6
Укырга кералмавын белгәч, кешеләр үзеннән көләр, һич югы, шаярган атлы булып чеметеп алырлар дип көткән иде Гөлзилә. Әмма андыйлар табылмады. Берәүләр: «Кит әле, малай, синең кебек әзер җырчыны да алмадылармы?! – дип гаҗәпләнсә, икенчеләре: «Блат кирәк шул кайда да, бла-ат...» – дип көрсенде. Әнисе исә елардай булып кайтып кергән кызны үзенчә юатты: «Ходай талантын жәлләмәгәч, белемен генә бирер әле. Кайгырма, балам». Гөлзиләнең уңышсызлыгына ихлас күңелдән сөенгән бердәнбер кеше Таһир булды: «Вот әйбәт! – дип, сабыйларча шатланды ул. – Мин армиягә киткәнче, авылда торасың! Бот бәхет...» Бүтән берәү шулай дисә, кыз, әлбәттә, авыр кичерер иде. Ә Таһирның бу сүзләренә ул үзе дә ышанды. Чынлап та бәхет инде, бер карасаң. Намус сатып студент булу мөмкинлегеннән баш тартуын да исәпләсәң, кечкенә батырлык та әле.
Тәүдәрәк шулай юанса, тора-бара үз язмышы хакында ныклабрак уйлый башлады кыз. Сау-сәламәт көеңә өйдә, әткәң-әнкәң җилкәсендә ятып булмый бит инде. Эшкә урнашу хәстәрен күрергә кирәк. Һәм ул эш укырга керергә әзерләнү өчен дә кулай булырга тиеш бит әле. Әйтик, музыка укытучысы. Яки клуб мөдире, художество җитәкчесе. Яки тагы шуңа охшаш һөнәр. Әмма мондый эш урыны беркайчан да буш тормый авыл җирендә. Район үзәгенә барырга да булыр иде дә. Тик алай иткәнче, лутчы кабат Уфага киткәнең. Таһир белән көн саен очрашып булмаячак барыбер.
Әлбәттә, Гөлзиләне эшкә куучы юк. Әнисенең хәле шундый булганда, зур ярдәмче әле ул монда. Декрет ялына чыккач, әнисе урынына эшләп тору мөмкинлеге дә бар. Бу бик күңелсез, иҗади үсеш өчен бернәрсә дә бирми торган эш канәгатьләндерми иде кызны. Шулай да вакытны бөтенләй үк әрәмгә үткәрмәс өчен, ярап торырлык әле. Хәер, әнисенең ялга киткәнен көтеп тормады ул. Авырлы килеш колонкадан су китереп, идән юып йөрүнең җиңел түгеллеген аңлый лабаса. Ә Гөлзилә өчен бу бер тиенгә дә тормый, эш дип әйтерлеге дә юк. Шуңа күрә монысын да, өйдәге мәшәкатьләрне дә кыз үз өстенә алды.
Бу чорны болай да бик авыр кичергәнлектән, әнисе сөенеп беталмады. Алар ана белән кыз гына түгел, иң якын ахирәтләр кебек тә иде.
Таһир белән көн саен очрашып тордылар. Алда озакка аерылу көткәнгәме, бергә үткән бу мизгелләр икеләтә кадерле иде. Көндезләрен эшләп арыса да, кич җитүгә, бөтен алҗулары юкка чыгып, гәүдәсе җиңеләеп кала иде. Төннәрен йокы аз тиюе дә артык комачау итми. Гомернең ниндидер якты һәм җиңелү белмәс илаһи мәле иде бу. Шулай шатлык-куанычлар белән көннәрнең ничек үткәне сизелмәде дә. Җәйнең яшел алмалары кызарып пеште дә өзелеп җиргә төште. Алар артыннан сары-кызыл яфраклары коелды. Җилләр назы кырыслана, кояш нурлары сүрәнәя барды. Сары яфраклар белән бергә сагышка күмәчәк мизгел дә көттермәде. Көннәрнең берендә Таһирга повестка килде.
Бу дөньяда күпме кеше яшәсә, аларның төс-бите, холык-фигыле дә шуныңча. Әмма Мәхәббәт бер. Өзелеп сөйгән ярыннан аерылуны барысы да диярлек бертөрле кичерә. Таһир белән Гөлзилә өчен дә авыр иде бу мизгел. Егет күңелен «Көтәрме мине сөйгәнем. Ятларны пар итмәсме?» дигән шик телсә, дөньяларның бик үк тыныч булмавы, әле анда, әле монда «кайнар нокталар» кабынуы кыз җанын игәде. Җитмәсә, армиясендә дә һәртөрле тәртипсезлек, ерткычлык хөкем сөрә, диләр. Исән генә йөреп кайтсын иде аның сөйгәне. Кабат очрашып-кавышып бергә яшәргә язсын иде.
Таһир хушлашу кичәсен бер көн алдан үткәрде. Дус-ишләре, җыелып, аңа изге теләкләр теләде, файдалы киңәшләр бирде. Аннан соң җырлашып утырдылар. Ишегалдына чыгып, биеп җилләнеп тә керделәр. Таһир белән Гөлзилә дә алар уңаена күңел ачты. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп йөрсәләр дә, күзләрендә елмайганда да китми торган моңсулык бар иде.
Икенче көнне гел бергә булдылар. Таһирның мотоциклы белән урман-кырларны әйләнеп чыктылар. Балык тотып, су кереп үскән елга буена бардылар. Шулай авыл белән хушлашып, хыялыйлар булып йөри торгач, караңгы да төште. Күз бәйләнгәч, урамнарны әйләнделәр. Сүзләр күбрәк балачак, мәктәп еллары турында барды, матур хатирәләр искә алынды. Бергә үткән бәхетле мизгелләрен хәтерләделәр.
– Вәгъдәләр бирешмик, Гөлзилә, – диде Таһир, ничектер көтмәгәндә.– Яратсаң, тугры булырсың. Ә яратмасаң...
– Юк, юк, Таһир!.. – Кыз сүзләрен әйтеп бетерә алмады, иреннәре бергә үрелде.
Бу вакытта алар авыл читендәге чишмә буена килеп җиткәннәр иде инде. Аны мал-туар таптамаслык итеп койма белән уратып алганнар. Койма эчендә яшел агачлар үсеп утыра. Ял итәргә килгән кешеләрне кинәт яуган яңгырлардан, эссе кояштан саклар өчен беседкалар эшләп куелган. Язын-җәен парлылар өзелмәсә дә, көз җитүгә монда кеше бик йөрми. Бүген дә берәү дә юк иде, хәер, таң атып килгәндә кем йөрсен инде. Иртән озакка аерылышасы булмаса, Гөлзилә белән Таһир да, бәлки, бу вакытка ук калмаслар иде.
Алар бер-берсенә сыенып, талгын гына атлап, беседкаларның берсенә кереп утырдылар.
– Мин сиңа беркайчан да, беркайчан да хыянәт итмәячәкмен, Таһир, – дип пышылдады кыз.
– Җаным!.. – Гашыйклар назга күмелде...
– Юк... юк... Таһир, кирәкми!.. – дип үрсәләнеп пышылдады кыз бераздан. – Әйләнеп кайт... Юкса каян белерсең...
(Дәвамы бар)
Фото: https://i.mycdn.me