Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 октябрь 2022, 09:35

Римма ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА. Ядкарь. Хикәя

Гəзиттəге кроссвордны “һə” дигəнче чишеп куйдылар. Бергəлəшеп кысташып, тəм-том белəн чəй эчеп алгач, бер-берсен бөтенлəй туганнардай хис итə башладылар...

Римма ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА. Ядкарь. Хикәя
Римма ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА. Ядкарь. Хикәя

Поездга ашыкканда вакыт кыс-
кара, диярсең. Надия сəгатеннəн
күзен алмады. Иртəрəк кузгалса да,
тукталышта озаграк көтəргə туры
килде шул. Транспортка утырыр ал-
дыннан вакыт дигəнең, чынлап та,
терекөмешкə əйлəнə. Ə үз урыныңа
кереп утыргач, озыная да куя кебек.
Өлгермəсə, һич югында, яңадан би-
лет алырга туры килер. Ичмасам,
акчасы да санаулы. Тиеннəр санап
гомер үтə... Чарасызлыктан шун-
дый төшенке уйлар килде хатынның
башына.
Ниһаять, көткəн троллейбус ки-
леп туктады. Салонда бер ир,
Надиянең фикерлəрен раслаган-
дай, төчкереп, сакалын сыпырып,
алан-йолан каранып алды. Һəркем
каядыр ашыга. “Тимер юл вокза-
лы” тукталышында троллейбусның
ишеклəре шыгырдап ачылу белəн
Надия уктай атылып тышка чыкты.
Йөгергəндə шəйлəп алды: троллей-
буста бергə килгəн, сакалына бəс
кунган ир янəшə чаба. Бер атлап,
бер сикереп, узышкандай, перрон-
га килеп җиткəннəрен сизми дə
калдылар. Поезд кузгалмаган. Ə
бу тоткарлану пассажирлар шат-
лыгына гына. Надия проводникка
билетын сузды. Җитди кыяфəттəге
ирнең кулында да билет пəйда бул-
ды. Ике юлчы, ашыгып, бер вагонга
килеп керү белəн поезд кузгалды.
Ə перронда кырмыскадай кешелəр
йөгерешə, ашыга. Тəрəзəдəн Казан
шəһəренең мəһабəт биналары, ма-
тур урамнары күренеп, бер-берсен
алыштыргандай күзгə чалынып
кала.
Надия түбəндəге киштəдəн урын
алгач, маңгай тирлəрен сөртеп,
финишка тəү килгəн җайдактай,
канəгатьлек хислəре кичерде.
Хəзер вакыт күп. Инде ял итəргə дə
мөмкин.
– Мужно, я сумки под вашей пол-
кой размещу? – дип, бергə килгəн ир
Надиягə урысча мөрəҗəгать итте.
Арыганлыктан хатынның җавабы
телəр-телəмəс яңгырады:
– Пожалуйста, там места много.
Только всё нужное оставьте и часто
меня не теребите.
Ир риза-бəхиллеген кыскача:
– Латны, – сүзе белəн белгерт-
те. Сумкаларын урнаштыруга
аның кесə телефоны шылтырады.
Пассажир, шуны гына көткəндəй,
җəһəт кенə җаваплады:
– Да, ывнук, сил, да утырдым
инде, еду. Ыспасиба. Пока, хуш!
Надия дикъкать белəн карады:
юлдашларының һəркайсының үз
мəшəкате. Кемдер чəй эчеп, та-
мак ялгап алды. Кайсылары гəзит-
журнал актара, кроссворд чишə.
Кемнəрдер əңгəмə кора. Гəп сату
өчен иң җайлы урын юлда икəнен
сəфəр йөргəннəр яхшы белə.
Əңгəмə белəн вакыт сизелми
үтүчəн.
– Ярый монда үзебезнең мил-
лəттəшлəребез икəн, – дип, Надия
каршында татарча гəзит укып утыр-
ган хатынга дəште.
– Сезнең телне яхшы белсəм
дə миллəтем буенча мари мин.
Исемем – Катя, – дип, юлдашы үзе
белəн таныштырды.
Кемнең кайда юл тотуы турында
тəүге сораулар яңгырады.
Шуны гына көткəндəй, сүз иярə сүз
китте. Əлегə кадəр урысча җөмлə
төзеп җəфа чиккəн ир əңгəмəгə их-
лас кушылды:
– Аллаһыга шөкер, туган телдə
сөйлəшергə юлдашлар туры килүен
əйт син. Башкалага йомыш төшкəч,
килдем. Телемне вата-җимерə
хəлем бетте, лəбаса. Туган тел
күңелемə бал да май. Исемем –
Гатият.
Юлдашына ихлас елмайган ха-
тын:
– Алай икəн, таныш булыйк,
Надия, – дип җаваплады.
Шулчак проводник янə бер кеше-
не алып килде:
– Приветики, еле успела. Меня
зовут Вера.
Вера татар авылында үскəнен
танышканда ук əйтте. Телне ипи-
лек-тозлык белгəнгə, аралашканда
бер дə авырлык кичермəде. Үткер
хатын, телгə оста. Гатият исə урыс-
ча сукаларга тырышты. Сүз таба
алмаган чагында ара-тирə татар
телендəге əйтемнəр кыстыргала-
ды. Уртак темалар табылуга бары
да канəгать, ичмасам, юл кыскар-
гандай. Гəзиттəге кроссвордны
“һə” дигəнче чишеп куйдылар.
Бергəлəшеп кысташып, тəм-том
белəн чəй эчеп алгач, бер-берсен
бөтенлəй туганнардай хис итə баш-
ладылар. Шулчак милли көй ише-
телде. Надия, сумка кесəсен кап-
шап, телефонын тартып чыгарды.
– Сəлам, сəлам, бəбекəем! Бая
элемтə өзелде. Элемтə юк. Ə əле
бар. Хафаланма, утырдым, əйе.
Җайлы булды. Яхшы күршелəр туры
килде. Ярар, каршы алырсың, –
дип, хəбəрлəшеп алды.
– Син кем белəн сөйлəштең ул?
Телегез вообще шундый матур,
мелодичный, сездə əйтəлəр бит,
былбыл сайравымыни, – дип, Вера
төпченде.
“Җылы сүз – җан азыгы”, дилəр.
Надиянең күңеле күтəрелеп китте:
– Улым белəн. Рəхмəт. Ана теле
барыбыз өчен дə йөрəккə бал да
май булып ята. Ул канга сеңгəн,
урыслар əйтмешли, геннарга са-
лынган. Шуңа телебез моңлы
көйдəй яңгырый, – дип, хуплап, ба-
шын чайкады.
Надиянең сүзлəре белəн
килешмəве Вераның йөзенə үк чык-
ты:
– Барыбыз өчен? Не скажи.
Арттырып җибəрдең лə. Алай ук
димəс идем. Ярый, мин марҗа
башым белəн бераз сезнеңчə
сөйлəшəм. Менə Екатеринбургта
күршедə татарлар яши. Алар үзара
тик урысча гына сөйлəшə. Урыстан
бер разница юк дияр идем –
исемнəре татарныкы.
Вераның бу фикере юл даш -
ларының күңелен кырды. Кыз-
ганычка каршы, аның белəн килеш-
ми мөмкин түгел.
– Бар галəм өчен җавап бирə
алмыйм. Һəркемнең үз ихтыярын-
да. Кешене тикшерми, тик үзем
хакында əйтə алам, – дип, Надия
дəвам итте. – Без үзебез шəһəрдə
үссəк тə, телне камил белдек.
Һөнəр алгач Казаннан китəргə туры
килде. Североуральскига эшкə
тəгаенлəделəр. Əти-əни монда кал-
ды, без, бертуганнар, илнең төрле
төбəклəренə юлландык. Белгеч бу-
ларак фатир алгач, шунда тамыр
җəйгəнебезне сизми дə калдык.
Ирем белəн балаларга туган телне
өйрəтергə кирəк, дип сүз куештык.
Вера, уңайсызланып:
– Өйрəткəнсез, улыңа татарча
сөйлəдең, аңлый ведь, – дип, хуп-
лавын əйтə салды.
Надия сүзен дəвам итте:
– Бəй, боерганны эт тə аңлый ул.
Адəм баласына Аллаһы Тəгалə тел
биргəн бит. Димəк, сөйлəшə белсен
ул. Менə шунсы мөһим. Өйрəткəндə
хəйлə бик ярап калды.
– Ничек инде?
– Үзем балалар бакчасында
эшлəдем. Тəрбияче булып. Яше
җиткəч, бер сүз урысча белмəгəн
баламны яслегə китердем. Шул ук
мəлне күрше Зилəнең улы да бак-
чага йөри башлады. Алар өйдə тик
урысча сөйлəшкəч, баласы урыс-
ча яхшы аралаша. Бакча мөдире
Людмила Анатольевна, Зилəне
мисалга китереп, мине борынгы
караштагы кешедəй күреп, тиргəп
маташты башта. Тəүге көннəрдə иң
кирəк сүзлəрне тəрбиячелəргə язып
бирə торган идем. Шпаргалка ясап.
Урысчага улым бик тиз өйрəнде.
Вера, үзенə ишарəлəп:
– Балачакта үзлəштергəн нəрсə
мəңгелеккə истə кала, эһем, – дип,
бераз масаеп, тамак кырып куйды.
– Туган телне бераздан онытыр-
лар иде дə, бəлки. Тик өйдə без
һəрчак татарча аралаштык.
Гатият, икелəнүен белдерер өчен:
– Син сөйлəрсең ул, ə алар тик
урысча гына җавап кайтара шул, –
дип, əңгəмəгə кушылырга җөрьəт
итте.
Надия юлдашларына җитди ка-
раш ташлады:
– Хəйлəсе дə, сере дə бер.
Улларым урысча сөйлəшə башлау-
га, мин, тик татарча гына аңлыйм,
дип, һəрчак аларны туктата тор-
ган идем. Тегелəр мине кызганып,
хəтта кино барган чакта кырыма
килеп тəрҗемə ясап, аңлатып китəр
булды. Алар бераз үсə төшкəч,
хезмəттəшем Инна кунакка килеп
кенə эшне бозды!
– Ничек? – дип, юлдашлары аңа
бактылар.
– Кунакка ачык йөз күрсəтеп,
урысча аралашуыма улларым
хəйран калган. Иннаны озату белəн:
– Ничə еллар аңа мультик тəрҗемə
иттем, ə ул урысча белгəн! –
дип, Илдарым авызын турсайтып
хəтəр үпкəлəде.
Акланырга туры килде. Мин
əйтəм, никтер тик урыслар сөйлəсə
генə аларның телен аңлыйм, ə менə
татар урысча сөйлəсə, нишлəптер,
бөтенлəй аңламыйм да куям, дип
хəйлəлим.
Улларым сəерсенде. Кыз кеше-
лəр шундыйрак инде, аларны
аңлап булмый, күрəсең, дип, миңа
бераз “скидка” ясадылар. Шулай
гына котылдым. Хəзер зурлар инде.
Шəһəрдə үскəн егетлəрем урыстан
дөресрəк – урысча, əдəби телдə
татарча сөйлəшəлəр. Бермəлне
җитəкчем Людмила Анатольевна
миңа комплимент ясамасынмы?!
– Нəрсə диде соң? – дип дəшми
тыңлаган Катя телгə килде.
– “Надия, ты такая молодец, твои
сыновья, я смотрю, и по-русски и
по-татарски великолепно общают-
ся. Как Вы умудрились их так на-
учить, а вот у Зили сын только по
русски говорит”, – ди! Мин аңа мине
нəкъ шуның өчен ничə ел элек эттəн
алып, эткə салып тиргəгəнен исенə
төшергəч, ул: – “Не может быть.
Ты путаешь, наверное. Не могла я
такого наговорить: “Чушь”. Родной
язык как Родина. Это же святое”, –
дип кырт кисте.
– “Согласна, самое главное –
нельзя было упустить время. В
детстве дитя как чистый лист, что
написано пером, не вырубишь то-
пором, – дим. – Я тогда не послу-
шала Вас. И всю энергию напра-
вила на то, чтобы дети знали язык
матери. Не скажу, что было просто,
но сейчас не нарадуюсь. Да, два
языка знают в совершенстве. Как
бальзам на душу”, – дип, Людмила
Анатольевнаны үткəннəргə кай-
тардым. Шулай итеп, соң булса да
җитəкчемнең хуплавына лаек бул-
дым.
Ихлас тыңлап утырган Катя
Надиянең һəр сүзенə мөһер басар-
га əзер:
– Дөрес, нəкъ шул бəлəкəй чакта
балага күбрəк игътибар итү кирəк
тə соң. Без менə марича, урыс-
ча, татарча сөйлəшəбез. Авыр
түгел. Акцент бар. Зато безне бер-
се дə тирги алмый, шундук аңлап,
җавабын да кайтарабыз.
Вера, юлдашларның фикерен
куəтлəп:
– Кеше ничə тел белсə, шулчаклы
гомер яши, дилəр. Канатлы сүзлəр.
Мин урысча, татарча белгəч, зна-
чит, ике гомер яшим булып чыгам
түгелме? – дип, шаркылдап көлеп
җибəрде.
Шаяруны Катя да күтəреп алды:
– Вера, син – аяклы энциклопе-
дия. Алайса мин, өч гомер яшим
икəн! Минем Мəскəүдə танышла-
рым бар. Эшкуарлар – акча корт-
лары. Элек вакытлары булмаган,
хəзер кызларын кореяча өйрəтү
өчен махсус мəктəпкə йөртəлəр,
хəтта шəхси укытучылар яллыйлар.
Кайбер родительлар, представля-
ете, күп телдəн баланың башы бу-
тала, ди. Ну, профессора! Глупости!
Кытайдан тапшырулар алып барган
журналистның баласы, вообще,
алты телне белə. Үзенə – җиде яшь.
Аңа төрле телдə сорау яудыралар.
Ə ул “эһ“ тə итми җавап бирə, –
дип əйтүе булды, Гатият, көрсенеп,
сөлге белəн сабын тотып тамбурга
таба атлады.
Башта бик ачык булып тоелган
ирнең сөмсере коелуына юлдашла-
ры аптырап куйды. Надия, үзенең
игътибарсызлыгыннан көлеп:
– Гатият абый белəн троллейбус-
тан төшкəч, ярыша-ярыша килдек.
Миңа аның сакалына бəс кунган
кебек тоелган иде. Бераздан гына
аңладым: сакалына чал төшкəн
икəн.
Вера, аның сүзен хуплап:
– Чын ир-егет сакалын буя-
мый шул. Без, тетəбикəлəр,
чал чəчебезне төрлечə буяп,
яшьлəребезне яшерергə тырыша-
быз. Вакыт барыбер үзенекен итə.
Аны алдарга телəсəң дə барыбер
аның җиңəчəге билгеле.
Чəй табыны янында сөйлəнүчелəр
Гатиятнең урап килүен бөтенлəй
шəйлəми калган. Ул авыр сулап
көрсенеп куйгач кына хатыннар
сүздəн туктап калды. Ул исə чал са-
калын сыйпап идəнгə төбəлгəн.
– Сакалым агарса да, акыл сай-
рак булган, дип, эчем пошты əле.
Белсəгез иде, мин тормышыма
бəйле китап яздым. Исəн чакта
үзнəшер китап чыгарып йөргəн баш.
Акча бүген бар, иртəгə юк. Мирас
итеп калдырган иң кадерле нəрсə –
китабым булыр дигəн идем. Саф та-
тарча яздым да соң, тик бердəнбер
оныгым өчен татар теле кытай теле
кебек булуын аңладым. Минем
ядкарь дигəнем аның өчен тик ту-
зан җыеп яткан макулатура булыр
микəнни? – дип, йөрəген əрнеткəн
җавапсыз соравын əйтə салды.
Кəефен күтəрергə телəп, хатын-
нар аны чəй табынына чакырды.
Кулына кайнар чəйле чынаяк тот-
тырдылар. Əмма Гатиятнең теле
чишелгəн иде инде:
– Оныгыбыз балалар бакчасын-
да ак карга булмасын өчен без дə
урысча гына сөйлəштек. Хəтта
авылга кайткан арада без аны та-
тарчага түгел, ул безне урысчага
өйрəтте. Ə хəзер понимает та бит,
түлке не говорит, имеш. Боерыкны
аңлаган эт шикелле. Мин ашыгып
китап чыгарырга тырышам. Язган
китабымның рəсемнəрен генə ка-
рармы? Американы куып җиткəнбез.
Америкада миллəт төшенчəсе
юк, анда барысы да америкалы.
Без дə шундыйларны үстергəнбез
түгелме? – дип, куен кесəсеннəн
шылтыраган телефонын алды.
– Да, завтра, иртəгə приеду, дим.
Устал разговаривать түлке по рус-
ски. Ывнук, ызнай татарский. Пора
уже, дим. Возраст садик прошёл
давно, үстең, говорю. И мне легко
будет.
– Не лучше ли английский вы-
учить? Шучу. Хорошо. Делов то,
татарский выучить. Будет сделано.
Главное, чтоб ты жив, здоров был, –
дип оныгы җаваплады.
Элемтə өзелү белəн тынлык ур-
нашты.
– Борчылма, Гатият абзый, “де-
лов то, выучу”, дигəч, сүзендə то-
рыр əле. Əйдə, сыйланыгыз əле
үзебезнең тəм-том белəн! – дип,
Надия юлдашына гөбəдия тəкъдим
итте.
Тамак ялгап алган пассажирлар
бераздан йокларга ятты. Поезд
алга җилдерə... Ир-узаман үзенең
үткəннəрен барлады. Исəн-сау
кеше морадына ирешə. Сабырлык
кирəк, дигəн уйлар килде аның ба-
шына.
Сызылып таң атты. Офыкка ал нур
ягып, кояш чыкты. Станциягə якын-
лашуны кисəтеп проводник үтте.
Пассажирлар иртəнге мəшəкатькə
иярде.
– Сау-сəламəт, имин булыгыз.
Мəгънəле юлдашлар белəн вакыт
заяга узмады. Рəхмəт, яшьлəр,
төпле киңəшлəрегез өчен, – дип,
Гатият чыгу ягына атлады.
Хатыннар исə саф һава сулап
алырга, дигəн сылтау белəн аның
артыннан иярде.
Перронга аяк басу белəн
Гатиятне:
– Исанмы, деда! – дип, əзмəвердəй
яшь егет кочып алды. Кулындагы
кəгазьгə күз салып, – Килдын, да,
молодец, бабай, – дип өстəде ул,
очкынлы зəңгəр күзлəрен ялтыра-
тып.
– Бабай – деньги давай. Урамда
йөргəннəре ул – бабай, ə мин –
картəтиең. Таныш булыйк, шук
малай, – дип, шаяру катыш Гатият
үзеннəн бер башка озын оныгын ко-
чаклап алды...

***

Автор турында


Мин, Вəлиева-Каһарманова Рима Биктимер кызы (Рима Каһарман),
1966нчы елның 1нче гыйнварында Оренбург өлкəсенең Октябрь районын-
да дөньяга килгəнмен. Бераздан гаилəбез белəн Стəрлебаш районына
күчендек. Стəрлебаш районының Бахча авылында – башлангыч, Карагош
авылында урта мəктəпне тəмамладым. 1988нче елда Башкортстан
дəүлəт университетының филология факультетын тəмамладым.
1988нче елда Балтач районы гəзитендə хəбəрче булып хезмəт юлым-
ны башладым. Бүлек мөдире, соңрак җаваплы секретарь вазифаларында
эшлəдем. Һөнəрем эзлəнергə этəргеч бирə. Мəкалəлəр генə түгел, чəчмə
əсəрлəр дə иҗат итə башладым. Алар республика матбугатында дөнья
күрде, Татарстанда нəшер ителгəн “Дулкын” гəзитендə басылды.
Иҗатым үз җимешлəрен бирə башлады. “Өмет” гəзите игълан иткəн
əдəби конкурсларда 2007нче һəм 2013нче елларда җиңүгə ирештем. Зəйнəп
Биишева исемендəге “Китап” нəшриятында дөнья күргəн “Акчарлак”
җыентыкларында (2009, 2014) хикəялəрем басылды, “Чишмəнең көмеш
чыңы”, “Туган җирдə туган хислəр” җыентыкларында əсəрлəрем дөнья
күрде. Əлеге вакытта роман язу белəн мəшгульмен.
Тормыш иптəшем белəн ике ул тəрбиялəп үстердек. Өлкəнебез Руслан –
хəрби офицер. Кече улыбыз Илнур – студент, ул хикəялəр иҗат итə.

Римма ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА. Ядкарь. Хикәя
Римма ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА. Ядкарь. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: