Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь 2022, 10:00

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (4)

...Каушап калган егетләр, һушларына килеп, суга ташландылар, агым уртасына колга сузып булаштылар, ләкин соң иде инде.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (4)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (4)

(Ахыры.)

5

 Уку елы тәмамланып, җәйге ялга чыккач, бүлмәдәш дус кызы Илүзә белән Мәскәү шәһәренә барып кайтырга булдылар. Юлга җыенганда Барлас Фәһимә янына күченеп килде дә инде. Шулай итеп, башкалага өчәүләп бардылар һәм аннан кайткач, бергә яшәп киттеләр. Башта бик бәхетле булып яшәрләр кебек иде. Барлас шәһәргә якын авыл мәктәбенә укытучы булып урнашты, икесенә бергә аерым бүлмәгә күченделәр. Әмма Нурания генә аларны тынычлыкта калдырмады.

 – Бәхетле булып яшәрбез, дисезме? Уйламагыз да, мин бервакытта да аерылышырга ризалык бирмәячәкмен. Ә балаларны, гомумән, күрсәтмәячәкмен, – диде бөтен зәһәрен чәчеп.

– Әгәр яратса, ул сезне ташлап китмәс иде. Ә сез аны яратасыз икән, җибәрегез, икегез дә җәфаланмагыз. Алда әле үзегезне яраткан кешене очратып, бик бәхетле булырсыз, – диде Фәһимә, сүзне икенчегә борып. Бәлки, араларны тыныч кына көйләп җибәреп булыр, дип өметләнде.

 Ләкин юкка, чыннан да, күп тә тормый Барласны мәгариф системасыннан эштән чыгардылар. Сәбәбе – үз балаларын ташлаган педагогның башкаларныкын тәрбияләргә хакы юк. Фәһимә төрле җитәкче оешмаларга ирен яклап мөрәҗәгать итеп караса да, файдасы тимәде.

– Үзегезне эштән чыгармаганга рәхмәт әйтегез, математика укытучылары җитешмәгәнгә генә тотып торабыз, – диде шәһәр мәгариф бүлеге мөдире, катгый итеп.

– Ә кеше күңеле, аның хисләре Сезне бер дә кызыксындырмыймы? Укытучы да кеше бит, – диде Фәһимә, соңгы тапкыр мөдирнең күңел хисләренә кагылырга тырышып.

– Акыл сатарга килдегезме? Бик акыллы булгач, кеше гаиләсенә кысылмаска иде. Эшләсегез килмәсә, гариза языгыз.

 Укытучылыктан башка эш белмәгән ир-егетнең кайдадыр урнашу турында уйласы да килмәде. Ләкин ничектер яшәргә кирәк иде. Өстәвенә, Фәһимә озакламый үзенең йөкле икәнен сизде. Барлас йөри торгач, заводка гади эшче булып урнашты. Бу хәлне ул түбәнлеккә төшү итеп кабул итте һәм күңел рәнҗүләрен хәмер белән басырга өйрәнеп китте. Фәһимә көтелмәгән каршылыкларга әзер түгел иде. Кая булды соң ул беренче күргән чибәр, ягымлы ир? Димәк, Фәһимәнең мәхәббәте аны җылыта алмый. Үзеңнең көчсезлегеңне тоюдан да авыры юк икән. Күпме яшь түкте ул ялгыз калган чакларында, ирен үгетләп тә, ялынып та карады. Аптырагач:

– Барлас, бәлки кызларыңны сагынасыңдыр, бар, кире кайтып кит, мин бер баланы ничек тә үстерермен, – диде.

– Мин синең яныңнан китсәм дә, Нурания янына кире кайтмаячакмын, бу сүзләреңне башкача кабатлама, – диде Барлас, катгый итеп.

Ә чынында исә сагына иде балаларын әти кеше. Ничек ул сабыйларны онытмак кирәк? Аларның ни гаебе бар? Әмма Нурания исенә төшсә, тагын барысы да онытыла. Фәһимә дә адәм баласы ич, аны ышандырып килгәч, ташлап китәргә хакы бармы? Әнә шулай Барласның башында йөз сорау, йөз проблема. Нишләсен, кая барсын? Өстәвенә, яраткан эшеннән аердылар. Ярамый, имеш. Ә бу тормышта шундый язылмаган кануннар аркасында әллә күпме кеше язмышын юкка чыга. Әмма хәлгә керүче генә күренми. Ярамый, имеш... Тулышкан күңеленә җиңеллек эзләп рюмка тотарга өйрәнеп киткәнен сизми дә калды инде ул. Хәзер ялгыш юлга басканын аңлый да бит, ләкин көн саен иртәгә эчмим дип ант итсә дә, эш көне бетүгә тагын шешәдәш дусларына иярә... Фәһимәсен дә кызгана ул. Ишек төбенә кайтып җиткәч, звонокка басырга күпме кыенсынып басып торадыр. Кайвакыт күңеле сизгәндәй хатыны үзе ачык ишек белән каршы ала. Ичмасам, әрләсен, яңагына чабып җибәрсен иде ул исерек иренең, алай тәрбияләнмәгән шул аның хатыны, сүзсез генә газаплый ирен. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл? Юк, төзәләчәк Барлас, күрсәтәчәк әле ул үзенең кем икәнен!

 Уллары Гаяз тугач, башы күккә тиде әти кешенең. Эчүен дә беразга туктатып торды. Аны шәһәрдәге һөнәри училищега укытучы итеп эшкә алдылар. Инде тормышлары җайга салыныр, дип куанган иде Фәһимә. Әмма бу бәхетле көннәр озакка бармады, Барлас кабат эштән соңлап һәм еш кына исереп кайта башлады. Һәрдаим хатыны алдына тезләнеп гафу үтенсә дә, сүзләре һавада эленеп калды. Шешәдәш дуслары күбәйде, нервлары күп эчүдән какшаганнан какшый барды. Исереп кайтканнарында тавыш чыгара, Фәһимәне көнләп, теләсә нинди сүзләр белән мәсхәрәли башлады. Түзде Фәһимә, үзе егылган еламас диләр бит. Ләкин күпме түзәргә була соң? Көннәрнең берсендә исерек ирнең үзенә кул күтәргәнен күргәч, ике яшьлек улы Гаязны алды да, дус кызы Илүзә янына барып кунды, икенче көнне исә авылга әниләре янына кайтып китте.

 Ата-ана йортында бала күтәреп кайткан кызларын колач җәеп көтмәсәләр дә, үз сөякләре үзләреннән артык түгел иде. Хатын аерган иргә әти-әнисеннән ризалык алмый чыкканы өчен гафу итә алмыйлар иде Фәһимәне, шулай да кире бормадылар. Әнә шулай ялгыз үстерде ул улын, әти-әнисен дә соңгы көнгәчә тәрбияләп, бакыйлыкка озатты. Улының кайвакытларда әтисен исенә төшереп боегып утыруын күреп, йөрәк әрнүен ничек басарга белми интеккән чаклары еш булды, әлбәттә. Барлас аларны берничә тапкыр эзләп тә килде, ләкин Фәһимә башкача аны якын җибәрмәде. Гаяз институтны бетереп кайткан елны, әтисенең йөрәк авыруыннан вафат булуы хакында хәбәр ишетелде. Кабат килгәч, бәлки аны кумаска кирәк булгандыр, ләкин алда ниләр буласын каян белсен соң?

                                                                       6

 Иртә таңнан уянып, күзен ачуга, бүлмә эчендә уйнаган кояш нурларын күреп, Фәһимәнең күңеле җилкенеп куйды. Нинди матур иртә! Көне дә шулай булсачы! Бүген бит улының, бердәнберенең туган көне! Кинәт кенә бәбиен тудырган дәваханә палатасы, сызлану катыш шатлык кичергән минутлары исенә төште. Улы Гаяз дөньяга аваз салган көнне дә шулай кояшлы, ямьле иде. Бәбиен беренче тапкыр кулына алганда да:”Гомер юлың кояшлы көндәй гел якты, нурлы, бәхетле булсын!” – дип теләде. Ә бүген инде аңа утыз яшь! Гомер бигрәкләр тиз уза икән. Сиздерергә тырышмаса да, улының өйләнергә ашыкмавы күңелен кыра әни кешенең. Йөрәге дә ешрак борчый башлады. “Балам, ялгызлык матур түгел, минем оныклар үстерешергә бераз көчем барда өйләнсәң иде”, – дип әйтеп карый да бит, “Ярый, әнием, өйләнермен, тик җан тарткан кызны гына табыйм да” – дип, сүзне туктата да куя улы. Фәһимәнең үзенә бу яшьтә улының мәктәпкә барыр вакыты җиткән иде инде. Хәзерге яшьләр нигәдер өйләнергә ашыкмыйлар шикелле. Көчләп өйләндереп булмый шул.

 Шулай бераз уйга чумып утырды Фәһимә түшәгендә. Торып, радионы тоташтыруга аннан акрын гына моң агыла башлады:

 

...Тукта, тынычлан, сандугачым,

 Ялгышларны була төзәтеп...

 

 Җырны ишетүгә аның күңеле ничектер шомланып куйды. Кичә улының туган көне хакында сүз каткач, Гаяз:

– Әни, һич борчылма, син миңа яшәү бүләк иткәнсең, инде сине арытып, табын әзерләтер хәлем юк. Туган апалар белән сөйләштек, бергәләп табигать кочагына чыгып бәйрәм итәрбез, – дигән иде.

– Шулайдыр да, туганнар киләсе булгач, аш-су әзерләми булмас. Нигә алдан әйтмәдең?

– Сер булсын дигән идем. Беләм бит синең ничек борчыласыңны. Кибет тулы тәм-том, алабыз да-юлга, бетте- китте. Ит кыздырырбыз, балык шулпасы пешерербез.

– Ярый, алайса.

 Бәй, кояш күтәрелеп килә, Гаяз ник йоклап ята соң әле? Их, алда ниләр буласын белсә, Фәһимә аны көне буена да уятмаган булыр иде дә бит. Уятты шул, уятты. Коймагын пешереп, чәен кайнатты да, уятты.

– Я, улым, тор инде. Туган көнеңә соңарма. Син яратканча, коймак белән чәй эчеп алыйк, – дип, иркәли-иркәли уятты газизен.

Утызга җитсә дә, әнисенең иркәләвен ярата иде шул улы. Әнисенең йомшак кулларын яңагына куеп торырга ярата иде. Алар чәй эчкән арада капка төбенә ике җиңел машина килеп туктады. Алдагысыннан – Фәһимәнең сеңлесе Һәҗәр белән ире Хатыйп, арттагысыннан аларның уллары, киленнәре төште.

 Ике ул үстерделәр сеңелләре. Әнә икесе дә озакка сузмый гына, институтта укыгында ук өйләнеп тә куйдылар. Хәзер балалары үсеп килә. Эчтән генә бераз көнләшеп тә куя Фәһимә. Аның да улы “өйләнәм” дип кайтса, каршы килмәс иде дә бит.

 Исәнләшеп, хәл белешкәч, тиз генә җыендылар да, кабат машиналарга утырыштылар. Тик Гаяз гына һаман машинасына утырырга ашыкмый, капкадан нигәдер керә дә чыга

                                                           7

 Агыйдел буена барып җиткәч, тукталыш өчен уңайлы урынны сайлап, машиналарын агач күләгәсенә урнаштырдылар да, яр башына тезелеп басып, биредәге сафлык, күркәмлек белән хозурландылар. Көне дә сайлап алгандай, үзе кояшлы, үзе тыныч. Мәһабәт елга өсте көзгедәй җәйрәп ята. Ара-тирә йөк төягән, яки йөген бушатып кайтып килүче баржалар, җилдәй җитез “Ракета”лар үтеп китә. Елганың – үз хәрәкәте, үз тормышы, ага да ага. Тик агышын гына кирегә борып булмый. Ярый, борылмасын, аксын да аксын.

 Саф һаваны күкрәк тутырып, туйганчы сулагач, хатын-кызлар тугайдан җиләк җыеп килергә, ир-егетләр балык тотарга булдылар. Бераздан барсы да табын янындалар иде инде.

 – Бүген балык шулпасы ашарга җыенган идек бугай, – диде Фәһимә, бер читкә сөяп куелган кармакларга күз төшереп.

– Булыр, булыр, туган апа, – диде Һәҗәрнең ире Хатыйп, Гаязга күз кысып.

– Әни, туган көнемдә балыкларны кызгандым инде, кире суга җибәрдек, – диде сүзгә кушылып Гаяз. – Бүгенгә ит кенә ашап торырбыз.

– Я, ярар соң, юк икән юк. Бүген сиңа каршы килеп булмас.

 Фәһимә улына тагын бер тапкыр яратып карап куйды. Шул арада ирләр учак тергезеп, Һәҗәр суеп алып килгән тавыктан шулпа пешерергә куйдылар. Икенче учакта чәй кайнату, өченчесендә ит кыздыру өчен әзерлек башланды. Корт күчедәй гөҗләшәләр, шаяралар, көлешәләр-нинди күңелле. Фәһимә бер читкә баскан да, һушы китеп, яшьләрнең мәш килгәнен күзәтә. Әнә бит улы аның өчен бердәнбер булса да, янында әллә күпме туганнары бар. Ялгыз түгел ул, түгел. Хәтта улын кайвакыт: “Мин исән вакытта өйлән, мин бакыйлыкка күчсәм, ялгызың нишләрсең?” – дип әрләп алганы өчен оят та булып куйды. Әмма бүген күңеле әллә нигә тынычсызлана. Гаязның кабат-кабат өйгә кире керүен нигә дә юрарга белми, юл буе: “Инде исән генә барып җитсәк иде”, дип теләп килгән иде, исән-сау килеп җиттеләр, тынычланырга да булыр иде. Әмма эче пошып тик тора.

 Ите дә, шулпасы да ашалды, котлау сүзләре дә әйтелде. Рәхәтләнеп су да коендылар. Көн кичкә авышканда кайтырга җыена башладылар. Кай арададыр Фәһимәнең күзе яр башында йөгерешкән ирләргә төште. Тик араларында Гаяз гына юк иде. Күңеле нидер сизеп, алар янына ташланды.

– Гаяз кая?! – дип кычкырып җибәрде йөрәк ярсуы белән.

– Чайканып чыгам дигән иде, үзе һаман судан чыкмый, – диде Хатыйп, баскан урынында нишләргә белми таптанып.

Шулвакыт казандай ургылып аккан су өстендә куллар күренеп китте.

– Әнә бит Гаяз, коткарырга кирәк! – дип, Фәһимә ярдан суга сикерәм дигәндә кемдер тотып калды. – Ни карап торасыз, коткарыгыз улымны!

– Туганым, Гаяз чоңгылга эләккән, анда кереп булмый, кергән кешене тагын йотачак, – диде дә Хатыйп, йөрәген тотып җиргә чүгәләде.

Каушап калган егетләр, һушларына килеп, суга ташландылар, агым уртасына колга сузып булаштылар, ләкин соң иде инде. Бу хәл һаман башына сыймый иде әле Фәһимәнең. Димәк, улы суга баткан, димәк, барысы да беткән. Әйе, Гаязны бик тирән чоңгылга эләккән, диделәр. Хәтта өченче көнгә генә килгән коткаручылар отряды водолазлары да анда керә алмады. Гәүдәсе бер атнадан соң гына калкып чыкты. Чоңгыл аны ничек йотса, шулай этеп чыгарып та ташлады. Әмма ул танымаслык булып үзгәргән иде.

 Ничекләр акылдан язмады икән ул вакытларда Фәһимә?! Атна буе елга буен саклады ул, ниндидер могҗиза булыр да, шаярып кына су астыннан йөзеп, качып киткән улы елмаеп, каяндыр, куаклар арасыннан килеп чыгар төсле тоелды. Дөрес, туганнары аны бер генә минутка да ялгызын калдырмадылар, ләкин югалту кайгысын берни белән дә басарлык түгел иде . Урамда да башын күтәрә алмый, хәсрәтләнеп йөрүләре ничә елларга сузылгандыр. Еш кына су өстендә селкенгән бармакларны төшендә күреп, куркып уяна да хәтирәләре кабат яңара. Үткән төнне дә төшенә керде улы. Имеш, бала тудыру йорты икән. Кулына яңа туган бәбиен биргәннәр икән. Үбим дип, якын китерим дисә, тәрәзәдән кергән көчле җил-давыл баласын бөтереп алып чыкты да китте. Тагын куркып уянып китте Фәһимә. Ә радиодан акрын гына җыр агыла иде:  

 

 ...Өзгәләнеп, үксеп еласаң да,

 Язмышларны булмый үзгәртеп...

 

 

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (4)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: