(Дәвамы.)
2
Әти-әнисенең һәм нәсел-нәсәбендәге күп кенә туганнарының гомер буе мәгърифәт өлкәсендә хезмәт салуларын күреп үскәнгәме, Фәһимә балачактан ук укытучы булырга хыялланды. Курчаклары белән уйнаганда да укытучы булып кылана иде ул. Кызларының уй-хыялын гамәлгә ашырырга куш куллап ризалашкан әти-әнисе, урта мәктәпне тәмамлау белән, аны заманында үзләре белем алган югары уку йортына ияртеп алып китте. Фәһимәнең студентлык еллары китапханә, лекция залларында казынып, сизелми дә калды. Дөрес, китаплардан аерылып торган чаклары булмады түгел, булды. Җырга, биюгә осталыгын тиз күрделәр, бер генә бәйрәм кичәсе дә аның катнашлыгыннан башка үтмәде диярлек. Өлкән курсларда укыганда ул үзе үк студентларны оештырып, пьесалар сәхнәләштереп, җәйге каникуллар чорында авыл клубларында чыгыш ясап йөрде. Бу яшьләргә бераз акча эшләп алырга да ярдәм итте. Фәһимәнең исә курсташлары алдында абруе арта төште.
– Юкка артистлыкка укырга китмәгәнсең, әллә нинди атказанган сәхнә остасы булып җитешер идең, – дип мактыйлар иде аны.
– Нигә, бәлки, укытучы булсам да, атказанган исемен яулармын әле, – ди иде ул аларга.
Булды, атказанган укытучы да булды, ата-аналар, укучылар алдында абруй да казанды, тик гаилә тормышы гына үзе теләгәнчә бәхетле була алмады. Бердәнбер улы Гаязны ялгыз канаты белән үстерде, югары белем алырга ярдәм итте. Ник какшады соң аларнаң гаиләсе? Бәхеткә, ир назына күмелеп яшәү өчен тумыштан барсы да бирелгән кебек иде: төскә-биткә чибәр, неп-нечкә билле, сылу сынлы, тез асларына төшеп торган ике озын чәч толымы күпләрнең игътибарын җәлеп итә иде. Өстәвенә, ул булган җирдә гел генә җыр-бию яңгырар иде. Кайда абынды, кайда хаталанды, әллә баштан ук аларның гаилә тормышы ныклы нигезгә корылмадымы? Әллә чыннаннан да язмыш дигән юрау бармы? Әнә Хәния Фәрхи дә: “Язмышларны булмый үзгәртеп”, – дип җырлый ич. Юкка гына җыр теленә күчмәгәндер ул уйланулар. Халык фикере, кешеләр башыннан үтеп, сыналганга тугандыр ул җыр.
Диплом алып, үзләренә күрше районга эшкә юлланган яшь белгечне мәгариф бүлегендә куш куллап каршы алдылар. Бүлек мөдире Морзакаев Фәһимәне шунда ук таныды, ул аның әтисенең элекке укучысы икән.
– Кайсы гына мәктәпкә билгеләсәк тә, математика укытучылары бик кирәк. Теләсәгез район үзәгендә калдырам, – диде ул, кызны якын итеп. – Сезнең кебек укытучылар династиясен дәвам итүче белгечне ихтирам итми мөмкин түгел. Биредә сынатмассыз, дип ышанам. Үзегезгә математика фәнен тирәнтен өйрәнү сыйныфын ачып җибәрсәгез, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
– Анысы инде, Фидаил Мансурович, миннән генә тормый. Эшли башлагач, күз күрер, – диде Фәһимә, эш башламас борын шундый зур бурыч йөкләтергә теләүләренә бераз каушый төшеп.
– Ярый, ярый, уйлый тор диюем. Ярдәм итәрбез, әлбәттә.
Төпле фикерлегә охшаган, дип уйлап куйды мөдир кыз турында.
Фәһимә тәгаенләнгән мәктәп район үзәгендәге иң зур мәктәп булып чыкты.
– Безгә эшкә килгәннәр кире китәргә тырышмый. Сез дә ошатырсыз, – диде аны каршылаганда мәктәп директоры. Ул чигә чәчләре чалара башлаган, күңелгә ятыш кыяфәтле, кырык яшьләр тирәсендәге ир-егет иде. Исеме дә сирәк очрый торган – Барлас, Барлас Әюпович. Яшь белгечне мәктәп белән таныштырып чыккач:
– Ә коллектив белән эш барышында танышырсыз, – диде. – Сезгә фатир кирәктер инде. Безнең гомум торак юк. Үзегезнең танышыгыз булмаса, электән фатир төшә торган таныш апаны тәкъдим итә алам.
Фәһимә шулай итеп мөлаем генә, өлкән яшьтәге Фәрхия апа янында яши башлады. Мәктәп тормышы үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән аны үз эченә бөтереп алып керде дә китте. Көннең үткәне сизелми дә кала. Дәресләре күп кенә, өстәвенә, бишенче сыйныфларга җитәкче итеп тә тәгаенләделәр. Өстәмә дәресләр дә булып тора, җәмәгать эшләрен дә йөкләтәләр. Буш вакыты бөтенләй калмый диярлек, барысына да өлгерергә кирәк.
Октябрь бәйрәме алдыннан мәктәптә сыйныфлар арасында концерт күрсәтү буенча конкурс уздырырга булдылар. Биредә инде аның артистлык сәләте ачык күренде, ул җитәкчелек иткән сыйныфның концерт программасы иң мавыктыргычы булып чыкты. Моннан соң андый чараларны әзерләүне Фәһимәгә йөкләтә башладылар. 8 Март бәйрәменә исә укытучылар белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасын сәхнәләштерергә булдылар. Коллективта ир-егетләр бармак белән генә санарлык булгач, рольләр тиз бүленде, ә хатын-кызларны сайлап алырга туры килде.
Фәһимәгә Галиябану роле бирелгәч, көнләшүчеләр дә табылды. Кыз үзе сизмәсә дә, артта пышылдашу шактый дәвам итте, бигрәк тә беренче көннән үк кызны үзенә көндәш итеп кабул иткән математика укытучысы Бәһия Маратовна Хәлил ролен башкаручы мәктәп директоры Барлас Әюпович белән Фәһимәнең сәхнәдә чыгыш ясарга ничек әзерләнүен күз уңыннан чыгармады. Вакыт кысык булгач, репетицияләрне көн дә диярлек ясадылар. Рольгә чын күңеленнән керергә өйрәнгән Фәһимә-Галиябану кайвакыт үзе белән янәшә бары тик Хәлилне генә күрә, башкасы аны кызыксындырмый.
Көннәрнең берсендә үзенең Барлас-Хәлилгә ничектер бик якын итеп каравын сизеп, кыенсынып та куйды. Әмма бу хис ни өчендер көннән-көн көчәя бара иде. Барлас Әюповичның да аны күрүгә йөзе яктырып китә, дулкынланудан яшь егетләр кебек кулын кая яшерергә белми җәфалана. Ә Фәһимә Барлас Әюповичның җитәкче кеше, өстәвенә, үзеннән шактый өлкәнрәк икәнен исендә тотып, аңа күтәрелеп карарга да курка. Шулай да пьесаны сәхнәгә куйганда алар шактый ук якынаеп өлгерделәр. Ә сәхнәдә уйнаганда Барлас-Хәлилнең Фәһимә-Галиябануны чынлап кочагына кысуы, наз тулы карашы кызның башын бөтенләй әйләндәреп җибәрде. Бу моңа кадәр дуслашып йөргән егетләреннән үзгә мөнәсәбәт иде. Ул Барласның хисләрен бөтен җаны-тәне белән тойгандай булды.
Пьесаны берничә авыл мәдәният йортына да барып уйнадылар. Фәһимә аларны көтеп ала, кабат Барласның җылы сулышын, иркәләгән кулларын, сөю тулы карашын тоясы килә. Алар арасында әнә шулай сүзсез генә сөю хисләре урнашты. Бу хакта һәркайсы уйламаска тырышып, янып-көеп яшәү башланды. Ул хисләр – алар өчен беркемгә дә сиздерергә ярамаган, хәтта үзләренә тыелган мәхәббәт хисләре иде. Фәһимә инде тизрәк уку елы бетүен теләде, ичмасам, әниләре янына кайтып китәр дә, Барласны күрмәс, онытыр. Әмма әлегә түзәргә кала инде. Ни кылырга белми, янып-көеп йөргәндә беркөнне мәктәптән кайтуын Фәрхия апасы ничектер күңелсезләнеп, сөмсере коелып каршылады аны. Юынып, өс-башын алыштырып, чәй табыны янына утыргач та, сүзләре бәйләнеп китә алмады. Аптырауга калган кыз фатир хуҗасының мондый халәтен нигә юрарга да белми иде.
– Я, Фәрхия апа, ни булды? Сизеп торам, нигәдер кәефең кырылган.
– Чәй эчеп бетергәч әйтермен дигән идем. Ярый, үзең башлагач әйтим инде, бәйләнмә син, кызым, хатынлы ир белән. Рәнҗетмә кеше баласын, – дип тезде фатир апасы аерым бер катгыйлык белән.
Тәне эсселе-суыклы булып киткән Фәһимә урындыгыннан чак егылып төшмәде. Андый уйлар башына да кереп чыкмады ла аның. Каян килеп җиткән бу сүзләр Фәрхия апасына?
– Ни сөйлисең, Фәрхия апа, каян алып әйтәсең ул сүзләрне? Кем гаиләсен бутыйм икән мин, аңламыйм?
– Аңлыйсың, халык арасына таралгач, юк сүзләр түгелдер. Урамда ишетеп кайттым, директорың белән чуаласың дип.
– Усал телләр сүзе генә ул, ышанма син аларга. Минем дуслашып йөргән егетем бар, икенче районда эшли. Бу сүзләр аңа барып ирешсә, нишләрмен? Нинди хурлык! Гарьлегеңнән егылып үләрсең, – дип, кыз күзләренә тулган яшьләрне күрсәтмәс өчен үзенең бүлмәсенә кереп китте.
Менә сиңа яшерен мәхәббәт хисләре! Бу кадәр тирәнгә китәр дип башына да китермәгән иде бит. Нигә генә ризалашты шул Галиябану ролен уйнарга? Ни дип Хәлил ролен директорга бирделәр? Дөрес, бер-берсенә булган җылы хисләрне сизә ул, ләкин гаилә таркатуга барып җитәрлек хәлдә түгелләр ич. Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк моннан.
Ләкин бу сөйләшү вакыйгаларның башы гына булган икән. Күп тә тормый, аларга кичләтеп кенә Барлас Әюповичның хатыны Нурания килеп керде. Карап торуга менә дигән ханым, бер ярамастай җире дә юк кебек.
– Кит син, сеңлем, моннан, калдыр Барласны. Кермә безнең арага! – диде ул Фәһимәгә ялварулы карап.
Артына ава язды Фәһимә. Нинди хәл соң бу? Шулкадәр купыртырлык берни дә эшләмәде ләса. Болай да күңеле тынычсызланган кыз ни уйларга да белмәде.
– Борчылмагыз, Нурания апа, каян андый уй туды башыгызда? Безнең арада бернинди бәйләнеш тә булганы юк һәм булмаячак та. Явыз ниятле кешеләр гайбәтенә ышанып йөрмәгез. Минем вәгъдәләшкән егетем бар ич, уку елы төгәлләнү белән өйләнешергә сүз куештык, – диде ул, тыныч булырга тырышып.
Уку елы төгәлләнүен түземсезлек белән көткәндә әлеге гайбәт сүзләрен теге математика укытучысы Бәһия Маратовнаның тырышып-тырышып, купыртып сөйләп йөрүен ишеткәч, аеруча хәтере калды. Димәк, ул кызны мәктәптән җибәрергә сәбәп эзли. Ә бит Фәһимә аны остазы итеп күрергә теләгән иде. Һай, шул усал телләр күпләрнең язмышына аяк чалулары хакында ник бер дә уйламыйлар икән?
(Дәвамы бар.)