Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 октябрь 2022, 09:46

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (3)

"...Зарлана дип уйлама, Фәһимә, инде ике балабыз булса да, хатын белән һаман уртак тел табып яши алганыбыз юк. Хәер, безнең өйләнешү дә мәзәк кенә булды..."

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

3

 Җәй мең мәшәкатьләре белән сизелми генә үтеп китте. Фәһимә бераз тынычлангандай булды. Әтисе ярдәме белән эштән китү мәсьәләсен дә хәл иттеләр. Тик кая китәргә? Шулай аптырабрак торганда, студентлык елларында гомум торакта бергә яшәгән дус кызы Илүзә үзе янына шәһәргә чакыргач, сөенеп бетә алмады. Барды, урнашты. Гомум торактан икесенә бер бүлмә бирделәр, бер үк мәктәптә яңа уку елын башладылар. Кабат очрашуларына кызлар икесе дә бик шат иде. Менә бит язмыш нинди мәрхәмәтле дә була кайчак. Котылды Фәһимә, котылды авыл гайбәтләреннән, хәзер бар булмышын эшенә багышлаячак.

Ләкин ул уйлаганча гына булмады шул. Ике айлап эшләгәч, күзенә күренәме дип тора, аны Барлас Әюпович эзләп килеп җитте. Эш шунда иде ки, директор район мәгариф бүлегенә отчет белән килгәч, мөдир аны үзенә чакыртып алды. Кабинетка кергәндә Фидаил Мансурович аны салкын гына каршылады.

– Яшь белгечне тиз арада эштән китәргә мәҗбүр итүегез һич тә килешкән эш түгел. Математика укытучылары болай да җитешми. Фәһимә исә эштән бушатуны сорап гариза язды. Сәбәбен аңлатырсыз, бәлки, – диде ул, Барласка тишәрдәй итеп карап. Әлбәттә, ул инде моның сәбәбен белә иде, директорның ничек аклануын ишетәсе килде.

– Әле мин бу хакта беренче ишетәм, Фидаил Мансурович, нишләп миңа берни дә әйтми китте икән?

– Ә мин сәбәбе сезнең белән бәйле дип беләм.

 Фидаил Мансурович директорга Фәһимә сөйләгән сүзләрне кыскача гына кабат сөйләп биргәч, Барлас телсез калды.

– Хәзер ни әйтерсез, укытучы кешенең абруе бер какшаса, аны ныгыту ай-һай авыр... Фәһимә күчеп китеп дөрес эшләгәндер, әле аның тормыш юлы яңа башлана, – диде мөдир, үзе сөйләгәннәргә йомгак ясап. – Ә сез яхшы укытучыны хәзер үзегез эзләрсез инде, булганын саклый белмәгәч.

 Барлас Әюповичның өстенә пычрак су койдылар мени, ни әйтергә белми бөрешеп куйды. Бигрәк тә хатыны Нураниянең кыз янына барып йөрүе чыгырыннан чыгарды.

 – Барыгыз, кайтыгыз, киләчәктә эшкә килгән яшьләр белән саграк эш итәрсез дип ышанам, – диде мөдир һәм, сүз тәмам дигәндәй, тәрәзәгә борылып басты.

– Ярый, кайтып хәлнең төбенә төшим әле, – диде Барлас, телен көчкә кыймылдатып.

Хатынының бик көнче икәне аның өчен яңалык түгел, әмма бер гаепсез кыз балага барып бәйләнеп йөрер дип башына да китермәгән иде. Ул үзен Фәһимә алдында гаепле итеп тойды. Кая китте икән? Барып гафу үтенергә кирәк булыр. Хәер, җәйге ял вакытында әти-әнисе янында булмый, кайда булсын инде. Тик анда барып күренеп йөрергә батырчылык итмәде Барлас, уку елы башлангач, эзләп табар әле.

                                                                       4

 Фәһимәгә шәһәр мәктәбенә ияләшү баштагы чорларда җиңел булмады. Ни дисәң дә, шәһәр балалары авылныкыннан күпкә аерыла иде. Һәр дәресне ныклы әзерлек белән, ниндидер мавыктыргыч алымнар кулланып уздырмасаң, бала-чага хәзер үк тыңлашмаска гына тора.

– Борчылма, бер тәртипкә кереп киткәнче укучылар шулай сыный ул яшь укытучыларны, – дип тынычландыра иде бүлмәдәше Илүзә, үзенең мондый сынауларны ничек үткәнен сөйли-сөйли. – Бер ярты елдан бары да җайланыр, күрерсең.

 Шулай яна-көя эшләп йөргәндә эзләп килде аны Барлас Әюпович. Нишләптер өйдә чагы иде кызның. Кыңгырау шылтыраганга ишек ачса, элекке директоры басып тора. Беравык ни дияргә белми, икесе дә карашып тордылар.

– Мөмкинме, Фәһимә? – дип телгә килде ир кеше.

– Ә..., әйе, узыгыз, Барлас Әюпович.

 Үзе эчтән, мине алып китәргә килгән генә булмаса ярар иде, дип шүрләп тә куйды.

– Нинди җилләр ташлады бирегә? Минем кайдалыкны каян белдегез?

– Теләк булганда барсын да белеп була. Сездән гафу үтенергә килдем менә.

– Ник гафу үтенергә? Сез миңа бернинди начарлык эшләмәдегез ич. Киресенчә, мин эш ташлап киттем.

– Шулай, беребезнең дә гаеп юк кебек, әмма усал телләр гайбәт тараткан. Аны мин соңыннан гына белдем. Җитмәсә, хатын җенләнә. Аның инде беренче тапкыр гына түгел, яңа килгән бер укытучы кыздан шулай көнләшеп җанга тия ул.

– Алай икән. Белгән булсам, билләһи-валлаһи китмәс, гаебебез юклыгын исбатлар идем. Ә мин, юләр, егетемә ишетелер дә, аралар бозылыр дип курыктым. Ә ул үзе... – диде дә, ни сөйлим дигәндәй туктап калды Фәһимә.

Нигә директор кешегә егет турында сөйләп торырга инде? Динарның өйләнүен ишеткәннән соң, кимсенүдән болай да йөрәк яралары уңалып бетмәгән. Монысы инде нидәндер сәбәп эзләү генә иде.

– Ярый, Фәһимә, булдыралсаң, гафу ит мине. Тормыш юлыңда башкача андый хәлләр очрамасын, – диде дә Барлас, китү ягын карады.

 Фәһимәнең күңеле ничектер җылынып китте. Менә бит, акыллы ир-егетләр гафу үтенүдән кыенсынмыйлар. Динар исә берни әйтми өйләнеп куйды. Ярар, Фәһимәгә дә әнә Барлас кебек берәр акыллы кияү бетмәс әле. Әллә кызның уйларын югары көчләр сизеп торган инде? Күп тә тормый кабат килде Барлас. Мәктәп юлында көтеп тора иде аны. Каршысына чыгып, кулларыннан тотып алгач, әллә нишләп китте кыз. Теге вакытта сәхнәдә биленнән йомшак кына кочаклап алган таныш куллар иде бу.

– Барлас Әюпович... Нишләп йөрисез безнең шәһәрдә? – диде Фәһимә, телен көчкә кыймылдатып.

– Синең янга килдем, – диде ир, кызның күзләренә тутырып карап.

– Аңлашкан идек бит инде. Кешеләр күргәнче, китегез тизрәк.

– Мин алай тиз китәргә килмәдем. Әйдә, берәр ашханәгә кереп сөйләшеп утырыйк әле.

– Шул гына җитмәгән иде.

– Фәһимә, нык үтенәм, мине тыңла әле зинһар өчен.

 Нишләргә? Ни сөйләргә җыена икән каршында торган, аны гашыйк итә язган бу мөлаем йөзле ир кеше? Фәһимә белән нинди уртаклыгы бар аның?

– Ярый алайса, әйдәгез, безнең фатирга кайтыйк.

 Кызлар яшәгән фатир әллә каян күренеп тора, һәркайда тәртип, чисталык. Фәһимә кулларын юды да, плитәне кабызып, чәй кайнатырга, аш җылытырга куйды. Әле бүлмәдәше кайтып җитмәгән. Илүзә тизрәк кайтса ярар иде, ичмасам. Ничек итсәң дә, кунакны чәй эчерми җибәреп булмый бит инде. Ул да буш кул түгел, өстәлне тутырып күчтәнәчләр бушатып куйган.

– Шәраб та алырга уйлаган идем дә, тупсадан үткәрмәссез дип курыктым, – диде Барлас, сүзне шаяртуга борырга теләп.

– Дөрес уйлагансыз, әле бирегә берәүнең дә шешә күтәреп кергәне юк. Я, ни сөйләргә уйлаган идегез?

 Барлас беразга сүзне нидән башларга белми аптырап калды.

– Сөйләсегез килмәсә, кирәкми, чәй эчегез дә, китү ягын карагыз.

– Зарлана дип уйлама, Фәһимә, инде ике балабыз булса да, хатын белән һаман уртак тел табып яши алганыбыз юк. Хәер, безнең өйләнешү дә мәзәк кенә булды. Институтта соңгы курста үземнән ике курс түбән укучы кыз белән таныштым. Әлеге дә, я гомум торак, я китапханә таныштыра бит инде студентларны. Сөйләшәбез, фикер алышабыз, тора-бара юлларыбыз ешрак кисешә башлады. Нурания (кызның исеме шулай) ничектер җаен китереп, каршыга очрый да тора. Ошамаслык түгел, буй-сыны, төсе-бите теләсә нинди егетнең күзе төшәрлек. Тик миндә кызлар кайгысы түгел, тизрәк диплом алып, авылга кайтырга, авыру әниемә ярдәм итәргә исәп. Ә Нурания торган саен миңа якынаю ягын карый. Бәлки, ул вакытта аны аңлап бетермәгәнмендер, хәзер генә шулай уйлыйм. Бер ялда бу мине авылларына кайтып килергә димли башлады.

– Күрерсең менә безнең якларның әкияттәгедәй ямьле икәнен, үкенмәссең, – ди. Үзем кыр якларында туып үскәч, чит җирләрне күрәсем килгәндер инде, ризалаштым бит. Безне кызның өендә олы кунакларны каршылагандай каршы алдылар. Агаларының мине ни рәвешле кыстый-кыстый эчертеп исерткәннәрен сизми дә калганмын. Хәер, ачлы-туклы йөргән студентка күп кирәкме? Икенче көнне чоланга түшәлгән урын-җирдә Нурания белән бергә уянып киткәч, ни уйларга белми күпме ятканмындыр. Нурания исә бик канәгать, керфекләре астыннан мут елмаеп тик ята. Шул ук көнне: “Озакка сузмыйк”, – дип, безне авыл советына алып барып, никахлаштырып та куйдылар. Шулай итеп, институтка без ир-белән хатын булып килдек.

Иң кызыгы – берникадәр вакыттан соң паспортны ачып карасам, авыл советы рәисе салмыш баштан минем паспортка никах “теркәлә” урынына “таркатыла” дигән мөһер суккан булып чыкты. Нурания яңадан ничектер үзе төзәттерде бугай. Өйләнешү тиз булса да, аралар гына якынаеп китә алмады, миңа көчләп тагылган кызны күңелем һич тә кабул итә алмый иде. Башны кая тыгарга белми тик йөрим. Ике балабыз да туды, әмма мәхәббәт хисләре кабына алмады. Ә Нурания җавапсыз мәхәббәтеннәнме, бик көнчел булып чыкты, мәктәпкә килгән һәр яңа укытучыдан көнләп җәфалый. Сине беренче күргәч тә, гомер буе көткән мәхәббәтемнең килүен аңладым мин, ләкин кыз баланың язмышына кысылырга хакым юк икәнен уйлап, хисләремне богауларга тырыштым. Сәхнәдә уйнаганда ничектер синең дә мине якын итүеңне тойдым. Кума мине, Фәһимә, бергә булыйк. Яратам, чынлап яратам мин сине.

 Барлас ни еларга, ни көләргә белми аптырап калган кыз алдына килеп тезләнде дә, ниндидер шашынулы хисләр белән кулларыннан, битләреннән үбә башлады. Тик Фәһимәгә генә барып җитми иде әле бу сүзләр. Барласның берчә ялварулы, берчә сөю һәм наз тулы карашын күреп, аңы томаланды. Ирнең акрын гына биленнән кочып, аны үзенә тартуы, иреннәреннән үбүе бер мизгелгә барсын да оныттырды. Кыз да назга, иркәләүгә сусаган иде шул, ә Барласның кочагында шундый рәхәт, аның үбүенә үзе дә җавап бирә башлады... ”Җаным, сөеклем” дип пышылдаган тавышка кыз кинәт айнып китте.

– Нишлисез, сез, кирәкми, ярамый, – дип, Барласны этеп җибәрде. – Гафу итегез, мин ялгыш кына. Хәзер үк чыгып китегез, – диде ул, карашын яшерергә тырышып.

– Фәһимә, мин бит сиңа чын күңелдән!

– Ә сез миннән сорадыгызмы яратаммы-юкмы икәнне? Бәлки, яратамдыр да, ләкин ярамый безгә, кеше баласын ятим итеп, бәхетле булырмын дип уйламыйм.

– Ярый, бәгырем, кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә һәм шул гомердә бер генә булса да, яраткан кешең белән яшәп карарга хакыбыз бардыр бит. Ә балаларны ярдәмнән ташламам дип уйлыйм.

– Ләкин алар алдында ничек акланырсың?

– Үскәч аңлатырмын әле.

 Фәһимә ни уйларга да белми иде, акыл берне уйлый, йөрәк икенчене куша. Эх, шунда ияртеп алып кайтмаган булса... Нишләп кенә онытты икән ул әнисенең сүзләрен? Ниләргә генә әни-әтисен олы хәсрәтләргә салуын бер дә уйламады икән?!

(Дәвамы бар.)

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (3)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чоңгыл. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: