Чәчмә әсәр
22 Октября 2022, 17:33

Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (Ахыры)

Тормыш дәвам итә. Беркем дә  «бомж» турында белмәячәк, аның яшәвен сизмәгәндәй, аның үлемен дә сизмәячәк. Әмма ул матур үлем белән китте. Тормыш төбендә булса да, Кеше булып кала белде. Яшәешнең бөек сере менә шундадыр инде ул. Күрә алганнарга җайны дөнья үзе чыгара икән.

Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (Ахыры)Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (Ахыры)
Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (Ахыры)

– «Ашыгыч ярдәм» чакырдыгызмы? – дип, ике кеше эчкә үтте.

– Бигрәк ашыгыч үзегез. Сезнең тизлегегезгә сокланып кына була, – дия-дия каршы алдым.

– Ярар инде, бәйрәм бит, ачуланма, – диде зәңгәр куртка кигән врач. Мин түземлегемне югалттым. Якасыннан тотып, аны стенага терәдем.

– Бәйрәм? Монда кешеләр үлемнән чак котылу алдында, ә сез бәйрәм... – дип, йөзенә кычкырдым. Ләкин үземне тиз кулга алдым.

– Кая, күрсәт яралыларны, – диде врач, гафу үтенгән сыман.

Мин аларга булган вакыйганы ике-өч җөмләдә аңлатып бирдем. Алар, бик игътибарлы тыңлаган кыяфәт ясап:

– Аңлашылды, – диделәр.

Чынында үзләре берни аңламадылар. Бу йортсыз кешенең бөеклеген төшендерә алмадым. Шунысы кызганыч иде минем өчен. Ә йортсыз кешенең үзен бу мәсьәлә бөтенләй борчымый иде бугай. Ул тып-тын утыруын белде, бернигә дә исе китмәде.

– Хәзер баланы кая? – дип сорадым мин.

– Балалар йортына. Башта больницада тикшерү үтәр, – дип, төгәл һәм кыска җавап кайтарды кечкенә буйлы врач.

Баланы алып чыгып киттеләр. Озак та үтмәде, табиб әйләнеп керде. Ул, йортсыз кеше янына килеп, башта аны тикшерде, аннары кулыннан тартып торгызды. Мин түзмәдем, яннарына килеп:

– Күрмисезмени? Носилка алып керегез, аяклары өшегән бит, – дип сүз каттым.

– Кысылмагыз! – дигән җавап яңгырады.

– Алып кер, дим мин сиңа!

Минем һәр сүзне өзеп әйтүем куркыттымы, әллә башка чара калмагангамы, ул тиз генә чыгып керде.

– Кирәкми иде, тавышланышмагыз, – диде носилкадагы, миңа текәлеп карап.

Мин аларны озатып кергәндә, Рексның да өтәләнеп чабып йөрүен искәрдем. Мин, хәлдән таеп, урындыкка аудым. Юк, физик көчем югалмады, рухи көчемне югалттым. Эмоциональ шок булды миңа.

– Менә, Рекс, – дидем мин, эткә карап, – яшисең син шулай дөньяда, берни күрмичә, ә яныңда күренмичә, беленмичә шундый батырлар яши. Алар бернигә өметләнмичә ярдәм итәргә сәләтле. Башкаларның тормышын кайгырталар. Ә аларны хәтта белмиләр дә. Кызганыч, бик кызганыч... Җае чыккан һәрбер урында үзен мактап һәм мактатып яшәүче эгоистлар күпме... Бик кызганыч!

Рекска карап алдым. Ул минем аякларым астында йоклый иде инде. Тышта җил тынды. Хәтта җылы булып китте... җанга. Иртән төнге кунагым Рексны – яңа ду-стымны – өйгә кайтардым да хастаханәгә чаптым. Бала исән, төнне тыныч чыккан. Күңелемдә аны үземә алу теләге уянды.

Бала шатлыгыннан йортсыз кеше турында бөтенләй онытканмын. Күрешәсем, ныклап танышасым, гафу үте-нәсемне күз алдыма китереп, хастаханә коридоры буйлап киттем. Каршыга очраган табибтан:

– Кичә милиция бүлегеннән өшегән кешене алып киткәннәр иде, кайда икән ул? – дип сорадым.

Табиб тирән итеп сулыш алды да кулларын артка яшерде.

– Өшүе нык дәрәҗәдә иде.

– Ничәнче палатада ул? – дип сорадым, – өшүен үзем дә күрдем мин. Документлары булмаганлыктан куып чыгармагансыздыр бит?

– Юк, – диде табиб. – Таң атканда үлде ул.

Мин бу сүзләрне көтмәгән идем. Кеше гомерен коткарып калган өчен, ул күкнең үзеннән хуплау алыр кебек иде. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек асылынып төште. Аякларымны өстерәп барганга, хастаханәдә булган бар кеше миңа игътибар итте. Тизрәк моннан югалыр өчен, йөгереп диярлек чыгып киттем.

Өйдә бикләндем дә кичкә кадәр чыкмадым. Рекс мине юатырга теләгән сыман сыпырынып йөрде.

Кич белән хастаханәгә кире бардым. Урам караңгы, аяк астында җепшек кар шыгырдый. Юл буенча «Мин шулай булдыра алган булыр идемме?» дигән уй бораулады. Төгәл җавап таба алмаудан үртәлдем.

Хастаханәдә йортсыз кеше турында кабат белештем, күмү мәшәкатен үз өстемә алдым. Нишләптер, аны иң нык белүче миндер кебек тоелды. Иртән зиратка килгәндә, казучылар каберне казып бетереп яталар иде. Әзер булу белән, мәетне тиз-тиз генә күмеп тә куйдылар.

– Ә сез беләсезме... – дип, сүз әйтергә җыендым, әмма тукталдым.

Зиратта мин һәм кабер казучылардан башка беркем дә юк иде. Алар да кузгалдылар. Хәтта күктә каргалар да очмый. Минем бу кеше турында бар дөньяга кычкырасы килде, әмма ишетмәсләр, дөресрәге, ишетергә теләмәсләр дип курыктым. Кабер кырыеннан аерылып китә алмыйча тордым.

Ә табылдык бала кайчан да булса үзенең коткаручысын беләчәкме? Һичшиксез, беләчәк, миннән беләчәк.

Баланы миңа тәрбиягә, әлбәттә, бирмәделәр. Ләкин әлеге көнгә кадәр мин аның янына йөрим. Бераз үскәч, бергә йортсыз кеше янына барырбыз. Ул безгә шат булыр.

Тормыш дәвам итә. Беркем дә йортсыз кеше турында белмәячәк, аның яшәвен сизмәгәндәй, аның үлемен дә сизмәячәк. Әмма ул матур үлем белән китте. Тормыш төбендә булса да, Кеше булып кала белде. Яшәешнең бөек сере менә шундадыр инде ул. Күрә алганнарга җайны дөнья үзе чыгара икән.

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас