. Югалып калды, әмма 2-3 секундтан чикәсенә кулын куеп: “Сержант Серегин”, — дип таныштырды.

Мин дә аңа охшатырга тырышып хәрбиләрчә сәлам биреп: “Ирек”, — дидем, исемем шулай булмаса да.

Оялып кына туташыбыз да: “На-дя” , дип, үзе белән таныштырды.

Шулчак күзем урамның теге ягыннан китеп барган өчәүгә төште. Берсе нәкъ минем күлмәкне кигән, чалбары да минеке төсле, туфли белән сумкасы да нык охшаган, җитмәсә, үзе сыра да чөмереп китеп бара, тик кешесе генә бүтән — мин түгел. Танышларыма карасам, алар да тегеләрне күзли — сержант Серегин милиционер киемлесен, Надя — хатын-кызын.

Шунда гына эшнең асылына төшендем. Мунчага миннән алда өч бомж — ике ир, бер хатынның кереп барганы күзгә чалынган иде. Менә кемнәр безнең киемнәребезне чәлдерүчелђр икән. Тик, шәрә килеш машинадан төшеп, бу кыяфәт белән аларга ябышып булмый бит инде. Үткән-сүткәннәргә мәрәкә генә күрсәтәчәкбез. Безгә беркем ышанмаячак, җитмәсә, тегеләр:

— Каравыл! Көпә-көндез талыйлар, — дип кычкырса, үзебезне тотып алып китүләре дә ихтимал. Шулчак Надя түзмәде: “Милиция ни карый?” — дип ычкындырды. Моны ишеткәч, сержант Серегин әтәчләнеп машинадан чыга башлаган иде дә, Адәм белән Һава кыяфәтендә икәнен исенә төшереп, кире керде. Шул арада теге өчәү, халык арасына кереп юкка да чыкты.

— Ә болары ничек сакланып калган? — дип сорадым сүз булсыннан Серегиннан, таягы белән милиция жетонына ишарәләп.

— Пар бүлмәсендә кеше күп булып үземә урын бушатырга туры килсә дип, ярый әле эчкә үк алып кергән идем, — диде ул исәр кеше шикелле куанып.

— Әйдәгез, берәрегезгә кайтыйк та киеник, — диде шулчак Надя.

— Әйе, — дип хуплады аны Серегин.

Миннән кием өмет итүләрен аңлап: “Казаннан Сочига командировкага килдем. Монда туганнарым гына түгел, хәтта танышларым да юк. Кунакханәдә алмаш чалбарым белән ике күлмәгем барлыкка бар да, тик болай кермәм бит инде”, — дидем.

Хәзер инде без Надя белән өметләнеп сержантка бактык. '

— Минем   дә   киемнәрем   барлыкка   бар   да,   тик   бик  еракта  — Магаданда. Милиционер булуымнан файдаланып, машина туктата-туктата монда ял итәргә килгән идем, — диде ул уфтанып.

Надя да авыр сулап куйды:

— Мин дә сезнең кебек. Монда беркемем дә юк. Җитмәсә, мунчада киемнәремне генә түгел, акчамны да чәлдерделәр.

“Нишлибез?” — дип сорады Серегин.

— Сез нишлисездер, белмим, машинамның ягулыгы бетеп килә, — дидем мин.

Бензоколонкага барудан бүтән чарабыз калмады. Әмма бәхет бер елмаймаса елмаймый икән шул — безне ярты юлда ук ГАИ хезмәткәре туктатты, һәрвакыттагыча кабинадан чыгып ялагай кыяфәт белән килүчене күрмәгәч, старшина бик нык сәерсенде һәм таларга җыенган ата күркә кыяфәте белән машина янына килергә мәҗбүр булды. Әмма нинди кыю күренергә тырышмасын, тәрәзәдән “ул-бу була күрмәсен”, дигәндәй, сак кына карады һәм шәрәлегебезне күреп чак кына егылып китмәде.

—  Документларыгыз, — диде бераздан, һаман да боеру тоны белән түгел, ә аптырау катыш гаҗәпсенгән килеш.

Аларны машина эчендәге махсус яшереп куя торган урыннан алдым да:

— Рәхим итегез, — дип аңа бирдем. Милиция старшинасы таныклык фоторәсемендәге костюмлы, галстуклы затка ялангач адәмне озак кына охшата алмый торды, азактан гына болар бер үк кеше, тик берсе шәрә һәм шуңа бүтән төрлерәк күренә дигән фикергә килде. Әмма нинди генә милиционер шәп-шәрә халык утырган машинаны тиз генә җибәрсен инде.

— Шикле   күренәсез,   —   дип   ишекләрне   ачарга   кушты,    Надя ягындагысыннан яртылаш кереп, аңа сыена-сыена “машинабызны” күзәтте, кызыбыз чибәр генә түгел, ә бик чибәр икәнен төшенгәч,  өчебезгә дә төшәргә кушты. Тик күз карашлары гел Надяда гына иде.

Бу мәрәкә күпме дәвам итәр иде, белмим, бермәлне яныбызга чыелдап “Икарус” автобусы килеп туктады да, без бу ни галәмәт тагы дип уйларга да өлгергәнче, япон кыяфәтле ике дистәгә якын кеше йөгереп чыгып: “О, урюс полицияси киши чишиндиря”, — дип, чарт-чорт фотога төшерергә кереште.

 

Фото: osssr.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас