8
Әнисенең әйтүенә караганда, айга якын вакыт бар иде әле. Көннән-көнгә хәлсезләнә барган хатынның җанын әллә нинди авыр уйлар кимерә иде бугай. Ул күңел төшенкелегенә бирелде:
– Күрәзәчене хәтерлисеңме? – диде беркөн иренә.– Сәер иде аның кыяфәте. Куркам мин, җаным. Куркам...
Ире төрлечә юаткан булды, әмма үзе дә шул хакта уйлап борчылганга, аның сүзләре ничектер ясалма иде.
– Больницага барып карыйк әле...
– Бардык бит инде... – дип, кәефсез генә кул селтәде хатын. – Барысы да тәртиптә, сабый әйбәт үсә, диделәр.
– Ул чакта үзең дә арурак идең бит...
Икенче көнне больницага киттеләр. Бу юлы Фәүзияне, чынлап та, алып калдылар. Караучы табиб:
– Нигә иртәрәк килмәдегез? – дип шелтәләмәкче булган иде дә, медицина кенәгәсендәге язуларны күргәч, тынып калды. Аннан соң теш арасыннан сөзеп кенә. – Аңгыра... – диде дә ягымлы тавыш белән хатынга эндәште. – Сезгә ятарга кирәк. Озакка. Ярый, бик хафаланмагыз.
Табибның тавышы күтәренке яңгыраса да, Фәүзиянең күңеле тыныч түгел иде. Соңгы арада әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташып бетте ул. Күрәзәче Шәфига карчыкның, күзләрен йомып, бер хәрәкәтсез утырганнан соң, кинәт бөтен гәүдәсе белән артка чигенүен, алар ире белән бер-берсенең кочагына ташланганда гаепле кыяфәттә нәрсәдер пышылдавын оныта алмады. Дөресрәге, бу хакта ул күптән оныткан сыман иде, тик менә хәле начараеп киткәч, әлеге вакыйга аермачык булып хәтерендә кабат яңарды да һәр мизгелен шомга урады. «Ходаем, үзем үлсәм дә, балам исән калса иде», – дип ялварды ул күңеленнән. Әлбәттә, аның да үз баласын, газап-михнәтләр аша тилмереп көтеп алган үз сабыен күкрәгенә кысып сөясе, җил-яңгырдан саклап үстерәсе, кеше итәсе килә иде. Болай дип Ходайга ялваруы бары тик үз хәленең көннән-көнгә начарая баруыннан гына, сабый гомере өчен куркудан гына иде.
Әнисен больницага салгач, Гөлзиләнең әтисе дә боегып, куырылып калды. Нинди эшкә генә тотынса да, күңел биреп башкара алмады. Гөлзилә аны:
– Ул кадәр үк бетеренмә инде, әти. Менә күр дә тор, исән-имин терелеп чыгачаклар, – дип юатса да, әтисенең моңсулыгы кимемәде.
Фәүзиянең күрәзәчене искә төшерүе аның да тынычлыгын алган иде. Чынлап та, сәер иде шул Шәфига карчык... Бер-бер хәвеф барын сизенде микәнни соң? Аракыны болай да бик сирәк эчә иде, хәзер инде тәмәкесен дә ташлады. Берәү белән дә телгә килмәскә, һәркемгә изгелек кылырга тырышты. Атнакич, җомга көннәрдә якын-тирәдәге карт-корыга хәер итеп берәр капчык ашлык таратты. Үзен ипле тотса, гөнаһ җыймаса, Ходай Тәгалә аның теләгенә колак салыр төсле тоелды. Ә аның теләге бер генә иде, Фәүзия исән-имин котылып, сау-сәламәт бала тапсын.
Әнисе өчен Гөлзилә үзе дә нык борчыла иде. Авырга калган хатын-кызларның берничәшәр тапкыр больница да ятып чыкканын ул белә, андыйларны үзенең дә күргәне бар. Тик әнисе алардан бөтенләй нык аерыла иде. Иреннәре күксел төскә кереп, йөзе дә агарып, кибеп калган иде әнисенең. Күңелен кара шом биләп алса да, шатрак, җегәрлерәк булып күренергә тырышты кыз. Юкса әнә әтисе дә ничек борчыла, Гөлзиләнең ныклыгын күреп, бәлки, ул да бераз ачылып китәр.
Шулай итеп, көтмәгәндә гаиләне шомлы билгесезлек, авыр хәсрәт биләп алды. Гөлзиләнең дә бөтен теләгәне бер генә иде: исән-имин котылсыннар. Бу хакта борчылулар янында авылда әрәм үткән гомер өчен кайгыру да, Гыйльманнардан күргән мәсхәрә дә, хәтта Таһирны көтеп саргаю да кечкенә булып калды. Яшәү мәгънәсе – әнисенең сау-сәламәт бала табып, исән котылуын көтүгә әверелде.
Больницада ятуына атнадан артык була дигәндә, Фәүзиянең тулгагы тота башлады. Авыртынулары соңгы көннәрдә бераз басыла төшсә дә, ул хәлсез иде әле. Ә инде тулгагы тота башлагач, сызлануның үзенә әверелде, бөтен тәне, һәрбер күзәнәге әрнүдән генә торгандай тоелды. Ул әрнүләр, давылдагы көчле дулкыннардай, әле үрә басты, әле бераз кире чигенде. Үзен уратып алган ак халатлы ларны ул томан аша гына күрде, аларның тавышы да ерактан килгән шикелле иде.
– Тын ал!
– Көчән! Көчән!!! Ныграк!
– Молодец! Тагын аз гына!
Чыдап булмаслык сынаулар эчендә булса да, ул табибларның һәрбер сүзен җиренә җиткереп үтәргә тырышты.
– Көчән! Көчән!!!
Көчәнү – үз теләгең белән утка ташлану кебек әрнетә иде. Ләкин туачак балаңа зарар китермәү теләге барысын да җиңәргә мәҗбүр итә, бөтен ихтыярыңны, физик һәм рухи көчеңне бергә туплый иде. Хатын ак халатлыларның сүзен генә түгел, ә үзенең ярсып кычкыруын, газапланып ыңгырашуын да ишетте.
Мәңгелеккә тиң тәмуг газаплары тынып калды да хатынның күзәнәкләрен ләззәтле талчыгу биләп алды. Күз алдындагы ак халатлылар куе томанга төренде...
Яңа туган сабыйны кулга алуга, әле генә мәш килгән табиблар кинәт тынып калды. Кабер тынлыгы бер мизгел генә дәвам итте дә аны кемнеңдер коры тавышы бүлде:
– Бәлки...
– Юк, файдасыз.
Сабый үле туган иде. Аны каядыр алып киттеләр.
– Ул һушын югалтты! – диде берсе, хатынның пульсын капшап.
Ак халатлылар яңадан хәрәкәткә килделәр, алар таяк тыкканнан соң безләгән кырмыска иләвен хәтерләтәләр иде. Озак кына шулай дәвам итте дә кинәт һәммәсе тынып калды. Башлар түбән иелде. Кемнеңдер үкенечле пышылдаганы ишетелде.
– Йа Ходай!..
(Дәвамы бар)
Фото: proza.ru