Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 октябрь 2022, 20:38

Булат СӨЛӘЙМАН. Әнием. Хикәя

Корбанбикә җиңгинең авызыннан чәчрәп чыккан сүзләр йөземә килеп бәрелгәч кенә айнып киткәндәй булдым. Мин инде нәрсә кушса шуны эшләргә риза. Әкиятләрдәге сыман энә белән кое казыргамы, иләк белән су ташыргамы – боерсын гына. Тик өйдән генә куып чыгармасын.

Булат СӨЛӘЙМАН. Әнием. Хикәя
Булат СӨЛӘЙМАН. Әнием. Хикәя

Җәйге матур иртә. Күктә ачык зәңгәр яктылык, һава эссе дә, салкын да түгел. Әллә нинди җәйге иртәләрдә генә була торган җанга рәхәт, җиләс һава. Иртыштан су юлы буйлап, иңнәренә сулы чиләк- көянтәсен күтәреп, яшь кенә бер чибәр хатын кайтып килә. Тулы чиләкләре кайбер яшь кызларныкы кебек чайкалмыйлар, гүя алар оеп калганнар. Ул ниндидер бер сихри тынлык эченнән йөзеп килә кебек. Өстендәге чәчәкле ситсы күлмәге ыспай гәүдәсенә матурлык өсти. Муенында төрле төстәге мәрҗәннәр. Өчтән үрелгән ике кара толымы кояш курларында сөлек кебек елкылдый. Тукта, бу минем әнием түгелме соң? И юләр, үз әниемне  танымый, кәҗә кебек, бер урында катып калганмын. Шатлыгымнан: «И-нә-ә-ә», – дип кычкырып җибәрдем дә, җәядән атылган ук шикелле, әнием каршына ыргылдым, йөгерәм, йөгерәм, тик нигәдер бер урыннан китә алмыйм. Әнием дә,

миңа якынлашу урынына, ераклашканнан ераклаша гына бара. Мин, бар көчемне җыеп, үзәк өзгеч тавыш белән: «И-нә-ә-ә», – дип кабатладым. Шунда кинәт бар да юкка чыкты һәм мин йокы аралаш кемнеңдер тавышын ишеттем.

– Тор... тор дим мин сиңа.

Керфекләремне күтәрә алмыйм. Күз кабакларыма әллә авыр таш бастырып куйганнар шунда.

– Кояш чыкканчы шешенеп йоклап ята, әрәмтамак...

Минем өскә шелтәләр ява.

Озак та үтми, тимер бармаклар йә минем кыркылмаган сарыкныкы кебек озын, тузгыган чәчләремә, йә тырпаеп торган колагыма ябышкан була. Ничек итеп мич башыннан идәнгә өстерәлеп төшкәнемне сизми дә калам. Колак тамырларымның сызлавыннан күзләрем ачыла. Карасам, каршымда Камил әкәмнең хатыны Корбанбикә җиңги басып тора. Аның зәһәр күз карашы минем күзләремә кереп кадалалар кебек. Мин башымны тагын да аскарак иям. Уяна алмыйча йоклап ятканым өчен хәзер мин үкенәм инде. Әгәр куып чыгарса, кая барырмын, кемгә сыенырмын, дигән уй башымны күтәрергә ирек бирми. Җиңгидән башка кемем бар соң минем? Әтием юк. Сугышның беренче айларында ук әнигә «Сезнең ирегез Сәлим Юмашев немец илбасарларына каршы көрәштә Ватан өчен батырларча һәлак булды» дигән язу килде. Әнием юк, аның да, каты авырудан соң, минем бер ялгызымны калдырып киткәненә бер елдан артык. Бердәнбер Камил абыем – сугышта. Аның да хат-хәбәре килмәгәнгә берничә ай була инде.

Камил абыем сугышка киткәннән соң Корбанбикә җиңгигә әллә ни булды, алыштырып куйдылармыни?! Минем белән дә рәтләп сөйләшми, әнкәй исән чакта аның белән дә сүзгә килә иде. Кайбер көннәрне өйгә кайтмыйча әллә кемнәрдә йоклап йөри башлады. Шулай беркөнне әнкәй белән сүзләшкән чакларына туры килеп кердем. Мине күрү белән икесе дә тынып калдылар, гүя икесенең арасында берни дә булмаган. Ләкин мин әнкәйнең: «Ирең кайтса, ничек күзенә күренерсең?» – дигән сүзләрен ишетеп калдым. Башта берни аңламасам да, соңыннан ул сүзләрнең мәгънәсенә төшендем.

Әнкәй үлгәннән соң җиңги янына колхоз председателе Нәби ачыктан-ачык килеп йөри башлады. Керү белән үк бер шешә аракысын шап иттереп өстәлгә утырта да, үз өендәге кебек чишенеп, рәхәтләнеп тәмәке пыскыта-пыскыта җиңгинең өстәл хәзерләгәнен күзәтә. Андый көннәрдә миңа өйдә, җылы мич башында йоклау насыйп булмый инде. Җиңги мине күршеләргә куып кертә иде. Их, абый өйдә чакта, шундый ягымлы, елмаеп-көлеп кенә йөргән, мине көн саен прәннек йә конфет белән сыйлый торган Корбанбикә җиңги кая китте икән? Ничек ул бер-ике ел эчендә бу кадәр танымаслык булып үзгәрде икән? Хәер, бер җиңги генәме соң. Бу бер-ике ел эчендә бөтен авыл халкы диярлек үзгәрде. Элек шат елмаеп-көлеп кенә йөргән кешеләр хәзер үз эчләренә йомылдылар. Кемнең улы, кемнең ире, кемнең әтисе сугышта үлгән, күпчелек халык кырысланды. Әллә миңа гына  шулай тоела микән? Хәтта мин дә хәзер элекке Вәли түгел.

– Нимәгә багана шикелле үрә катып торасың, чыбык-чабык алып кайт. Мичкә ягарга бер агач утын калмаган.

Корбанбикә җиңгинең авызыннан чәчрәп чыккан сүзләр йөземә килеп бәрелгәч кенә айнып киткәндәй булдым. Мин инде нәрсә кушса шуны эшләргә риза. Әкиятләрдәге сыман энә белән кое казыргамы, иләк белән су ташыргамы – боерсын гына. Тик өйдән генә куып чыгармасын.

Минем хезмәт көнем һәр көн әнә шулай башлана. Башта «Манька»ны көтүлеккә алып барам. Кайтышлый чыбык-чабык җыеп алып кайтам. Аннан мәктәпкә, дүртенче класста укыйм. Мәктәптән соң ындыр табагында, молотилкада ат куарга алып китәләр. Караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып керәсең. Тәмам җирләр туңып, карлар яуганчы һәр көн әнә шулай, ядаң аяк килеш, җир таптыйм.

Таң әле яңа гына беленеп килә иде. Октябрь ахырлары. Мин урамга атылып чыгу белән үземне салкын суга чумгандай хис иттем. Бөтен тәнемне чымырдатып салкын һава чорнап алды. Саргылтым үлән сабаклары хәлсезләнеп җиргә сыланып, өстән ап-ак кырау белән капланган. Табаным җиргә тию белән ялан тәпиләремә туңа башлаган җирнең салкыны күчте. Якынлашып килгән кышның сулышы иде бу.

Мин «Манька»ны курадан чыгарып бераз баргач, аяк бармакларым энә белән чәнчеп алган кебек чемердәп сызлый башлады. Әйтерсең чәнечкеле тимер чыбыклар өстеннән атлап барам. Үзем, бизгәк тоткан кебек, дер-дер калтыранам, тешләрем тешкә бәрелә. Яңак сөякләрем сулкылдый. Күпме ямалып та бөтәймәгән күлмәк-ыштаным бер дә җылы тотарлык түгел. Үткән елны мине детдомга алырга килгән кешедән урманга качып котылып калган идем. Туган авылым Казаклыдан беркая да китәсем килми шул минем.

«Манька»ны болынга үз иркенә җибәрдем. Көтүче килгәнче сыерлар үзләре шунда чирәм утлап йөриләр. Ә үзем, әзрәк җылынырга теләп, киселгән төп башына мендем дә тезләремне кочаклап утырдым. Мин утырган шушы төп башыннан ерак түгел урман башланып китә. Зур-зур мәһабәт өянкеләр, әкияттәге Алып батыр кебек, калку урынга менеп басканнар да тынып калганнар. Алар да кешеләр кебек үк бер башлары белән туган җиргә, икенче башлары белән күккә тамырланганнар иде.

«И кояшым, чык тизрәк, чык инде» дип, кулларымны көнчыгышка сузып, кояшка ялвардым. Үл мине ишетте бугай. Башта у¬лы сөңгеләре бер-бер артлы жиргә атылды. Тора-бара кайдадыр еракта, урман артында көчле бер янгын тсабынган кебек булды, шуннан соң гына елмаеп кояш үзе килеп чыкты.

Әйтерсең ул минем чакыруымны гына көтеп яткан. Мин күзләремне кысып кояшка күтәрелеп карадым. Кемдер минем битләремә, күгәреп беткән иреннәремә, гомергә тарак күрмәгән чәчләремә кагылып киткәндәй булды. Ул сөекле әниемнең кулы кебек йомшак та, иреннәре кебек кайнар да иде. Җиргә төшкән кырау да вак-вак чык бөртекләренә әверелеп, әниемнең муенына тагып йөргән мәрҗәннәре сыман кояш нурларында җемелдәште. Әле генә тып-тын утырган өянкеләр йокыларыннан айнып киткәндәй булдылар. Әйтерсең алар салкын кышны түгел, ә җылы язны каршыларга җыеналар иде.

Көтүче Абу бабаның килгәнен сизеп утырсам да, әйләнеп карамадым. Менә Абу баба минем янга килеп җитте дә туктап калды. Миңа сиздерергә теләпме, әкрен генә тамак кырып алды. Мин тик утырган көе, кузгалмадым да.

— Йә, балам, нишләп пылай утырасың, ник кайтмыйсың? Туңып калыптың куй, – диде ул, кан тамырлары күгәреп, тырпаеп торган сөякчел кулын минем иңбашыма салып.

Абу баба авыл читендәге кечке¬нә генә өйдә бер ялгызы яши. Хатыны инде үлеп киткән. Ике малае сугышта. Күптән түгел генә шуларның берсеннән кара кәгазь килгәй иде Абу бабага.

Мин җавап бирмәдем.

Аннан төрле төстәге чүпрәкләр белән ямалган иске бишмәтен иңеннән алып минем өскә япты.

Әллә Абу бабаның мине кызганып әйткән сүзләреннән, әллә җылы бишмәт ябынгач, китек күңелем тагын да йомшарды. Бугазыма төер килеп тыгылды. Менә-менә күз яшьләрем атылып чыгачак. Мин кисәк кенә Абу бабаның кочагыннан ычкынып киттем дә кыргый болан баласы сыман урман эченә ыргылдым. Күпме барганмындыр, хәтерләмим. Кинәт нәрсәгәдер эләгеп абынып киттем. Гәүдәмне туры тота алмыйча йөзем белән җирдә яткан сары яфракларга орындым. Авыррак кагылдым бугай, яфраклар әкрен генә кыштырдап куйдылар. Егылган җиремнән кузгалмадым, күзләремнән кайгы-сагышларым атылып чыкты.

Менә бер ел инде әни сүзен кычкырып әйткәнем юк, онытмадым микән? Башта әкрен генә «Инә», – дип пышылдадым. Аннан кулларыма таянып башымны югары күтәрдем. «И-нә-ә-ә!» –дип бар көчемне җыеп кабат кычкырдым. Әйтерсен минем сөекле әнием каядыр менә шушында гына, миннән яшеренеп кенә торадыр. Тавышымны ишетер дә ашыга-ашыга килеп чыгар. Башымны алдына куеп йомшак куллары белән чәчләремнән сыйпап иркәләр, күзләремнән үбәр. Ләкин миңа җавап бирүче булмады. «Инә!» дип кычкырган сүзем дә урманның барлык почмакларын айкап, буш кул белән үземә кире кайтты. Җирдәге сары яфракларны кабат тагы да кысыбрак кочакладым. Юк инде, мин еламыйм, шулай балачагым белән мәңгегә саубуллашам гына...

 

Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: