Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь 2022, 11:18

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (3)

Бер ел үтеп тә китә. Зөлхиҗә ир бала таба. Хәсәнҗан яшеренеп кенә аның янына кайткалап йөри. Сөйгәне ут йотып яшәмәсен өчен, монголларның җелегенә үткән Кара сәетнең үзе булуын әйтми ул аңа. Мәхәббәтләре җимешенә Гомәр дип исем кушалар. Бик тере бала булып чыга ул. Ярты яшендә теле ачыла башлый. Ун айдан тәпи йөреп китә.

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (3)
Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (3)

Яралары акрынлап төзәлә сәетнең. Язга кулына кылыч тотарлык хәлгә җитә. Эскерт астындагы тычканның да кыштырдаганы ишетелә, диләр бит. Хәсәнҗан имамның исән калуы турындагы хәбәр дә кала халкы арасында тарала. Шәһәр әмиреннән үзенә дәшеп кеше җибәрәләр. Бара сәет аның янына. Аксакал белән тезен чүгеп исәнләшә. Гадәти исәнлек-саулык сорашканнан соң, әмир Хәсәнҗанның әтисенең юлда һәлак булуына бик кайгыруын белдерә.

— Олы сәүдәгәр иде. Бохара, Киүф калаларына кадәр барып йөрде. Авыр хәлле халыкка гел булышып торды. Урыны җәннәттә булсын. Сине дә бик нык яраланган булган, аздан гына үлемнән калган, дип ишеттем. Савыгып чыгуыңа сөендем. Ак Кирмән каласының имамы бүген дә — син. Халкыбызга синең ышанычлы сүзләрең, вәгазьләрең кирәк. Озакка сузмыйча, мәчетебездә күрербездер, шәт, — ди.

Хәсәнҗан киләсе җомга намазында халык алдына чыгарга вәгъдә бирә. Юлда очраган шәһәрдәшләре, аны танып, әмиргә генә күрсәтелә торган хөрмәт белән, башларын иеп исәнләшәләр. Илбасарларга каршы сугышта күрсәткән батырлыклары бөтен тирә-юнь халкы арасында таралган була инде. Егетләренең ун мең кешелек чирүне тоткарлап торуын халык дастан итеп сөйли башлый.

Уйга кала сәет-имам. Нәрсә сөйли ала ул халкына, ватандашларына мондый көннәрдә? Меңәрләгән асыл егетләр, ирләр, кыз-кыркын һәм хатыннар шәһит китте, каннар елга булып акты. Биләрне, Болгарны, Суварны, Җүкәтауны, башка шәһәрләрне, авылларны яндырганда, баскынчаклар берәүне дә кызганмады. Алар кичүне саклаганда, Чулман елгасы кеше каныннан кып-кызыл булган иде. Болгар җирендә бүген илбасарлар. Җимерелми калган шәһәрләр талана, көтүләр куып алып кителә, кешеләр коллыкка озатыла. Нәрсә турында була ала соң аның вәгазе?!

Өенә кайта сәет-имам. Зөлхиҗәсе белән киңәшә. Аңа да күңелендәген җиткерә. Нәрсә әйтсен хәләл җефете?

— Илне ташлап китеп була. Әмма, без китүгә карап, монда бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Үзебез дә чит илләрдә җирсеп кенә яшәячәкбез. Ул баскынчакларны куарлык көч калмады микәнни Болгар-Биләр җирендә? — ди үзе дә яу кырында ирләрдән ким сугышмаган, кан койган Зөлхиҗә бикә.

Хәсәнҗан белә инде илдән аерылып чит җирләрдә яшәүнең нәрсә икәнен. Бохарада укуда гына булды. Ун ел ярты гомер булып тоелды.

Исән калган егетләрен дә чакырып, очрашу көнен билгеләп, хәбәр җибәрә сәет. Өч көннән алар аның өенә килеп тә җитә. Байтак икән әле алар. Кешедә шик уятмас өчен, төштән соң үзләре качып яткан тау куышы эргәсендә очрашырга сүз беркетеп таралышалар.

Йөздән артык яугир җыела Ак Кирмәнне төньякның ачы җилләреннән ышыклап торган Бәйҗан тавы артындагы урман арасында. Бөтенесенең диярлек әти-әниләре, туганнары һәлак булган. Егетләрнең йөрәгендә ачу кайный. Алар илбасарлардан ничек тә үч алырга тели. Йөзбашы булган Әхмәт, үзе кебек кайнар башларны туплап, Казан юлында ясак җыеп йөрүче монгол атлылары төркемен туздырган икән инде.

— Безгә синең кебек сәет кирәк. Җитәклә безне изге көрәштә! Вакытсыз дөньядан киткән туганнарыбыз өчен үч алыйк! — ди егетләр.

Хатыны Зөлхиҗәне, туачак балаларын да уйлый Хәсәнҗан. Мондый чакта өендә тыныч кына яши алмаячагын да аңлый. Хәләл җефете дә:

— Мин каршы булмам, — дип ым кага аңа.

— Болгар Иле әмирен табарга кирәк безгә. Башта әмир белән киңәшеп карыйсы иде, — ди ул.

Аның Мишә, Казан тирәләрендә булырга тиешлеген әйтәләр.

Шул кичне сәет мәхәббәтен өенә алып кайтып куя һәм, аның белән бәхилләшеп, коралдашлары көткән урынга юнәлә. Шунда черем итеп алалар да, таң атуга, Мишә буйларына сәфәр чыгалар.

Ватан-ил иминлеге өчен яу күтәрергә кузгалган егетләргә маҗараны озак эзләргә туры килми. Кояш өйлә турына күтәрелеп беткәнче үк, юлларына монголларның берничә йөз кешелек отряды очрый.

Аларны күрүгә, Хәсәнҗан егетләренә ым гына кага, барысы да көн челләсендә әлсерәп баручы дошман өстенә ябырыла. Тегеләр аңнарына килгәнче, барысы да кылычтан узган була инде. Сугыш тынып, агач читлекләргә күз салсалар, анда өч дистә унбиш-уналты яшьлек, бер-берсеннән чибәр кыз бәйләп ташланган. Кисәк килеп чыккан шау-шуның нәрсәдән икәнен дә аңламый калган алар. Үзләрен коллыктан коткарган ватандашларын күргәч, сөенечләреннән дәррәү елаша башлыйлар. Кызларны Мишә буйларындагы авылларның ясак түли алмаган гаиләләреннән Болгардагы хан сараена озатулары булган икән. Яугирләр атларын яхшыракларга алыштыра. Хәсәнҗанга олы гәүдәле, баскан урынында очкын кебек биеп торучы, дегет кебек кап-кара ат китереп тоттыралар. Сугышып алган табыш аның үзенә дә ошый. Үзенең аксыл атын тән сакчысына биреп, аңа менеп тә атлана. Ияренә бөтенләй ят кеше кунаклавын ошатмаган ат ике арткы аягына үрә тора. Әмма Хәсәнҗандай сәетне иярдән чөеп төшерү мөмкинме соң?!

Кызларны авылларына кадәр озаталар, үзләренең ничек котылулары турында беркемгә бер сүз сөйләмәскә кушалар. Әмма аларның каһарманлыклары турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен тирә-юньгә тарала.

Мишәне узгач, монголларның тагын ике кечкенә төркеме очрый. Алар да Хәсәнҗан сәет атлыларына каршылык күрсәтә алмый. Халыктан талап җыелган мал-мөлкәт кире өләшенә.

Мишә буйларындагы авыллардан Болгар Иле әмирен таба алмаган яугирләр Чулман кичүләренә юнәлә. Болгар юлында аларга бер-бер артлы илбасарларның ясак җыеп йөрүче төркемнәре очрый башлый. Алар да тар-мар ителә.

Хәсәнҗан сәетнең гаскәре яңа кешеләр белән тулылана, үсә, мең кешедән артып китә. Үзләренә Үмәр, Бөрсет, Чия елгалары буендагы, Мишә якларындагы урманнарда яшерен яшәү урыннары коралар. Алар бик тиз кечкенә кирмәннәргә әйләнә, һәркайсын юан бүрәнәле стеналар белән әйләндереп алалар.

Халык Хәсәнҗанны, атына карап, Кара сәет, дип атап йөртә башлый. Аңа һәм ил бәйсезлеге өчен изге сугышка күтәрелгән яугирләргә багышлап җырлар чыгарыла. Кичләрен учаклар янында ял иткәндә, аларны үзләре дә тыңлый.

Бер ел үтеп тә китә. Зөлхиҗә ир бала таба. Хәсәнҗан яшеренеп кенә аның янына кайткалап йөри. Сөйгәне ут йотып яшәмәсен өчен, монголларның җелегенә үткән Кара сәетнең үзе булуын әйтми ул аңа. Мәхәббәтләре җимешенә Гомәр дип исем кушалар. Бик тере бала булып чыга ул. Ярты яшендә теле ачыла башлый. Ун айдан тәпи йөреп китә.

Төннәрен кайтса да, Хәсәнҗан Ак Кирмәндә дә хәлләрнең тарттырылган җәя хәлендә булуын сизеп йөри. Бер очкын да халыкны коралга ябышырга мәҗбүр итәчәк. Әлегә почмакларга качып кына зарланышалар, яшеренеп кенә корал җыялар.

Җир өстенә яңадан кар ята. Ул елны кар туфрак туңдырганчы ук җир өстен каплап ала һәм башка җебеми. Агачлардагы яфраклар да коелып бетмичә кала.

Сәет Чия елгасы буе урманнарындагы кирмәннәренең берсендә үзенең ышанычлы тән сакчылары белән яшьләрне кылыч сугышына өйрәткәндә, аты күбеккә баткан чапкын килеп җитә. Монголларның олы гына гаскәре Мишә буендагы авылларны талап, яндырып, кызларны җариялеккә җыя башлаган икән.

Хәсәнҗан бөтен урман кирмәннәрендәге яугирләренә Бөрсет елгасы башында җыелырга әмер җибәрә. Шул  көнне кичкә анда биш мең кешелек атлы гаскәр туплана. Сәет меңбашларын һәм йөзбашларын үзенең сугышта чыныккан коралдашларыннан билгеләп чыга. Әрнәшнең кар капларга гына өлгергән басуларында өч көн буе сугышчылары белән өйрәнүләр үткәрә. Арадан өч мең яугир сайлап алына. Калганнары өйрәнүләрен дәвам итәргә калдырыла. Алар сафына көн саен дистәләгән кеше өстәлә тора. Хәсәнҗан сәет сайлап алынган сугышчыларын Мишә буйларына илбасарларга каршы сугышка алып китә.

Алар кузгалганда, өйрәнүчеләр сафына тагын биш меңгә якын егет һәм ир җыелган була инде. Бөрсет буйларындагы басулар чын сугыш кырын хәтерләтә башлый. Тик бу юлы кулларында агач кылычлар һәм тупас башлы сөңгеләр була. Ә чын коралларны олаулап ташыйлар Изге Болгар җире өчен соңгы сугышка күтәрелергә әзерләнгән Ватан улларына.

Хәсәнҗан сәетнең үзләрен эзләп чыкканын җиткергән булганнармы, монголларның Мишә буен кара күмергә әйләндереп узган өч мең кешелек атлылары, бөтен таланган мөлкәтне, җарияләрне төяп, Чулман ягына борылган була инде. Гаскәрләр маңгайга-маңгай очраша. Ике арада аяусыз суеш башлана. Бу юлы илбасарлар да төрле сугышта чыныккан сугышчыларын җибәргән була. Ике як та бер-берсен нык кыра. Әмма берәү дә чигенми. Монголлар азрак санлы булганлыктан гына тар-мар ителә. Берсе дә яу кырын ташлап качмый. Соңгы кешеләре егылганчы сугышуларын дәвам итәләр. Хәсәнҗан сәет тарафдарлары сафы да яртылаш кырылып беткән була. Башындагы затлы җәнлек тиресе белән тышланган чалмасын салып, дошман сугышчыларын да хөрмәтләп гүргә иңдерергә әмер бирә ул. Ярдәмчесен чакырып, Бату ханга хат язарга куша. Сүзләрен үзе үк әйтеп тора.

— Мин синең илеңә бармадым. Илеңне яуламадым. Безне син канга батырдың. Безнең газиз җиребездә сине үлем сагалаячак. Әле исән китәргә вакыт бар. Алып кит гаскәреңне! Кара сәет, — дип яздыра.

Мондый хатның тәкәббер ханга ничек тәэсир итәсен аңласа да, кире уйламый ул. Бердәнбер исән калган монгол сугышчысына хатны тоттырып, Батуның үз кулына тапшырырга әмер бирә.

Үзе, Ак Кирмәнгә кайтып, улы белән хатынын, аның әти-әнисен, бөтен туганнарын Урал таулары ягына озата.

Казан һәм Кирмәнчек шәһәрләре арасында илбасарларга каршы чын баш күтәрү башлана. Чулманның бу ягында бер генә монгол да калмый. Кайсы кылычтан уздырыла, кайсы башка Болгар Иленә каршы корал күтәрмәскә ант иттереп җибәрелә.

Бату хан урысларга каршы яуга кузгалган булган икән. Атчабар, яман хәбәр белән куып җиткәч, бөтен гаскәре белән кире борылырга мәҗбүр була.

— Баш күтәрүчеләрнең берсен дә исән калдырмаска! Бөтенесен суеп чыгарга! Җир йөзендә нәсел-ырулары калмасын! Бабам яртысын яулаган, мин бөтенләй тез чүктерәчәк җиһанга сабак булсын! Бүтән бервакытта да, башка беркем дә минем күкрәгемә хәнҗәр кадарлык булмасын! — ди ул, котырып.

Ул, атын борып, беркемгә дә карамыйча, Болгар ягына томырыла.

 

Фото: interesnyefakty.org

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас