7
Таһир киткәч, Гөлзилә җанына урын тапмады. Әйтерсең аның дөньясына караклар төшкән дә, иң кадерле, иң газиз әйберләрен алып киткәннәр. Бушап калды дөнья. Бергә үткән мизгелләрен хәтерләсә, уйларыннан тиз генә айный алмады. Ә айныгач, кая барганын, нишләргә җыенганын тиз генә исенә төшералмый җәфаланды.
Мондый мәлләрендә әнисе сердәш тә, таяныч та була алмады. Аның үз хәле хәл иде. Әле бер, әле икенче җире авыртып җәфаланды. Юкка-барга да кәефе китте, кайчагында беркемне дә күралмас дәрәҗәгә җитте. Сәбәпсезгә дә нәфрәтләнеп әрнеп йөрде. Әнисе элеккегә караганда да кырыс, чәүчәләк булса да, Гөлзиләнең күңеле кителмәде. Аңлый иде ул.
Кыз, үз газапларыннан арыныр өчен, башы белән эшкә чумды, бер генә минутын да бушка үткәрмәскә тырышты. Әнисе көйсез киленгә әйләнгәнлектән, шөгыль табу кыен түгел иде. Йорт эшләре тулысы белән кыз иңенә төште. Акрынлап аерылу яралары уңала, сөйгәненең читтәлегенә күнегелә башлады. Күзгә күренеп сулуының сәбәбен белгән ахирәтләре дә: «Үлмәгән бит. Бетеренмә. Исән булса, кайтыр әле», – дип юаттылар. Гөлзилә үзе дә шул сүзләрне кабатлады. «Исән-имин генә йөрсен инде», – дип теләде. Элек бик игътибар иткәне юк иде, хәзер радио, телевидениедән бирелгән тапшыруларны күзәтә башлады. Әле Алма-Атада, әле Үзбәкстанда, әле Молдавиядә, әле Таулы Карабахта канкоешлы бәрелешләр булып тора икән. Шулар хакында ишеткән саен, йөрәге кысып-кысып алды.
Авыл урамыннан үтсә дә, ялан-кырга чыкса да, чишмә буена барса да, Таһир белән бергә үткән мизгелләр искә төшеп күңелдәге ярага тоз сипте. Кабат очрашып шул бәхетле минутларны яңарта алырлармы? Бу сорауга анык кына җавап табуы авыр иде. Әнә бит, Уфаның Уфасында да һәртөрле митинглар була башлаган икән. Ике-өч ай элек кенә тып-тыныч иде бит. Их, нигә Таһир бер-ике елга гына иртәрәк тумады икән, инде хезмәт итеп кайткан булыр иде. Шулай да һәртөрле шик-шөбһәләрен җиңәргә тырышты кыз. Сөйгәне белән кабат очраша алачагына ышанды. Шушы ышаныч аңа көч бирде. Сагышлары ничек кенә әрнемәсен, күңелен ничек кенә агуламасын, Гөлзилә түзде. Ул гына да түгел, әлеге авырлыкны киләчәктә татыр бәхет өчен түләү дип уйлап, үз газапларыннан ниндидер ләззәт тә тапты хәтта.
Ләкин аның җанын сагыш кына сызлатмый иде. Таһир киткәч, авылда яшәве бөтенләй мәгънәсезгә әверелде, һәрбер нәрсә сөйгәнен хәтерләтеп, җанын әрнеткәнгә генә дә түгел... Укуын тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алган җиткән кыз бит инде ул. Ә һаман үзаллы тормышка аяк басмаган, әти-әнисе җилкәсендә ята. Хәер, авылда эш табарга да булыр иде, әмма кызның бернәрсәгә дә күңеле ятмады. Үз максаты бар иде аның. Кечкенәдән йөрәгенә кереп оялаган әнә шул хыял чакыра иде хәзер. Шуңа да Гөлзилә үзен вокзалдагы кебек хис итте. Ул үз поездын көтә. Көннәрен, сәгатьләрен, минуты-секундлары белән исәпләп көтә. Тик поезд гына һаман килми дә килми.
Тәүдә сөенеч, соңрак юаныч китергән тавык чүпләсә дә бетмәслек йорт эшләре дә хәзер мәгънәсез булып күренә башлады. Гөлзилә алардан элеккеге кебек тәм тапмады гына түгел, ә бөтенләй күралмас дәрәҗәгә җитте. Бөтен авыл тормышы аның өчен юләрлек булып тоелды. Кош-корт, мал-туар... Авыл кешесе үзенең бөтен гомерен фәкать шуларга гына багышлый. Баласы көнозын ач йөрсә йөри, әмма малын туйдырмый калмый ул. Авыл кешесе үз теләге белән хайван хезмәтчесенә әйләнә, шуннан да зуррак юләрлек бармы инде?
Гөлзиләнең күңеле ашкына иде. Магнит тасмасыннан агылган җырларны тыңласа да, телевизордан концерт күрсә дә, ирексездән, «Ә бит мин дә алар кебек, хәтта әйбәтрәк тә җырлый алыр идем» дип уйлый иде. Ул моңа ышана, шушы ышаныч җанына канат куя, ә канатлар күккә әйди иде. Ә авыл тормышы үзенең бетмәс-төкәнмәс мәгънәсез эшләре белән, хыял канатларына таш аса иде.
Гыйльман белән булган бер хәлдән соң, авылдан китү теләге Гөлзиләнең бөтен булмышын яулап алды.
Ул көнне клубка артистлар килгән иде. Гөлзилә ашкынып, дулкынланып барса да, концерт күңеленә ошамады, артист дигәннәренең сәләте чамалы иде. Менә шулар да йөри бит кеше алдап. Гөлзилә берүзе дә алардан юньлерәк концерт бирә алыр иде. Кыз шулай үртәлеп утырды да, ахыргача түзалмады, кайтырга чыкты. Төн караңгы иде. Ярты юлга җиткәч, артыннан кемнеңдер атлавын абайлап, адымын тизләтте. Теге кеше дә калышмады. Тиздән ул Гөлзиләнең биленнән кочаклап ук алды.
– Тыпырчынма, Гөлзилә, – диде ул, астыртын тантана белән. – Безгә беркем дә комачауламый. Ә төн нинди уңайлы.
– Гыйльман?! – Кызның нәфрәте чиксез иде. – Дүрт аяклап йөргәнеңне оныттыңмы әллә?
– Нәрсә?! – Гыйльман кинәт кызның ике кулын эләктереп артка каерды.
Гөлзилә, тигезлеген югалтып, чалкан китте, Гыйльман аны егылмаслык та, аягында да басмаслык халәттә тотып калды һәм битләреннән үбәргә кереште. Гөлзилә авыртудан, гарьлектән ыңгыраша-ыңгыраша чәбәләнде, әмма ул чарасыз иде. Тешләргә чамалавын сизеп, Гыйльман кызның кулын ныграк каерды.
– Син курыкма, – дип ысылдады ул. – Ничек рәхәт икәнен беләсең бит. Әллә белмисеңме? Хәер, молокососың тимәгәндер әле. Менә ул чагында сиңа бөке инде.
Гыйльман кызның муенына кадалды. Бераздан туктап янә телгә килде:
– Иртәгә муеның тулы засос булачак. Йә, ничек? Ә тегесе... Юк, анысына бүген тимим, курыкма. Вакыт бар. Ике ел эчендә беләсеңме ничек шомарачак... – Гыйльман сыңар кулы белән кызның итәк астына үрелде. Үз сүзләренә үзе мавыгып, ул бер каршылыксыз калган Гөлзиләнең ни уйлаганын сизмәде. Ул тантана итә иде. Кызның бер кулы назлы итеп муеныннан кочаклап алды. Гыйльман моны көтмәгән иде, аның өчен бу көтелмәгән зур җиңү иде. Гөлзиләнең йомшак бите яңагына терәлүенә, кайнар сулышы колак яфракларына ләззәт өрүгә, икенче кулын ычкындырып, кызны кысып кочаклады. Җилкәләре, аркалары буйлап шуышкан иркә бармаклар аның канын кайнатты. Кинәт Гыйльман җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Аның ләззәт көтеп тыпырчынган әгъзасын гүя яшен сукты... Гөлзиләнең нәфрәте шултиклем ачы иде, ул бер сугу белән генә канәгатьләнмәде. Бөтен көчен тезенә туплап тагы өстәде. Гыйльман авыртуга чыдамый бөгәрләнгәч, кыз йөгермәкче булган иде дә, янә Таһирның сүзләре искә төште: «Иң мөһиме тыныч бул... Үз-үзеңне саклар өчен берничә алым белү дә җитә. Артык зур көч тә кирәкми. Бары тик бер генә нәрсә мөһим – тынычлык». Гөлзилә тыныч иде.
Тәүге мәлдә коелып төшсә дә, иң хәлиткеч мизгелдә ярдәмгә килгән сөйгәненең сүзләре аңа канат куйды, дошман тырнагыннан котылдырды. Ул курыкмый да, артык дулкынланмый да иде. Әмма нәфрәте, үче зур иде аның. Шуңа да Гыйльман яныннан китәргә ашыкмады. Үкчәсе белән аяк йөзенә типте. Әле генә Гөлзиләнең язмышына хуҗа булырга маташкан бәндә мескен аваз салып җиргә ауды.
Бары тик шуннан соң гына ары атлады кыз. Әмма адым саен аның тынычлыгы югала барды, күңелендә әрнүле дулкыннар дулады, йөрәге ярсып типте.
Бераздан бөтен тәнен калтырану алды, буыннары йомшарды. Ул көч-хәл белән капкадан үтте. Көч-хәл белән веранда ишегенә җитте. Әмма ары үтә алмады, ишеккә капланды да ярсып елап җибәрде...
Гыйльманның бәйләнүләре шуның белән бетәр төсле иде. Ләкин әлеге хәл бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды. Мәсхәрәгә калу Гыйльманны оялтмады гына түгел, әрсез һәм куркыныч ерткычка әйләндерде. Гөлзилә идарә идәнен юып кайтып килә иде. Үз урамына илткән тыкрыкка кереп бераз атлау белән, аны җигүле ат куып җитте. Гөлзилә ни булганын да абайламый калды, ике адәм аны арбага күтәреп салдылар да, авызына чүпрәк тыгып та куйдылар.
– Ансат кына котылырмын дидеңме, сука! – Гыйльман кызның өстенә менеп утырды. – Бел, кәнтәй, көн бетте сиңа.
– Бу хәзинә бөтен авылга җитәрлек әле, – дип, кызның бот арасына чәбәкләде иптәше. Йә, ничек?
– Икенең берсе, – Гыйльман чыбыркы сабы белән Гөлзиләнең борынына кагылды. – Йә минеке буласың... йә чиратка салабыз... Уйла...
Гөлзилә бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп тә бетмәде, аны җиргә ыргыттылар. Күз алдында ут шарлары биешеп алды. Кыз һушын җыеп торып басканда, тыкрыкта берәү дә юк иде инде. «Көпә-көндез бит... Көпә-көндез...» – дип сулкылдады ул. Һәм үзенең никадәр ялгыз, никадәр яклаучысыз икәнен тоюдан җаны әрнеде.
Көннәре тәмугка әйләнде Гөлзиләнең. Авылда яшәү чыдап булмаслык бер җәза сыман күренде.
Ләкин ничек кенә теләсә дә, ул әлегә китә алмый иде. Әгәр китсә, ул үзен хыянәтче итеп сизәчәк һәм гомере буена үкенеп-әрнеп яшәячәк иде.
Гөлзилә авылдан китсә, бөтен эш әнисенә өелеп калачак. Ә Фәүзиянең хәле көннән-көнгә авырая, дөнья мәшәкатьләре белән шөгыльләнерлеге юк иде. Ул инде үзе дә, сабый бала сыман, тәрбиягә мохтаҗ иде. Шуңа күрә дә Гөлзиләнең әтисе ерак командировкалардан баш тартып килде дә, хатынының хәле аламалана башлагач, бөтенләй эшен ташлады. Гаиләдәге мәшәкать Гөлзилә иңеннән бераз төшкәндәй булды. Әмма моның белән генә беркемнең дә күңеле тынычланмады. Озак көтеп алынган сабыйның дөньяга килү шатлыгы гына шик-шөбһәләрне таратып, газап-борчылуларны оныттырачак иде. Менә шундый хәлиткеч мизгелдә Гөлзилә әти-әнисен берничек тә ташлап китә алмады. Бала туып, әнисенең хәле арулана башлаганчы көтәргә бурычлы иде кыз.
(Дәвамы бар)
Фото: stolicaonego.ru