

(Дәвамы.)
Хезмәт фронтында
Сугыш елларының авырлыгын тылдагылар да үз иңнәренә алып күтәрделәр. Һәркайда бердәм фронт белән җиңү өчен көч түктеләр. Колхозчылар “Кояш сәгате” белән эшкә йөрделәр: ягъни, кояш чыкканчы эшкә барасың, кояш баткач кына кайтасың!
Ә колхозларга бирелгән план буенча урман кисү җәфалары? Яшелчә-җимеш әзерләү планы? Ашлык культуралары номенклатурасын үтәү? Халыкка салынган ит-сөт, йон, йомырка тапшыру йөкләмәләре һәм башка налоглар?.. Ничек үтәргә, каян алырга? Башка сыймаслык сораулар! Ә җавабы бер булырга тиеш: “Барысы да фронт өчен — барысы да җиңү өчен”. Йон планын бияләй, оеклар бәйләттереп үтәтсәләр, сугышның азык планын — киптерелгән бәрәңге йөкләмәсен, үзең ач торып, кәлҗәмә ашап үтисең. Бар да җыелып, фронтка озатылып тора.
Сугыш ихтыяҗларына тиеш булган бөтен таләпләрне үтәү һәркемнең дә хәленнән килми иде авылда. “Үзең ач калсаң кал — солдат тук булырга тиеш!” дигән күрсәтмә һәркем өчен катгый карар булганга, аны үтәмәүчеләргә җәзасы да каты иде.
Эшче көчләрне каян алырга соң? Булганын ничек рационал файдаланырга? Бу елларда еш алыштырып торылган колхоз җитәкчеләренә йөкләнгән мотлак хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең болары берничәсе генә.
Тыл командирларының хезмәттәге язмышлары йә аянычлы, йә билгесез. Менә Әхмәтгәрәй исемлесе. Колхоз рәисе итеп куелгач, авылдашларын ачлыктан котылдыру чарасы буларак, мал фуражы итеп саклауга калдырылган ашлыкны, кабат чүбеннән чистартып, мохтаҗларга бирдертә. Мондый “изгелекләре” өчен аны олы җәзага дучар иттеләр.
Нурия амбарда кладовщик булып эшли. Беркөнне ике капчык бодай сорап сельсовет председателе Әминевның хатыны килеп керде.
—Абыең бодай сорады. Менә шушы капчыкларга тутырып куй!
—Распоряжениең кайда соң?
—Абыең кертеп куяр...
—Документсыз бирмим!
Нуриянең сүзе катгый яңгырады. Моны көтмәгән “нәчәлник хатыны” Сәвия икенче көнне үк Нурияне
сельсоветка чакыртты.
—Низайга ашлык саткансың, — диде Әминев. — Иртәгә участковый китертәм. Төрмәгә яптырам.
Нурия Әхмәтгәрәй абыйсына бу хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде.
—Нык тор, апай, язусыз бирмә! Алар шулай буш ашап өйрәнгән инде... — диде колхоз хуҗасы.
Күп тә үтмәде, Әхмәтгәрәйне төрмәгә алып киттеләр. Әминев утырткан, диделәр...
Пенсиягә чыгып та, әле Максимда озак яшәде Әминевлар. Мунчасы янгач кына, элекке кара эшләре өчен җәза килүен аңлый башлагач, туган авылы Югары Чатка күченеп киттеләр. Соңрак Флүрә исемле кызлары Социалистик Хезмәт Герое булды...
Ашлыклар бу елларда бик уңа иде. Бөртеген дә калдырмый җыеп алырга һәм хөкүмәткә тапшырырга кирәк. Соңгы килограммына чаклы алып китәләр. Аның өстенә, мәк кабы җитештерү планы бар, ул наркоз әзерләү өчен кулланыла, диләр.
Шушы бурычлар йөкләнгән җитәкчеләрнең күбесе, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, “эшче көче” турында кайгыртып, халык санын киметмәскә тырыштылар. Колхозчыларга эш көненә кашыклап кына бирелә торган онны, 5-10 килограмм микъдарында, икешәр ведомость белән тараттырып, берсен юк иттергән рәисләр булды...
Һәр эш урынына билгеләнгән вак җитәкчеләрнең дә төрлеләре булгалады. Бригадир итеп куелган кайберәүләр үз файдасына гына эшләде.
Араларында чын патриотлар да юк түгел иде.
Семена ашлыгын яхшы саклау тиеш булганга, чәчү вакытларында аеруча күзәтчелек таләп ителә. Гарифҗан исемле бригадир чәчеләсе ашлыкны капчыклардагы авырлык микъдары белән генә түгел, ә чәчкечтән төшеп җиргә күмелгән орлыкларның саны белән дә билгели — язгы чәчүдә үзе сеялкага ияреп йөреп, бөртекләрнең тиешле саны коелып җиргә төшүне күзәтә. Агач төпләрен дә казытып, ашлык чәчтерә. Бер буш яткан җир калдырылмый.
“Чәчәргә булмаганның — ашарына булмас!” — ди Гарифҗан, ашлыкны амбарга ташыганда.
Икенче бригаданың ашлык чәчү эшендә өч күрше: Шәрәфгали, Гайса һәм Шәмсетдин йөриләр. Алар картлык буенча фронтка алынмадылар, ләкин хезмәт фронтында да бик җиңел түгел... Хатын-кызлардан Мансурның инәсе Гөнлифә йөри. Һәрберсе, муенына аскан тубалдан алып, як-якка бөртекләрне сибеп бара. Алар артыннан 12 яшьлек малайлар ат белән тырматып киләләр.
Тимергази иң алдан сөреп бара. Аның артыннан Нурия килә. Миңнегали тырматып йөри. Малае, туктап, Шәрәфгалидән бер уч бодай сорый. Тегесе, бераз ялындырып кына, кәкре бармаклары арасына кыстырып, ун-унбиш бөртек орлык алып бирә. Икенче “уч”ка өмет итәсе дә юк!..
Көз сөреп куелган җирләрне драпачлыйлар. “Драпач” исемле җайланма өчпочмаклы каркаска алга таба бөгеп беркетелгән уклар формасындагы тимерләрдән ясала. Шулай итеп җир йомшартыла.
Тракторлар килеп чыккач, культиваторлар кулланыла башлады. Аларның җир эшкәртүче тимерләре тартмаларда кайта. Рамасы бөтен килеш кайтарыла. Вак-төяк шөрепләрен шуңа беркетеп утыралар.
Бервакыт Нурия дә җыю эшләрендә катнашты.
Моңа кадәр “сложный” диелгән ашлык суктыру механизмында гына кулланылган тәгәрмәчле тракторлар соңрак чәчүдә, сөрүдә файдаланылды. Эшләр күпкә җиңеләйде. Чәчкечләр барлыкка килде, тубалдан кул белән сибүләрдән котылдылар.
Нурияне чәчкеч артыннан орлык салып йөрү эшенә куйдылар. Тракторлар бер минутка да тукталмый. Өзлексез чәчү процессы бара. Беркөнне шулай йөгереп килеп чәчкечнең подножкасына басканда, тубык капкачын очлы тимергә бәрде. Кан чыкмаса да, бик озак сүле агып йөрде.
Уҗымнар бераз күтәрелгәч, утау башлана. Авылның яше-карты — бар да басуда. Ашлык арасына яланаяк кына кертәләр, уталган чүпне басу кырыена чыгарталар. Бригадирлар күзәтеп кенә йөриләр, надзирательләр кебек.
Яңа сайлап куелган бригадир Хәбиб бик кырыс булып чыкты. Иртән тәрәзәңне кагып, “шул эшкә барасың”, дип әйтеп китә. Дәфтәренә язып куя. Чирлесеңме-юкмы — анысы бригадир эше түгел! Эшкә чыгарга тиешле кеше бер сәгать эчендә атны килеп җикмәсә — шул кешенең капкасы алдына атны үзе алып килеп бәйли. Атның көне буе эшләнәсе эше үтәлмәсә, колхозчыга штраф языла.
Ашлык суктырылып алынгач, башка төрле эшләр башлана. Тарлау артындагы урманнан җәй кисеп өелгән утын әрдәнәләрен төяп ташу аеруча кыен була. Арбага берничә рәт итеп салынган ярылган утын яркаларын аркан белән уратып бәйләргә кирәк. Иптәшең булганда җайлырак, ә берүзеңне җибәрсәләр, арбага ныкъ итеп кысып бәйли алмаганлыктан, тау менгәндә таралып төшә.
Ат тугарылса, бигрәк тә кыенга туры килә. Әле тәртә бавы чыгып китә, йә өзелә. Камыт бавы да өзелә, йә тәртә башыннан чыгып, ат тугарыла.
Кыш көннәрендә Яңавылга ашлык илтеп тапшыру эшләре дә авыр. Кич китәләр, иртәнгә әйләнеп кайталар. Яз көне семена ашлыгын кирегә Яңавылдан ташу башлана. Аннан соң — ашлама ташулар китә.
Кыш көне, райсоветны җылытыр өчен, аркаларга күтәртеп, авыл халкыннан коры утын ташыталар. Язлы-көзле пычракта да 30 чакрымдагы район үзәгенә юк-бар йомышка җибәрәләр.
Язга чыккач, капчыкка бер пот чәчү ашлыгы салып, туң кар өстеннән җәяүләп йөрүләр башлана. Алтмыш чакрым юлда ике пар чабата тузып чыга. Район үзәгенә барып, урап кайтканчы — чабатаның юкә бауларын туң кар ашап өздерә. Ничек кирәк шулай ялгап, юлыңны дәвам итәсең.
Кар төшкәч һәм иртә язда басуларга көл, тавык тизәге ташыла — җиргә ашлама булсын өчен.
Икенче бригаданың басулары гел таулы җирдә. Чәкәрә-тауны уратып сөрү-тырматулар бик авыр. Алдан киткән кеше белән очрашмыйсың да — эштән кайтканда гына күрешәсең.
Нурия күп вакытларда эшкә Рәфкатьнең апасы Роза белән йөри. Бергәләп, көнлек норманы үтиләр.
Кыска ялга туктаганда, тау башыннан түбән таба мәтәлчек атып уйнарга да вакыт табалар. Искитмәле кызык! Тау өстенә менеп, тәгәрәп китәсең дә, тау астында гына тукталып каласың... “Норма” исеңә төшеп, тагын дилбегәңне кулыңа аласың.
Бүген, чәмләнеп китеп, берничә кабат кире менеп тәгәрәделәр. Бригадирның монда таба килүен тау башында калган Роза күреп калып, тау астындагы Нуриягә кычкырды:
—Бригадир килә! Тот тизрәк дилбегәңне!
Үзе җирән алашасына таба йөгерде.
Уенга бирелеп, бүген борчак җирен бер генә кат тырматтылар. Күпме тырмаласаң да, йомры борчак бөртекләре күмелеп бетмиләр, әйләнеп чыгып кына торалар. Нигә интегергә, дип уйладылар шул...
Эшләрен кабул итүче бригадир Хаффаз, килеп җитеп, тикшереп карагач, икенче кат тырматтырды.
Тары тау башында яхшы булып җитешә. Ләкин уҗымы вак кына, чүбен утаганда да кыен. Шуңа нормасы да ике сотый гына. Басуларга арыш, бодай, арпа, солы, кызыл һәм соры тары, карабодай, борчак, ясмык, вика, борай, семечкә, мәк, горчица чәчелә. Чәчү нормалары бар. Мәкне башы белән кисеп, капчыкларга тутырып, амбарга ташыйлар. Орлыгы киләсе ел чәчәргә тора. Капларын, наркоз җитештерергә, хөкүмәткә җыялар. Кәлигә, кишер, куззика, кыяр, помидор, кәбестә кебек яшелчәләр үстерелә. Колхозчылар, эшкә барганда, ашарга яраклыларын урлап китәләр. Сугыш елларының катгый законнары йомшарган чаклар булганга күрә, сөенечкә каршы, саклаучылар каршыга чыкмый, һәм яшелчәләрне үстерүчеләр дә шат!..
Колхозның каксагыз басуының аны җитештерүче аерым бригадасы бар. Тузганак-одуванчик кебек үсемлекнең тамырын хөкүмәткә җыйдыралар. Резина-каучук ясар өчен. Үсентеләрне бөртекләп калдырып утыйсың. Нурия шушы каксагыз җитештерүдә дә бераз эшләп алды.
Карабодайны кырау сугып китә. Бик назлы үсемлек! Утаган чакта да, йолкынып чыкмасын өчен, игътибарлы булуны таләп итә. Чәчкәсен бал кортлары яратканга, корт-бакча тирәсенә чәчәләр.
Өлгереп җиткән карабодайны җыйдыртып барырга, чалгыга тешле тырма кагып чабалар. Кипшегән башакларны дымлы чакларында гына, күтәртеп-утыртып чыгып, кибеп коела башлаганчы суктыралар. Ашар өчен, әзрәк киптереп, киледә төяләр.
Бүген ашарыңа булса — син дөньяда иң бәхетле кеше! Адәм баласы, яралуыннан башлап, бар гомере буена үзенә азык табу белән мәшгуль.
Әмма үзең ач калып, кемнәрнедер ашатыр өчен хәләл ризыгыңны төяп ташыганда, җаның әрни, үтә дә авыр хезмәтеңнең тиешле бәяләнмәвенә аптырыйсың. Шулай булса да, сине барыбер “кемнәргәдер миннән дә кыенрак, шәһәрдә ашлык үсми ич — каян алсыннар” сымак уйлар белән тынычланасың... һәм тагын сукаңа ябышасың!
Кәлҗәмәкәй!
Кышны үткәреп, язга чыгуны Нурия түземсезләнеп көтә иде. Менә бүген дә, кара җире чыгып, кардан ачыла башлаган бәрәңге бакчасына чыкты.
Чирек дисәтинә бакчаларының таулы урыннары ачылган, коры чүп каплаган кара төстәге өске катламы бераз гына эри башлаган. Баскач, аяк ләмчәгә бата. Көннәр шулай җылы торса, берәр атна-ун көннән, җирдә калып кышлаган бәрәңгеләрне казып алып булачак! Көз көне бер бөртеген дә калдырмый җыйсаң да, Ходай рәхмәте, барыбер, табыла бит шул “кәлҗәмәләр”! Тиздән аның күмәчен ашаячаклар!.. Иртә килгән каргалар каркылдавын басарга тырышкандай, яңгыравыклы тавышы белән Нурия җырлап җибәрде:
Кәлҗәмәкәй, кәлҗәмәкәй,
Нигә чәчкә атмайсың?
Кырык бишне ашасам да,
Йөрәгемә ятмайсың...
—Нәрсә җырлап торасың анда? — әнисенең тавышын ишетеп, куркып китте. — Кер, тапама бакчаны! Үзеңнән казытам, кызый, сматри!
—Хәзер керәм, инәй... Сөякләр күренә. Кешеләр кереп җыйганчы, җыеп алырга иде. “Син-Син” бабай килгәнче, бер капчык тутырып куйсак...
—Кер, җыелыр әле...
Күтәрмәле чабатасына ябышкан бакча балчыгын селкеп төшереп, Нурия әнисе артына иярде.
Карлар эреп беткәч, җир өстен каплаячак сәрдә, кузгалак, какы, җөнлекәй, юа, балтырганнар күз алдына килде. Әнисенә кашыклап кына бирелгән онны шул яшеллеккә сибеп, тәмле аш пешерәсен уйлады.
—Инәй! — дип кычкырды ишегалды ишегеннән кереп барган әнисенә. — Бибиәсмалар эт ашыйлар, ди. Малайлар сөйләде... Аръяк урамнар сыер базыннан үләксә алып кайтып ашаганнар...
—Юкны сөйлиләр. Ә син авызыңны ачып тыңлап йөрмә! Әйдә, кер!..
Ләкин моңа охшаш кеше ышанмаслык сүзләр, имеш-мимешләр халык теленнән төшмәде. Чын булгандар, кем белә?!.
Бүген Нурия төшендә абыйсын күрде. Баян, йөк төяп, ат белән кайтып керде. Капчыкларда — он! Кочаклашып күрештеләр. Нурия тизрәк сорады:
—Бөтенләйгә кайттыңмы инде, абыкаем? Югалган идең бит, син исәнсеңме ни? Барсың ич!..
Уянды да күзен ачарга куркып ята бирде. Төшенә кергән оннан күмәч пешерәсен уйлап, төшне өнгә ничек әйләндерергә дигән уйлар белән озак ятты.
—Тор, кызым, эшкә барасың бар... — дигән сүзләрне ишеткәч кенә күзен ачты. Ә өй эчендә сугыш елларының шул ук салкын һавасы, мич алдында салкын яфрак суы...
—Нинди эш, инәй? Минем бер хәлем юк...
—Бүген минем белән барырсың. Симәнә ашлыгын җилгәрергә... Авызыңа чүпрәк бәйләрсең— анда тузан оча.
Амбарга килеп, бер сәгать эшләдеме, юкмы — Нурияне идарәгә чакырттылар. Урман эшенә (Эрбет ягына икәнен кыз соңрак белде) җибәреләсен әйттеләр. Иртәгә юлга, диделәр...
—Инәйдән сорап киләем әле... — дигән Нурияне колхозның өлкән бригадиры Маһия бүлдерде:
—Нинди “инәй”? Монда мин сиңа инәй! Кил, куй менә монда кулыңны, — дип эшкә барырга ризалык турындагы документка төртеп күрсәтте. — Атла өстәл янына!
—Инәй җибәрмәй мине, — Нурия елап җибәрде.
—Әле мине тыңламаска уйладыңмы? — Маһия ишек төбеннән узмаган кызны, кулларыннан тотып, өстәл кырына тартып китерде һәм, сөяк тә тиредән генә торган уң кулын үзенеке белән кысып тотып, ручканы карага манып алды да, кәгазьгә ниндидер билгеләр сыздырды. Ирексезләп куйдырылган билге-сызыклар документ көчен алды.
(Дәвамы бар.)