Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 октябрь 2022, 11:16

Дилә БУЛГАКОВА. Мирас. Хикәя

Әннәсенең түшен никадәр генә усаллашып суырмасын, тик бәләкәчен туйдырырлык сөте юк иде шул «халык дошманы» булган ир хатынының. Аның күзләреннән тамган рәнҗүле яшьләр сабыйны сискәндереп-сискәндереп куйса да, әнисенең йөрәк җылысына ойый башлаган бала шыңшый-шыңшый йоклап китте.

Дилә БУЛГАКОВА. Мирас. Хикәя
Дилә БУЛГАКОВА. Мирас. Хикәя

– Ән-нәм, ән-нәм, тә-тәй!

– Әйе, балам, тәтәй! Тик син ул тәтәйгә тимә, кулларыңны «өфәй» итәрсең. Ташла, күз нурым, уенчык түгел бу, ишек чылбыры. Сине кояш нурларыннан, йомшак җилләрдән, кошлар моңыннан мәхрүм иткән, туганыңда ук үзеңне аяк-кулына богау кидереләчәк зат итеп дөньяга кабул кылган коллык зынҗыры ул, балакаем! – дип Фатыйма тупас тимер чылбырлар белән уйнап утырган улын күтәреп алды. Сигез айдан «әннәм» дип теле ачылган, базда үскән бәрәңгедәй ап-ак нарасыен күкрәгенә кысып, бераз сүзсез калды. Аннары тынычсызланып, идәнгә төшәргә тыпырчына башлаган сабыена буш күкрәген каптырды да, күз яше аралаш янә сабые белән сөйләшә башлады:

– И күз нурым, телең «әннәм!» дип ачылды бит. Әттәң еракта шул, бәлки, бу минутта ул да безне уйлап сагышланып утырадыр. Язган хатларыбыз барып җиткәндер, аннан да хатлар килер. Көтик, сабыр итик, улым!

Әннәсенең түшен никадәр генә усаллашып суырмасын, тик бәләкәчен туйдырырлык сөте юк иде шул «халык дошманы» булган ир хатынының. Аның күзләреннән тамган рәнҗүле яшьләр сабыйны сискәндереп-сискәндереп куйса да, әнисенең йөрәк җылысына ойый башлаган бала шыңшый-шыңшый йоклап китте. Тоткын ана күкрәгенә кыскан йөрәк парәсенә, яңа гына күргәндәй, озак төбәлеп карап торды. Ә күз алдында берчә әрнүле, берчә сөенечле үткәннәре һаман да бүгенгедәй кебек.

...Кич җитсә, Хәйдәре бармаклары белән Такташныкы кебек озын чәчләрен артка тарый-тарый сөйгәне күзләренә туры карарга да оялды шул. Өч кенә ел бергә яшәп калдылар. Өч ел өч көн кебек үткән дә киткән. Әллә нигә Ходай аларга бала бирмичәрәк торды шул. Сөеклесенә бәби бүләк итә алмавына үзен гаепле санап, Фатыйма гел сыкрап йөрде. Дүртенче елны гына ул авырга узды. И Хәйдәрнең шатланулары! Түбәсе күкләргә үк тигән иде бит. Хатынын ипләп кенә күтәреп, әллә күпме шигъри юлларын укыды... Ләкин шатлык белән кайгы янәшә йөри, диләр, ни хәлләр итсен, күтәрә алмаслык кайгы атлап үтте аларның бәхет тупсасыннан. Нинди ярамаган эшләр кылгандыр инде ире? Низагларга кереп бармый, артык берни дә язмый иде бит. Район гәзитендә җиде сандыкка бикләп тотарлык нинди яшерен серләре булсын инде. Хәйдәре изоляторда утырганда бер хат язып җибәрде. Ул соңгысы булды...

Заманының явыз җилләрендә бер дә юкка кагылып-сугылып, рәнҗетелеп йончыган, ябыккан ана инде чынбарлыктан шактый ераклашкан иде. Үзе елый, үзе шигырь сөйли:

Түгелеп тә түгелә зәңгәр болыт,

Буламы соң аны туктатып?

Яңагымнан кулларыма тама,

Өстәлемә тама туп та туп!

Сагындырган икән: әй күрәсе килә

Күзләреңнең яшен яктысын.

Синсез мин бит елак болыт икән,

Кеше түгел, бары ярты сын...

Фатыйма Хәйдәренә күпме хатлар язды. Әмма изге өмет белән тулы хатларның да, читлектәге кошлар сыман, күп очракта иреге буыла икән. Әле менә ул нарасыен күкрәгенә кысып беренче тапкыр «әннә» дип әйтүенә сөенеп бетәлмәгәндә, тоткын хатынның кәгазьгә төшерелгән хис-тойгылары да зинданда бәргәләнде.

Кер юучы складтагы иске әйберләрне актарганда табып алды бу хатларны. Берсе дә җибәрелмәгән, җыеп төрелгән килеш бушлат кесәсендә яткан. Ремонт башлар өчен, складны тиз арада бушатырга кушмасалар, шушы төргәк тагын күпме ятар иде. Ашыга-ашыга хатларның әле берсен, әле икенчесен укып елады кер юучы өлкән яшьтәге тоткын хатын. Соңгысы бәгырен бигрәк тә әрнетте.

«Кадерлем минем! Менә дүрт күз белән көтеп алган сабыебызның туар вакыты җитте. Эчемә, билемнең авыртуына түзәр әмәлләрем юк. Сызлануым туктап торган арада сиңа хат язып алырга уйладым. Шулай җиңелрәк. Кулларыңның, карашыңның җылысын тойгандай булам. Күңелем сизә, тиздән очрашырбыз! Уртак тойгылар, дөньяга туачак бәләкәчебез хакына очрашырга тиешбез! Улыбыз туса – син яраткан исемне – Йосыф дип кушарбыз, э кызыбыз булса – Гөлчәчәк! Кем уйлаган шушы гөнаһсыз сабый читлектә туар дип. Әнә ничек усаллашып тибешә! Ярый, газизем! Бераздан дәвам итәрмен. Тулгагым ешая башлады... Минем бу хатымны алуга, безнең балабыз якты дөньяга күзләрен ачып елмаер әле. Тик син генә ышан безнең алдагы олы бәхетебезгә. Сине сагынып, Фатыймаң».

...Илдә яһил затлар хакимлек иткән, шакшы куллары белән язмышларны челпәрәмә китергән кара еллар иде шул. Хәйдәр белән Фатыйма очраша алдылармы-юкмы – билгесез. Әмма аларның «әннә» дип теле ачылган Йосыфлары балалар йортында үсте. Төрмәдә туып, ябык балалар йортында буйга җиткән үсмернең тормышы төрмәдә дәвам итте. Язмыш аңа бөтен гомеренә җитәрлек сынау-газаплар әзерләгән иде. Чибәр, шаян, үткер утыз дүрт яшьлек егеткә сокланучылар да, аның күп белүенә көнләшүчеләр дә җитәрлек булды. Тик... башы төрмәдән чыкмады Йосыфның.

Аны соңгы тапкыр зиндан хастаханәсенә ая¬гында бүртеп чыккан кан тамырларына операция ясарга этап белән китерделәр. Дүрт кешелек камерага салдылар. Төрле зоналардан булсалар да, тоткыннар бер-берсен беләләр иде. Камерага кергәч тә, Йосыф сүзсез генә тирә-ягына битараф караш ташлады да, үзенә тәгаенләнгән карават янына барып әйберләрен куйды һәм кесәсеннән тәмәке чыгарып:        «Давай закурим!» – дип сузып көйләп алды. Янәшәдәге караватта яткан тоткынга борылып: «А ты, папаша, курить не хочешь что ли?» – дип эндәшкән иде, картның гәүдәсе хәрәкәтсез – паралич суккан булуын шәйләп тукталып калды. Бахырның аяклары гөбердәп шешкән, битен сакал-мыек баскан.

Егет бераз картка карап торганнан соң янчыгыннан, бармаклары белән капшап, мөштек тартып чыгарды. Мөштеккә сигарет кертелгән. Юк, сигарет түгел бу, ә «малявка». Авыру тоткынның карашы шул яшерен хатка төбәлде.

– Батя, это тебе! – диде егет. – Кури на здоровье!

Хәбәр килүен күптән көтеп яткан бабайга көч кергәндәй булды. Ул авыр кулларын күтә-реп, «малявка»ны тартып алды да, тирә-яктагылар сизенгәнче җәһәт кенә одеял астына тыкты. Соңрак гарәп хәрефләре белән язылган бу кәгазьне укыганнан соң хат ташучының ышанычлы егет икәнен аңлады ул.

Нишләптер Йосыф картны үз итте, кызганды, гомерендә беренче тапкыр өлкән кеше алдында артык сүз сөйләүдән дә оялды. Ниндидер бер көч аны гел шул почмакка таба әйдәде. Ризык таратучылардан картка азык алып килеп ашатты, сакалын кырды, кыскартты, хәтта савыттагы ярауларына кадәр түкте.

Үзенә игътибар булудан җанына җылылык йөгергән карт та хәлләнеп киткәндәй тоелды. Аркасын мендәргә терәп, утырып ук тора башлады. Тик рәхмәттән башка ләм-мим әйтмәде. Хәтсез вакыт шулай дәвам итте. Шулай да түзмәде карт, беркөнне егетне җайлап кына үз янына чакырып алды: «Утыр әле, улым, яныма. Якынрак танышыйк әле үзең белән. Исемем Йосыф, дидең, анысын беләм. Фамилияң татарныкы, димәк, син – Йосыф! Пәйгамбәр исемен йөртәсең икән, әйтәм йөзендә миһербанлы нурлар уйный».

«Белмим, бабай, милләтем кемдер, әмма урысча гына сөйләшәм. Мин бит төрмәдә туганмын. Әнием Чаллы ягыннан булган, имеш», – дип җаваплады моңа каршы Йосыф.

Карт башкача сораулар биреп азапланмады. Бераз тын утыргач, егет аның кулындагы дисбене тотып карады да, дәшми-нитми караватка барып капланып ятты. Күңелендә нинди бураннар дулаганын үзе генә белә иде шул...

Төрмә хастаханәсендә көннәр вакыт агачыннан берәм-берәм өзелеп төшә торды. Йосыф картны булдыра алганча тәрбияләде, чәй эчерде, аягындагы иске оекбашларын юып торды. Башка тоткыннар да карт алдында нигәдер тыелып кына сөйләштеләр. Шулай бер көнне сакчылар тоткыннарны ихатага һава суларга чыгаргач, карт Йосыфны үз янында калырга кушты: «Якынрак килеп утыр әле яныма, улым. Тартынма, якынрак кил. Кычкырып сөйләшерлек хәлем юк минем. Күпме яшисем калгандыр, Ходай үзе генә белә. Шулай да үзем исән чакта сиңа бер зур байлык, хәзинәмне калдырасым килә. Мин сине татар телендә сөйләшергә, язарга өйрәтәм. Тик тыңлый гына күр мине. Кулыңа каләм, кәгазь ал!» – Ул яратып егетнең беләгеннән тотты. Йосыфның тәненә рәхәтлек йөгергәндәй булды. Үзе дә сизмәстән, тәртипле, тыңлаучан бала кебек, кулына каләм-кәгазь алып карт янына килеп утырды.

«Башта без үз телебездәге иң газиз, иң кадерле булган сүзләрне өйрәнәбез. Әни, әти, икмәк, кояш, җир...» – Карт бер урысча, бер татарча сүзләрне әйтә торды. Йосыф кабатлый-кабатлый яза бирде. Көн саен шулай сүзләр ятлады. Ә сабак бирүче әкрен генә аның нәсел-нәсәбен, бирегә ничек килеп эләгүе турында сорашты. Ябык, тамырлары калкып чыккан җыерчыклы кулындагы дисбе үзенең төрмәдәге үткән елларын саныйлар-барлыйлар кебек тоелды Йосыфка.

Егетнең зирәклегенә, үткерлегенә карт әллә кайчан ук сокланып туймаса, бүген килеп хәтере яхшылыгына исе китте. Биш ай дигәндә Йосыф чиста итеп татар телендә сөйләшә, укый белә иде инде. Ул көн саен бер шигырь сөйләп куандыра иде.

«Улым, минем соңгы көннәрем җитеп килә, шуны бел: мин сиңа бик зур мирас калдырам, ул – синең туган телең. Әнә шул телдә син башка беркайчан да кешеләрнең ләгънәтенә, нәфрәтенә юлыгырга тырышма. Ышанычымны акламасаң, каберемдә каргармын үзеңне. Бәхетле бул, күңелең матур синең, ялгышмаска тырыш!» – диде карт, авыр сулыш алып.

Язмыш җилләре читлеккә китереп япкан карт, җиде ай дигәндә, дисбе төймәләрен саный-саный, догасын укып-хушлашып, мирасын Йосыфка калдырып, таңда җан бирде.

...Ул елны яз иртә килде. Авыл башындагы таллыкта иртә оя корган каргалар, кар-кар, кар эри дип хәбәр биргәндә, кар астыннан тәүге чәчкәләр – умырзаялар кояшка үрелгән мәлдә башына түбәтәй, кулларына дисбе тоткан бер ир кеше кечкенә авылның иң читтәге өенә юнәлде. Үзенә олы мирас калдырган картның нигезенә тукталып, аның рухына багышлап Коръән укыту нияте белән килгән Йосыф, җил капканы ачып керде дә, күтәрмәдән күтәрелеп ишек шакыды...

 

Фото: fikiwiki.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: