Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 октябрь 2022, 12:59

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (Ахыры)

Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗәнең җаннары бакыйлык белән ике арада адашып кала. Өрәкләре матур җәй айларында яр буена чыга. Юлларында очраган илбасарларны акылдан яздыралар.

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (Ахыры)
Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (Ахыры)

* * *

Гаҗәеп тетрәндергеч хәлләр.

Бәйҗан тавы артыннан Яковка авылына кадәр Нократның биек яры буйлап сузылган куе агачлыклар белән мәктәп елларыннан ук таныш инде мин. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны егетләрне шунда хәрби лагерьга алып барганнар иде. Бөтен мәктәпләр, палаткалар корып, тау астына — Нократ ташыган чакта су кереп калган күл буена урнашты. Андагы урман арасында иркен генә йөрерлек түгел. Картайган агачлары корып авып ята. Ул вакытларда өйгә газ ягуны белгән кеше дә юк. Утын ягыла иде. Әлеге агачларның күбесен утынга да ташымыйлар икән. Тау биек, шуңа өскә алып менеп булмый. Аска да тәгәрәтә торган түгел. Шунда калып чериләр икән. Бер атна яшәдек без анда хәрби лагерьда. Бер хәрби уен вакытында ниндидер тау куышы булган җиргә килеп чыккан идек. Әллә Ягүр дәдәй сөйләгән тау куышы калдыклары булдымы икән? Ул сөйләгәннәрнең кайберләрен моңарчы да ишетеп, китаплардан укып белә идем инде. Хәзерге Мамадыш урынында, дөрестән дә, Ак Кирмән исемле болгар шәһәре булган. Киевка кадәр йөреп, бодай сатканнар. «Таткнигофонд» исемле сайтның тарихи әсәрләр бүлегендә XIX гасырда чыккан бер китаптан Болгар Иленең монголлар белән соңгы сугышы Кирмәнчек шәһәрчеге янында узуы, шунда ике арада солых төзелүе турында укыганым бар. Бер-ике елдан хәзерге Мамадыш белән Казан арасындагы территориядә илбасарларга каршы бик көчле восстание кабына. Бату хан, аны бастыру өчен, ике ел вакытын сарыф итә.

Ягүр дәдәйне күптәннән беләм. Бервакытта да болай ачылып киткәне юк иде әле. Әллә кемнәрнең хәтерендә әллә нинди серләр ята торгандыр! Балачакта, мәктәпкә укырга кергәнче үк, әбием үзе белән күрше карчыкларга утырмага ияртеп кергәли торган иде. Шунда аларның Казан ханбикәсе Сөембикәнең Сафа Гәрәй хан белән Кирмәнчек янындагы җәйләүләренә кайтып йөргәннәре хакында сөйләшкәннәре хәтеремә сеңеп калган. Хәзер тарихчы галимнәр ул риваятьнең дә дөреслеген раслый. Халык хәтерендә әллә нәрсәләр буыннан-буынга тапшырылып килә икән.

— Боларның барысын да каян беләсең соң син? — дип сорадык без аңардан.

— Бу риваять безнең нәселдә буыннан-буынга тапшырылып килгән. Безнең нәсел әтәй ягыннан Хәсәнҗан сәеткә барып тоташа, — дип аңлатты ул һәм сөйләвен дәвам итте.

 

* * *

Бату хан гаскәрләре, баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, Чулманны өч җирдән кичеп чыга. Берсе Хәсәнҗан сәет яугирләре өстенә турыдан ташлана, икесе ике яктан камап ала. Нократ, Үмәр, Бөрсет, Чия, Мишә буйларында кыш буе сугыш бара. Баш күтәрүчеләрнең таркау отрядлары берәм-берәм тар-мар ителә. Хәсәнҗан сәет яралангач, дуслары аны яшерен төстә Ак Кирмәнгә озата. Болгар Иленең элекке әмире дә, дәүләтен яңадан аякка бастыру өчен, гаскәр туплый башлаган була. Әмма Кара сәет белән кушылырга өлгерми калалар. Барсы да монголларның күпсанлы гаскәрләре тарафыннан пыран-зыран китерелә. Идел — Чулман — Нократ араларындагы калалар яндырыла, җир белән тигезләнә, кылыч тота алырлык халкы алдына бер генә шарт куела: монгол гаскәренә кушылырга. Риза булмаганнарның шунда ук башларын чабып өзәләр, гәүдәләрен кыргый атлар койрыгына тагып җибәрәләр. Елгалар булып түгелгән каннардан җир өсте кып-кызыл була. Ак Кирмән шәһәре җимерелә, яндырыла. Каланы саклаучыларны, Нократта бәке тишеп, суга батыралар. Алар арасында Хәсәнҗан имам да була. Бер кеше дә аның Кара сәет икәнен дошманга сатмый. Иренең яраланганын ишеткәч, баласын әти-әнисенә калдырып, Зөлхиҗә дә кайтып җитә. Шәһәрне саклап, ул да каһарманнарча сугыша. Аны да ире артыннан бәкегә ташлыйлар.

— Безнең өчен үч алучылар табылыр! — дип кычкыра ул, үзен бәкегә төртеп төшерер алдыннан. — Җитәр вакыт — бу җирдә монгол чирүенең исе дә калмас!

Ак Кирмәннең стеналары, йортлары җир белән тигезләнә. Халкы куып алып кителә. Берничә елга аның урынында яшәү учагы сүнә. Кирмәнчек шәһәре дә шундый язмышка дучар ителә.

Бу вакыйгадан соң, монголлар бөтен шәһәрләрнең стеналарын җимерттерә. Башка кирмәннәр кордыртмыйлар.

Ә Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗәнең җаннары бакыйлык белән ике арада адашып кала. Өрәкләре матур җәй айларында яр буена чыга. Юлларында очраган илбасарларны акылдан яздыралар. Бу җирләргә урыслар килеп утыргач та, үзләренең сугышларын туктатмый алар. XX гасыр башында, яңадан илне пыран-заран китергән гражданнар сугышыннан соң гына озакка югалып торалар. Менә ничә гасырлар инде җаннары бакыйлык капкасыннан уза алмый. Ни өчен икәнен беркем дә әйтә алмый, белми дә...

— Менә бүген тагын күрдем, дидең. Нәрсәдер борчы¬ган, уяткан инде аларны. Тагын корбан сорыйлар, — дип нәтиҗә ясады Ягүр дәдәй.

Авыр тынлык урнашты. Бик борынгы заманнарда булса да, йөрәккә үтеп керерлек вакыйгалар. Бигрәк гыйбрәтле риваять! Бу дөньяда нәрсәләр генә булмаган, кемнәр генә яшәмәгән. Буыннардан-буыннарга ядкяр итеп тапшырылган алар. Халык үзенең батыр уллары-кызлары белән горурланган, аларга атап, җырлар, бәетләр чыгарган. Балаларын, оныкларын шулар белән тәрбияләгән.

Кояш шактый күтәрелергә өлгергән иде инде. Балык кайгысы бетте. Барысы да кармак таякларын җыя башлады.

— Бу балыкны үзеңә генә алып кайту авыр булыр, — дип, Ягүр дәдәй җәенне күтәрешеп кайтырга булды.

Җәяүле юл озыная дигәндәй, өйгә кадәр өч-дүрт чакрым чамасы гына булса да, егерме килолы йөк бөтен хәлне суырып бетерергә мөмкин.

Рәхмәт инде картка. Сеткага салып, икебез ике яктан күтәреп кайтсак та, шактый әлсерәтте. Бакча башыбызга кайтып җиткәч, бер уй килде. Бу балыкны Нократка Хәсәнҗан — Кара сәет белән Зөлхиҗә рухына корбан итеп бирсәң?!

Бу хакта Ягүр дәдәйгә дә әйттем. Башта аңламыйча торды ул.

— Дога укыйм да суга ташлыйм, — дидем.

Карт сүзсез генә ризалыгын белдерде. Озын баскыч буйлап Нократ буена төшеп киттек. Анда беркем дә юк иде. Җәенне сеткадан алдык та яр кырыендагы суга салдык. Ни гаҗәп, бер-ике минуттан койрыгын селкетеп куйды ул. Инде берничә сәгать җирдә ятса да, исән бит бу! Чуртаннарның бер тәүлек җир өстендә ятканнан соң да тере булуларын күргәнем бар, әмма җәеннәр белән очрашкан юк иде әле. Яшәү инстинкты үлеп бетәргә ирек бирми торгандыр аларга.

Яр буендагы ташка утырып, Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗәгә атап, «Йәсин» сүрәсен укый башладым. Башка догалар да багышладым. Барысын да очлап чыккач карасам, җәеннән җилләр искән. Егерме килолы балыкны су эченә өстерәп кертерлек дулкыннарны Нократта күргәнем юк иде әле. Терелеп, үзе йөзеп кереп киткән, димәк. Могҗиза димичә, нәрсә дисең?

Бераз вак-төяк сөйләшеп тордык та өйләргә кайтып киттек. Күңелдә барыбер сәер тәэсир калды. Кара сәет белән хатыны өрәген күрү, алар турында ишеткән риваять тиз генә онытылырлык түгел иде. Бик гыйбрәтле һәм кызганыч язмышлар. Хәзерге Мамадыш урынында булган Ак Кирмән шәһәрчегенең имамы, иле азатлыгы өчен шәһит киткән Кара сәет рухына моңарчы «Йәсин» чыгучылар булды микән? Хәер, монголлар ике тапкыр кылычтан уздырганнан соң күпме генә кеше калды икән соң бу тирәләрдә? Исәннәренең дә рухлары сындырылган.

Бакча башыбызда да, Нократ буенда да Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләрен бүтән күргәнем булмады, кешедән дә ишетелмәде. Җаннарына догалар барып ирешкәндер.

Кара сәет турындагы риваятьнең өзекләрен моңарчы да ишеткәләгәнем бар иде инде. Ягүр дәдәй аны яңачарак һәм тулырак итеп сөйләде. Үзен Кара сәет ыруыннан дип әйтүе дә, бәлки, дөрестер. Шәҗәрәләрне барлый башласаң, нәсел җепләребез кемнәргә генә барып тоташмый бит безнең.

 

Фото: ru.kinorium.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: