

Элеккечә зәңгәр күзләр... Сагындырган икән. Кечкенәрәк чагында сырхау эләктерсә, «үткече булсын» дип әйтә иде әнисе. Соңыннан, бер ялгызы сөю газабында янып йөргәндә дә, «үткече булсын» дип эченнән генә кабатлады Азамат. Мәшәкатьләр белән онытылып, Интернет челтәрендә Зәринәнең «битенә» күз салмый калса, үтте ахрысы, дип уйлый иде. Беркатлы булып үз-үзен алдаган икән ул. Менә бит, каршыга утырып елмайган гына иде, барысы да элеккеге рәвешенә кайткан кебек булды. Әйтерсең мәгънәсез үтеп киткән унике ай төш кенә булган, әйтерсең алар кичә җылы итеп хушлашканнар да.бүген алдан сөйләшенгәндәй, кабат очрашканнар. Зәринә, тарсынмыйча, үзе сүз башлады:
– Күзең каты синең, алай төбәлеп карама беркайчан да.
Кыз челтерәп көлеп җибәрде. Тәненә җылы дулкын йөгергән Азамат каршыда утырган Зәринәне җиңел генә кулыннан эләктереп алды да кичке тынлык таралырга өлгергән урамга ашыкты. Рәхәт мизгелнең тәмен белеп атлаган аяклар үзләреннән-үзләре Тукай паркына юнәлделәр. Берара дәшми атлаганда да, Азаматка искиткеч дәрәҗәдә рәхәт иде. Калган уйларның барысы да, төссезләнеп, артка чигенделәр, күз алдында бары тик озын толымнарын иңенә тараткан Зәринә генә калды. Кыз, Азамат белән атлап барган җиреннән адымын тизләтеп, алга чыкты да парк капкасыннан керүгә үк, үзенә тартып торган шомырт агачы янына борылды. Йөзек кашы кебек, бар игътибарны җәлеп итәрлек агач шау чәчәккә күмелгән иде. Кызу атлап килгән җиреннән Зәринә үрелеп кенә бер тәлгәш чәчәк өзеп алды да, аны йөзенә якын ук китереп, күзләрен йомды. Гади кәнфиткә дә сөенә торган кечкенә балага охшап калган иде ул бу мизгелдә.
– Нинди уйлар белән яшисең? Нинди планнар корасың? – Әңгәмәне үзе теләгән якка борырга теләп, шуңа туры килердәй сүзләр эзләп азапланды Азамат.
– Мин кияүгә чыгам. – Егетнең йөз чалымнары үзгәреп китәр микән дигәндәй, сынап караган кыз шикләнебрәк һәм каушабрак кына шундый мөһим яңалык җиткерде. Бу кичтәкүңеле белән йолдызлар янына ук менгән Азаматның күз алды караңгыланып китте. Ул,
Аягына басып калу өчен, ярдәм өмет итеп, шомырт агачына таянды.
– Ә син йөреп туйдыңмы соң инде?
Кыз кулындагы кечкенә сумкасыннан тартып чыгарган Сибгат Хәким китабын ток суккандай басып торган Азаматка сузды.
– Алайса, син миңа тәкъдим ясарга онытмассың инде, яме...
Шигырьләр җыентыгы Азамат кулына кергәч, китап битләре үзеннән-үзе ачылды да, күңелгә үк ут дөрләтеп бармакларга кипкән шомырт чәчкәсе тиеп китте. Узган елгы, соңгы очрашу чәчкәсе булса кирәк... Саргылт төскә кергән тәлгәш астында, фонарь уты яктысында серле җемелдәшеп шигырь юллары тезелешеп ята иде:
Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр...
Азамат Зәринә кулындагы нәфис чәчәк тәлгәшенә үрелде дә сак кына кызның чәченә кадап куйды:
– Ә чәчләреңдә синең шул ук шомырт исе..
Фото: zastavki.com