Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 октябрь 2022, 21:54

Рузанна КАЮМОВА. Имза. Хикәя

Кабат-кабат төртеп карады. Ачылмый! Хатын, хәлсезләнеп, стена буйлап идәнгә шуышып төште. Нәрсә инде бу? Аллакаем... Бер мизгеллек тынычлыгың өчен шулкадәр сорарсың икән. Хатын-кызның ярсып елаганын ишетергә язмасын. Күңелгә иң авыр ташлар сала ул, күз яшьләре үз башыңа төшсә.

Рузанна КАЮМОВА. Имза. Хикәя
Рузанна КАЮМОВА. Имза. Хикәя

Сәгать иртәнге дүрт, бишенче китте. Кызыл һәм сары төсләр белән балкып, бакча башыннан кояш чыгып килә. Шәмсикамал ферма ягыннан елга буена төште. Бүгенге иртәнең бер аермасы бар иде. Күктә кара болыт кына түгел, гомумән, бер болыт кисәге дә юк. Һава шундый якты, зәңгәрсу, тыныч. Шәмсикамал, аяк киемен салып, яланаяк елга аркылы чыкты.

— Өең янында гына бит басма, кайт шуннан! Әллә нишләп йөрисең суык тидереп, — дип тирги торган иде аны әнисе.

—      Әй әни. Белсәң иде нинди тынычлык шул җирләрдә! Нинди рәхәтлек анда!

Шәмсикамал бакча башлары буйлап өенә таба юнәлде. Меңнәрчә аяк астында калып тигезләнеп беткән сукмак буенда бер карт тал агачы үсеп утыра. Шуннан үткән саен, хатын агач янына барып, аны кочаклап, сөеп китә, бераз сөйләшеп ала. Нәкъ шушы агач төбендә алар Насретдине белән беренче тапкыр күрешкәннәр иде бит...

Өйгә якыная төшкәч, аның борынына тәмле ипи исе килеп керде. Шул ис аның бала чагын искә төшерә. Тынычлык! Рәхәтлек! Иркенлек! Бу хисләр таныш түгел иде аңа. Аңа гына түгел, авылдагы бер кешегә дә таныш түгел иде. Сугыш башлангач та югалды алар барысы да. Йөрәкләр, көн дә дөп-дөп тибеп, нәрсәдер көтә, нәрсәдәндер куркып тора.

— Әни, — тупсадагы бердәнбер шыгырдамый торган тактага гына басып, өйгә Шәмсикамал керде.

— Әү, кызым? Төнең ничек үтте? Сыерлар ничек, саудырдылармы? — Әби кызу гына әйберләрен җыя башлады.

— Чү, әни. Балалар йоклыйдыр ич?

— Алар бомба шартласа да уянмаячаклар! Бик соң яттылар. Салиха кап сукты, Сәгадәт апасына булышкан булды. Мин шул, аларны яткырып, ипи салдым, әле синең кайтуыңны көтеп утыра идем.

— Ипи салдың?! Мин әллә саташам микән дип торам, танауга исе кергәч!

— Әйе, бераз он алып килдем сезгә. Калганы өстәл астындагы капчыкта, яме?

— Рәхмәт сиңа. — Шәмсикамал әнисенә карап, моңсу гына елмаеп куйды.

— Ярар, мин киттем. Ятып ал берәр сәгать кенә булса да. Йокының нәрсә икәнен беләсеңме син, кызым?

— Хәзер сыерны савып ашарына бирәм дә ятам. Сау бул, әни. Рәхмәт.

 

* * *

Көн гадәттәгечә башланды. Йокысыннан торып, Шәмсикамал саргаеп беткән ак иске чәйнекне җылыга утыртты. Мич янына килеп:

— Кызлар, торасызмы? Абыегыз су буена төшеп киткән инде, ахрысы, — дип эндәште. Бу сүзләрне ишетү белән, әнисенең тавышына иркәләнеп яткан Сәгадәт, сикереп торып:

— Су буена?! Ничек инде?! Минсезме?! — дип еларга тотынды.

— Сәгадәт, тынычлан, кызым. Хәзер син дә төшәрсең. Киен, әйдә.

— Әни, — Салиханың тавышы бик борчулы иде. — Әни, әтидән хат юкмы?

— Юк шул, балам. Бәлки, бүген бер-бер хәбәр булыр.

Шәмсикамал, кызын җитәкләп, елга буеннан малаен эзләргә китте. Башында аның бер генә уй бөтерелә иде: Насретдиннең хаты кайчан килеп җитәр?

Ул уйланып торган арада, Сәгадәт, әнисе күрмәгәндә генә, аяк киемен салды. Яланаяк юеш үләнгә басуы булды: «А-ай!» — дип кычкырып, кире чабатасы эченә сикерде. Әнисе орыша башлаган гына иде, аларны Сабирның тавышы бүлдерде:

— Тсссс... Тавышланмагыз. Хәзер эләгә берсе.

— Сабир? Синме? — Сәгадәт, пышылдап, кына абыйсына эндәште.

— Әйе, акыллым. Мин бу... Кил монда... — Абый кеше сеңлесен үзе янындагы бер черек түмәргә утыртты. Кармагын җиргә куеп, ул сеңлесенә чиләк тоттырды.

— Үз эшеңе син белергә тиешсең, — дип, күз кысты.

— Сабир, апаеңны елатмыйча гына алып кайт. Колагың ишетсен! — Шәмсикамал кире өе ягына таба юнәлде. Тирә-якта сәер тынлык хөкем сөрә иде. Бу аны тора-бара куркыта башлады. Сәгать сигез, ә авылда тып-тын. Су буенда кош-корт, урамда кеше дә күренми бүген.

Шулчак тынычлыкны Салиханың тавышы ярды:

— Әни! Синең яныңа тагын теге кешеләр килде! — Ах, куркуы тикмәгә генә булмаган икән.

— Кызым, бар абыйларың янына. Алар белән әлегә ерак әбиегезгә барып торыгыз, яме? — Кызын туганнары янына озаткач, Шәмсикамал:

— Сыерыма гына тимәсеннәр инде, — дип, ашыгып өенә кайтып китте.

Өйдә авыл Советы рәисе, бригадир һәм тагын берничә таныш булмаган кеше утыра иде. Үзләре, көлешә-көлешә, нәрсәдер сөйләшәләр. Хуҗабикә килеп кергәч тә, алар бу шөгыльләрен ташламады.

— Исәнмесез. Нинди йомыш белән килдегез? Ни эшегез бар минем өйдә? — дип, салкын гына сорады хатын.

— Син безгә бер эш буенча кирәк идең, Насретдин хатыны Шәмсикамал, — дип, тавышына тимер салкынлыгы чыгарып җаваплады бригадир.

— Мин займга кул куймыйм. Бу хакта бер әйткән идем инде. Минем артык акчам юк.

Бу сүзләрне ишетү белән, «кунак»ларның кыяфәтләре

үзгәрде. Түрдә утырган чучкага охшаган берәү каршысында басып торган кечкенә хатын-кызга ачуланып карады да,

— Сиңа ашыгыч рәвештә кәнсәләргә менәргә кирәк. Сине анда көтәләр, — диде.

Шулай итеп, Шәмсикамалны капка алдында торган, ап-ак ат җигелгән арбага утыртып, авыл Советына алып киттеләр. Бер катлы таш бинаның иң түр бүлмәсендә галәмәт олы гәүдәле ир-ат утыра иде. Ул, борылып та карамыйча, коры гына:

— Килдеме? — дип сорады.

— Килде, иптәш Миргасыймов.

— Чыгып торыгыз.

Хатынның артыннан ияреп кергән бер көтү кеше бүлмәне «ә» дигәнче буш калдырды. Ир, кулларын артка куеп, ачык тәрәзә янына килеп басты. Тәрәзәдән кергән салкын җил Шәмсикамалны өшеттереп куйды.

— Курыкма. Сүзебез озак булмас.

— Миргасыйм абый, мин...

— Җә! Әле сиңа сүз бирелмәде! Соравым шундый, ни өчен син моннан ике көн элек займга язылудан баш тарттың?

— Әйтеп торам бит, минем займ түләрлек акчам юк.

— Ай-Һай. Сиңа ялганлау килешми. Әйдә, тәртип буенча барабыз. Син эшкә йөрисеңме?

— Әйе.

— Ничек йөрисең? Төнләме, көндезме?

— Төнлә дә, көндез дә, Миргасыйм абый.

— Бакчаң бармы?

— Бар.

— Малың бармы?

— Бер сыерым бар.

— Шуның тиешле 200 литр сөтен дәүләткә бирәсеңме?

— Төгәл 200 литр, Миргасыйм абый.

— Калганын? Сатасыңмы?

— Сатам, Миргасыйм абый.

Ир ишек төбендәге артлы урындыкта утырган Шәмсикамал янына килде. Күзләрен агартып, аңа ачу белән карап куйды һәм тәнне чымырдата торган калын тавыш белән:

— Кайда соң алган акчаң? Ә?! — Кинәт кенә тураеп басып, ул кабат өстәл алдына барып утырды. Миргасыймовның йөзе ачудан кызарып чыккан иде. Бераз тынычлангач: — Шәмсикамал, минем өстәлдә займ кәгазе ята. Хәзер мин күрше авылга барып кайтам. Уйлар өчен синең бер сәгать вакытың бар. Имзаңны куймасаң, үзеңә үпкәлә, — диде.

Шул сүзләрне әйтү белән, ишек шап итеп ябылды. Шәмсикамал, бүлмә уртасында торган өстәл янына килеп, документка күз салды. Аның исеме торган займ кәгазе астында Мәзәфүрә кул куйган кәгазь дә ята. Аңардан да шул ук хак сораганнар. «Ничек котылдың соң бу кадәр акчадан?» — дип сораганнан соң, Мәзәфүрә: «Кызларыңны кирәк кешегә кияүгә бир», — дип җавап бирде. Шәмсикамал, озак уйлап тормыйча, кәгазьне кире өстәлгә атып бәрде. Җыен җүләр! Барысыннан да төгәл 100 сум сорасалар, аңардан 200 не сорыйлар. Ни өчен шулай соң?! Тиз генә бүлмәдән чыгып китәм дип, ишекне ачарга очып килгән Шәмсикамал кинәт туктап калды Ул ишек тоткасын тартып карады, аны борган булды, селкетте, ишеккә бөтен гәүдәсе белән авып этеп карады, ләкин ишек бирешмәде.

— Ә-ә-әй, ачыгыз!

Кабат-кабат төртеп карады. Ачылмый! Хатын, хәлсезләнеп, стена буйлап идәнгә шуышып төште. Нәрсә инде бу? Аллакаем... Бер мизгеллек тынычлыгың өчен шулкадәр сорарсың икән. Хатын-кызның ярсып елаганын ишетергә язмасын. Күңелгә иң авыр ташлар сала ул, күз яшьләре үз башыңа төшсә. Ләкин кешелеклелек хисе бар микән кабан дуңгызы төсле бу олы гәүдәле кешеләрдә? Кемгә генә хас икән ул кешелеклелек? Һәм, гомумән, нәрсә ул кешелеклелек? Ишек артында аякка-аяк салып чәй эчеп утырган район вәкиле Миргасыймов Миргасыйм:

— Абзар арасына ябып куйган эт кебек чинап утырма, Насретдин хатыны Шәмсикамал, — диде.

Хатын, дертләп китеп, бүлмә уртасына торып басты.

— Миргасыймов абый! Син мондамыни?

— Кайда булыйм соң мин? — Ишек артыннан мыскыллы көлемсерәгән тавыш ишетелды. — Кызык. Хәзер бит минем көндезге аш вакыты. Бүлмәне генә син инде ничәнче сәгать алып торасың.

— Миргасыйм абый, ачыгыз ишекне!

— Имзаңны куйдың әллә?! — Тышкы яктан вәкилнең шатланган тавышы яңгырады. Ул ачкыч шалтыраткан тавышлар чыгарды, нидер эзли иде кебек.

— Юк, имза куймадым.

Ишек артындагы тавыш тынды. Азмы-күпме вакыт үттеме-юкмы:

— Алайса, утырасың инде төнгә кадәр! — дигән тавыш ишетелде.

— Ничек түлим соң? Кайлардан алыйм ул акчаны?

— Син бит бай! Түлә! Акча хәзер берсендә дә юк. Ләкин кеше таба бит! Син дә тап!

— Әйдәгез, мин тагын бер кат килгән-киткән акчаларымны исәпләп күрсәтәм. 200 сумлык займ түләү хәлемнән килми бит. Өч балам бар, Миргасыймов абый. Аларны аякка бастырырга кирәк. Үзегез дә әти кешедер аңларга тиешсез!

— Балаларыңны сөйләп, телеңә салынып утырма! Болай озак уйласаң, аларга да урын табарбыз!

— Балаларга?.. Урын?..

— Әйе. Балаларга урын. Ә нәрсә?

— Ничек телең борыла ала...

— Җә инде! Уйла, Шәмсикамал! Әйбәтләп кенә уйла да имзаңны куй.

Ишек артында авыр аяк тавышлары ишетелде. Алар, ерагайганнан-ерагая барып, бераздан бөтенләй тынды Тимер рәшәткә белән капланган тәрәзә артында караңгы төшеп килә иде. Авыл Советы бинасына шушы рәшәткәләр нәрсәгә кирәк инде? Халык үзен төрмәдәге кебек хис итсен өченме әллә? Бер уйласаң, ул рәшәткәсез дә үзен тоткынлыктагы кебек хис итә.

Шулчак ишек артында янә ниндидер тавыш ишетелде. Шәмсикамал, кызарып-шешенеп беткән күзләрен сөртеп, бусага артына килеп басты.

— Ә-ә-әй! Кем бар анда?

— Шәмсикамал? — Мирфатыйх абый картлыгыннан дерелдәп торган куллары белән үзенчә кызу-кызу ишекне тарткаларга тотынды. — Кызым! Нәрсә эшләттеләр сине? Ни булды?

— Әти? Әти, бар, кайт! Өйгә кайт! Мин хәзер кайтып җитәм.

— Имза сорыйлармы?! И җыен җүләр! Чын ир-ат фашист белән көрәшә ул! Сугышта ятып кала! Фронтовикларга көчләре җитәр иде микән? Хатыннары белән көрәшәләр!

— Әтием, зинһар, кайт, юкка әрәм итәрләр! Имзаны куям, чәнчелеп китсеннәр.

— Иптәш Миргасыймов! — Ишек артында таныш аяк тавышлары ишетелде. — Аллакаем, нәрсә булыр инде?

— Нәрсә кирәк сиңа, Мирфатыйх абый! Ни булды?

— Син әллә минем кызны бикләп тотасыңмы? Юләрме әллә син?!

— Шундый авыр сүзләр әйтәсең, Мирфатыйх абый, — дип, көлемсерәп куйды вәкил. — Имза куйсын — чыгарам. Ә син, абзый, йөрмә монда. 90 яшеңә җиткәнсең бит инде. Сиңа ятарга да үләргә хәзер йөрмәгән аякларың белән.

— Миргасыйм абый! — Шәмсикамал, соңгы көчен җыеп, ишеккә дөбердәтә башлады. — Вәкил абый! Куям! Имзамны куям! Әткәйгә тимә генә.

— Нәрсә-нәрсә, Шәмсикамал? Имзаны куям, дисеңме?

— Куям, Миргасыймов абый... Куям...

Кичке авыл тыныч иде. Урам уртасыннан, койрыгын болгый-болгый, эт йөгерә, һава һаман да шул ук иртәнге кебек чиста, саф. Күк йөзе меңләгән йолдызлар төшерелгән келәм белән капланган.

— Әти, рәхмәт сиңа.

— Нәрсәгә тагын?

— Килгәнең өчен. Юкса утырыр идем шунда үзсүзләнеп.

— Кызым, түләрбез, кайгырма. Каян булса да табарбыз.

Хатын кинәт кенә, бер кулы белән таякка таянып, икенче кулы белән этнең башыннан сыйпарга дип туктап калган әтисен кочып алды. Төп таянычы, төп терәге бит ул аның.

Әтисенең өенә кайтып кергәндә, балалар өчесе дә мич башында тезелешеп йоклый иде инде. Бер кисәк ипи белән чәй эчкәннән соң, Шәмсикамал ишегалдына чыкты. Йолдызлар күктә ап-ачык күренәләр. Алар кичә тоныграк кебек иде бит. Әллә хатынның күзе ныграк күрә башладымы? Хатын күп елаудан шешенгән күзләре белән зур һәм якты булып янган Зөһрә йолдызына карады. Нинди гөнаһлары өчен төште икән бу кайгылар аның башына? Ни өчен өрлектәй ир-егетләр, гаиләләреннән аерылып китеп, чит ил дошманнары белән сугыша, ә аларның хатыннарына авыл түрәләре белән көрәшергә туры килә соң? Ни өчен балаларны, туганнарны явыз башлыклардан саклап калам дип, алар үз горурлыкларын җиргә ташлап таптыйлар? Тагы бераз уйланып утырганнан соң, Шәмсикамал:

— Ярар, Зөһрә, бүген бирештек, ә иртәгә җиңәрбез без ул җүләрләрне! Соңгы сүзне барыбер без әйтербез! — дип, күккә эндәште. — Менә күрерсең, Насретдин, аларның да башларына безгә төшкән кайгылар төшәр. — Шәмсикамал, кабат йолдызларга карап, шул сорауларына җавап эзләде.

 

Фото: waralbum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: