

Алар кабат очраштылар. Ишек ачылган саен тылсымлы тавыш чыгарган асылмалы ташлар, шәһәрнең ашыктыргыч кызу агымыннан соң күңелне тынычландыра торган җылы саргылт ут, һәрчак нидер таләп итә, вазыйфа йөкли торган дөньядан араларга теләгән пәрдәләр – шундый мохиттә булды күрешү. Элегрәк, сукмаклар аерылганчы, шактый еш йөрелгән гади бер кафе иде ул. Эштән соң сугылып чыгыйм, дип кергән Азамат олы юлга карап торган түр өстәл артына чүмәште. Май ае булганга күрә, шарфлар күптән чишелгән, пинжәкләрнең эре сәдәфләре ычкындырылган. Язның килеп җитүен искәрткәндәй, кичке урам һавасына таралган шомырт чәчкәсе исе күңелгә үк сеңәргә өлгергән иде.
Соңгы арада кәефсез йөргән Азамат, күңелен бераз булса да тынычландырырга теләп, яшел чәй китертте. Кулы белән чынаяк тоткасына үрелүе булды, йөрәккә үтеп кереп, аның бар почмагын астын өскә китерергә, бәгырьнең иң нечкә кылларын да югары ноталарда уйнатырга сәләтле таныш тавыш колагына чалынды. Чайпалып киткән кайнар чәйгә пешә язган кул һавада эленеп калды. Азамат, дөрес ишеттемме дигәндәй, башын күтәреп карады. Юк, ул ялгышмаган иде. Унике ай, төгал бөр ел буө көткән тансык тавышны меңнәр арасыннан да танып алыр иде Азамат. Көннәр белән түгел, «май, июнь, июль...» дип, ай исемнәре белән генә саналган шыксыз, бертөсле көннәрдән соң очрашудан өметен тәмам өзгән иде егет. Күпме тырышып та, җанга якын күзләргә бер тутырып карый алмагач, киләчәктәге күрешү ничектер искиткеч дәрәҗәдә дулкынландыргыч булыр кебек тоелган иде. Ә ул очрашу гади генә булырга тиеш икән, Әлбәттә, йөрәк тибеше ешаеп, сулышы кысылып алды Азаматның. Ә бит бердәнбер кешесен кул сузымы ераклыгында күрү пыскып янган учакка кайнар май яки бензин сипкән кебек тәэсир итәргә тиеш иде, егет фикеренчә. Юк, алай булмады. Хисләр актарылып хәрәкәткә килде һәм күңелне ачы сылзандырып тора башлады.
Ә ул нәкъ элеккечә икән. Төшләрдә кереп йөдәткәнчә битараф карашлы түгел, ә зәңгәрлеге җуелмаган шундый ук зәңгәр күзле икән. Кайчандыр үзенә гашыйк иттергән озын кара чәчләрен сул киңсәсеннән күкрәгенә салындырган. Әнә күзенә төшкән чәч толымын бармак очы белән генә колак артына кыстырып куйды да яңәшәдә утырган дус кызларына җанланып ңидер сөйләвен дәвам итте. Үзгәрмәгән, димәк. Ә ул Азаматны шактый үзгәртте. Дөрес, бер,ел элек булган вакыйгаларга егет үзе гаепле. Зәрина урынында булган һәр кыз шулай эшләр иде. Хәтер дәфтәрен актарып ул чактагы көннәргә кайтсаң, тәннәргә салкын йөгерә. Ялгыш адымга барырга нинди шайтан котыртты икән аны? Ничек булды соң әле ул? Ә, әйе!., Йөрәкләрдә өмет бөреләндергән майның җылы киче иде. Азамат Зәринәне гадәттәгечә өеннән килеп алды. Алар меңөрләгән машинаның эзен үзенә сеңдергән җылы асфальттан җилдереп, Тукай паркы янында тукталдылар. Щимбә булып, шәһәр халкы авылларга таралышкангамы, парк гадәттән тыш буш һәм иркен иде. Әйтәсе сүзен куркакларча түгел, ә Зәринәнең күзенә туры карап җиткерәсе килгән иде Азаматның. Шуңа күрә ул шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы янындагы фонарь янында тукталды. Күңелендәге киеренкелекне җиңә алмый, аның куллары яңа гына ачылып өлгергән шомырт чәчкәсенә үрелделәр. Ә яныңда бөтерелгән Зәринә, күбәләк кебек, әле бер якка, әле икенче якка омтылган җиреннән, Азамат кулындагы шомырт чәчәген алып, күпереп торган чәченә кадап куйды:
– Ә хәзер минем чәчләремдә шомырт исе...
Азамат шул мизгелдә сүз башлады да инде. Хәтер почмагында өзек-өзек сүзләр генә калган: «Әйдә, тайм-аут алыйк... Америка киноларындагыча... Миңа вакыт кирәк.., Мин арыдым... Син мине аңларга тиеш. Ничек эгоистларча уйлаган бит ул! Арыдым, имеш... Әйтерсең лә бу тормышта бар да җиңел генә бирелә. Бәхетеңә ирешү өчен генә түгел, аны кулыңда саклап талу өчен дә, шактый тырышырга кирәклеген ничек аңламаган ул?! Зур газаплар чигеп тауны менгәч кенә түбән тәгәрәү – җиңел тормыш китә. Ә мәхәббәт тауга менү генә түгел. Ул – зур басымлы шарлавыклар аша чыгу, бер тамчы сусыз кызу чүлне үтү, салкын диңгезләрне кичү. Ял итеп хәл алу өчен, автобус тукталышлары шикелле тукталышлар юк сынаулар арасында. Тоташ көрәштән торган мәхәббәт сәнгате...
Кечкенә иңнәрендә әллә никадәр авырлыкны күтәрерлек сабырлык туплаган Зәринә бит ул. Ә Азамат — дусларының «яшьлек үтә, үзең өчен яшәп калырга кирәк» дигән сүзләрен куәтләп алган гади бер замана егете.
– Мин әле йөреп туймаган...
Үкчәләрен кадаклап куйган шикелле, Зәринә баскан урынында катып калды. Берникадәр сүзсез торгач кына, Азаматны тынлыктан коткарып, телгә килде:
– «Не нагулялся» дисең инде, алайса...
Тагын бераздан соң, алдан яңгыраган сүзләр бар ачылыгы белән аңына барып җиткәч кенә, Зәринәнең кашлары җыерылды:
– Авыз ачып мондый сүз әйткәч, яхшылап уйлагансыңдыр дип өметләнәм. Хуш.
Күрше өстәлдә җылы әңгәмә корган кызларның дәртле көлүе белән «хуш» сүзе буталып, Азаматның фикерләрен чуалтты... Күңелендә ул хушлашу мәңгелеккә булмагае дигән курку да яши башлаган иде. Ник дигәндә, бер атна үтәр-үтмәс егет үзенең ияләшелгән тынычлыгын югалтты. Дус егетләр компаниясе, кызлар җыелган урыннар, футбол йә хоккей – болар барысы да ничектер тоныкланып, бөтенләй мәгънәсез булып калдылар.
Тагын атна-ун көннән соң Азамат йөрәгенең нигәдер тыпырчынуын сизә башлады. Иртән кешеләр белән тулы урамга чыкканда да, кичен буш фатирына кайтып кергәндә дә шәйләнә иде ул. Баштарак моның сәбәбе – күнегелмәгән ялгызлыктыр дип уйласа, соңрак егет бар эшнең дә бер ноктада җыелуын чамалады. Бар җиһанның мәгънәсен үзенә туплаган ноктаны зур өндәүгә әйләндереп, һәрчак күз алдында торган Зәринә егетнең күңеленә һич тынгылык бирмәде. Ниһаять, күңел киштәләренең һәрберсендә үзенең җылысын калдырган кызга беркайчан булмаганча мрхтаҗ икәнлегең андагач, Азамат очрашулар эзләргә тотынды. Ләкин үзенең бәясен белгән озын толымлы кыз кире борылып караучылар рәтеңнән түгел иде шул. Азамат берничә,төн рәттән, йолдызлар белән бергә, аның ишек төбең саклады. Затлы чәчәкләр, татлы кәнфитләр...
Зәринә егетнең сынау срогын үтүен көткән иде микән яки чынлап та күңеле кайткан булганмы – берникадәр вакыттан соң Азамат эшеннән туры өенә генә кайтты. Бу аның, күпме тырышып та, теләгенә ирешә алмаганнан соң, мәхәббәт җиңелүен тануы иде. Йөрәк җңңелде. Мәхәббәтнең аяусыз законнары бу көрәштә җиңеп чыктылар. Шуннан соң, тормышның башка мәшәкатьләрен оныттырып, эчтән генә сызлап, Азаматның күңеле бәргәләнде. Гади җир кешесенә тереклек итү өчен һава кирәк булган кебек, егеткә Зәринә белән очрашу бик тә кирәк иде. һәм ул хыялдагы очрашу ниндидер бер сихри мохиттә булырга тиеш кебек тоела иде.
Тирә-юньдәгелөрнең барлыгын да онытып Зәринәгә төбәлгән каращңы янәшәдәге кызлар күреп алды. Янында утырган сары чәчлеге терсәге белән төртеп тә алды әле. Кем анда бик мөкиббән китеп утыра, янәсе. Чыр-чу килгән кызлар көлешүләрен дәвам итсәләр дә, карашлар очрашуыннан соң бар дөнья тукталып калган кебек тоелды Азаматка. Чабыш аты кебек тибә башлаган кызу йөрәкне, тынычландыру өчен, салкын учка кысып тотасы иде. Зәринә күзләрен читкә алганда, егет анын янына барырга талпынган иде, Юк, калтыранган куллары белән өстәл читенә таянып торган җиреннән кире йомшак кәнәфиенә утырды. Эчтә дулаган буранны ничек тә күрсәтмәскә кирәк! Горурлыкны таптап баш июдән узган инде эш. Йөзенә үк чыккан каушавын яшерергә тырышкан Азамат яньша Зәринә үзе килде. Тавыш чыгармады, «куркак» дип бармак төртеп көлмәде, борынын югары чөеп, борылып китеп бармады. Киресенчә,, моңа кадәр берни дә булмаган кебек, якын дусларча аның каршыңа килеп утырды. Үзләрен бу почмакта артык сизгән иптәш кызлары исә хушлашып ишеккә юнәлделәр.
(Ахыры бар).
Фото: 1zoom.ru