

Таң беленә башлауга, балыкка барырга ниятләп куйган идем. Кояш чыгар алдыннан, Нократның Бәиҗан тавы артындагы борылышында берсеннән-берсе майлы, яртышар кило тарта торган кызылканатлар бик яхшы чиртә. Кичтән изрәп йокыга киткәнмен, берзаман җәмәгатем касыгыма төрткәнгә сискәнеп торып утырдым.
– Кич буе җыенган идең. Балыгыңа бармаска булдың
мәллә? – диде ул.
Таң сыеклыгы сизелә башлаган иде инде. Тиз генә сикереп тордым да, җиңелчә генә киенеп, чыгып йөгердем. Безнең йорт тау астында. Өстә – кечкенәрәк кенә парк. Элек анда борынгы зират булган, дип ишеткән бар. Кабат христиан руханиларын, совет заманнарында халы дошманнарын җирләүләрен күршедәге бабай сөйләгән иде Җәй көнендә үзебезнең бакчадан гына менәбез дә шәһәргә шул парк аша йөрибез. Шуның өчен коймада кечкенә капка да калдырылган. Бу юлы да анда үзебезнең бакчадан гына күтәрелдем. Караңгыда кулларны чия ботаклары да сь,дыргалады бугай. Паркка килеп кергәнче, сәрби куаклары аша да узасы бар. Алар да тырнамыйча үткәрмәде.
Таң сызыла бешлаган вакыт – җир өстенә бераз гына яктылык та таралып килә. Әллә ничә ел яшәп, йөзәрләгән тапкыр узган булгач, күзне бәйләсәләр дә, бу тирәләрдә буталып йөрмәячәгемә шикләнмим, һәр карышында нәрсәләр ятканын да ялгышмыйча әйтеп бирә алам. Тик бу юлы аякларыма күзгә күренмәс герләр аскан кебек иде. Җанны да нәрсәдер тырный. Сәрбиләр рәтен узып күп тә китмәдем, күзем Нократ буена төшеп китә торган баскыч янындагы ике шәүләгә төште. Икесе дә аксыл-саргылт төстәге озын күлмәкләрдән иде алар. Хатын-кызның эчке күлмәкләрен кигәннәр дияр идең, болар ниндидер тоныграк төстә. Берсе – хатын, икенчесе – ир заты, яшьләр. Кызының озын кара чәчләре биленә кадәр төшкән. Егетенең бил туры үрелгән бау белән буылган. Һәм анда кынысы белән хәнҗәр асылган. Шул хәнҗәрне күргәч, Кавказ ягыннан килгән кешеләр икән болар дигән уй килде күңелемә. Киноларда аларның билләренә затлы хәнҗәр тагып йөргәннәренә игътибар иткәнем бар. Ара егерме-егерме биш метр чамасы гына булгач, таң сыеклыгында бу егетнең дә хәнҗәре җемелдәвек ташлар белән бизәлгәнен шәйләп алдым. Егет кызының иңнәреннән кочкан, ә тегесе аңа сыенып ук беткән. Иртәнге салкын үзәкләренә үткәндер дигән уй йөгерде башка. Елга буенда су салкыны да бар. Өйләренә кайтып ятсалар соң, төне буе йөрмәсәләр, дип, эчемнән генә әрләп тә алдым. Әмма миндә алар кайгысы түгел иде, балык кайгысы күтәрде иртүк хатын янындагы җылы урынымнан. Тегеләргә бер авыз сүз әйтмичә, үз юлымда булдым.
Бәйҗан тавы артында балык бик шәп чиртә. Шуны уйлап, тиз барып җиттем мин анда. Яр буена алты-җиде кеше тезелгәннәр, мин хыялланган балыкларны бер-бер артлы тартып чыгара башлаганнар иде инде. Тау буе урамында яшәүче Ягүр дәдәйдән:
– Озак йоклый хәзер кеше, – дигән шелтә дә эләкте.
Дөрес сүзгә җавап юк. Элекке райком каршындагы паркка менгәч очраган кыз белән егет искә төшеп:
– Мамадышта төнлә су коена башлаганнар икән. Элеватор янындагы балыкларны качырып бетермәсәләр ярый инде, – дигән булдым.
Ягүр дәдәй ялт итеп борылып карады.
– Нәрсә, нәрсә дидең? Нинди су коенучылар? Кайда кемнәрне күрдең?
Көн шактый ачылган иде инде. Абзыйның дулкынлануы йөзенә кызыл бөрчекләр булып бәреп чыкты. Дугаланып торган борынына да таң чыгы каплаган кура җиләге төсе йөгерде. Кешенең кисәк шулай үзгәрүеннән үземә дә сәер булып китте. Җыелма пластик кармагымны сүтеп селәүчән киерткән идем инде. Суга ыргыттым.
– Кемнәрне очраттың? – дип төпченә башлады моңарчы сабыр гына холыклы күренгән Ягүр дәдәй. Егет белән кыз, дидеңме?
– Әйе. Үзебезнең бакча башында, Нократка төшә торган баскыч янында озын аксыл күлмәкле хатын белән ир басып тора иде, – дип, теләмичә генә сөйләп бирдем.
Ягүр дәдәйгә әллә нәрсә булды.
– Ни, ни бит... алар бит... тегеләр... – дип, миңа нәрсәдер аңлатмакчы була башлады ул. Теле көрмәкләнүен шактый вакыт җиңә алмыйча торды әле. Ахырдан: – Алар Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләре, – дигән сүзләрне кысып чыгара алды.
Үзем дә имәнеп киттем. Шушы яшемә җитеп, өрәкләр күргәнем юк иде әле. Аларны әкият, уйдырма, дип кенә уйлый идем. Бу юлы да чираттагы сафсата дип кабул иттем. Эчке көлемсерәү белән:
– Нишләп йөриләр соң алар? – дип кенә куйдым.
Минем телдәге ирониягә карт балыкчының исе дә китмәде.
– Бәхетең бар икән әле, – дип куйды ул, серле генә елмаеп. - Исән калгансың. Аларның үзләренә очраган кешене ияртеп киткәннәрен дә ишеткәнем бар. Без яшь чакларда бер егет югалды, иртән шул бакча аша балыкка төшкәндә. Өрәкләре соңгы елларда күренми башлаган иде, тагын чыкканнар икән. Үзләренә яңа җаннар сорый торганнардыр.
Бу сүзләрдән мин дә өнсез калдым. Нинди җаннар? Әллә Ягүр дәдәй алышына башлаганмы соң? Нәрсәләр сөйли ул? Тузга язмаган нәрсәләрне дөрес булса да сөйләмә, диләр бит. Картның бу сүзләре бернинди киртәләргә дә сыймый иде.
Шулвакыт кармак таягым кисәк тартылып куйды. Сөйләшүгә бирелеп, калкавычымны да күздән ычкындырганмын. Кармагымны күтәреп алмакчы булган идем, төптә нәрсәгәдер эләккәнме шунда, урыныннан да кымшанмый. Уңга да авыштырып, сулга да яткырып тартып карыйм, селкенми генә бит! Монысы тагын нәрсә соң? Чирткән кебек булган иде ич. Кармак җебем өчле, тиз генә өзелә торган түгел, өстәвенә чит илнеке әле. Рәхәтләнеп каерырга була. Сакланып кына күтәргәли башладым. Агач кисәге бугай, тырыша торгач, урыныннан кузгалгандай булды. Кармакның зыңлап тартылган кылына ияреп, салмак кына ярга якынлаша башлады. Бу тирәләрдә элек Мамадышка агач кисә торган урын булган, диләр. Дөрестер. Урыны-урыны белән, чирәм араларында таралып яткан ташкүмер кисәкләре дә очрый.
Кармакның зыңлап тартылган кылы ярга якынлашкан иде инде. Берзаман су өстенә авызы киереп ачылган олы гына кап-кара балык башы килеп чыкты. Беләк кадәр бардыр! Җәен бит бу! Су бозавы! Тез буыннарым калтырап куйды. Әмма кармакны йомшартмадым. Балыкны күреп, ярдәмгә башкалар да килеп җитте. Берсе саңакларыннан эләктерергә дә өлгерде. Дәррәү ярга сөйрәп чыгардык. Менә бу балык ичмасам! Моның кадәр олыны беренче тотуым иде әле. Буыннарымның хәле китеп, чирәмгә утырдым. Җәенне ярдан читкә үк алып киткәннәр иде.
– Егерме килодан артык тарта. Ничек чыгара алдың соң син аны? – дип шаккатты егетләр.
Тел шартлатырлык та, гаҗәпләнерлек тә иде шул аның кадәр җәенне гап-гади кармак белән тартып чыгаруы. Койрыгын бер болгап җибәрсә дә, кылны шартлатып өзеп китә ала иде бит ул. Ходай Үзе булышкандыр!
Егерме килолы җәен сөйрәп чыгару шатлыгыннан дөньям түгәрәкләнгән иде инде. Башкалар да дөньяларын онытты. Китте үзләре тоткан балыкларны искә алу... Кемдер ярты центнерлы җәен каптырган икән. Ягүр дәдәйнең Нократ төбеннән биш килолы кысла сөйрәп чыгарганы булган... Бөтенесе кармакларын онытты. Башка инде аларның балык тотарга теләкләре дә сүнгән иде бугай. Рюкзакларын күтәреп килеп, җәен тирәли түгәрәк ясап утырдылар.
– Бүген, энекәш, синең бәйрәм. Көн саен мондый малны эләктереп булмый. Кеше үз гомерендә сагынып искә алырлык бер балык та тота алмаска мөмкин. Син бу яктан бәхетле. Әйдәгез, шуның өчен, – диде Ягүр, стаканнарга кырык градуслыны бүлеп чыкканнан соң.
Күңелләре булсын дип, стаканымны авызыма якын китердем дә кире куйдым. Андый нәрсәләрне күптән тоткан юк инде. Ягүрнең бая ук нәрсәдер сөйлисе килгәнен, әмма тыелып торганын сизгән идем инде. Башка-ларның сүзләре бераз басыла төшкәч:
– Әйт инде сүзеңне. Барыбер эчеңне тырный бит, – дип, үзем сүз башладым.
Карт, әйтергәме, юкмы, дипме, әллә ничек сүз башларга белмичәме, кабызган тәмәкесен тартып бетермичә, уйларына чумып утырды.
– Син күргән егет белән кыз – Хәсәнҗан сәет белән Зөлхиҗә өрәкләре – күптән күренгәне юк иде инде. Бу хәл юкка түгел. Җаннары яңадан уянган, – диде карт. Бөтенесе шым булды. Аракы тамырларына йөгерсә дә, карашлар Ягүргә төбәлде.
– Кемнәр соң алар? – дип сорамый түзмәдем.
Үз бакча башыңда өрәкләр күр дә кемнәрнеке икәнен дә белмә!
– Бу вакыйга бик борынгы заманнарга барып тоташа. Болгар бабаларыбыз заманнарына ук. Бик гыйбрәтле риваяте дә бар. Иренмәсәгез тыңлагыз, – дип сөйләп китте ул.
Барыбыз да шым булып аны тыңларга әзерләндек.
(Дәвамы бар.)
prochelyabinsk.ru