Чәчмә әсәр
21 Октября 2022, 17:05

Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (1)

Каты күңелле, усал, кешегә карата кырыс идем. Ләкин һәрбер кеше тормышында ниндидер бер үзгәреш дулкыны була. Бер вакыйга аркасында кеше яңадан туарга сәләтле. Мин яңадан тудым.

Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (1)Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (1)
Ильяс БАҺАУОВ. Табылдык. Хикәя (1)

Кешене бары тик кыяфәтеннән бәяләргә без инде күптән ияләштек. Киенүенә, бизәнүенә карап, нинди кеше икәнен таный алачагыбызга ышанабыз. Әмма дөресме соң бу?

Артык матур киенсә, «кара, мактана» дибез, киеме таушалган булса, «кара, кием алырга акчасы юк» дип, ул кешегә бармак төртеп күрсәтәбез. Ә бит кешенең матурлыгы – кыяфәтендә түгел, ә эчке гүзәллегендә.

Инде күптән әйтелгән, ничәмә-ничә тапкыр кабатланган сүзләр. Ләкин барыбыз да аңлаган кыяфәт кенә чыгарабыз, ә чынында барыбер кеше күңелен аңлый белмибез. Артык теләмибез дә бугай.

Мин үзем дә шундый идем. Каты күңелле, усал, кешегә карата кырыс идем. Ләкин һәрбер кеше тормышында ниндидер бер үзгәреш дулкыны була. Бер вакыйга аркасында кеше яңадан туарга сәләтле. Мин яңадан тудым. Явыз дип... Явыз да түгел мин, эшем таләп итә. Балтачының эшли-эшли кулы катылана, сөялләнә бит, минем дә бәгърем шулай катыланды? Полиция хезмә¬кәре мин, әмма бу вакыйга вакытында безне әле «м» хәрефе белән атап йөртәләр иде.

Төрле хәлләр күрергә туры килә миңа хезмәтем дәвамында. Сугышу, үтереш, талау-урлау, кыйнау... Бу мохиттә яхшы күңелле калып буламы икән?

Әлеге вакыйга салкын кыш көне булды. Җитмәсә, Яңа ел төнендә. Хәзер дә хәтерлим: ул төнне җелекләргә үтәрлек суык иде. Җил дә, сыенырга урын эзләгәндәй, әле бер диварга килеп бәрелә, әле икенчесенә ташлана, аннары, урмандагы явыз бүре сыман, ачы итеп улый башлый. Ә мин дежурда. Кеше бәйрәм итә, рәхәтләнеп күңел ача. Ә миңа билгесезлек кочагында төн уздырасы. Полковник бүлмәсеннән чыкты да:

– Бәйрәм белән, дежурный, – дип, болай да ярсыган күңелне кыйнады. «Оялмыйча шулай дип тора бит», – дип уйлап куйдым, нишләптер, аны гаепләргә сәбәп бар сыман итеп. Төне буе телефон саклап утыр инде... Әмма бер нәрсә күңелне тынычландыра, икенче яктан еларлык итә: мин – ялгыз. Өйдә барыбер мине берсе дә көтми. Ялгызлык, – минемчә, иң куркыныч нәрсәләрнең берсе. Өеңә шатлыклы яки моңсу хәбәр белән бүлешер өчен ашыгасың. Кайтып керәсең... Ә өй буп-буш. Утларны кабызмыйча, караңгыда ятагыңа авасың да тизрәк йокларга тырышасың. Иртән торгач, озатучы юк... Ә бу төн тормышымны икегә бүлде.

Утырам шулай берәр хәвефле хәбәр көтеп. Бозланган тәрәзәнең бер читен өреп җебеттем дә текәлеп карарга керештем.

Тышта бер эт күренде. Озак кына карап тордым аңа. Бу йонлач, аклы-каралы урам эте, әллә арып, әллә тиккә йөрүнең мәгънәсез булуын аңлап, кар өемендә казына башлады. Казыган чокырына кереп ятты. Суыктан калтыравы миңа да сизелде. Йоны бозга ябышып ката кебек тоелды.

Мин бүрегемне генә эләктердем дә урамга чыктым.

Эт, мине күреп, торырга җыенды, әмма аңа барыбер ярдәм итмәячәгемне уйлап, ахры, кире ятты.

– Кил, маэмай, – дидем мин, аны үз яныма чакырып.

Этнең күзләре ярдәм булачагын сизеп ялтырарга тотынды. Тиз генә сикереп торды да, яшендәй, миңа таба атылды. Мин аны участокка алып кердем һәм җылы торба янына яткырдым.

– Рекс булырсың, – дип, исем куштым.

Рекска ошады булса кирәк, ул минем яныма килеп басты да кулны ялап алды. Өстәл тартмасында бутербродларым бар иде. Шуларны чыгардым. Берсен Рекска суздым, берсен үзем ашый башладым. Эт, күптән азык күрмәгән булса кирәк, тиз ялтыратты, ниндидер бер комсызлык белән икенчесен чәйнәп бетерде. Өченчесен торба астына яшереп куйды. Күңелем тулды. Мескен эт тыныч күңел белән ашый да алмый бит. Комсызланырга, тапканын киләчәккә саклап калырга мәҗбүр. Менә ул сузылып ятты, алгы аякларын башы астына куйды. Мин журналны алдым да дежурлык барышын язарга керештем. Озак эшләргә түземлегем җитмәде. Ташладым бу эшне. Рекс төннең куркыныч өлеше узганын сизеп йоклап китте.

Шулчак ишекне кемдер каты итеп какты. Дөмбердәтә үк башладылар. Рекс сискәнеп уянып китте дә йокысын бозучыга ырлап өрергә кереште.

– Кем йөри инде тагын? – дип, ишеккә юнәлдем.

Минем алда «бомж» басып тора (алда аны бары тик

«йортсыз кеше» дип атарбыз): чәчләре чал, җитү, салкыннан оеш-оеш укмашып катканнар. Мыегы, әле генә сөт эчкән кебек, ап-ак, ә өстендә берни юк. Күзләрем ирексездән аска таба йөгерде. Ниндидер таушалып, тузып беткән тишек чалбар кигән, үзе яланаяк... «Бәйрәм кызуы 30 градуста да кешене шулай йөртә икән», – дип елмаеп куйганымны сизми калдым. Шулчак кулларына күзем төште. Сырмасын төреп тоткан.

– Бар, кит әле, бәдбәхет, – дип кычкырдым мин моңа, бөтен үпкәмне бушатыр өчен җай чыкканга куангандай.

Тәне шешенгән йортсыз кеше бары тик кыргый авазлар гына чыгара алды.

– М... м... ммм, – диде ул.

Мин аны тыңламый калырга ярамаганын күзләреннән аңладым. Ул калтырануын баса алмаслык дәрәҗәдә туңган иде. Үтенүле караш белән миңа кулындагы сырмасын сузды. Инде этеп чыгарырга җыенган идем, әмма сырманың селкенеп алганын искәрдем. Үзем дә сизмәстән, сырмасын тартып алып өстәлгә куйдым, кызу хәрәкәтләр белән сүттем. Сүттем дә бозланган баганадай катып калдым. Алдымда күп булса бер атналык күкрәк баласы ята иде. Үзе еламый. Чуалып киткән фикерем бер мизгелдә эзгә төште. Ишек катында басып калган кеше җеп очы бит. Мин, кулыннан тотып, аны бүлмәгә алып кердем. Участокта нинди җылы әйбер бар, барысын аның өстенә ашыга-ашыга яба башладым. Аны тизрәк җылытырга кирәк иде. Кинәт башыма сәер уй килде. Мин:

– Каян алдың бу баланы? – дип кычкырдым.

Кечкенә бала сискәнеп куйды, ә Рекс, алгы аяклары

белән торба астына яшергән ипиен алып, өстәл астына кереп качты. Йортсыз кеше, калтыраудан туктарга тырышып, куллары белән үзен кочаклады.

– М... мм, – бик нык тырыша торгач, үз теләгенә иреште: – Чүп савытыннан, – диде.

Яхшылык каян килә? Әлбәттә, йөрәк түреннән. Әлеге кеше бер мәкерсез-нисез нарасыйны үлемнән саклап калган. Ә кыяфәтенә карап, бу кеше кемгәдер, аеруча чит балага, яшәү бүләк итәр дип кем уйларга мөмкин соң?! Ә мин аны чак кына куып чыгармадым. Бу уйларымнан аерылып, телефон янына килдем. Номер җыйганда, йөрәгем әллә ничек сулкылдап куйды.

«Ашыгыч ярдәм»дә трубканы тиз алдылар.

– Алло, – дидем, үз тавышымны үзем танымыйча. – Милиция бүлегендә салкында өшегән бер кеше һәм атналык сабый бала.

– Адресыгыз? – диде трубкадагы хатын-кыз салкынлык белән, гүя гадәттән тыш берни булмаган.

Мин, ачуымны чак кына тыеп, адресны әйттем һәм, шапылдатып, телефонны куйдым.

Сәгать төнге ике җитә. Өстәл астында Рекс йоклап ята, почмакта, минем һәр адымымны күзәтеп, ят кеше утыра. Ул инде бераз җылынды. Кулыма алган баланы сырма өстенә кире куйдым да сүгенеп алдым:

– Кая йөри инде бу врачлар? – дидем мин.

Почмактан тавыш ишетелде:

– Кайгырма, тиздән килеп җитәрләр.

Аның тынычлыгы шаккатырды мине. Ул, үз гомерен уйламыйча, кеше гомерен коткарганын аңламый да кебек, аның өчен гадәти вакыйга булып тоела бугай. Аның җылынганына шатландым, чөнки бу бала белән бәйле вакыйганы минем тулысынча ишетәсе килде. Протокол кәгазен алып, язган кыяфәт ясадым.

– Ничек, кайда, кайчан? Сөйлә!

– Мин гадәттәге сукмагымнан – чүп савытлары янын¬нан барам. Шулчак колагыма елаган сыман тавыш ишетелде. Мәче чыга алмый ятамы әллә, дип карыйсы иттем. Күп алар анда. Карыйм: олы чүп савытындагы кәгазь тартмада бала ята. Мин югалып калдым. Өстемдәге сырманы салып төрдем дә монда килдем...

– Кайда булды бу хәл? – дип бүлдердем мин аны.

– Урман янындагы йортларны беләсезме?

– Әйе.

– Менә шунда.

Минем күзләрем шар булды, чынлап әйтәм.

– Ул бит ике чакрымлап ераклыкта.

– Бардыр, – дип, минем сүзләрне раслады йортсыз кеше.

– Шуннан алып килдеңме? – Гаҗәпләнеп сорадым.

– Нигә?! Калдырып китеп булмый бит инде. Кеше булырга туган бит.

Мин тынып калдым. Ни әйтергә, ничек рәхмәтләрне белдерергә? Белмәдем... Күзләрем бу кешенең кызарып, кабарып чыккан аякларына төште.

– Аяк киемең кая соң синең?

– Кар көрте аша үткәндә калды бугай. Эзләп торырга җай булмады, – диде ул, сабыйга яратып карап.

– Каһәр суккан, кая соң алар? – дидем мин, «ашыгыч ярдәм» машинасын искә төшереп.

Рекс, йокысыннан уянып, бу миһербанлы кеше янына килеп, терәлеп үк утырды. Минем дә кочаклап, нык итеп кочаклап аласы килә башлады аны. Ләкин тыелып калдым. Чәй кайнаттым. Ул ашыкмыйча, әкрен генә эчте. Рәхмәтен дә чын күңелдән, без ишетергә ияләшкән дежур вариантта түгел, сирәк яңгырашта әйтте. Карашымны әле сабыйга, әле аның коткаручысына күче¬реп, байтак карап тордым.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: ru.dreamstime.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас