Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь 2022, 10:24

Венера МƏҖИТОВА. Сәгать. Хикəя

Салиха карчык, барысын да аңлап: "Зəкуаным, улым кая? Зəкуаным", – дип, сыгылып төште. Хəбир картның да күзлəренə яшь бөртеклəре бəреп чыкты. Өй эчендə авыр тынлык урнашты. Тынлыкны Хатирə карчыкның: “Балам-багалмам”, – дип сыктаган тонык тавышы гына бүлə иде...

Венера МƏҖИТОВА. Сәгать. Хикəя
Венера МƏҖИТОВА. Сәгать. Хикəя

– Мансаф абый, чык əле капка

төбенə. Сезгə хат бар, Владивос-
токтан ук килгəн.
Хат ташучының таныш тавышын
ишетүгə, ихатасында ат җигеп
маташкан Мансаф сагаеп калды.
Владивостоктан, диме? Нишлəп
аннан ук? Ул якларда бер туган-ту-
мачалары, таныш-белешлəре дə
юк ич. Тукта, əллə Зəкуан абый ту-
рында бер-бер хəбəр бар микəн?
Үткəн кайтуында Алсу кызы: “Ике-
туган абыйның җирлəнгəн урынын
эзли башладым. Хатка сезнең
адресыгызны яздым”, – дигəн иде.
Əллə шулардан җавап килдеме?
Мансаф, ашыгып, капка төбенə
чыкты.
– Менə шушы хат, – дип, хат ташу-
чы кораб сурəте төшкəн конвертны
кулына тоттырды. – Владивосток-
тан. Архив бүлегеннəн.
– Шулай укмыни? – диде дə Ман-
саф карт, калтыранган кулларын
көчкə тыңлатып, хатны ачты һəм
игътибар белəн укый башлады.
Анда: “Сезнең абыегыз Зəкуан Аб-
дуллин 1945нче елның июлендə
Чхонджин шəһəрендə вафат бул -
ган, туганнар каберлегендə кү-
мелгəн”, дип язылган иде.
Бу юлларны укуга Мансаф дул-
кынланудан чайкалып китте.
Җитмеш ел көтте бит бу хəбəрне!
Җитмеш ел буена бертуган
абыйсының кайда җирлəнгəнлеген
белми яшəде.
Зəкуан абыйсын исенə төшерүгə
күз алдына Валерий Семчук ки-
леп басты. Мансаф кулындагы
төсе уңала төшкəн сəгатенə күз
төшереп алды һəм күңелендəге
хатирəлəрне яңартты.
1945нче елның җəй азагы иде.
Көннəрдəн бер көнне Мансаф-
ларга Зəкуан абзыкае кулы белəн
язылган: “Көтегез, озакламый кай-
тып җитəрмен!” дигəн хат килеп
төште. Хатны укып чыгуга, əткəсе
белəн əнкəсенең йөзлəренə шат-
лык нурлары кунды! Мансафның
да шатлыгы эченə сыймады:
җиде ел күрмəгəн абыйсы кайта
бит! Ул кайтуга Мансаф та үзенчə
əзерлəнергə булды. Көяз булып
күренү өчен, җиткəн чəчен алдыр-
мыйча, вазелин белəн майлап,
артка таба тарап йөри башлады. Ə
көннəрдəн бер көнне башы үтереп
кычытырга тотынмасынмы?! Түз-
мə де: “Башны кара əле”, – дип
əнкəсенə эндəште. Əнкəсе чəчен
агач тарак белəн бер генə сыпырды
да: “Бетлəгəнсең бит, бар, əтəңнəн
тизрəк чəчеңне алдыр!” – дип кыч-
кырып җибəрде. “Абый кайтуга”
дип майлап тарый-тарый үстергəн
чəчен пелəшкə алдырмыйча чара-
сы калмады Мансафның.
Зəкуан абыйсы кайчан кайтып
җитəсен төгəл əйтеп язган иде.
Шуңа əткəсе белəн əнкəсе дə ул
кайтуга җентеклəп əзерлəнделəр.
Бал койдылар, бер сарыкны суйды-
лар, чəкчəккə кадəр пешерделəр.
Ниһаять, ул көн дə килеп җитте.
Бу дөньяда кемнедер көтүдəн дə
авыррак бер нəрсə дə юк икəн ул.
Абзыкае кайтасы кичне Мансаф
та чак түзеп көтеп алды. Ниһаять,
көн кичкə авышты, абыйсы гына
һаман күренмəде. “Бүген кайтмас
микəнни инде, дип уйлап бетерүе
булды, өйгə хəрби киемдəге та-
ныш булмаган бер кеше килеп кер-
де һəм:
– Валерий Семчук! Зəкуанның
якын дусты булам, – дип, гаилə
башлыгына күрешергə кулларын
сузды.
Шулчак кунакның карашы түр
дивардагы фотосурəткə төште.
Зəкуан белəн икесенең бергə
төшкəн фотосын күреп, күзлəре
яшьлəнеп чыкты. Салиха карчык,
барысын да аңлап:
– Зəкуаным, улым кая? Зə-
куаным, – дип, сыгылып төште.
Хəбир картның да күзлəренə
яшь бөртеклəре бəреп чыкты.
Өй эчендə авыр тынлык урнаш-
ты. Тынлыкны Хатирə карчыкның:
“Балам-багалмам”, – дип сыктаган
тонык тавышы гына бүлə иде.
Хəбир, үзен кулга алып:
– Шулкадəр ерак җирдəн кайткан
кешене ишек төбендə тотмыйк.
Бар, Салиха, самавырыңны чыж-
латырга куй, – дип, иплəп кенə
карчыгына эндəште.
Салиха, аш-су əзерлəнə торган
урынга – мич артына – кəбəркəгə
кереп китүгə, Семчук, хром
итеклəрен салып, түргə узды һəм
өстəл янындагы урындыкка килеп
утырды. Аннары кулындагы чемо-
данын өстəлгə куйды һəм əкрен
генə аны ачты. Хəрбилəргə генə
хас төгəллек белəн, əйберлəрне
берəм-берəм чемоданнан алып,
кемгə тəгаенлəнгəнен əйтеп
(анысы кəгазьгə язылып, һəр
бүлəк эченə аерым кыстырылган
иде), тарата башлады. Чемодан-
нан Мөкəрəмəгə – күзнең явын
алырлык бизəклəр төшерелгəн
шəльяулык, Тəгълимəгə – ак йон
кофта, Усманга зəңгəр җирлеккə
кара шакмаклар төшкəн күлмəк
чыкты. Салиха белəн Хəбир дə
үзлəренə дип аталган бүлəклəрне
кулларына алды. Мансаф исə:
“Барысына да бүлəк элəкте. Ə
миңа дигəне кая соң?” – дип са-
бырсызланып уйлады. Аның:
“Абый мине онытканмыни?” – дип,
үкереп елап җибəрəсе килде. Тик
күңеленең төпкел бер почмагын-
да пыскып кына янган өмет уты:
“Сабыр бул, сиңа да бардыр əле
берəр бүлəк”, – дип эндəшə кебек
иде. Ул арада Семчук, Зəкуанның
запас шинелен, ике хром итеген,
сəгатен алып, Хəбирнең кулына
тоттырды. Шуннан соң чемода-
нын сак кына ябып, идəнгə алып
куйды. Мансафның миен, абзы-
кай мине оныткан: бүлəк алмаган,
дигəн əрнүле уй ярып үтте һəм ул,
борынын мендəргə терəп, сəкегə
йөзтүбəн капланды. Сулыш ал-
мыйча озак торып буламыни, ди-
варга таба борылып ятасы итте.
Шулчак борынына төтен исе ки-
леп бəрелгəндəй булды. “Нинди
ис килə ул?” – дигəн булып, игъ-
тибарларын үзенə юнəлттерергə
тырышып, өйдəгелəргə эндəште.
Хəбир, тиз генə урыныннан то-
рып, ис килгəн якка – кəбəркəгə
кереп китте һəм бераздан: “Сали-
ха самавырны су салмыйча гына
чыжлатырга утырткан”, – дип, аты-
лып килеп тə чыкты. Өй эчендə
җиңелчə ыгы-зыгы булып алды. Үз-
үзен һəм эрегəн самавырны кызга-
нудан Мансафның күзлəренə кай-
нар яшь бөртеклəре тыгылды һəм
ул, рəхəтлəнеп балавыз сыгарга
тотынды.
Күпме шулай үпкəлəп яткандыр,
белми, берзаман əтисе: “Ман-
саф улым, кил əле монда!” – дип
эндəште. Əти кешегə: “Юк”, дип
əйтеп буламыни, аякларны чак
сөйрəп, авызын турсайтып, өстəл
янына килеп утырды.
– Улым, Валерий дəдəң хəзер
Зəкуан абыең əйтеп калдырган
сүзлəрне укыячак, абзыкаеңның
соңгы истəлеген син дə игътибар
белəн тыңла, – дип, Хəбир аны
күтəреп алдына утыртты.
Əткəсенең йомшак итеп кенə
эндəшүе Мансафның күңеленə
сары май булып ятты. Үзе: “Ул
дəдəй сөйлəшкəн телне мин
аңламыйм бит”, – дип кирелəнгəн
булды. “Һич кайгырма, мин үзем
тəрҗемə итеп барырмын”, – дип,
йомшак кына итеп башыннан сый-
пап куйды əткəсе.
Көндəлектə язылганнардан шул
мəгълүм булды: чолганыштан
чыкканда Зəкуан абзыкаеның
җилкəсенə снайпер пулясы килеп
тигəн. Өч сəгать буе үлем белəн
тартышкан абыйсы. Телендə ту-
ган җире, газиз əнкəсе, туган-
нары булган. Семчук Зəкуан
сөйлəгəннəрнең барысын да
көндəлегенə терки барган. Иң
азактан Зəкуан: “Əтəйлəрнең тор-
мышлары җиңел түгел. Аларга
ничек тə булса ярдəм итəлсəгез,
җаным тыныч булыр иде”, – дигəн.
Бу хакта ишеткəч, Хəбир
түзмəде, Салихасы янына –
кəбəркəгə кереп китте. Бераз ты-
нычлангач, кабаттан урынына
килеп утырды. Семчук аңа каты
алышлар барганлыктан башта
Зəкуанны камыш белəн генə күмеп
китүлəрен, соңыннан, сугыш уты
бераз тынганнан соң, яңадан
шул урынга барып, гəүдəсен җир
куенына тапшырулары турында
бəйнə-бəйнə сөйлəп бирде.
Ерактан кайткан кунак аларда ун
көн буена кунак булды.
Аны озатырга бөтен авыл кил-
де. Алар арасында Зəкуанның су-
гышка кадəр вəгъдəлəшкəн яры
Фəтхия дə бар иде. Ул, халык агы-
мыннан бер як читтəрəк, борынын
мышык-мышык тартып елап басып
торды.
Семчук, үзен озатырга җыелган
халык белəн саубуллашкан ара-
да, Хəбир, нəрсəнедер исенə
төшереп, тиз генə өйгə кереп
китте. Бераздан Зəкуанның кул
сəгатен күтəреп кире чыкты һəм:
“Дустыңның якты истəлеге бул-
сын!” – дип, Семчукка сузды.
Моны күреп, Мансафның йөрəге
кысып куйды. Ни өчен дигəндə ул
сəгатькə аның да бик күзе кызган,
хəрби китүгə, əткəсеннəн сорар-
мын дип, əллə кайчан уйлап куй-
ган иде.
Семчук сəгатьне кулына алып
бертын карап торды да, капка
төбенə җыелган халык арасыннан
карашы белəн кемнедер эзлəргə
тотынды. Мансафны күреп алуга,
эре-эре атлап, аңа таба килə баш-
лады.
Мансаф янына килеп җитүгə
Семчук башта малайның ял-
тыр башыннан сыпырды, аннары
сəгатьне аңа таба сузды да, урыс-
чалап:
– Бу сəгатьне мин сиңа бүлəк
итəм. Абыеңның якты истəлеге
итеп сакла яме, югалтма, – диде.
Шул мизгелдə Мансафның бар
җиһанны кочасы, коштай күккə
очасы килде.
Авызын ерып торган малай ның
йөзенə язылган шатлыкны Семчук
абыйсы да күреп алды:
– Син – үскəн егет инде хəзер.
Əткəң белəн əнкəңне сакла һəм
аларга ярдəм ит, яме, – дип, уры-
ныннан кузгалды.
***
Үз гомерендə Мансаф бик күп
бүлəклəр алды. Əмма менə шушы-
сы – Семчук дəдəсе бүлəк иткəне
аның өчен иң кадерлесе булды.
Əле дə ул, кулына тотып тор-
ган хатка карап: “Сəгатеңне якты
төсең итеп гомер буе сакладым,
абыкаем”, – дип пышылдады.

Венера МƏҖИТОВА. Сәгать. Хикəя
Венера МƏҖИТОВА. Сәгать. Хикəя
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас