...Гөлзилә, малларга су эчерергә дип, абзарга атлый иде. Капкадан кергән фельдшер хатынны күреп катып калды. Фельдшер агарынган иде, адымы да әллә ничек сәер.
– Исәнме, Гөлзилә, – диде ул, күзләрен яшерергә тырышып. – Әтиең өйдәме?
Гадәттәге ягымлы тавыш әллә ничек моңсу, газаплы иде. Гөлзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бу юньле хәбәр алып килмәгән инде, күренеп тора.
– Яңарак чыгып киткән иде, – диде кыз, зур авырлык белән телен әйләндереп. – Кирәк идемени?
– Эзләп тап әле син аны... Ни бит... Әниең... бик авыр хәлдә, ди...
Гөлзиләнең кулыннан чиләге төшеп китте.
– Юк, юк... Ул кадәр борчылма син... Авыру кешене үзең беләсең бит, берәр нәрсә кирәк булуы ихтимал. Эзләп тап әле әтиеңне...
Әтисен эзләп йөрергә туры килмәде. Ул фельдшер артыннан ук кереп, барысын да ишетеп торган икән.
– Фәүзия исәнме?
Аның бу соравыннан фельдшер хатын дертләп китте.
– Абау, котымны ала яздың, – дигән булды ул, кыланчыкланырга тырышып. – Һич югы, тамак кырыр идең.
– Исәнме ул?
Фельдшер хатын бер мәлгә каушап калды да, шунда ук үзен кулга алып, йөзенә кырыслык чыгарды:
– Үлде, дип килмәдем ич. Хәле авырая башлаган. Янына барын кайт. Андый чакта ирең килсә, үлем дә онытыла ул. – Һәм үзенең артыгын сөйләп ташлавын чамалап, китәргә ашыкты.
Гөлзилә хатынның артыннан карап калды. Сәер, бик тә сәер иде бүген фельдшер.
Әтисе кесәсеннән тәмәке алып капты. Ул ничектер агарып, суырылып киткән иде.
– Әти...
– Менә шулай, кызым... – Ул Гөлзиләгә тиз генә караш ташлап алды да кабынмаган тәмәкесен җиргә бәрде. – Мин әниең янына барам, кызым.
– Бәлки, мин дә...
– Юк, кызым. Син монда кал, – һәм ул гаражга юнәлде...
Әтисенең иске «Москвич»ы күздән югалгач, Гөлзиләнең йөрәген кара шом биләп алды. Сәер иде бүген фельдшер... Әтисе дә, ниндидер бер яшерен сер белгәндәй, яшерен газап утында янгандай сәер иде. Кыз үзен япа-ялгыз итеп тойды. Әнисе больницада авыр хәлдә, әтисе аның янына китте, ул да авыр кайгыда... Өметләр өзелде, хыяллар челпәрәмә килде... Ялгызлык та бушлык кына калды... Гөлзилә керфекләренә саркылган күз яшен сөртеп алды да, үз уйларыннан үзе куркып, чиләкләренә үрелде. Авыр уйларны эш белән генә куып булыр төсле иде.
...Иске «Москвич» үз җаена җилдерә бирде. Хуҗасы ашыктырса да, аның ашыгыр чамасы юк, ә руль артында утыручының тәкате корый иде. Сәер иде бүген фельдшер... Хатыны авыр хәлдә генә булса, өйгә килеп йөрер иде микән? Фәүзия авыр хәлдә булса, иң беренче чиратта аңа табиблар гына ярдәм итә ала бит инде. Ә ире ни кыла ала соң?! Исән генә булса ярар иде!.. Исән генә булсыннар иде!..
Авыр уйларны ничек кенә куып җибәрергә тырышмасын, алар, әрсезләнеп, яңадан баш калкыттылар, үзләренең нигезле булуы белән өмет шәмен өреп сүндереп, җанны өшеттеләр. Күрәзәче дә бик сәер иде бит теге вакытта, күзләрендә ниндидер кызганулы да, әрнүле дә бер моңсулык бар иде. Ниндидер көтелмәгән афәттән курыккандай, кинәт артка чигенде үзе. «Балагыз булачак» та димәде бит әле ул, «авырга узачаксың» гына диде. Күңелдә авыр хис хакимлек алды.
– Ниләр өчен соң, ниләр өчен? Юк-барга кызыгып, кеше рәнҗетеп тә яшәмәде бит югыйсә. Азып-тузып та йөрмәде. Башын да күтәрмичә эшләде дә эшләде. Тапканы – хәләл көч белән. Әллә баш күтәрмичә эшләү дә гөнаһ микән соң? Адәм баласы эшләргә дә эшләргә генә түгел, тирә-ягына карап гыйбрәт алырга, башкаларга сабак бирергә, йолдызларга карап сокланырга да тиештер шул. Ә ул гел эш дип чапты. Хатынының өзгәләнүләрен, шуның аркасында бердәнбер кызының үгисетелүен дә ифрат соң гына аңлады бит ул. Ә менә хәзер, барысы да көйләнеп китте дигәндә генә...
Ә, бәлки, исәндер әле алар. Фельдшер да «үлде» димәде бит. Сәер булса ни... Хатының авыр хәлдә, дип килү әллә аңа җиңелдер, дисеңме? Исәндер ул, исәндер!.. Эх, исән-сау гына котылсын иде. Әй Ходаем!.. Барлыгың хак, берлегең хак! Ялгыз калдырма мине бу дөньяда! Аерма мине сөекле хатынымнан, аерма мине сабый баламнан! Әй Ходаем! Ишет минем теләкләремне! Ишет һәм кабул кыл!..
Ул газга ныграк басты... Ныграк басты һәм кинәт уйлар диңгезеннән аерылып җиргә төште. Ә җирдә, юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып уйнаклап, зур тизлектә бер «КамАЗ» каршыга килә иде. «Исерек!» – дип уйлап алды ул. «Москвич»ның тормозлары ачы сызгырып куйды... Тик соң иде инде...
Ходай Тәгалә бер колының соңгы теләген намус белән үтәде, аны хатыныннан һәм сабый баласыннан аерып бу дөньяда ялгыз калдырмады...
...Аларны җирләргә бөтен халык җыелды. Әле авылның мондый хәлне күргәне-ишеткәне юк иде. Берьюлы өч мәет бит!.. Өч мәет... Бер гаиләдән... Авыл халкының күзендә ачы яшь, күңелендә авыр хәсрәт иде. Алар бу дөньядан киткәннәрне дә, алма кебек чагында тома ятим калган Гөлзиләне дә кызганып еладылар.
– Кем каргышлары төшкән соң?
– Ни гөнаһлары өчен?
Шул газаплы сорау җаннарны өзгәләде. Тик җавап табылмады.
– Язмыштыр инде... – диделәр азак.
Җирләп байтак вакытлар үткәч тә, аларны күз яше чыгармыйча гына искә ал алмадылар.
Тик Гөлзилә генә боларның берсен дә күрмәде. Ул больницада иде. Озак ятты. Ярый әле яхшы табиблар кулына эләкте, кайгы-хәсрәтләрне җиңәрлек көч, яшәү теләге уята алдылар.
Үлгән артыннан үлеп булмый...
Исәннәргә тормыш дәвам итә...
Тереләр яшәргә бурычлы...
(Дәвамы бар)
Фото: sprashivalka.com