(Дәвамы.)
Эрбеткә, урман эченә!
1943нче елның иртә яз көннәре. Авылдан Нуриянең берүзен, “кулак баласы” диеп, ерак Эрбеткә җибәрәләр. Бернинди документсыз! Югалсаң — эт тә эзләмәячәк!
—Инәй, барма-е-ем,— 17 яшьлек кыз үксеп елый.
—Бармай булмай, кызым. Хөкүмәт эшенә карышырга ярамый, — диде Кифая.
Иртән төенчеккә “юл азыгы” — сохари, борчак оны салып, бәләкәй чанага бәйләп, Кифая кызын станциягә чаклы озата китте.
Яңавылга килеп җиткәч, Кифая кызы белән Глимьян энесенең тол калган хатыны Галимәнең йортына таба атлады. Туганнарының Әндемнән күчереп салынган өйләре кар суы эчендә утырып калган. Такталар сала-сала кереп, төн кундылар.
Вокзалдан озатканда, инәсе Уртавыл хатыннарына әйтте:
—Кире кайтканда, минем кызымны да калдырмагыз! — диде.
—Ярар, — диделәр...
Менә аерылу минутлары якынлашты.
Эшкә җибәрелүчеләргә бригадирлар итеп, бер ир белән хатын билгеләнгән, аларның кулындагы исемлектә барлыгы 60лап кеше. Иң элек өч көнлек азыклары булуын тикшерделәр. Аннан “вербовщик”лар, кешеләрне бер-бер артлы исем-фамилияләре буенча кычкырып барлап чыктылар да чираттагы эшкә “ялланучылар”ын агач вагоннарга төяделәр.
Поезд кузгалды. Әнисенең тагын да кечерәебрәк калган гәүдәсенең, ераклаша барып, күздән югалуын, вагон баскычына басып, бик озак карап барды унҗиде яшьлек кыз. Алып баручы бригадирлары шелтәләгәч кенә, эчкә керде.
Мал ташый торган вагон-теплушка эчендә буш урыннар юк: кемнәр алда кергән — алар идәндә, аркаларын стенага терәп, йокларга уңайлы урыннарда утыралар. Башкалар — аларның аяк очларында. Урталыкта тимер мич, ә вагонда салкын.
Тәмәке төтененнән суларга һава җитми.
Кемдер җырлый:
Атлар килә атлап-атлап,
Карлы урманны таптап.
Сагынганда карар идем,
Карурман тора каплап.
Язмышлары нәрсә беләндер уртак булган бу кешеләрнең — һәркайсының шушы минутларда ниләр уйлавын һич тә аңлап булмый, тик сугыш барган якка түгел, ә көнчыгышка китеп баруларына гына сөенәләр иде кебек... Тукталышларда егетләр вагоннан төшеп су алып керәләр. Һәркемнең котелогына салып чыгалар. Мондый суның тәме һич тә онытыласы юк: саз, тирес исләре килеп торган бу сыекчаның тәмнәре иреннәрдә мәңгелеккә калды...
Тиздән унлаган вагоннан торган поезд туктады. Товар вагоннары пассажирлары җиргә сибелде. Барып төшкән станциядә тезеп, тиешле күрсәтмәләр бирелгәч, качып китмәсеннәр өчен, ярым-арестант хәлендәге эшчеләргә игълан иттеләр:
—Бераз баргач, тракторга утырабыз, — диделәр. Шундый хәйлә белән халыкны урман эченә атлаттылар. Биш чакрым үттеләр, ун чакрым... Алда бары бер юл — кара урман эченә алып керүче бердәнбер язгы карлы-бозлы, чаналы трактор эзе.
Аякларга киелгән күтәрмәле чабаталар язгы боламык карда бик тиз чыландылар. Ләкин моңа берәүнең дә исе китми, бөтен кеше бертигез шартларда. Өч сәгатьләр атлагач, колонна буйлап тагын ялган сүз тараттылар. Бу юлы тагын да ышандырырлык итеп:
—Алда, елга буенда трактор көтеп тора, — диделәр билгесез хезмәткә алып килүчеләр.
Язгы ташкын күперен агызган бер елганы чыктылар. Кемнәр шул көе, кемнәр аяк киемнәрен салып, билгә кадәр булган карлы суны кичтеләр. Икенче ярда бернинди трактор да юк иде...
Һаман туктау урыны күренми. Биш минутлык тукталышта Нурия, кар суында җебетеп, ике кисәк сохари ашап куйды. Бераз хәл кергәндәй булды.
Саф һавада атлау тынчу вагонда баруга караганда күпкә рәхәтрәк. Алда торган эшләрнең нинди буласын әлегә күз алдына да китерә алмый — урак-сука эшләреннән башканы белмәгән авыл кызы. Урманнан да коры чыбык-чабыктан башка берни дә ташыганы булмады...
Уф-ф, килеп җиттеләр бугай?!. Моңа чаклы юлларында бернинди дә йорт-кура әсәре очрамаганга күрә, урман аланында пәйда булган баракны күргәч, алҗыган юлчылар сәфәрләре тәмамлануны аңладылар.
Ат фермасы төсле бу барак эчендә унлап бүлмә. Һәрбер бүлмәдә 4 әр карават-тапчан, өсләрендә саламнан үреп эшләнгән матраслар. Корридор уртасында — тимер мич. Аны ягучы аерым кешеләр бар. Алардан башка ашау әзерләүчеләр, эш коралларына җаваплы кешеләр барлыгы сизелә. Яңа килүчеләрне көткән каршы алучылар тимер-мичкә ягып җибәрделәр. Морҗадан урман өстенә зәңгәр төтен таралды... Бераздан алҗыган тәннәргә, ниһаять, җылы керде.
—Бүгенгә калган ашауларыгыз белән тукланасыз, ә иртәгә столовая булачак, — диделәр. Иртәле-кичле генә ашатачаклары билгеле булды.
Аякларны юеш чабаталардан чыгаргач, баракның салкын идәннәре дә җылы булып тоелды Нуриягә.
Иртән “столовая” дип йөртелгән өйдә туңган кәбестә салып пешергән аш бирделәр. Икмәк авызга алырлык түгел иде. Чәй диелгән үлән төнәтмәсе бирделәр. Нурия талымлап тормады — бирелгәнне ашап куйды.
Икенче өйдән эш кораллары биреп, алда торган бурычны аңлаттылар. Агач егу, ботакларыннан арчу, агач олынын 6 метрлы тигез кисәкләргә тураклау тиеш икән.
Нуриягә ботакларны кисү өчен кулланыла торган “лучковая пила” (җәясыман пычкы) эләкте. Әтисенең кул пычкылары белән коры ботакларны мичкә ягарлык итеп кисәргә өйрәнгән кызга бу — күнегелгән корал иде.
“Бушка ялланучылар”, бер рәт булып тезелеп, эш урынына — урман эченә атладылар. Тоткынлык айлары башланды...
Кинәт Нуриянең күз алдыннан мәҗбүри эшкә җибәрелгән әтисенең ягымлы йөзе чагылып үтте.
—Кызым, — дигән сүзләре ишетелгәндәй булды, — нык бул, бирешмә... Авыр чаклар үтә ул... Исән булырга тырыш...
Мондагы рәхимсез яшәү-эшләү авырлыкларын җиңәргә, исән калырга, бәлки, аның рухы ярдәм иткәндер...
Берничә атна үткәч, эш урынына якынрак булсын дип, ялланучыларны мунча шикелле кечкенә йортка күчерделәр. Ирләр өчен дә шундый ук йорт табылды. Монда ятып йоклар урын түгел, утырып ял итәр өчен дә мөмкинлек чикләнгән.
Берничә көн шушы шартларда интеккәннән соң, хатын-кызның барысының да башына бер үк төрле уй килде: тизрәк җай табып качарга!
Монда җибәрелгән һәрбер эшче алга таба ни буласын көтеп яшәргә теләми иде кебек...
Гади крестьян әтисенең совет дәүләтенә каршы кылган “эшләре” өченме, әллә бары тик Шәймәрдән кызы булганга гынамы, шушы кара урман эченә сөргенгә җибәрелгән Нурия качып китү көнен көтте.
Тиз көннәрдә туңган кәбестә ашыннан, фураждан пешерелгән ләчтә ипидән торган азыктан һәм, ниһаять, урман шпионнары кулыннан котылып кайтып китәчәгенә җай чыгуга сөенеп йөрде. Уйларында иртән эшкә кияргә кибеп өлгерми торган тирле киемнәрен яхшылап юып-киптерү, майланып каткан тиреләрен мунчала белән ышкып юып, чиста күлмәк кию теләге көчәя барды...
“Без урысча бельмайбез!”
Айдан артык авыр хезмәткә чыдап, үзләренә карата кулланылган тоткынлык шартларына күнегәлмәгән һәркем урман эшеннән котылу юлларын эзли иде. Һәм менә ул көн килде.
Беренче төнне качып китү планы барып чыкмады. Ир-егетләр, боларның эшләрен сизеп калып, ишектән чыгармадылар. Ишекләрне алар төнгелеккә тыштан бикләгәннәр булып чыкты.
Икенче төндәге планда каралганча, чыгарга уңайлы итеп, тәрәзә рамнарының кадакларын турайтып куйдылар. Бу юлы зур саклык чаралары кулланганга, качып китүчеләрнең эшләре уңышлы килеп чыкты. Ләкин юллары теге зур барак турысыннан уза. Унлап качкын, берничә көн буена җыелган бар батырлыкларын туплап, сүрән таң яктысы төшкән сукмактан алга атладылар.
Качучыларны лагерь коменданты күреп алды һәм, туктатмакчы булып, каршыларына чыкты:
—Кая барасыз? Уегыздан кире кайтмасагыз, мин сезне тоттыртам! Каталажкага яптырам! — дип янады ул, ләкин бу сүзләр гади кешеләрнең иреккә омтылышын юкка чыгара алмады. Беркем дә каршы җавап бирмәде.
Араларында командир — бер марҗа хатыны. Ул бу яклардагы юлларны белгәнен әйткән иде, шуңа күрә качаклар аның артыннан калмыйлар, бөтен сүзен тыңлап үтиләр.
Урман эченнән көне буе атлагач, кичкә таба тимер юл буена килеп чыктылар. Шпаллар буйлап барганда, юлларында бер барак очрады. Калын ишеген ачып, эчкә керделәр. Анда беркем дә юк. Барак “буржуйка” белән җылытыла.
Качкыннар шатланып биеп алдылар; тимер мичне ягып, аяк киемнәрен киптереп, булган ризыкларын ашагач, шунда төн кундылар.
Иртән тагын юлга кузгалдылар.
Авыллардан узганда очраган кешеләр:
—Куда идёте? — диләр, ә марҗа:
—Без урысча бельмайбез, — дип, барысы өчен дә җавап биреп, төрле көтелмәгән хәлләрдән саклап бара, кирәкле урында әйтергә, әзерләнгән шушы өч сүзне куллана...
Икенче көнне, караңгы төшкәнче, Свердловски вокзалына килеп җиттеләр. Монда инде һәркем үзе өчен үзе җавап тотачак! Качакларның юллары аерылды.
Вокзалда кеше күп. Эчкә кертмиләр. Кешеләр коймадагы тишекләрдән чыгып йөриләр.
Нурия дә шул юл белән вокзал тирәсенә үтте.
Аптырап йөри торгач, авылдашы Әнүәрне (председатель Әхмәтгәрәй энесен) очратты.
—Нурия?! — дип, танып эндәште 40 яшьләрдәге ир. — Нишләп йөрисең монда?
—Әнүәр абый, синме бу?
—Әйе мин, трудовой армиядән кайтам. Минем билет ала торган льготам бар. Хәзер сиңа да алып бирәм. Шушында басып тор.
—Ярар, рәхмәт, алалсаң... — “Сугышка барудан котылган икән”, дип уйлады кыз.
Бераздан, кайту билетын көтеп торганда, икенче бер егет Нурия кырында басып торган яшь кызга билет китереп бирде, һәм перронга чыгып киттеләр.
Поезд килеп туктагач, Нуриянең билеты юклыгын белгән Әнүәр:
—Сиңа билет бирмәделәрме ни?.. — Теге егетне орышып, үзе поездга менеп утырды.
Билет юк, поезд китте... Инде ни эшләргә?
Ярдәмчесез калган кыз, агач коймадагы бер тишектән чуен юл буена чыгып, кузгалырга торган поездның вагонга керә торган тимер баскычына тотынып менеп басты!
Беркем дә кычкырып туктатмады.
Поезд кузгалгач, Нурия кире Эрбет ягына китеп баруына төшенде. Тамбурда тәмәке тартып торган бер юан хатынга:
—Уф, апакаем, миңа бу якка китәсе түгел иде бит! —дигәч, теге хатын:
—Китсәң ни, милицияләр тотып ябып куярлар әле, — дип, көлеп кенә куйды. Шулай бераз киткәч, бер разъездда поезд тизлеген акрынайтты. Нурия сикереп тошеп калды.
Ул төшкәнче, бергә барган солдатлар:
—Капчыгыңны төшкәч бирербез, — диделәр.
—Үзем белән төшә ул, — дип, Нурия, бераз азык салынган кадерле төенчеген кысыбрак тотып, җиргә сикерде.
Поезд узып киткәч, аягының авыртуын да онытып, шпалларга баса-баса, кирегә таба атлады. Берничә минутлар гына элек калдырган стансага кире килеп җитте. Шул ук шау-шу, болганчык хәрәкәтләр... Үзбәкчә киемлеләр күп. Җиргә иелеп, бер кабарлык ризык эзлиләр. Нәрсә табалар: бәрәңге кабыгымы, ипи валчыгымы — тиз генә алып, авызларына кабалар...
Вокзалны тагын урап узып (кыз кайтасы юнәлешне инде дөрес билгеләде), тимер юллар буена чыкты.
Әнә, рельслар аркылы бер хатын чыгып килә. Иңнәренә көянтә салып, су алып кайтып бара. Нурия аны көтеп торды. Әзрәк урысча да белергә кирәк бит әле, кайтыр юлны сорашыр өчен! Кыз, русчаны вата-җимерә, кайсы юлдан кайтырга кирәклеген сорады. Бу хатын татар кешесе булып чыкты, тиз генә юл күрсәтте:
—Сул яктагы юллар буйлап кайт, бер кая да борылма, — диде ул. — Мин үзем дә Башкириядан...
Каян кайтуын сорагач, Нурия инде уңайлы җавап формасына әйләнгән: “Абыем трудовой армияда, аны күрергә бардым” , дип җаваплады. Татар хатыны төпченеп сорашып тормады, тик хәерле юл теләде...
(Дәвамы бар.)