Чәчмә әсәр
16 Октября 2022, 16:57

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (2)

Хәсәнҗанны гаскәргә меңбашы итеп билгелиләр. Бохарада укыганда, ул кытай укытучысыннан кул сугышына да өйрәнгән булган икән. Сабантуйда атта йөрү, кылыч белән сугышу, сөңге ату осталыкларын да күрсәтә. Кызлар аңа чигүле яулыклар бирә. Алар арасында зәңгәр күзле, нәзек кашлы, җылы карашлы, озын кара толымлы Зөлхиҗә дә була. Ә яулык читенә ул ука белән «Ак Кирмәннең иң асыл егетенә» дип чиккән.

Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (2)Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (2)
Вәрис ГАЛИ. Кара Сәет риваяте. Хикәя (2)

* * *

Хәзерге Мамадыш урынында элек болгарлардан,

 чирмешләрдән, бу тирәләрдә борынгы заманнардан ук яшәгән башка ырулардан торган олы кала булган. Басуларында иген ишелеп уңган, елгаларында балыклар мыжгып торган, урманнарында затлы тиреле җәнлекләрнең хисабы булмаган. Халкы бай яшәгән. Урманнары хәзергедән күбрәк һәм ике-өч тапкыр калынрак та булган әле. Чытырманлыклары җәяүләп тә үтеп чыгарлык булмаган, дип сөйлиләр иде безнең әбиләр. Андый караңгы тирәләргә кошлар да оя кормаган. Сәүдә итүчеләр, гарәп илләрен дә узып, бөтенләй колак ишетмәгән җирләргә кадәр барып чыккан. Днепр буендагы Киүф каласының биек ак диварларын күреп кайтып, үз кирмәннәре стеналарын да бу тирәләрдәге басуларда, су буйларында бихисап таралып яткан ак ташлардан күтәргәннәр. Тора-бара каланың исеме дә халык теленә Ак Кирмән булып кергән. Бу калада Нократ аша кичү дә булган. Көнбатыштан көнчыгышына, салкын якларга таба сәүдә юлы узган. Шул кала сәүдәгәрләреннән берсенең гаиләсендә җәй челләсендә ир бала туа, күршеләрендәге күн белән сәүдә итүче гаиләдә кыз бала дөньяга аваз сала. Малайга — Хәсәнҗан, кызга Зөлхиҗә дип исем кушалар. Кечкенәдән алар бергә уйнап үсә. Ун яше тулгач, малайны әтисе Бохарага укырга илтеп куя. Җиде ел дини һәм дөньяви белемнәр ала ул анда. Унҗиде яшендә олпат гәүдәле, гаярь егет булып кайта аннан. Кайтып, бер ел да үтми, зиһенлелеге белән халыкны да, хакимнәрне дә шаккатырган Хәсәнҗанны шәһәрнең имам-хатыйбы итеп тәгаенлиләр. Ак Кирмән, тирә-юнь халкы тыныч кына яшәп ятканда, Идел Болгарының баш каласы Биләрдән чаптар яман хәбәр алып килә: илгә монгол баскынчаклары якынлаша. Болгар әмире Ак Кирмән чирүенә ил чигенә килеп җитәргә кушкан. Нократ, Ак Кирмән, Кирмәнчек олысларыннан илне сакларга ун меңлек гаскәр кузгала. Алар Җүкәтау турысындагы Чулман кичүенә киткәндә, артларыннан кузгалган тузан болыты ярты көн басылмый тора.

Хәсәнҗанны гаскәргә меңбашы итеп билгелиләр. Бохарада укыганда, ул кытай укытучысыннан кул сугышына да өйрәнгән булган икән. Сабантуйда атта йөрү, кылыч белән сугышу, сөңге ату осталыкларын да күрсәтә. Кызлар аңа чигүле яулыклар бирә. Алар арасында зәңгәр күзле, нәзек кашлы, җылы карашлы, озын кара толымлы Зөлхиҗә дә була. Ә яулык читенә ул ука белән «Ак Кирмәннең иң асыл егетенә» дип чиккән.

...Яугирләрне шәһәрдән еракка ук чыгып озата баручылар арасында Зөлхиҗә дә була. Өч тапкыр борылып карый Хәсәнҗан аның ягына. Ахырында, кара атын арт аякларына бастырып, кулын болгап саубуллаша.

Ил чигеннән яман хәбәр Ак Кирмәнгә бер ай узгач килеп җитә: болгарлар өч көн-өч төн баш күтәрми сугышса да, көчләре кими барып тар-мар ителә. Ун кешенең берсе генә яу кырыннан исән чыга. Ак Кирмәнгә бер генә исән сәет тә, сугышчы да, аларның җансыз гәүдәләре дә әйләнеп кайтмый. Кала халкы җиде көн, җиде төн шәһит киткәннәр рухына дога кыла.

Ул арада шанлы Биләрнең яндырылуы, башка калаларның да монгол чирүе тарафыннан таланулары, җимерелүләре турында йөрәк өшеткеч хәбәрләр килеп ирешә. Болгар Иленең олуг әмире, кулына корал тота алырлык бөтен кешене Кирмәнчек шәһәрчеге янында соңгы сугышка чакырып, төрле почмакларга чаптарлар җибәрә. Ак Кирмәннең күп сәүдәгәрләре, мал-мөлкәтләрен төяп, төньяк тарафларга, бер ишләре — Бөек Новгород тарафына, икенчеләре Владимир кенәзлеге ягына кузгала. Нократ, Ак Кирмән, Кирмәнчек шәһәрләре хакимнәре, тагын гаскәр туплап, Җүкәтау каласы турысында Болгар Иленең Чулман аша кичүен тәэмин итә. Үсмер егетләр һәм бабайлар ике көн буе монгол чирүен елгага якын җибәрми. Иң ахырдан гына исән калганнары җыйнак көймәләрдә бу якка чыгып өлгерә. Илбасарлар, Чулманны алар артыннан мәңге кичә алмасларын аңлап, агым буенча кире аскарак төшеп кичү таба. Болгар Иле ул арада Кирмәнчек каршында соңгы сугышка әзерләнеп беткән була инде. Монгол чирүен саф-саф тезелгән тигез рәтләр булып каршы алалар. Җирдән үсеп чыккандай яңа, көчле яугирләр тезелеп торуын күреп, баскынчаклар да бермәл каушап кала. Аларның да җаннары үзләренә кадерле. Гомер берәүгә дә ике бирелмәгән. Атларын кире борып, болгарлардан куркып качкан кыяфәт чыгарып, чаптырып китә башлыйлар. Моны күргән Кирмәнчек гаскәре артларыннан куарга ташланмакчы була. Әмма өлкән меңбашлары, моның хәйлә генә булуын аңлап, аларны бик тиз туктата һәм киредән элекке сафларына бастыра. Бераздан дошман гаскәре Үмәр шәһәрчеге ягындагы урман борылышы артында күздән югала. Никадәр генә көтсәләр дә, урман борылышы ягында монголлар бүтән күренми. Кайберәүләр моңа сөенеп тә куя. Бәлки, кире борылганнардыр, дигән өметләндергеч уйлар да килә башларына. Әмма үлем юллары башка тарафта булган икән шул. Кояш ике сөңге буе көнбатышына авышкач, Ак Кирмән ягындагы үр өстеннән кара болыт кебек монгол чирүе килеп чыга. Болгарларның рәтләрен үзгәртеп тезәргә вакыты калмаган була инде. Гаскәрне арт яктан сакларга дип калдырылган мең кешелек атлылары дошман явына аркылы ташлана. Иң алдан кара атында меңбашы оча. Монгол атлыларын уңлы-суллы кырып бара ул. Ак Кирмән үсмерләре аны шунда ук танып ала. Рәтләр буенча:

— Бу бит Хәсәнҗан сәет, Хәсәнҗан имам! — дигән сүзләр йөгерә.

Аның егетләре шул дәрәҗәдә оста сугыша ки, юлларында очраган бар дошманны чабып кына төшерәләр, һәркайсы әллә ничә монгол атлысын юк итәргә өлгерә. Әмма дошман да шулкадәр күп, мең кешелек чирү генә туктатырлык булмый. Сугыш кыры җәяүлеләрне дә йота башлый. Кирмәнчек алдындагы бөтен басу аяусыз сугыш, кырыш мәйданына әйләнә.

Хәсәнҗан сәет белән сугышчылары бик күп дошма¬ны юк итә. Берзаманны янәшәсендәге дусларына әйләнеп караса, алар белән рәттән кылыч уйнатучы, өстенә ирләр көбәсе кигән Зөлхиҗәне дә күреп аптырап кала. Кайчан алар арасына килеп кергән соң әле сөйгәне? Ул егетләргә аны сакларга әмер бирә дә яңадан баскынчаклар өеренә ташлана.

Менә берзаман илбасарларның быргылары сугышны туктатырга, сафларга тезелергә чакырып кычкыра башлый. Монголлар, үтереш, суеш барган, яралардан аккан каннан кып-кызыл булган сугыш кырын калдырып, артка ташлана һәм яңадан төзек гаскәри берәмлекләр пәйда була. Сафлары нык сирәгәйгән. Исәннәр дә нык әлсерәгән. Болгарлар сафы да калкандай тезелә. Ике як та нык арыган, үлгәннәр дә, яралылар да күп. Кайсы — кыска саплы сөңгеләренә, кайсы — кылычларына, кайсылары озын саплы айбалталарына таянган. Әмер булса, яңадан бер-берсе өстенә ташлану өчен, бераз хәл җыялар. Сугыш барган арада «көн узып», күз бәйләнә дә башлаган икән инде. Ике як та сугышны туктата. Язылмаган закон буенча, яралыларны яу кырыннан алып чыгу башлана.

Зөлхиҗә исән коралдашлары арасыннан газизе Хәсәнҗанны күпме эзләсә дә таба алмый. Кайда яраланып егылган соң ул?! Сәетнең егетләре дә аны эзләргә керешә һәм бик күп туракланган дошман арасыннан табып ала. Сәетнең тәнендә җаны була әле. Аны тиз генә атка салалар да сугыш кырыннан ераграк алып китәргә ашыгалар. Үзләре дә бик аз калган була.

Ак Кирмән ягын монголлар тутырган, яугирләр Мишә якларына кузгала. Икенче көнне юлда аларны Болгар Иле әмиренең монголлар ханы Бату белән солых төзүе турындагы хәбәр куып җитә. Баскынчаклар Кирмәнчек һәм Ак Кирмән шәһәрләре халкын кылычтан уздырмаска вәгъдә итә, барлык керемнәренең уннан берен ясакка түләргә дигән таләп куя.

Мондый хәбәрне ишеткәч, Хәсәнҗанның егетләре ярты юлдан Ак Кирмән тарафына борыла. Әмма калага керергә шикләнәләр, Бәйҗан тавы артында — Нократ яры буйлап сузылган чытырманлы урманнар арасында — бераз көтәргә булалар. Көннәр инде көзгә авышкан, төннәрен кыраулар төшә, салкын. Яугирләр агачлыклар баскан текә тау битенә куыш ясап урнаша. Килеп терәлмичә, аның авызын күрермен димә.

Зөлхиҗә йөрәге зәгыйфь кенә типкән Хәсәнҗанны дәваларга керешә. Нинди генә тамырлар, үләннәр кирәк булса да, яугирләр аңа барысын да җыеп алып кайтып бирә. Егет акрынлап аңына килә, үзенә эндәшкәнне аңлый, эндәшүчеләрне таный башлый.

Хәсәнҗан үз аягына баса алырлык хәлгә килгәч кенә, егетләренең берсен Ак Кирмән каласына җибәрә Зөлхиҗә. Барысын да бәйнә-бәйнә белешеп кайтырга куша. Анда дошманнар булса, төньяк тарафларга кузгалырга сөйләшәләр.

Хәсәнҗанның коралдашы шатлыклы хәбәр алып кайта каладан: Бату гаскәрләре Кирмәнчек яныннан кире борылган. Болгар шәһәрен үзләренең башкалалары итеп тукталганнар икән. Хәсәнҗанның нәсел-ыруы, йорт-җирләрен бикләп, Бөек Новгородка юл тоткан. Ә Зөлхиҗәнекеләр Ак Кирмән дә калган.

Киңәш-табыш иткәннән соң, шәһәргә кайтырга сөйләшәләр. Егетләр башта Зөлхиҗәне алып кайтып куялар. Кызларын исән-сау күргәч, әти-әнисенең шатлыгы эченә сыймый. Әмма монголларның ундүрт яшьтән алып егерме яшенә кадәр бөтен кызларны үзләре белән җыеп киткәннәрен, Болгар Илен яклап сугышта булганнарны эзләүләрен әйтәләр. Йә ал арның гаскәренә кушыласың, каршы булсаң, башыңны чабып өзәләр икән. Барысы да кара кайгыга бата. Берсе дә урамда күренә алмаячак, димәк. Инде гәүдәсенә хәл керә башлаган Хәсәнҗан коралдашларын Кар диңгезе ягындагы кара урманнарга китәргә чакыра. Ул әле ныклап савыгып бетмәгәч, дуслары аның белән озын юлга чыгып китәргә кыймый. Аны да өенә алып кайталар. Зөлхиҗә көнне дә, төнне дә аның янында уздыра. Аларның дуслыкларыннан хәбәрдар булган әти-әнисе моңа каршы килми. Хәсәнҗан аякларына баса башлагач, никахлары да укы ла. Ул арада кыш та җиткән була инде. Бер төнне, сакланып кына, аларның ишекләрен кагалар. Таныш түгел юлаучы икән. Хәсәнҗанның әти-әнисе белән бер олауда Бөек Новгородка кузгалуларын, ярты юлны уздык дигәндә, артларыннан монгол атлылары куып җитүен һәм күп кешеләрне тураклауларын, шунда Хәсәнҗан имамның әти-әнисе, башка туганнары шәһит китүен сөйли ул. Гаилә ядкяре булган, асылташлар белән бизәлгән хәнҗәрне кара кайгыга калган Хәсәнҗанның кулларына тоттыра. Тораташтай каткан сәет ләм-мим бер сүз әйтә алмый. Хатыны юлаучының ашарына салып бирә, йок¬ларга калдырмакчы була. Әмма тегесе:

— Күрәсе кешеләрем тагын бар әле, дип, куна калудан баш тарта.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: politinform.su

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас